Стихотверение посвящается великому поэту татарского народа Г. Тукаю
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 12.32 КБ |
Тукай абый шигырьләре
Тукай абый шигырьләрен
Бик яратып укыйм мин.
Шундый кызык, мавыктыргыч
Укып һич тә туймыйм мин.
Тәрбияви шигырьләре
Сөендерәләр безне.
Уйландыра,моңландыра,
Сокландыра һәммәбезне.
Буласы килә минем дә
Былтыр шикелле зирәк.
Сарык белән Кәҗәнең
Тапкырлыгы да кирәк.
Урманда Шүрәле күрсәм,
Һич тә алдатмам инде.
Су анасы тарагына
Бер дә кызыкмам инде.
Бу шигырьләрне укырга
Сезгә дә киңәш итәм.
Тел байлыгын өйрәнгәндә
Тукайны иптәш итәм.
Шарапова Алия
Нурлат шәһәре 1нче урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Цветение вишни в лунную ночь

Без сердца что поймём?

Ель

Сказка "Колосок"

Заповеди детства и юности