Талипова Резеда Вагизовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Тел дигән дәрья бар, төбендә мәрҗән бар.Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.(мәкаль)

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Участие в конкурсах.Инновационные технологии.

Увлечения: Люблю читать художественную литературу.Выращиваю комнатные цветы.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Г.Альметьевск

Место работы: МАОУ СОШ №10

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/talipova-rezedamailru
Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга,раслый алса яшәвенең олылыгын. Туган халкым! Илең-телең саклый алган югалмыйча кала алуың - горурлыгым!
Равил Фәйзуллин

 

 

О себе

Учитель II кв. категории.Преподаю татарский язык и литературы русскоязычным детям.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Моё портфолио

 

Соңгы елларда   укытучыга кайсы дәреслек, методика, технология нигезендә укыту, электив курсларны үзеңә сайлап алу хокукы бирелде.Икенче яктан, җәмәгатьчелекнең аңа таләпәре артты. Хәзерге шартларда сыйфатлы белем бирү төп бурыч булып тора. Ә рус телле балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы – укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

        Шушы бурычны күздә тотып, мин түбәндәге методик тема өстендә эшли башладым:  “Рус телле балаларда сөйләм теле күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү, татар телен аралашу чарасы итеп куллануга ирешү”.  Үз дәресләремне коммуникатив технологиягә нигезләнгән Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре буенча алып барам. Телне коммуникатив ысул белән, ягъни аралашу нигезендә өйрәтү технологиясе укучыга урта гомуми белем бирү мәктәпләре программасы таләп иткән күләмдә белем һәм күнекмәләр үзләштерергә мөмкинлек бирә. Әлеге технолгия нигезендә цикллап эшләү укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтен үстерә, татар телендә авыр фикерләүче укучыларга да уңышлар китерә.Һәр өйрәнгән материал аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә калмыйча, аралашуда кулланылырга тиеш.Шул очракта гына укучы тел өйрәнүнең мәгънәсен аңлый, кирәклеген тоя, теләп, кызыксынып, яратып өйрәнә.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы