Тамасова Язгуль Ильясовна

Сайт учителя родного языка и литературы

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр

Профессия: Учитель родного языка и литературы

Профессиональные интересы: Информационные технологии, технология проектного обучения, информационно- коммуникативные

Увлечения: Люблю читать художественную литературу

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Альметьевск

Место работы: МАОУ "Полилингвальная гимназия "Адымнар-Альметьевск"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/tamasova-yazgul-ilyasovna
Гүзәл холыкларның иң гүзәле – гаделлектер.
Ризаэддин Фәхреддин

О себе

Мин, Тамасова Язгуль Ильяс кызы, 1999 нчы елның 26 нчы июлендә Чирмешән районы Кармыш авылында дөньяга килдем. 2006 нчы елда Кармыш авылы мәктәбенә беренче сыйныфка укырга кердем. 2017 нче елны мәктәпне тәмамлап, Казан федераль университетының Алабуга институтына тарих һәм филология бүлегенә укырга кердем. Биш ел дәвамында уку белән бергә актив студент тормышын да алып бардым, төрле чараларда, конкурсларда катнаштым. Быел, ягъни 2022 нче елның 30 нчы июнендә Алабуга институтын кызыл дипломга тәмамлап, Әлмәт шәһәренең "Адымнар-Әлмәт" күптелле гимназиясенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаштым. Әлеге вакытка инде 4 ай укытучы булып эшлим, күптән түгел генә укуны тәмамлаганга, минем өчен әле барысы да яңалык булып тора. Укытучы һөнәре миңа бик ошый, дәресләрем кызыклы үтсен өчен төрле алымнар кулланам

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Т.Миңнуллин үзенең әсәрләрендә вакыйгаларны тормышчан,реалистик нигездә сурәтләгән. Язучы тормышта әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы,сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли. Автор күпчелек әсәрләрендә кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе,аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы,әхлакый сафлыгы,намуслылыгы,туган җиргә тугрылыгы,үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара. «Үзебез сайлаган язмыш», «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрләре уйландыра.
Шулай ук, Әмирхан Еникинең дә әсәрләрен бик яратып укыйм. Аның "Рәшә" , "Вөҗдан" , "Бер генә сәгатькә" дип аталган әсәрләре күңелдә аеруча уйлану хисләре тудырды. Аларга тирән психологизм, лирик һәм фәлсәфи әһәмиятлелек хас. Авторның фәлсәфәсе тормыш чынбарлыгына, халкының киләчәгенә оптимистик карашка нигезләнә.

Мой взгляд на мир

Дөнья - ул иксез-чиксез, һәр кешенең дөньяга карашы төрле. Мин үзем дөньяны төрле төсләр белән бизәлгән килеш күрәм. Безнең өчен бик күп мөмкинлекләр, матурлык бирелгән, бары тик күрә белергә генә кирәк. Кешеләр авырлыклар туганда ялгыз гына калырга тиеш түгел, алар янында һәрвакыт терәк була алырдай кешеләр булырга тиеш. Без дөньяны үзебезгә ничек кирәк, шулай үзгәртә алабыз. Шуңа да, барысы да бары тик яхшы эшләр, әйбәт гамәлләр кылса, начарлыкка урын булмаса, бәлки күпме кеше бәхетле булган булыр иде. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы