Антонимнарны өйрәнү
план-конспект урока (5 класс)

5 нче сыйныфта Антонимнарны өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_kl_antonimnar_plan_konspekt.docx33.66 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Антонимнарны өйрәнү (5 нче сыйныф)

Максат:

1. Антонимнар турында тулы төшенчә формалаштыру.

2. Антонимнарны иркен рәвештә табу күнекмәләрен камилләштерү; сөйләм телен, грамоталы язу кунекмәләрен, логик фикер йөртү эшчәнлекләрен, активлыкларын үстерү.

 3. Туган телебезгә, халык авыз иҗатына, бер-береңә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет:

- антонимнарны таба һәм төрләрен аера белү, сөйләмдә дөрес куллану;

Метапредмет:

Регулятив УУГ:

-укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү;

-дәрестә үз фикереңне дөрес итеп әйтү, бәяләү.

Коммуникатив УУГ:

-үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыра белү, аңлаешлы сөйләм төзү, телдән матур итеп әйтә белү;

Танып белү УУГ:

-кирәкле информация туплау;

-танып белү максатын билгеләү;

-дәреслектән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү;

-укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Җиһазлау: панель, тема буенча презентация материалы, төрле карточкалар, дәреслек, төсле смайллар.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.  (Мотивлаштыру)

-Укучылар, исәнмесез, хәлләрегез ничек?

 (Әйбәт)

-Тагын әйбәт сүзен ничек әйтергә мөмкин? Әйдәгез әле, кабатлап китик әле, дөрес җавап өчен мин сезгә фишкалар бирәчәкмен, дәрес ахырында сез аларны билгегә алыштыра алачаксыз.

(Яхшы, искиткеч, шәп, менә дигән)

- Җавапларыгызда нинди сүзләр кулландыгыз? (Үткән дәрес материалын искә төшерергә кушыла)

(Синонимнар) 

 –Укучылар, әйдәгез синонимнар турында кабатлап алыйк.

2.Актуальләштерү

а) Телдән сорауларга җавап бирү.

–Нәрсә соң ул синонимнар?

(Синоним дип бертөрле мәгънәле сүзләргә әйтәләр.)

-Кем башкача җавап бирергә тели?

(Алар мәгънә төсмерләре белән аерылырга мөмкин. Мәсәлән, чибәр кыз диләр, нәфис кыз дип әйтмиләр, чибәр, нәфис- синонимнар.)

-Ягез, барысын да җыеп әйтеп карыйк әле.

(Мәгънәләре белән бердәй яки мәгънә төсмерләре белән генә аерыла торган сүзләр синонимнар дип атала.)

б) Бирелгән карточкалар белән эшләү.

-  Дәфтәрләрне ачабыз, число  язабыз. Ә тема язарга бер юл калдырабыз. Хәзер мин сезгә слайд күрсәтәм, андагы карточкаларда сүзләр бирелгән. Шул сүзләр арасыннан үзара синоним булган сүзләрне генә сайлап алып язарга кирәк.

 Карточка №1

Матур, чибәр, яшь, гүзәл.

Карточка №2

Зур, олы, яшел, дәү.

Карточка №3

Арзан, җиңел, очсыз, түбән бәяле.

 - Балалар, җавапларыгызны экранга карап  тикшерегез.  

Карточка №1

Матур, чибәр, гүзәл.

Карточка №2

Зур, олы, дәү.

Карточка №3

Арзан, очсыз, түбән бәяле.

-Укучылар, үзегезгә узбәя куеп барырга онытмассыз. Бәяләү слайдта язылган.

Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр дәфтәренә -“5”ле, кемнең бер-ике  хата –“4”, өч хата җибәргән укучы – “3”ле билгесе куя.

-Укучылар, 1 нче карточкадагы сүзләр арасында сез сайлап алмаган ике сүз калды (карт, яшь). Болар нинди сүзләр икән? Менә бүген дәрестә без шушы сорауга җавап табарбыз.

в) -Укучылар, өй эшен барыгыз да эшли алдымы? Дөреслеген слайдтан тикшерерсез.

3. Уку мәсьәләсен кую. (Проблемалы ситуация булдыру)

- Укучылар, игътибарыбызны алдагы слайдка юнәлтик. Монда бирелгән мәкальләрнең икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куярга һәм дәфтәрләргә тулыландырып язарга кирәк.

1.Яхшы сүз көн кебек, ... сүз ... кебек.

2.Аз сөйлә, ... эшлә.

3.Эшләгән үлмәс, ... көн күрмәс.

4. Тырышлык – зур бәхет, ... – хурлык.

- Җавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез.

1.Яхшы сүз көн кебек , яман сүз төн кебек.

2.Аз сөйлә , күп эшлә.

3.Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.

4.Тырышлык - зур бәхет, ялкаулык - хурлык.  

-Нинди сүзләргә карап, төшеп калган сүзләрне билгеләдегез?

(яхшы (яман), көн (төн), аз (күп), эшләгән (эшләмәгән), тырышлык ( ялкулык)). 

- Бу сүзләр нинди  мәгънәдә, укучылар?

(Бу сүзләр капма-каршы мәгънәдә.)

4.Уку мәсәләсен адымлап чишү.

- Ә капма-каршы мәгънәдәге сүзләр ничек атала?

(Антонимнар).

-Шулай итеп, без бүген дәрестә нинди тема үтәчәкбез?

(Антонимнар).

- Укучылар, ә  безнең дәресебезнең максаты нинди? Ничек дип уйлыйсыз?

(Без антоним турында белербез, аны җөмләдән табарга өйрәнербез. Антонимның ни өчен кирәклеген ачыкларбыз)

- Әле без дәрестә антонимнарның төрләре белән дә танышырбыз.

Хәзер дәфтәрләргә теманы язып куйыйк.

Укучылар, сүзләрнең икесе дә бер үк сүз төркеменнән булса, алар антоним була ала. Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль сүз төркемнәренә кергән сүзләр антоним була ала, шулай ук антонимнар татар телендә парлы сүзләр ясауда да нигез булып торалар.

-Укучылар, сезнең алдыгызда алдагы слайд бирелгән. Слайдта Фәнзил Галиевнең шигырьләреннән өзекләр бирелгән. Укучылар, ә хәзер шигырьләрне эчтән генә укыгыз һәм антонимнарны табып языгыз.

1.Ләкин бар да мин әйткэнчә,
Нигэ булып бетми соң?
Бу тормыш дигәннәре,
Бер якты, бер караңгы көн. ( Ф.Галиев “Кире дөнья”)

2. Бу дөньяда кем булырга?

Белмим, ничек уртаклык табасы?

Начар белән яхшы арасында

Үзем булып килә каласы! (Ф.Галиев)        

3.Бар кешеләр, бары тик,
Ак юлдан гына атлый.
Ләкин, аларны да бит
Кара шайтан сагалый. (Ф.Галиев “Бозык дөнья”)

 4.Ак йөзләрем сары булды

  Гел сине уйлап кына. (Җыр)

-Укучылар, ничә пар антоним таптыгыз? Кем 4 парны да тапты? Әйдәгез, укучылар,  дөрес тапкансыз микән, слайд белән тикшерик.

1.Якты-караңгы

2.Начар-яхшы

3.Ак-кара

4.Ак-сары

-Кайсы антонимнарны табу кыенрак булды?

(4 нче биремнән)

-Әйе, ак-сары антонимнары башкалардан аерылып тора, шушы текстта гына бу сүзләр антоним булып киләләр, ә аерым кулланылганда антонимик мөнәсәбәтләр юкка чыга.

Шулай итеп, укучылар, антонимнарны даими һәм очраклы (контекстуаль) антонимнарга бүлеп йөртәләр. Капма-каршы мәгънәле сүзләр икәнлеге ачык беленеп торган антонимнар даими антонимнар дип атала. Ә контекст эчендә капма-каршы мәгънәле булып киткән сүзләрне очраклы (контекстуаль)  антонимнар дип йөртәләр.

-Ә хәзер алдагы слайдта бирелгән җөмләләрдән  антонимнарны табып язарсыз һәм аларның төрләрен әйтерсез.  

1.Картлар сүзен капчыкка сал,

   яшьләр сүзен янчыкка сал. (М.)

2. Туры әйткән котылган,

    ялганлаган тотылган. (М.)

3. Челләләрдә кайчак өшим,

    Кышларын ярсып яшьним. (Р.Фәйзуллин.)

4. Диңгезе бар – балыгы юк,

Каласы бар – халкы юк,

Урманы бар – агачы юк. (Т.)

-Укучылар, әйдәгез слайдтан дөреслеген карыйк.

-Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез. Модельнең шапкасы?

(Антонимнар.)

-Алар нинди мәгънәдәге сүзләр?

(Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр.)

-Нинди сүзләр антоним була ала?

(Бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.)

-Нинди сүз төркемнәренең антонимнары күп?

( Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль. )

-Ә хәзер, укучылар, модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. 

( Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала. Бер үк сүз төркеменә кергән сүзләр генә антоним була ала. Сүз төркемнәре арасында исем, сыйфат, рәвеш, фигыльләрнең антонимнары күп.)

-Укучылар, модельне кагыйдәләр дәфтәренә язып куегыз

5.Физкультминут.

-Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Хәзер торып басабыз, антонимнар ишетсәгез кул чабарсыз.

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга.

ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз,

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

6. Яңа теманы беренчел  ныгыту.

а) Дәреслек белән эшләү.

-  Укучылар, әйдәгез әле белемнәрегезне ныгыту өчен дәреслектән күнегү эшлик. 236 нчы күнегүне барыгыз да таптымы? (104 нче бит) 1-3 кә кадәрен телдән башкарырбыз. Мәкальләрне укып, антонимнарны табырбыз.

(Бу шигырьләрдә антонимнар булып, олыларга- кечеләргә, елый-көлә; тәмле-тәмсез)

- Әйе, дөрес, укучылар.

б) Карточкалар белән эшләү

-Мин сезгә карточкалар бирәм, анда сүзләр язылган. Мин сүзне укыйм, кемдә ул сүзнең антонимы, шул кеше торып басарга тиеш. (яхшы-начар, матур-ямьсез, зур-кечкенә, җылы-салкын, батыр-куркак, караңгы-якты, яшь-карт, салкын-эссе, дус-дошман, тырышлык-ялкаулык, киң-тар, иске-яңа, аз-күп, озын-кыска, ал-арт).

7. Мөстәкыйль эш  (Яңа теманы икенчел ныгыту)

а) -Укучылар, хәзер “Дөресме? Ялгышмы?” дигән тест эшләрбез. Тест 8 сораудан тора,  сез мин әйткән сорауларга әйе(+) яки юк (-) дип җавабыгызны карточкаларда яза барырсыз.

1. Татар телендә антонимнар бар.

2.  Антонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр.

3.Антонимнарны даими һәм контекстуаль  антонимнарга бүлеп йөртәләр.

4. Матур, чибәр, сылу – антонимнар.

5. Антонимнар белән парлы сүзләр ясап булмый.

6. Антонимнар бер сүз төркеменә керәләр.

7. Аз сүз – татлы, күп сүз – буш мәкалендә антонимнар юк.

8. Бөтен сүзләрнең дә антонимнары була алмый.

-Слайд белән эшегезне тикшерегез.

Үзбәя куегыз.

  • Әгәр дә барысы да дөрес икән - “5”ле,  
  • 1-2 хата булса – “4”ле
  • 3-5 хата китсә – “3”ле,
  • 6-8 хата булса – “2”ле

б) Укучылар, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Уен “Светофор” дип атала. Светофорның төсләренең ни аңлатканын искә төшереп үтик. Мин сезгә кызыл һәм яшел төстәге кәгазьләр бирәм. Мин антоним парларны әйтсәм, яшел карточканы күтәрәбез, антоним булмаса – кызыл карточка. (Матур-чибәр (кызыл), яшь-карт (яшел), салкын-эссе (яшел), кыю-батыр (кызыл), акыллы-зирәк (кызыл), дус-дошман (яшел)).

-Әйе, укучылар, бик дөрес. Теманы үзләштергәнегезне күрсәттегез. Укучылар, ә алдагы биремнәрне эшләгәндә кемнәрдә нинди кыенлыклар туды, нәрсә читен булды?

8.Рефлексия, бәяләү.

-Укучылар, хәзер  дәрескә йомгак ясыйбыз. Җавап өчен слайдтагы җөмләләрдән файдаланырсыз.

1. Мин бүгенге дәрестә ... белдем.

2.Миңа бу дәрестә ... авыр тоелды.

3.Миңа күбрәк ... игътибар итәргә кирәк.

Вакыт чыкты. Кем җавап бирергә тели?

-Бүгенге дәрестә без нәрсә белергә тиеш идек? Нәрсәләр эшләдек? Ниләр белдек?

(Укучыларның җавабы тыңлана)

-Укучылар, дәрестә бик актив булдыгыз. Ә хәзер бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча йомгаклап билгеләр куюыгызны сорыйм. (Дәрескә алдагы билгеләрне карап гомуми билге куялар). Кем үзенә нинди билге куйды. Әйтсен әле.

-Бу билгеләрегезне  электрон журналга куям. Бик активларга дәрес өчен үзем дә куям.

9.Өй эше бирү.

-Укучылар, өй эше слайдта язылган, үзегезгә ошаганын сайлап эшләрсез.

1. Әдәбият дәреслегеннән антонимнар кергән биш җөмлә сайлап язарга.

* 2. Антонимнар кертеп, шаян табышмаклар уйлап язарга.

-Укучылар, мин сездән бүгенге дәрестә бик канәгать калдым. Катнашуыгыз өчен рәхмәт, дәрес тәмам. Сау булыгыз!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар телендә омонимнар, антонимнарны өйрәнү тарихы, мәктәп программасынды бирелеше

       Бүгенге  көн мәгариф  системасының  өстенлекле  юнәлеше  булып укучының шәхес буларак үз үсешен тәэмин итә алырлык  уку эшчән...

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)...