Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)
материал на тему

Ибраева Ләйсән Расих кызы

 Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni_esh.docx50.36 КБ

Предварительный просмотр:

номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль учреждениесе

Мәктәп укучыларының И.Хәльфин исемендәге, Республика күләмендә  үткәрелә торган фәнни-тикшеренү конференциясенә

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге

                                                       

                                                       

                                                            Эшне башкаручы:                                                                         9 А сыйныфы укучысы                                                                       Зәйләмова Алия Айрат кызы

Җитәкче: I категорияле 

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы   Л.Р Ибраева

                                                    КАЗАН – 2015   

                                                   

                                                   

Эчтәлек

КЕРЕШ...........................................................................................................        3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

 1.1.Татар телендә антонимнар һәм аның төрләре.......................................6

1.2. Сурәтлелек тудыруда антонимнарның роле........................................10

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.

2.2. Г.Тукай шигъриятендә антонимнар......................................................12

ЙОМГАК........................................................................................................17

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ................................................19


КЕРЕШ

Тел белеменең  мөһим бер тармагын тәшкил итүче лексикологиянең төп өйрәнү объекты - сүз. Ул сүзнең төп хасиятләрен, үзенчәлекләрен танып белүне, сүзнең табигатен, төзелешен ачуны гына максат итми, аны сүзлек составының бер өлеше булган хәлдә дә тикшерә.

Теманың актуальлеге. Телнең лексик составында антонимия зур роль уйный, шуңа күрә лексиканы өйрәнүче галимнәр моңа бик әһәмият бирәләр. Соңгы елларда татарларда гына түгел, барлык халыкларда да антонимнар сүзлекләрен төзү яисә булганнарын тулыландыру кебек эшнең җанлануы гына да моның шулай икәнлеген күрсәтеп тора.

     Бүгенге көндә киң таралган антонимия күренешенең тарихы бик борынгыдан килә, ул лексикологиянең бер мөһим категориясе тууг а нигез биргән, антонимнар исә, үз чиратында, семасиологиягә карыйлар, ягъни семасиологик төр булып саналалар.

     “Бу сүзләр табигатьтәге һәм жәмгыятьтәге күп санлы төшенчәләрне каршы куеп карау жирлегендә барлыкка килгәннәр һәм халкыбызның тарихи-иҗтимагый тормышы һәм көнкүреше тәҗрибәсен чагылдыралар, шуңа күрә алар мәкальләрдә, җырларда, әкиятләрдә,табышмакларда күп кулланылалар да”, - дип яза күренекле тел белгече Ф.С.Сафиуллина.[1]

     Югарыда китерелгән өзектән без антонимнарның, шулай ук тормыш-көнкүрешне сүз ярдәмендә чагылдыручы сәнгать төре булган әдәбият өчен дә әһәмиятлелеге хакында фикер чыгара алабыз. Чынлыкта да, әдәбият галимнәре тарафыннан да антонимнар шактый ныклап өйрәнелә, тел-сурәтләү чараларының лексик төркеме эчендә карала һәм образлы сурәт тудыруда мөһимлеге һәрвакыт ассызыклана.

Теманың яңалыгы. Шунысы кызыклы: "Әдәбият белеме сүзлеге"ндә антонимнарга мисаллар нәкъ менә Г.Тукай иҗатыннан китерелә. Бу аңлашыла да. "Антонимнар куллану, гадәттә, язучыга күренешләр яки әйберләр арасындагы капма-каршылыкны сурәтләгән вакытта яисә бер ук күренешнең үзендәге капма-каршылыкны ачкан вакытта кирәк була.

Г.Тукай, мәсәлән, үзендәге каршылыклы хисләрне, үзенең рухи халәтендәге катлаулылыкны еш кына антонимнар белән белдерә".[2]

Кызганыч ки, әдәбият галимнәренең Г.Тукай иҗатында антонимнар кулланышының төп вазифасын ачмаулары күренә. Әлбәттә, Г.Тукай иҗатында антонимнар куллануның иң кызыклы үрнәкләре - иҗтимагый лирикасында. Ул алар ярдәмендә социаль контрастлар тудыра, шигъри сүзнең үтемлелегенә, тәэсирлелегенә, иҗтимагый яңгырашына ирешә.Димәк, әле әдәбиятчылар да, телчеләр дә, моңа кадәр ни дәрәҗәдә генә өйрәнелгән булмасын, татар халкының танылган шагыйре иҗатын тагын да тирәнрәк тикшерергә, әйтик, хәтта шул ук антонимнарның кулланылыш киңлекләрен дэ төгәлрәк билгеләргә тиешләр.

 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Казан филиалында, тәгаен әйткәндә, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтында соңгы елларда Г.Тукай мирасын өйрәнү эше дә җанланды. Татар галимнәре Тукай энциклопедиясен язу өстендә эшлиләр. Әлеге энциклопедиядә антонимнарның Тукай иҗатында кулланылышын чагылдыру да каралган икән.[3] 

Шулай да, темабызның яңалыгы турында сөйләгәндә, без шулай ук Г.Тукай иҗатында антонимнар кулланылышы хакындагы хезмәтләрнең булу-булмавы турында сүз йөртергә тиештер. Һәм без әлеге планда махсус күләмле хезмәтнең булмавы хакында әйтәбез. Димәк, алган темабыз да яңа булып чыга.

 Безнең бу хезмәтебез Г.Тукай шигъриятен күздән кичерүне, анда антонимнар куллынылышына бәйле гомумиләштерелгән нәтиҗәләргә килүне максат итә. Шушы юнәлештәге фәнни хезмәтләрнең  әлегә язылганы юк дип беләбез.

  Хезмәтнең структурасы безнең фәнни эшне язу вакытында үз алдыбызга куйган Г.Тукай поэзиясендә антонимнарны куллану үзенчәлекләрен ачу максатын һәм шул эшне башкару өчен алга куйган бурычларны ачык чагылдыра. Телдәге капма-каршы мәгънәле сүзләр һәм аларның кулланылышы, Г.Тукай шигырьләреннән антонимнарны табу ,сурәтләү чарасы буларак төрләрен ачыклау бурычлары хезмәтнең структурасында чагылыш таба.

         Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Антонимиягә хас булган үзенчәлекләр, аларның поэтик сүз-сурәт тудырудагы әһәмияте шушы көнгә кадәр тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән, бу өлкәдә бәхәсле, ачыкланасы мәсьәләләр дә бар кебек әле. Хәтта алай булмаганда да, телнең бер урында гына таптанмавын, гел үсеш-үзгәрештә булуын, аның һәр күренешең һәр чорда өйрәнелергә тиешлеген онытмаска кирәк.

      Бүгенге көндә антонимнар турында мәгълүматны мәктәп дәреслекләреннән, югары уку йорты өчен язылган хезмәтләрдән, аңлатмалы яисә әдәбият белеме сүзлекләреннән, төрле фәнни мәкаләләрдән алырга була.

Чыганаклар. Фәнни эшне язганда, без Г.Тукайның күптомлыгыннан беренче һәм икенче тупланмаларны, ягъни шигырь җыентыкларын нигез итеп алдык. Язучыларның һәм шагыйрьләрнең сүз белән сурәт ясау осталыгын тикш ергән, матур әдәбият теленең үзенчәлекләрен өйрәнгән Нуруллин И,

Ханбикова Ш.С., В.Хаков, Тукай иҗатында әдәби тел чагылышын өйрәнгән М.Зәкиев хезмәтләрен дә күз уңында тоттык.

Фәнни эш кереш, ике бүлектән,йомгаклаудан,кулланылган әдәбият исемлегеннән  тора. Аларда татар телендә антонимнарның Г.Тукай шигъриятендә тоткан урыны хакында сүз алып барыла.

                 

БЕРЕНЧЕ  БҮЛЕК

1.1

Татар телендә антонимнар һәм аларның төрләре.

Татар тел белемендә антонимнарны структур яктан түбәндәге төрләргә бүләләр:

- төрле тамырлы антонимнарга (батыр - куркак, тиз - акрын);

- бер тамырлы антонимнарга (эшле - эшсез, сулы - сусыз).[4]

Күргәнебезчә, бу вакытта мәгънә эчтәлеге кушымчалар ярдәмендә үзгәртелә. Төрле тамырлы антонимнарны тел гыйлемендә лексик антонимнар дип атасалар, бер тамырлыларын грамматик антонимнар дип тамгалыйлар.

Шуны да әйтергә кирәк: сыйфат, хәл, хәрәкәт антонимнары сөйләмдә күбрәк очрыйлар икән. Шул ук вакытта антонимнарның зур күпчелеге төрле тамырлы сүзләрдән гыйбарәт булу да мәгълүм. Сүз төркемнәре ноктасынан караганда, алар башлыча исемнәр, сыйфатлар, рәвешләр, фигыльләр.

Күпмәгънәле сүзләр күптармаклы антонимик бәйләнешләр төзиләр. Әйтик, каты чәй - сыек чәй, каты су - йомшак су, бәлеш катысы - бәлеш эче. Мәсәлән, "татлы"ның берничә мәгьнәсе бар. Ул җимешле рулетны , чәй янына чыгарылучы теләсә кайсы затлы ризыкны яисә баллыларны аңлата. Без бу очракта җимеш катнашмасыннан тормаган башка рулет исемнәрен атый алабыз. Предметның сыйфатын да белдереп килгән, татлы сүзенә - төче, әче, тозлы кебек сүзләрне (татлы камыр - әче камыр, төче камыр; татлы ризык - тозлы ризык) капма-каршы куя алабыз.

Бу төшенчә белән эш итү  безгә төрле типтагы антонимнарны аерып алырга, ягъни аларны мәгънәви яктан классификацияләргә ярдәм итә. Шул җәһәттән, телдәге антонимнарны өч төргә аерып карыйбыз:

- тулы ( туры һәм симметрияле);

- өлешчә (туры булмаган һәм симметриясез);

- контекстуаль (ситуацияле).

Тулы антонимнар булганда, антонимнарның беренче компоненты белән икенче компоненты арасындагы капма-каршылык бер-берсенә карата тигез дәрәҗәдә була (салкын - кайнар, коры - юеш). Алар арасында урта (нейтраль) бер сүзне табып була:

салкын - җылымса - кайнар; яхшы - уртача - начар; коры - дымсу - юеш

Бу төр антонимнар парлы сүзләр ясауда актив катанаша (алдым- бирдем, яше-карты).

Өлешчә антонимнар булганда, ике компонент арасында антонимлык дәрәҗәсе көчсезрәк була. Әйтик, "якын-ерак"- антонимнар, әмма аларның антоним - капма-каршы мәгьнә белдерүче сүзләр буларак кабул ителеше ситуациягә бәйле.

Өлешчә антонимнарга түбәндәге сыйфатлар хас дип санала:

- төрле мәгьнә төсмерләре (мәсәлән, җылы әле эссе түгел, әмма без аны салкын сүзенә антоним буларак кулланабыз, югыйсә ул салкынча мәгънәсен генә аңлата, шул ук вакытта салкын сүзенә антоним булып эссе һәм кайнар сүзләре дә килә алыр иде);

- сөйләмнең төрле өлкәләрендә кулланыла алу мөмкинлеге (әйтик, партияле (кеше) сүзе нейтраль стильнеке саналса, буржуй (абзый) сүзе сөйләм стиленеке);

- төрле эмоциональ-экспрессив төсмергә иялек (мәсәлән, тере сыйфатламасы нейтраль лексикага караса, чирләшкә сузенең текст эчендә булмаганда да сөйләм стиле икәнлеге билгеле, анда кимсетү аһәңе ачык чагыла).

    Әгәр сүзләр билгеле бер контекст эчендә генә антонимик мөнәсәбәтләргә керәләр икән, алар контекстуаль антонимнар дип аталалар[5].

Контекстуаль антонимнар - күп кулланылу нәтиҗәсендә ныгыган индивидуаль - стилистик антонимнар (капма-каршылыклар) ул, ләкин контекстауль антонимнардан тел антонимнарын аера белергә кирәк. Без моны кабат ассызыклыйк: тел антонимнары контексттан тыш та антоним булудан туктамыйлар. Һәм әле шунысы да бик мөһим: нәкъ менә сөйләм телендә көчле сәнгати образ тудыру өчен кулланыла алуын күздэ тотып, аларны әдәбиятчы галимнәр дә ныклап өйрәнәләр.

Кайбер индивидуаль-стилистик антонимнар мәкаль-әйтемнәрдә табышмакларда, афоризмнарда да чагылыш тапкан, алар сөйләмебезне, язган текстларыбызны бик матурлыйлар һәм тирән мәгьнәле итәләр. Әйтик, тычканга - үлем, мәчегә - көлке мәкалендә без берьюлы ике контекстуаль антоним белән очрашабыз.

  Алар телебезгә дә,беренче чиратта, аерым бер художесвтолы сурәт, фикерләү рәвешендә килеп кергәннәр һәм башлыча поэзиядә, жанлы сөйләмдә, публицистикада чагылыш табалар.

Контекстуаль антонимнарның фольклордагы һәм матур әдәбияттагы үрнәкләрен китереп узыйк:

Энә дә -бүләк,

Дөя дә - бүләк.. (мәкаль)

Кичтем мин ут-сулар,

Ил тыныч торсын дип (җыр)

Узе инде күптән мичкә бил,

Эзләп йөри һаман нечкә бил. (Ш.Галиев)

Кайвакыт ике төр антонимнарның янәшә килү очраклары да күзәтелә:

Сакалы озын -

Акылы кыска; (мәкаль)

Җырлаган төннәрем бар,

 Елаган көннәрем бар. ( Г. Рәхим)  

                                                                 

                                                                   1.2

                   

Сурәтлелек тудыруда  антонимнарның роле.

"Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы" хезмәтендә Х.Курбатов, антонимнарга ни өчен тукталуын аңлатып, түбәндәгеләрне яза:

"Антонимнарны стилистикада күрсәтеп үтүнең әһәмияте шунда: аларны куллану белән бер күренеш икенче күренешкә капма- каршы куела, һәм шуның аркасында сүрәтлелекнең көче бермә-бер арта (мәсәлән, кара әйберне ак әйбер өстенә яки киресенчә куйган кебек). Бу алымны, синтаксик антитеза белән берлектә, Г.Тукай бик яратып куллана.

Г.Тукайның кайбер шигырьләре тулысынча шушы алымга корылган, дип билгели Х.Курбатов.[6] Без дә бу фикер белән килешәбез. Һәм, әйтергә кирәк, теманы сайлау Г.Тукай ижатының шушы үзенчәлеге кычкырып тору белән бәйле дә иде.

Г.Тукай иҗаты шагыйрьнең һәрдаим шул каршылыкларны игътибарга алуын, шул каршылыкның кайсы якка авышуын, кем файдасына хәл итүен күзәтеп торганлыгын күрсәтә.

Безнең һәммәбез тормышта ул сурәтләгән яисә әле сурәтләп өлгермәгән бик күп капма-каршы эчтәлектәге күренешләр белән очраша. Әгәр без үзебезнең тирә-ягыбызны яисә иҗтимагый тормышны гына түгел, чорнап алган табигатьне күздән кичерсәк тә, капма- каршылыклар эчендә яшәвебезне күрер идек.

Көн эчендә кешеләр яктыдан караңгыга керәләр, яңа үләннең бөренең борын төртүенә шаһит була алалар, эсселиләр, туңалар, ак һәм кара төсләр чолганышында калалар, биек яисә тәбәнәк предметлар арасында йөриләр, аралар, ял итеп алалар, сөйләшәләр яисә туктап торалар, көләләр яки елыйлар... Бу күренешләрне бихисап күп дәвам итәргә булыр иде.

Г.Тукай "Ит базарында тәрәккый" исемле бер шигырендә җир йөзендә бар нәрсәнең бер-берсенә капма-каршы торуын сурәтли. Шуннан аерым юлларны гына китереп узыйк:

Җиһанда "сез" сүзе бар "без"гә каршы,

Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы,

Каршы бөтен нәрсә бер-берсенә:

"Бәянел-хак" чыга "Йолдыз"га каршы,

Әгәр тезсәм, тезәргә күп мисаллар,

Караңгы көн туа көндезгә каршы,- дип яза.

                                       

                                               ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

                                                 

                                                      2.1.

Габдулла Тукай шигъриятендә антонимнар.

Антонимнар төрле стилистик фигуралар, художестволы троплар төзүдә катнашалар. Антоним сүзләр сөйләмнең экспрессиясен, эмоциональлеген көчәйтү, күренешләрне үзара капма-каршы куеп чагыштыру, образландыру чарасы булып тора, әнә шул сыйфатлары аркасында алар халык авыз иҗатында мулдан кулланылалар. Әдәбият белемендә бу төр сурәтләү чарасын антитеза дип йөртәләр.

         Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез" (Г.Тукай)."[7]

Галимнәр антитеза турында сөйләгәндә, аның отышлы мисаллары күп булган Г.Тукай ижатына таяналар. Югарыда китерелгән строфада ике юлда ике күренеш тасвирлана, тыныч һәм сугыш дигән антонимнар ул күренешләрне капма-каршы янәшәлек итә.

Тукай шигырьләрендә антитезалы каршы кую укучы күңелендә туган тойгыны тагын да көчәйтеп җибәрә, хиснең күз алдына килеп басарлык шактый тулы һәм калку сурәтен тудыра.

"Антитезалы сурәт сөйләмне хәрәкәтчән ясый һәм бизәкли. Антитезалы каршы кую шигырьдә тойгыны көчәйтә, мәгънәне тирәнәйтә... Шактый озын гомерле татар әдәбиятының тарихы буйлап килә-килә, үз иҗатында антитезалы тасвир кулланган шагыйрьләрне билгеләп чыксак, аларның берсе дә Г.Тукай дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган булуын күрербез" - дип яза Х.Госман.[8]

Тукай шигъриятенең әлеге үзенчәлеге теләсә кемнең күзенә ташланырлык дәрәҗәдә. Антитеза Тукайның бөтен иҗатын сугарган. Кайвакыт хәтта ул персонажларны антоним исемнәр аркылы атый ("Кемне сөяргә кирәк?" - дус, дошман; "Татар кызларына" - кыз һәм егет), аларның холык-сыйфатларын антоним сыйфатлар белән төрле янәшәлекләрдә чагылдыра.

Кечкенә генә бер көйле хикәя дә Сафа абзый - тәкъва, ягъни изге, юаш, бичара, беркатлы кеше, ә хатыны Фатыйма гөнаһлы, усал, гайрәтле, икейөзле ханым дип атала. Тукай кайвакыт әсәр атамаларын да антитеза рәвешендә тудыра, моның өчен антонимнар куллана: "Шатлык вэ хәсрәт", "Тешләре ямьсез матурга", "Егет илә кыз", "Чын вә ялган".

Тукайда антитезалы антонимнарның муллыгын ничек аңлатырга соң? Ул Тукайның талантына, фикерләү үзенчәлегенә, ул иҗат иткән һәм яшәгән тарихи чордагы каршылыкларның зурлыгына бәйле дип уйларга кирәк.

Тукайның мәхәббәт лирикасын күздән кичерсәк, аның сөюне - сөймәүгә, хәсрәтне - шатлыкка, бәхетне - бәхетсезлеккә, җир кызын - күк кызына, мәгърифәтле хатын-кызны белемсезенә каршы куюын күрербез, әмма иң күп каршы кую син һәм мин рәвешендә бара.

И Матур! Мин янмас идем - яндыручы булмасаң;

Таммас иде җиргә яшьләр - тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңларый, -

Син мине мискин кыйлып моңландыручы булмасаң!" - ди ул "Син булмасаң!" шигырендә.

Наданлык һәм белемлелекне үзара каршы куйган (фән-мәгърифәт, һөнәр темасы) мәгьрифәтчелек рухындагы шигырьләрдә дә антонимнар бик күп:

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың - минем саулык, авыруың - минем авыруым.

("Милләткә")

Тарихи темага язылган шигырьләрдә, мәсәлән, милли бәйсезлегебезне югалту тарихын чагылдырган "Кичке азан"да да антонимнар бик күп: калмады-калды, кисәк (бөтен) - тузан, җан - тән, вакытында-хәзер (элек - хәзер мәгънәсендә).

Әлбәттә, сәяси-иҗтимагый сатирада, замандашларына тәнкыйтьтә Г.Тукай антонимнардан аеруча мул файдалана. Мәсәлән, "Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш"та шундый юллар бар:

Кайсы сатмактадыр, кайсы ала,

Берсе алдый шунда, берсе алдана ...

Шунда тау-тау торган он капчыклары,

Аглыйлар саилче кыз, карчыклары...

Калды ун якта "Китаплар ханәсе",

Сулда - "Әлислах" идарәханәсе...

Тукай поэзиясендә кулланучы антонимнар белән танышкач, без анда һәp сүз төркеменә караган антонимнар барлыгын күрдек. Антонимнар турында мәгълүмат биргән бүлекчәдә без мисалларны Г.Тукай иҗатыннан китереп барган идек инде, хәзер исә без аларның тасвирны матурлавына да игътибар итәрбез.

Г.Тукай көн, ел, гомер агышын тасвирлаганда, күбрәк исем антонимнар булган көн-төн, ай-кояш, кыш-яз, көз-җәй, яшьлек- картлык парларыннан файдалана. Ә инде үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаган мәхәббәт шигырьләрендә чын-ялган, шатлык-хәсрәт, кыз- егет, дус-дошман парларын куллана.

Тукай мифологик образларга да еш мөрәҗәгать итә һәм алар ярдәмендә ясалган антонимнар аның шигъриятен бик үзенчәлекле итә:

Аваз! Дим, ишетеләсең, әйтче, кайдан?

Фәрештә кычкырамы яки шайтан?

("Ачы тәҗрибә авазы")

Шул ук вакытта Г.Тукай ижатында иң күп кулланылган антонимик пар: кайгы - шатлык. Бу шагыйрьнең рухы сәламәтлеге, яшәү рәвеше белән аңлатыла торгандыр. Шагыйрь, әйтерсең, кайгылы тормыш юлы кичә, әмма киләчәккә өметләнә.

Г.Тукай иҗатының соңгы чорында бу антонимнарның тагын да ешаюы, кайгы-хәсрәт синонимнарының исә кисәк артып китүе күзәтелә, бу безнең фикернең хаклыгын, Тукайның үз хәлен белүен, өметсезлеккә таба атлавын күрсәтә.

Тукай шигьриятенең таҗ шигырьләрендә һәрвакыт антонимнар бар. Кечкенәдән җырлап үскән "Туган тел" не генә искә төшерик. Ул шулай ук исем антонимнардан башлана:

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлә синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым - кайгым минем.

Тукайның лексик антонимнардан күбрәк файдалануы күзгә ташлана, әмма ул язганнарда грамматик антонимнар да җитәрлек. Алар, нигездә, барлык-юклык кушымчасы белән формалаштырылганнар:

Синең кулда: теләсәң мәгърифәтле бул, бәхетсез бул,

Вә бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул. ("Ике юл")

Без барлык-юклык кушымчасы ярдәмендә ясалган антоним сыйфатлы мисаллар китердек.

Югарыдагы мисалларда Г.Тукай поэзиясендә антитезалы тасвир тудыруга хезмәт иткән антоним сүзләр һәм аларның сүз төркемнәренә мөнәсәбәтләре каралды һәм без, гомумән алганда, шагыйрь үз иҗатында күбрәк антоним исемнәр һәм фигыльләр белән эш иткән икән дигән нәтиҗәгә килдек.

Тукай поэзиясендә халык мәкальләре, әкиятләре, жырлары шактый урын алган. Белгәнебезчә, бик күп мәкальләр - антитезалы фикерләүнең искиткеч үрнәкләре. Мәкаль аша халыкның аңы, мәдәнияте чагыла, аның тарихы меңнәрчә елларга сузылган.

Мәкальне һәм аңа җыйналган халык тәҗрибәсен Тукай үз концепциясенә нигез итеп алган. "Баймын диеп мактанма, ярлылык бар, күпмен диеп мактанма, ялгызлык бар", - ди халык мәкале. "Байга ярлының кайгысы күренми", "Майга май, байга бай ябыша", "Бүген - бай, иртәгә-ярлы" дип әйтүләр дә очрый. Тукайның "Нәсыйхәт" шигырендә ул менә шушы рәвешчә чагылыш таба:

Син бүген бай, бәлки шайтаннан да ярлы иртәгә.

Тукайны киң массаларга таныткан, аның ижатын яраттырган һәм аңа карата соклану уяткан сыйфатларның берсе - аның теле һәм стиле. Тукай татар халкының сөйләм телен, язма телен аңа кадәр тиңе булмаган югарылыкка күтәргән, аны ачык һәм аңлаешлы хәлгә китереп милләтенә шигъри сүз аша да тәкъдим иткән.

    Тукай әдәби телне нормага салу өчен көрәшнең бик катлаулы чорында яшәгән hәм иҗат иткән. Ул чорда хәзерге әдәби телебезнең ныклы нигезе салынган, Тукай да үзеннән шуңа зур өлеш керткән.

Ул кыска бер вакыт эчендә татар мәдәниятенең һәм әдәбиятының бик күп тармакларына байлык тудырып калдырган. Жамал Вәлиди фикерләреннән этәрелгән Й.Нигъмәтуллина сүзләре белән әйтсәк, “Тукай иҗаты таулардан ага торган вак чишмәләр генә түгел, шул чишмәләрнең үзләренә дә, күңел елгаларына да тормыш биргән гигант бер тау” дияргә мөмкин булыр иде[9].


ЙОМГАК

Антонимнарны тикшерү, аларның поэзиядә сурәтләү чарасы сыйфатында кулланылышын өйрәнү - телчеләр алдында торган мөһим проблемаларның берсе. Соңгы елларда бу мәсьәлә уңышлы гына чишелеп килә. Антонимнарның лингвистик үзенчәлекләре, кулланылыш сферасы гамәлдә, сөйләмдә сүз-сурәт тудырудагы роле һәм  аның асыл сыйфатлары рус галимнәре һәм безнең үз галимнәребез тарафыннан да шактый өйрәнелгән инде, шул ук вакытта аеруча антонимнарның аерым бер кеше иҗатында кулланылу үзенчәлекләрен ачыклау юлында әле эзләнәсе бар.

     Габдулла Тукай поэзиясе телне тикшерүчеләргә антонимнар куллануның матур мисалларын тәкъдим итә, гомүмән алганда да, башкаларга караганда да аның иҗатында антонимнар күбрәк очрый.

      Тапкыр сүз, образ тудыру остасы буларак танылган Тукай, чыннан да, телнең бөтен нечкәлекләренә кадәр сиземләгән, сүзләрне темасына бәйләнештә кулланган, аның лексик-семантик, фонетик-морфологик, фразеологик, стилистик мөмкинлекләрен һәрчак мөмкин кадәр ныграк эшкә җигәргә тырышкан, шул мөмкинлекләр белән җиңел эш иткән.

Тукайның тарихи катаклизмнар, иҗтимагый кризислар чорында әдәбият мәйданына килгән  иҗаты исә иҗтимагый-сәяси аренада зур вакыйгалар булса да, уңай якка зур үзгәрешләр күренмәгән чорда чәчәк аткан. Бер яктан, бу аның язганнарын тирән эчтәлекле, мәгънәле, көрәш рухлы, үткен иткән, икенче яктан, матди кыенлыклар, рухи ирексезлек аның мөмкинлекләрен һәм иң кызганычы - гомерен дә чикләгән.

Мәгърифәтчелек чорында берникадәр алга таба атлаган, башка әдәбиятлар ирешкәнне үзләштергән татар әдәбиятын тагын да алгарак җибәрү өчен, Тукайга, замандашларына яңа алымнар, чаралар эзләргә, әдәбиятны үзенчәлекле алымнар белән баетырга, шул ук вакытта уңай традицияләрне дә ныгытырга кирәк була.

Әлеге эшебездә татар телендәге лексик антонимнарның лингвистик үзенчәлекләрен аларның поэзиядә кулланылу мөмкинлекләрен ачыкларга туры килде. Без антонимик мөнәсәбәтләрне, антонимнарның төрләргә бүленеше мәсьәләсен (саф, контекстуаль) карадык.

Татар телендәге антонимнарның структур төзелешенә тукталдык, ягъни аларның төрле тамырлы (лексик), бер тамырлы (грамматик) булуын билгеләдек.

Антонимнарның Тукай шигъриятендә тел-сурәтләү чарасы булып өйрәнелеп бетмәгәнлеге күренде. Аның язганнарына, нигездә, аерым бер мәсьәләне чишкәндә, мисал китерү максатыннан мөрәҗәгать итәләр булып чыкты.

Без Тукай шигырьләреннән үрнәкләр алып аларны кулланылышы ягыннан карап чыктык һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

- Тукай поэзиясендә антонимнар антитезалы сурәт һәм оксюморон тудыру чарасы буларак кулланыла;

- әдип башлыча лексик антонимнар белән эш итә;

- сүз төркемнәренә мөнәсәбәттә караганда, шагыйрьнең антоним исем      һәм антоним фигыльләрдән күбрәк файдалануы күренә;

- антитезалы тасвир тудыруда Тукайга халык авыз иҗатының йогынтысы зур була;

- Тукай оксюмороннарны бер-берсенә капма-каршы мәгънәле антоним сузләрдән генә тезми, мәгънә ягыннан сыеша алмаган теләсә нинди сүзләрдән дә оештыра (кара бәхет, чалмалы карт маржа).

Шулай итеп, татар телендәге антонимнарның лингвистик үзенчәлекләрен өйрүнүгә, аларның Тукай поэзиясендә кулланылышын тикшерүгә багышланган фәнни эшебездә үз алдыбызга куйган максатка ирештек дип саныйбыз.

ФАЙДАЛАНГАН ӘДӘБИЯТ

 

1. Антитеза, антоним // Габдулла Тукай: энциклопедик сүзлек- белешмә- Казан, 1998 - 19 б.

2. Әдәбият белеме сүзлеге / Әхмәдуллин А.Г..- Казан: Тат. кит. нәшр. 1990, 17- 18 б.

3. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилисткасы һәм поэтикасы-Казан: Мәгариф, 2002 - 199 б.

         4..Нигъмәтуллина Й. Җил җыламый // Казан утлары, 1971.-4 сан- 159 6.

         5.Сафиуллина Ф.С., Ризванова JI.M. Татарча-русча антонимнар сүзлеге- Казан: Хәтер, 1997. - 3 б.

6. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З.Хәзерге татар әдәби теле - Казан: Тат. кит.нәшр., 1991 - 40 б.

7. Русский язык /Л.Ю.Максимов, О.Ф.Мирошниченко, К.И.Мишина, Л.В.Николенко и др.-М.: Просвещение, 1988- С.21.

8. Госман X. Татар шигыре - Казан: Тат.кит. нәшр. 1963 - 134 б.

9. 10.Нуруллин И.  Моңлы  саз чыңнары.- Казан: Тат.кит. нәшр. , 2000.-272

10. 14.Ханбикова Ш.С. Сүздәге антонимик мәгьнәләр // Лексика и стилистика татарского языка.- Казань: Таткнигоиздат, 1982.-С.

Чыганаклар:

1.Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 1 том - Казан: Тат.кит. нәшр., 1985.-406 б.

2.Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 2 том - Казан: Тат.кит. нәшр., 1985.- 400 б.

3.Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 4 том - Казан: Тат.кит. нәшр., 1985.-352 6.


[1] Сафиуллина Ф.С., Ризванова JI.M. Татарча-русча антонимнар сүзлеге - Казан: Хәтер, 1997.-3 б.

[2] Әдәбият белеме сүзлеге / Әхмәдуллин А.Г..- Казан: Тат.кит. нәшр. 1990 - 17- 18 б.

[3] Антитеза, антоним // Габдулла Тукай: энциклопедик сүзлек-белешмә- Казан, 1998,- 19 6.

[4] Хәзерге татар әдәби теле.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З.-Казан: Тат. кит. нәшр.,1991.-40 б.

[5] Русский язык /Л.Ю.Максимов, О.Ф.Мирошниченко, К.И.Мишина, Л.В.Николенко и др.-М.: Просвещение, 1988- С.21.

[6] Курбатов X. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы - Казан: Мәгариф, 2002.-88 6.

[7]  Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред.: А.Г.Әхмәдуллин - Казан: Тат. кит. нәшр., 1990- 130-131 б

[8]  Госман X. Татар шигыре - Казан: Тат.кит. нәшр. 1963 - 134 б.

[9] Нигъмәтуллина Й. Җил җыламый // Казан утлары,1971.-4 сан.-159 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Җөмлә үзенчәлеге

Разработка урока...

Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге

        Мөхәммәт Мирза чын-чынлап милләт җанлы, халык педагогикасын, аның гореф-гадәтләрен тирән тоючу кеше.  Ул табигатьтән дә, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, м...

"Россия халыклары этнодидактикасы" китабында басылып чыккан мәкалә "Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге" .

Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материа...

Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге

    Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге...

С.Хәким иҗатының үзенчәлеге

С. Хәким иҗатының үзенчәлеге...

Аяз Гыйләҗев иҗатының үзенчәлеге

Тематик яктан Аяз Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Беренче әсәрләрендә үк аның я...