Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге
учебно-методический материал на тему

Шакирова Дильбар Сагитовна

          Мөхәммәт Мирза чын-чынлап милләт җанлы, халык педагогикасын, аның гореф-гадәтләрен тирән тоючу кеше.  Ул табигатьтән дә, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, матурлык таба белә.  Мөхәммәт Мирза – хис шагыйре. Ул Агыйдел буйларының бар ямен, ихлас табигатен күңеленә сыйдырган, туган якның бөеклеге алдында, ата-баба рухы алдында баш ия белүче.Аның иҗаты зур тәрбияви әһәмияткә ия.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m.mirza_eshchnlege.docx18.89 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Тау Иле урта гомуми белем мәктәбе”

 Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге

                                            Шакирова Дилбәр Сәгыйть кызы

                                                     татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эчтәлек

1.Кереш өлеш   __________________________________________________ 3                                                                              

2.Төп өлеш:                                                                                                                                                                                                                                                                

    - Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге_______________________4-6

     -шагыйрьнең милли сәнгатьне үстерүдәге эшчәнлеге_________________7                                                                     

3.Йомгак ________________________________________________________8

4.Кулланылган әдәбият исемлеге ____________________________________9

                                   

 

Кереш.

            

            “Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге” дип исемләнгән фәнни-эзләнү эшенең чыганагы – М.Мирзаның шигъри телле, ихлас, садә хисләр шагыйре булуында.

       Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте –М.Мирзаның татар поэзиясенең олылыгын, шигъри киңлеген билгеләүче әдип булуын раслауда.

          Эшнең максаты –М.Мирзаның күпкырлы эшчәнлеген билгеләү .

          Бурычлары: 1) М.Мирзаның кыска шигырьләр, дүртьюллыклар  остасы   булуын күрсәтү.

         2) М.Мирзаның татар поэзиясенә җитди өлеш кертүен раслау.

         3) Аның иҗатының  зур тәрбияви әһәмияткә ия булуын күрсәтү.  

           “Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге” дигән  эзләнү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә  Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге турында сөйләнелде. Йомгакта аның иҗатының  зур тәрбияви әһәмияткә ия булуы  турында яктыртылды. 

                 Әдәби иҗат эшенә Мөхәммәт Мирза мәктәп елларыннан ук тартыла. Әдәбиятның, бу очракта татар шигъриятенең олы мәйданына исә ул узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Өстәлемдә Мөхәммәт Мирза китаплары. Эзләнүләр барышында аның китапларын как-кат актарып, өйрәнеп, аерым очракларда бик тә үзенчәлекле шигырьләрен рәхәтләнеп, яңадан укыйм. Шигырь бит ул укучы күңеленә катлаулы вакыйгалар, мавыктыргыч сюжет белән генә кереп калмый. Шигырьнең төп максаты-укучының күңеленә, йөрәгенә, бәгыренә үтеп кереп, аның уйларын тирәнәйтү, башын әйләндерү, кычкыртып яки акрын гына үксеп-үксеп елату һәм җырлату.

         

Төп өлеш.

                          Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге.

          Мөхәммәт Мирза чын-чынлап милләт җанлы, халык педагогикасын, аның гореф-гадәтләрен тирән тоючу кеше.  Ул табигатьтән дә, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, матурлык таба белә.  Мөхәммәт Мирза – хис шагыйре. Ул Агыйдел буйларының бар ямен, ихлас табигатен күңеленә сыйдырган, туган якның бөеклеге алдында, ата-баба рухы алдында баш ия белүче.Аның иҗаты зур тәрбияви әһәмияткә ия.  “Ялган сүз” шигырен алыйк:

       Ялган сүз – оныкларыңа

       күчеп барачак

       яманат булып, ыруда

       мәңге калачак...

         Нинди мәгьнәле сүзләр ята бу шигырьдә. Чыннан да, авторның әйтергә теләгән фикере ачык, ялганламаска куша ул. Ялган сүзне җанга кадалган тутыккан кадак белән чагыштыра.  Аны тартып алсаң да, эшнең үткән булуы турында кисәтә ул.

        Ана сөте белән керә, диләр,

       бала күңеленә иман нуры....

                               (“Ахырзаман”)

      Әйе, балаларга иманлы булырга куша . Аларның  кечкенәдән тәрбияле, инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле булуын тели.

       Шагыйрьнең шагыйрь булуын раслый торган гаҗәеп бер нәрсә бар: ул-халәт!  Әйе, шагыйрьнең үз халәте, әйләнә-тирәнең, мохитнең торышы, килеш килбәте. “Киек каз юлында” китабына шигырьләр, газәлләр, поэмалар кергән. Әйткәнебезчә, үзләре дә шулай кош теле кадәр генә булган әнә шундый кыска шигырьләрне Мөхәммәт Мирза “Кош теле” дигән бүлеккә аерым туплаган һәм монда да аның лирик герое үз сүзен үзенчә әйтә, мең төрле халәт тудырып, укучының да Халәтенә якыная. Димәк, шулай: үз халәтеңне – лирик геройга, лирик геройны укучы халәтенә ни дәрәҗәдә якын итә аласың, шигырьнең тәэсир көче дә шулкадәр зуррак була. Мөхәммәт Мирза моны җаны-тәне белән тоемлый.

       Нәкъ менә шушы халәт дигәннәре шагыйрьнең иҗатына кичекмәстән, кинәттән тәэсир итә:

      Соңгы чиккә илтеп терәлдекме:

      ата-кызны белми, ана-улны...

                            (“Ахырзаман”)

            Бу шигырь юлларында авторның әйтергә теләгән фикере барысы да әйтелгән.

            Әйе, Мөхәммәт Мирза, чыннан да, бик сизгер җанлы, үтә дә нечкә күңелле шагыйрь. Шигырьдә канатлы сүзләр, кинаяләр, йә булмаса турыдан-туры маңгайга бәреп әйтүләр әнә шулай туа. Менә:

        Сорап җыйган дөнья фатихасы

        Чебен тырнагына хак тора... –

дип ярсый Мөхәммәт Мирза “Ахыргы көн” шигырендә. Чебеннең тырнагын күргән кеше бардырмы, юктырмы белмим – әмма яшәү асылыбыз турында уйланганда, бу тормышка җиһан үреннән караганда, чебен тырнагы хакы торган күп кенә нәрсәләр күз алдына килә дә баса.

       Кош теле җибәргән әнкәй

       Күчтәнәчкә авылдан.

       Каптым, тик йота алмадым

       куркып телсез калудан.

                           (“Кош теле”)

        Менә шул “Кош теле” дигән бер бүлектә автор кыска-кыска шигырьләрен туплаган. Күрәбез, хәтта сизәбез, “Кош теле” дигән сүз үзе дә зур бер мәгънәгә ия. “Кош теле хәтле генә булса да хат сал”, - дип әйтәләр иде безнең яшълек көннәрендә.Хәзер инде телефон заманында алай әйтмиләр, хатларны да сирәк язалар. Ә менә Мөхәммәт Мирза “Кош теле хәтле генә хат”ларны онытмаган, йөрәгендә саклаган. Ул безгә тормышыбызга ямь бирүче, иң шәфкатьле, мәрхәмәтле газиз кешеләребез – әниләребезне онытмаска куша. Менә ничек тәрбияли ул безне?

           Мөхәммәт Мирза эпик жанр әсәрләре — поэмалар иҗат итүдә дә актив эшли. Аның «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак пароход», «Турашыр», «Без бабайларсыз үстек», «Сабантуй» һәм башка поэмалары халык, ил, кеше язмышларын тирән психологик хис-кичерешләр, образлы тел-сурәтләр аша сәнгати югарылыкта гәүдәләндерүе белән сокландыра. Шагыйрьнең «Әнкәйне сагыну» поэмасы буенча республика телевидениесендә, ә «Агыйделдә ак пароход» поэмасы буенча республика радиосында махсус тапшыру-композицияләр эшләнгән. Мөхәммәт Мирзаның лирик шигырьләренә өч

 дистәгә  якын  җырлар иҗат ителгән.

Шагыйрьнең милли сәнгатьне үстерүдәге эшчәнлеге.

          М. Мирза татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен актив пропагандалаучы күренекле шәхес буларак та күпләргә билгеле. 1987 елда ул Актаныш районында «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен яңадан җанландырып җибәрә, 1991—2002 елларда бу берләшмәгә җитәкчелек итә. 1996 елда Татарстан китап нәшрияты әлеге берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән «Агыйдел дулкыннары» исемле күләмле җыентык бастырып чыгара.

         М. Мирза — республикада үз әсәрләрен һәм татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәхнәдән укучы нәфис сүз остасы буларак та абруй казанган шәхес. Ул әзерләгән сценарийлар буенча һәм аның үз башкаруында Татарстан радиосы һәм телевидениесендә дистәләгән әдәби-нәфис тапшырулар оештырылган. Ул республиканың мәдәни тормышында актив катнаша, милли сәнгатьне үстерү юнәлешендә яңа проектлар, программалар төзегәндә үзенең эшлекле тәкъдимнәре белән булыша, халкыбызның традицион йолаларын, бәйрәмнәрен кайтару, республикадан читтә яшәүче милләттәшләр белән мәдәни багланышлар урнаштыру, мәгърифәтчелекне җәелдерү кебек эшләрдә

 үзеннән  нәтиҗәле өлеш кертә.

       

                           

                           

       

Йомгак.

         Инде, Мөхәммәт Мирза поэзиясен күзәтеп чыкканнан соң, аерым нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Әлеге эзләнү эшендә, барыннан да элек, аның иҗатының  зур тәрбияви әһәмияткә ия булуын күрсәтү  бурычы куелган иде. Югарыда китерелгән күзәтүләр нигезендә, барыннан да элек, шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: аның  кыйбласы дөрес, юлы- хаклык юлы, ә иң мөһиме, күңеле хисләргә ташып тора, әйтәсе фикерен ачык итеп укучыга җиткереп әйтә белә.

        Ул — күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы. Шулай да төп иҗат өлкәсе — поэзия. Ул — классик Шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик, эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары. Аның татар поэзиясендә соңгы чорларда онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итүе һәм бу юлдагы уңышлы иҗат үрнәкләре, кыю тәҗрибәләре җитди игътибарга лаек. Ул — кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, Мөхәммәт Мирза — заманның, чорның катлаулы халәтен-вазгыятен, гамен-сулышын нечкә тоеп, күңеле аша уздырып, фәлсәфи фикерләр белән эретелгән, афоризм дәрәҗәсенә җитеп чарланган шигъри телле, ихлас, садә хисләр шагыйре. Чыннан да, Мөхәммәт Мирза шигърияткә, иҗатка гашыйк кеше.

        Йомгаклап шуны әйтәсем килә, М.Мирза иҗаты – бүгенге татар шигъриятендә игътибарга лаеклы күренешләрнең берсе. Шагыйрьнең укучыга, якыннарына, милләтенә әйтер сүзе бар.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

         Акмал Н. Шигырьне сагыну // Казан утлары. — 2003. — № 11. — 139-145 б.

        Гыйльманов Г. Юл һәм сагыш шагыйре // Мәдәни җомга.— 1999.— 12 февраль.
         Даутов Р.Н., Гамбәров Н.Г. Балачак әдипләре: Биобибоиографик белешмәлек. Өченче китап. – Казан: Мәгариф, 2005. – 205-211б.

        Мирза М. Киек каз юлында // Казан утлары. – 2003. - № 1. – 106- 112б.

        Юнысова А. Уйчан шигырьләр // Ватаным Татарстан.— 2003. — 14 ноябрь.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Җөмлә үзенчәлеге

Разработка урока...

"Россия халыклары этнодидактикасы" китабында басылып чыккан мәкалә "Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге" .

Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материа...

Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге

    Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге...

С.Хәким иҗатының үзенчәлеге

С. Хәким иҗатының үзенчәлеге...

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)...

Аяз Гыйләҗев иҗатының үзенчәлеге

Тематик яктан Аяз Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Беренче әсәрләрендә үк аның я...