Аяз Гыйләҗев иҗатының үзенчәлеге
творческая работа учащихся на тему

Шакирова Дильбар Сагитовна

     Тематик яктан Аяз Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Беренче әсәрләрендә үк аның язу манерасы - кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау - Аяз Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән сыйфатлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ayaz_gyylzhev_izhatynyn_uzenchlege.docx29.61 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Тау Иле урта гомуми белем мәктәбе»

                    Эшне башкарды: Хафизова Ляйсән Рифат кызы,

                                                 8нче сыйныф укучысы

                                                 “Аяз Гыйләҗев иҗатының үзенчәлеге”

                                                    Укытучысы: Шакирова Дилбәр Сәгыйть кызы

Эчтәлек

I. Кереш ____________________________________________________3

II.Төп өлеш:

- Аяз Гыйләҗев – кыю каләмле язучы_____________________________4

- язучы әсәрләренең әһәмияте ___________________________________5-8

III.Йомгак___________________________________________________9

IV.Әдәбият исемлеге__________________________________________ 10

Кереш

    Эзләнү-тикшеренү  эшемнең темасын: “Аяз Гыйләҗев иҗатының үзенчәлеге” дип атадым.

       Тематик яктан Аяз Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Беренче әсәрләрендә үк аның язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау – Аяз Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән сыйфатлар.                                          

       Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: Аяз Гыйләҗевның тормыш юлы,  иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү.  Аяз Гыйләҗев − татар әдәбиятының мәңгелек сүнмәс уты ул, үз укучысын әсәрләрендәге вакыйгалар аша милләтнең киләчәгенә куркыныч янавын  кисәтә. Бу проблема бүгенге көндә дә бик актуаль проблемаларның берсе булып тора.

      Бу эшнең актуальлеге шунда, буыннан-буынга күчә торган Тарих вакытлар узу белән һич тә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, аның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әсәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана, безнең әти-әниләребез нәкъ менә шушы әдипләрнең әсәрләрен укып, өйрәнеп үскәннәр, без дә әдәбият дәресләрендә аларның тормыш һәм иҗатларын өйрәнәбез, әсәрләренә сокланабыз, алар белән горурланабыз.

Аяз Гыйләҗев – кыю каләмле язучы

        Әдәбият һәм сәнгатьнең тылсымлы дөньясы нидән гыйбарәт икән дип уйлана башласаң, бер закончалык ачыла: тормыш-чынбарлыкны өйрәнеп, шуны чагылдыра торган әсәрләр һәрвакытта да чынбарлыкка охшап кына тормыйлар. Аларда кайчак вакыйгалар, күренешләр, төрле хәлләр шундый итеп сурәтләнә, реаль тормышта болай була алмаганлыгын аңлап торасың. Тик нигәдер мондый әсәрләр күбрәк дулкынландыра, хыялны уята, шулай булырга тиеш, дип ышанып кабул итәсең. Хикмәт шунда – автор үзе без күрмәгән, аңламаган мәсьәләләргә төшенеп, кешеләр, дөнья турында көтелмәгән рәвештә уйланып яза. Тасвирланган вакыйгалардан бигрәк, ул ясаган ачыш гаҗәпләндерә, уйландыра, әсәрне дәвам итеп, үз уй йомгагыңны сүтә башлыйсың.

       Менә шундый үзенчәлекле, берәүне дә кабатламаган, тормышның байлыгы дөнья малында түгел, кешенең изге күңелендә икәненә инанып, шуны әсәрләре белән раслап яшәгән язучы ул Аяз Гыйләҗев.

        Сугыштан соңгы авылның язмышы хакында тирән борчылу,аның үсеш юллары турында уйлану һәм авылда яшәүчеләрне шәхес итеп танып, аларның рухи дөньяларына игътибар итү татар әдәбиятында күп булды. Алтмышынчы еллар прозасында нәкъ менә сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар авылы мәсьәләсенең мөһим урын алуы, икенче яктан, бу чор авылының хәзерге күпчелек язучыларыбызга барыннан да якынрак һәм танышрак булуы белән аңлатыла.Бу мәсьәлә белән аеруча Р.Төхфәтуллин, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, Ә.Баянов, М.Мәһдиев кебек урта буын язучыларының кызыксынуы да шулай ук бер дә очраклы хәл түгел.Чөнки аларның балалык һәм яшьлек еллары нәкъ менә әлеге чор авылында үткән.Бу авыл тормышын аларга үз күзләре белән күрергә, аның авырлыкларын һәм кыенлыкларын үз җилкәләрендә татырга туры килгән. Аяз Гыйләҗевның дә күпчелек әсәрләрендә сугыштан соңгы авыл тормышы сурәтләнә.Автор заман авырлыгын күтәрүче авыл халкының язмышы өчен үтә дә борчылып яза.

       

Аяз Гыйләҗев әсәрләренең әһәмияте

           Аяз Гыйләҗев – үзен беренче чиратта хикәя, повесть остасы итеп таныткан кеше.

           “Өч аршын җир”, “Зәй энҗеләре”, “Урталыкта”, “Язгы кәрваннар”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, “Җомга көн кич белән...”, “Әтәч менгән читәнгә” повестьларын халык бик яратып кабул итте. Бу әсәрләрнең исемнәре үк яшәүнең асыл сыйфатлары, кыйммәте турында уйландыра башлый.

          Повестьлардан тыш әдипнең берничә романы да бар. “Урамнар артында яшел болын” исемле романында әхлак мәсьәләләре үзенчәлекле чагылыш таба. “Балта кем кулында?” романында шәхес белән хакимият арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләр яссылыгында хезмәт кешесенең фаҗигале язмышы психологик нечкәлек белән сурәтләнә. “Йәгез, бер дога!” исемле роман-хатирә язучының тоткынлыкта үткәргән биш ел гомеренә багышланган.

          Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир “ әсәрен сюжет-композицион корылыш ягыннан тикшерү барышында хакыйкатьнең бәһасен, афәткә тару, җәбер, золым дигән түбәнлек һәм кимсетүләрне үз җилкәсендә кичергән, иҗтимагый һәм шәхси каршылыклар бердәмлегеннән торучы геройларның яшәү фәлсәфәсен һәм кыйбласын ,чор хакыйкате тудырган шәхес фаҗигасен җәмгыятьтәге тәртипләр аша ачыкланган.

         Язучының "Җомга көн кич белән” әсәрендәге Бибинур карчык тәрбияләнгән мохит, милли әхлак, тәрбия чаралары, халыкның гасырлар буе тупланып килгән бай акылы, зирәк рухи тәҗрибәсенең аның балаларын тәрбияләргә көче җитмәгән икән, димәк, аңарга алмашка килгән җәмгыятьнең тәрбия системасында анадан баланы ерагайту, читләштерү сәясәте көчлерәк булып чыга. Таза әхлагы, үзенчәлекле тәрбия чаралары, милли йолалар, гореф-гадәтләре җимерелүгә йөз тоткан милләтнең киләчәген күз алдына китерү кыен түгел.

      “Дүртәү” исемле повестенда әдипнең тоталитар система урлап калган биш еллык фаҗигале гомере һәм шул хәлне аңлауга, бәяләүгә киткән берничә еллык шәхси тәҗрибәсе ята.

      Вакыйга сугыш елында бара. Авылның тотнаклары унөч яшьлек дүрт егете- Әкмәл, Барый, Вакыйф, Ибраһим район үзәгенә олаулар белән ашлык илтәләр.Рәхәтләнеп чыр-чу килеп уйнарга тиешле балалар авылның ныклы ир-атларына әйләнәләр һәм бөтен авырлыкны үз җилкәләренә күтәрәләр. Көне-төне яңгыр яуганга, амбардагы ашлык та кыза башлаган.  Аяк асты боламыкка әйләнгән, көннең караңгылыгыннан авыл күренми. Автор безгә сугыш дәһшәтен, кешеләр өстенә килгән фаҗигане күрсәтә.

        Сугыш чорында үскән яшүсмерләрнең тормышын кырыс буяулар белән күрсәткән әсәрләрнең тагын берсе- “Язгы кәрваннар” повесте. Бу повестьның сюжеты белән “Дүртәү” повесте сюжеты арасында берникадәр охшашлык бар.”Дүртәү”дә ашлыкны район үзәгенә илтсәләр, “Язгы кәрваннар”да исә чәчүлек симәнә орлыгы алып кайталар.Ләкин соңгысында саф мәхәббәт тә, авыл кешесенең югары әхлагы, намусы да ачыграк сизелә, язучының әйтергә теләгән фикере дә үткен хәнҗәр кебек күренеп тора.

       Язучы әсәрдә авыл халкының гүзәл әхлак сыйфатларын да күрсәтә, шул ук вакытта шул яхшы кешеләрнең начар шартларда яшәү сәбәбен дә ачыкларга тырыша.

       Ике әсәрдә дә автор ил өстенә килгән фаҗиганың, заман авырлыгының кеше тормышында чагылуын күрсәтә.Илгә килгән афәт бер генә кешене дә читләтеп үтмәгән. Ирләр сугыш эчендә йөргән, ә Әкмәл, Барый, Вакыйф, Әдилә, Ибраһим кебек балалар әтиләре өчен тормыш арбасына җигелгәннәр, ил өчен икмәк җитештергәннәр. Уеннарыннан аерылган бер гөнаһсыз балаларның йөзләрендә бәхет, шатлык чалымнары калмаган.Алар тынычлыкны тартып алган фашистларга ләгънәт укыйлар.Шуның белән беррәттән Аяз Гыйләҗев шул чорда чыннан да булган хәлләрне, яз-көз җитсә бер авылдан икенче авылга мәгънәсез йөк ташулар,спекулянтларның рәхәтләнеп сату-алу итеп йөрүләрен сурәтләп ил фаҗигасын тагын да катлауландырган сәбәпләрне күрсәтә. Шундый ук фикерне аның 1973 нче елда язылган “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” повестенда күрергә мөмкин. Автор монда авылда совет кешесе арасында бара торган көрәшне, икейөзлелекне күрсәтә. Шуңа күрә дә ул геройларны ике төркемгә бүлеп карый. Ләкин бу төркемгә кергән һәр образның үзенчәлеге бар. Бер төркемдә тыйнак һәм саф күңелле Арзу, тырыш Рәфгать Искәндәр, күп еллар колхозда рәис булып хезмәт итеп ял итүче Хәбибрахман карт булса, икенчесендә тиз коткыга бирелүче Сирай, сигез балалы гайбәтче Мәүлиха һәм чулак Гыйбадулла.

        Аяз Гыйләҗевне һәрвакыт гади колхозчы язмышы,крестьян тормышы кызыксындырып һәм уйландырып торган, аның авыр хәле борчуга салган.  Автор үзе җирне яратучы кеше буларак авыл яшьләренең җир белән аралары ераклашуга тирән көрсенә һәм моның сәбәбен ачыкларга тели.

       “Качак”(1959) повестенда сүз авылдан китәргә җыенучы Тәнзилә турында бара. Шушы ук хәл “Берәү” повестенда Исхакта күзәтелә. Ләкин сюжет сызыгы икесендә ике төрле үсә. Бер төрлерәк характердагы кешеләрнең язмышлары төрлечәрәк килеп чыга. Бу әсәрләрнең сюжетлары катлаулы түгел. Ике әсәрдә дә игенчеләр, колхозчылар тормышы сурәтләнә. Бу әсәрләрдәге ике герой авыл тормышыннан канәгать түгелләр. Чөнки авылда яшәү рәхәт түгел.Крестьян авылга бәйләп куелган. Ул бернинди ял күрми, рәхәт күрми, туйганчы ипи ашый алмый. Эш тә эш.

         Инде “Берәү” повестына килсәк, “Ни өчен яшьләр авылдан китә?” дигән сорауга җавап табасы килә. Бу сорау авылның киләчәген кайгыртып һәм авыл халкының язмышларын күреп борчылганнан соң туа. Әсәрнең төп герое Исхак. Ул кечкенәдән авылны яратып, үз итеп үсә. Алдагы тормышын авыл белән бәйләр өчен авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм бик яхшы укый.Эшкә ул зур дәрт һәм зур кызыксыну белән тотына. Аның эшенә рухын күтәрүчеләр тимер рухлы Нурулла, Хөсәен бар. Ләкин кисәктән генә Исхакның авыл белән арасы өзелә. Йөрәгендә җир хуҗасы булу хисе сүнә.Моны ни белән аңлатырга?Коммунизм ясыйбыз дип йөрүчеләр үзләре үк яшьләргә аяк чалалар. Район вәкиле Тазюков, култык астына утау чүпләрен кыстырып кайтып килгәндә хатыннарны яңаклаучы колхоз председателе Гыйльми Салихы хезмәт ияләренә бары тик кол итеп кенә карыйлар, аларны мәсхәрәлиләр. Яшьләрнең эшен җинаять дип кабул итәләр. Исхак билгеле үзенең шәхесен богаулап торган бу хезмәт коллыгыннан котылу теләге белән авылны ташлап чыгып китә. Җәмгыятьнең  нигезендә ныклы таяныч булмаганга күрә, тоталитар системага колларча буйсынган авылдашларының пассивлыгына һәм алар ягыннан ярдәм килмәгәнгә күрә шәһәргә китеп, үзе өчен яңа мохитта яшәргә мәҗбүр була.

      Алда әйтелеп үткәнчә, Аяз Гыйләҗев һәрвакыт авыл тормышы белән кызыксынып, аның киләчәге, үткәне өчен борчылып язучы әдип. Без карап үткән повестьларда да авыл кешеләре иңне иңгә куеп сугыш афәтен бергә күтәрәләр. Ил өстенә килгән фаҗиганы бергә кичерәләр. Автор бу кешеләрнең кичерешләрен, психологиясен дә сугыш дәһшәте белән бәйләп күрсәтә. Чөнки һәр кешенең уенда тизрәк сугышны җиңү һәм бәхетле тормыш төзү тора. Инде сугыштан соңгы чорларны тасвирлаган әсәрләрдә геройлар бәхет өчен көрәшәләр, үз максатларына ирешү юлында күп каршылыкларга очрыйлар. Бу чор геройлары кырыс холыклы, тормышның ачысын- төчесен татыган кешеләр. Язмышларына буйсынучы кешеләр белән беррәттән, бүгенге көн белән ризалашмаучы яшьләр дә бар. Алар бәхетле, матур киләчәк турында, уңайлыклары булган эш урыннары турында хыялланучы замана яшьләре.  Шушы яшьләрнең  заманага, җәмгыятькә мөнәсәбәтле фикер каршылыкларын ачып бирү әдипнең бу чор геройларын иҗат итүдәге үзенчәлеген күрсәтеп торучы бер мисал булып тора.

             


Йомгак

        Аяз Гыйләҗев иҗаты – татар әдәбиятының олы юлыннан барган, иҗтимагый яңгырашлы иҗат. Әмма ул тормышның ямен, яшәү көчен, кеше рухы-җанының бөеклеген туктаусыз тасвирлап торган хәлдә дә җәмгыятьнең кеше язмышларын көлгә әйләндерә торган рәхимсезлеген, шәфкатьсезлеген дә гәүдәләндереп бирә.
      Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең иҗаты халык күңеленә бик якын. Ул үзенең әсәрләрендә тормышның иң авырткан мәсьәләләрен чагылдыра. Илдә барган сәяси ялгышларны, курыкмыйча, әсәрләре аша тәнкыйть итә. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: Аяз Гыйләҗев – кыю каләмле язучы. Ул хөкүмәт тарафыннан җибәрелгән хаталарны яшерми, әсәрләре аша искәртә, җитди сәяси һәм милли проблемаларны укучы алдына куя. Аяз Гыйләҗевне җәмгыятьтә гаделлекнең булмавы, бәхетсез халыкның язмышы борчый. Ул татар милләтенең киләчәге өчен борчыла. Милләт өчен, гади халык өчен янып-көеп яшәгән әдипнең иҗатын онытмау, бу бөек шәхесне зурлау бездән тора.  
      Күренекле әдип,Татарстанның халык язучысы, Тукай һәм Исхакый исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Аяз Гыйләҗевнең иҗаты әдәбиятыбызның кыйммәтле бер өлеше.  Аның бай иҗаты киләчәк буыннарга да хезмәт итәр, якты истәлеге халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр.

Әдәбият исемлеге

1.Вәлиев М. Безнең заман геройлары, ялыкмас кешеләр; Гыйләҗев геройлары// Казан утлары.-1873.-3сан 151-155б.

2.Гыйләҗев А.М.Әсәрләр, дүрт томда. 1-том: Хикәяләр.Повестьлар.-К: Тат. Кит. Нәшр.,1994-574б.

3. Гыйләҗев А.М.Әсәрләр, дүрт томда. 2-том: Повестьлар. Роман-К: Тат. Кит. Нәшр.,1994-567б.

 4.Латыйпов Ә. Мәхәббәт һәм нәфрәт җырчысы// Совет мәктәбе-1997-5сан.

5.Мусин Ф. Тарих һәм заман// Соңгы еллар прозасы турында.-К: Тат.кит. нәшр.-1974.-82-84б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Җөмлә үзенчәлеге

Разработка урока...

Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге

        Мөхәммәт Мирза чын-чынлап милләт җанлы, халык педагогикасын, аның гореф-гадәтләрен тирән тоючу кеше.  Ул табигатьтән дә, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, м...

"Россия халыклары этнодидактикасы" китабында басылып чыккан мәкалә "Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге" .

Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материа...

Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге

    Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге...

С.Хәким иҗатының үзенчәлеге

С. Хәким иҗатының үзенчәлеге...

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)...