Олуг шәхесне сагынып....(Аяз Гыйләҗев иҗатына багышлана)
статья (8, 9, 10, 11 класс)

Сафиуллина  Гульфия Минехаковна

Күңелемнән Аяз абый Гыйләҗев әсәрләрен барлап утырам. Күбесе мәктәп елларында ук яратып укыган, күңелгә сеңеп калган әсәрләр. Йөрәккә бик якын: үзәктә авыл тормышы, аның матур табигате, гади,  эчкерсез кешеләре һәм очсыз- кырыйсыз  хезмәт. Бер борчусыз, гамьсез, туган, күрше белән дус-тату гомер итүче  җир кешесе. Шушы гади авыл тормышы яссылыгында гына да  четерекле язмышларга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына укучысының күзен ачкан, искиткеч мәгънәгә ия, эчтәлекле әсәрләр иҗат иткән Аяз Гыйләҗев.

Дистәләрчә тапкыр укылган булуына карамастан, кабат кулга алып, хәтердә яңартып, күңелгә рәхәтлек ала торган әсәрләр.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olug_shhesne_sagynyp.mkal_.docx17.05 КБ

Предварительный просмотр:

Олуг шәхесне сагынып....

(Аяз Гыйләҗев иҗатына багышлана)

Күңелемнән Аяз абый Гыйләҗев әсәрләрен барлап утырам. Күбесе мәктәп елларында ук яратып укыган, күңелгә сеңеп калган әсәрләр. Йөрәккә бик якын: үзәктә авыл тормышы, аның матур табигате, гади,  эчкерсез кешеләре һәм очсыз- кырыйсыз  хезмәт. Бер борчусыз, гамьсез, туган, күрше белән дус-тату гомер итүче  җир кешесе. Шушы гади авыл тормышы яссылыгында гына да  четерекле язмышларга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына укучысының күзен ачкан, искиткеч мәгънәгә ия, эчтәлекле әсәрләр иҗат иткән Аяз Гыйләҗев.
Дистәләрчә тапкыр укылган булуына карамастан, кабат кулга алып, хәтердә яңартып, күңелгә рәхәтлек ала торган әсәрләр.

Битарафлык, көнчелек, гамьсезлек, комсызлык, байлыкка омтылу кебек сыйфатлар авыл халкы өчен дә чит түгел. Язучы үзен борчыган бу күренешләрне, әдәби матур теле аша, гаять  җиңел  һәм  үтемле итеп укучысына  җиткерә. Шул рәвешле ул безне мондый ямьсез сыйфатлардан арындырырга, туган җиребезгә, телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә омтыла.

Яраткан язучыбызның бакыйлыкка күчүенә дистә еллар узса да, әлеге проблемаларның бүгенге көн өчен дә актуальлеге кимеми, киресенчә, хәтта тагын да кискенләшә бара.  Әгәр исән булса, нәрсә әйтер иде икән безгә олуг әдибебез, үзгәртә алдыкмы без аны борчыганБибинурлар язмышын, беләбезме олы кеше кадерен. Юк шул, белеп бетермибез. Хәзер андый битарафлыкка юлыккан өлкәннәр гомер иткән  нигезсез дә калды. Милекләрен  балаларына яздырганнан соң,  үз йортыннан куып чыгарылган карт-карчыклар гадәти күренешкә әйләнә бара. Аларга ярдәм итүче "Җиһангирләр" дә замана чире белән авырый. Кемгәдер булышкан һәр адымын интернетка куя. Шулай итеп, үзенә "подписчик"лар җыя. Эчкерсез ярдәм, сиздермичә булышу урынына  алмашка  "пиар"лык, ясалмалылык килә. Кешеләр белән хәзер акча идарә итә. Күпләр, байлык өчен, тиешен дә, тиеш түгелен дә бар дөньяга чыгарып селкергә әзер. Бу урында әдипнең үз сүзләре белән дәвам итәсе килә: "Кеше хезмәт куймыйча гына  рәхәт  яшәргә омтыла". Безнең милләт тәрбиясенә хас уңайсызлану, үз сүзеңне дә оялып кына әйтү, тыйнаклык, чама хисен белү кебек сыйфатлар юкка чыга бара. Халык тилерә-тилерә байлык җыя. Ата-ана хакы, буыннар чылбыры, милләт, тел кебек төшенчәләр артта кала бара. Әти-әнинең баласын тәрбияләргә теләге дә, вакыты да юк. Ул хәзер тәрбияне матур кием белән кыйммәтле телефонда дип аңлый. Кешеләрне  әхлакка, миҺербанлык, шәфкатькә өйрәтүче, милләткә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче әдәби әсәрләр укырга тиешле балалар, көн-төн үтереш уеннары уйный, бернинди тәрбия орлыклары салынмаган тәртипсез чит ил кинолары карый.

Сүз дә юк, Аяз Гыйләҗев кебек күренекле язучыларының күп телләрдә дөнья күргән классик әсәрләрен укучылар һәрвакыт булачак. Ләкин үлчәү тәлинкәсенә салып карасак, андыйларның саны безнең файдага түгел шул. Милләтебезне, телебезне саклап калып, аны киләчәк буыннарга җиткерергә көчебез җитәрме?! "Чирен яшергән - үлгән", - ди халык мәкале. Дөреслекне яшерүдән  файда юк. Аяз Гыйләҗевнең  "Татар яшәсә..." - дигән сүзләреннән соң шикне белдереп куелган күпнокталары  бүгенге көндә бик актуаль, әдипне борчыган бу җитди мәсьәлә күпләребезне уйланырга, төптән уйланырга мәҗбүр итә.

Аяз абый!
Милләтебез киләчәген күреп,
Газап утларында янгансың.
Туры сүзең, үткен телең өчен,
Зинданнарга кереп яткансың.

Әсәрләрең күпме адашканга
Яшәү кыйбыласын күрсәткән.
Туган җирең туфрагының кадерен
Аршиннарга салып үлчәткән.

Хөсетледән, көнче адәмнәрдән
Курыкмыйча ачы көлгәнсең.
Әсәрләрең белән армый- талмый
Халкыбызга хезмәт иткәнсең.

Син калдыран саллы мирас бүген
Безнең өчен алтын хәзинә.
Синең кебек даһиләре барда,
Милләт яшәр, яшәр баш имәс!

-дип, бик тә ышандырасы килә хөрмәтле олуг язучыбызны.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Шәхесне үстерүдә яңа мәгълүмати технологияләр куллану – заман таләбе.

Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара.Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту – тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә. Ул түбәндәгеләрдән...

Г. Тукайга багышлана.

Г. Тукайга багышлана....

“Шигъриятнең олуг бер ханы”

Бу теманы сайлавым очраклы түгел, чөнки хәзерге татар шигъриятен үзенең мавыктыргыч, үзенчәлекле, бай иҗаты белән халык күңелен яулаган шагыйребез Равил Фәйзуллин исеменнән башка күз алдына кит...

Аяз Гыйләҗев иҗатының үзенчәлеге

Тематик яктан Аяз Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Беренче әсәрләрендә үк аның я...

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены.

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗатына   багышланган     “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”   интеллектуаль  уены 9-11 сыйныф укучыларына...