Шәхесне үстерүдә яңа мәгълүмати технологияләр куллану – заман таләбе.
консультация по теме

Галлямова Найля Газимовна

 Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара.Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту – тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1.     белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла,мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерүгә юнәлтелеп, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

2.     мәгълүмат туплауның гадәти ысуллары – телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

3.     укытучының укучылар белән шәхси юнәшле аралашуы – педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

4.     шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

5.     белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә, микро- һәм макросоциумны алга таба интеграцияләү күздә тотыла;

6.     иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shkhesne_usterud_yana_mglumati_tekhnologiyalr_kullanu.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Шәхесне үстерүдә яңа мәгълүмати технологияләр куллану – заман таләбе.

 Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара.Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту – тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла,мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерүгә юнәлтелеп, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;
  2. мәгълүмат туплауның гадәти ысуллары – телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;
  3. укытучының укучылар белән шәхси юнәшле аралашуы – педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;
  4. шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;
  5. белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә, микро- һәм макросоциумны алга таба интеграцияләү күздә тотыла;
  6. иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

     Педагогик – психологик планда белем бирү технологияләрнең төп камилләшү технологияләре түбәндәгеләргә күчү белән характерлы:

  1. үзләштерелгән белемнең акыл үсешенә ярдәм итүе;
  2. уртача укучыга исәпләнгән программаларны дифференцияләшкән һәм индивидуальләштерелгән укыту программалары итеп үзгәртеп кору.

Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Бу исә уку йортлары педагогик коллективларына педагогик процессны теләсә кайсы модель (автор программалары) буенча да сайлап алырга һәм конструкцияләргә мөмкинлек тудыра. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештәалып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.

Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле технологияләргә, идеяләргә юнәлеш тотарга, элек билгеле булганнарын “ачуга” вакытны сарыф итмәскә кирәк.

Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен заман педагогик технологияләрен белү һәм аларны  нәтиҗәле файдалану сорала.Яңа педагогик технологияләрнең төп максаты: белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзер, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Белем бирү технологияләренең нигезендә югары сыйфатлы уку эшчәнлеген оештыру ята. Соңгысының эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт:

  1. белем бирүнең көтелгән һәм бәя биреп була торган нәтиҗәсен (укучының кагыйдәләрне, төшенчәләрне үзләштерү һәм аларны аңлап куллана белү дәрәҗәсен, баланың акыл үсешенең үзенчәлекләрен һ.б.ш) алдан билгеләү;
  2. куелган максатларга ирешүдә игътибар үзәгендә булырга тиешле психик үсеш (юнәлеш бирү; эзлекле, акылга ятышлы итеп фикер йөртү; мәгънә яңалыгы эзләү (мәгънәви ачыш ясау һ.б)) барышын сурәтләү;
  3. әлеге үсешкә этәргеч бирүче эшчәнлекнең эчтәлеген билгеләү;
  4. уку – укыту материалын (билгеле бер эзлелектә төзелгән мәсьәләләр, дидактик биремнәр, күнегүләр җыелмасын һ.б) тәкъдим итү;
  5. укытыла торган фәннәрнең аң – белем бирү дәрәҗәсен (акылга ятышлылыгын), өйрәтелгән материалны яңа белемнәр үзләштергәндә файдаланыла алу мөмкинлеген ачыклау;
  6. белем сыйфатын тикшерү, диагностикалау барышын алдан планлаштыру.

Шулай итеп, укытучының һөнәри осталыгы законлы рәвештә технологик югарылыкка күтәрелә, белем бирү барышын тәэмин итүче корал төсмерен ала бара, шул ук вакытта ул рухи - әхлакый юнәлешен, гуманлылык сыйфатларын да югалтмый.

Педагогик технологияләр дәреслек, укыту әсбаплары, методик алымнар, укытучы һәм укучы эшчәнлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Санап кителгән чараларның кайсысы гына сайланса да, белем бирүдә нык уйланылган һәм төрле яктан тикшерелгән методлар файдаланырга; укыту шәхесен формалаштыру заманча югарылыктагы фәнни – педагогик белемнәргә нигезләнеп алып барылырга тиеш.

Уку – укыту эшчәнлеге, һичшиксез, укытучы һәм класс коллективының бердәм, килешеп, аңлашып эшләве бәрабәренә гамәлгә куелыргатиеш. Иптәшләре белән аралашканда гына баланың уку хезмәте белән кызыксынуыарта. Аның шәхес буларак формалашуы да бары тик әлеге шартларда гына тулысынча тормышка ашырыла ала.

Гомуми урта белем бирүнең дә, һөнәри күнекмәләр тәрбияләүнең дә методологик нигезен гомуми дидактик принциплар тәшкил итә: гуманлылык (кешелеклелек), фәннилек, күпдәрәҗәлелек (многоуровневость), компьютерлаштыру принцибы, модульлелек, технологиялелек, политехникалылык принцибы һ.б.

Гуманлылык принцибы. Белем бирүне гуманлаштыру – шәхес белән җәмгыятьнең бер – берсенә мөнәсәбәтен яхшырту, аларның нәтиҗәле үсешен тәэмин итү дигән сүз. Ул белем һәм тәрбия бирү барышында укытуның үзенчәлекле якларын танып – белү өлкәсендәге омтылышларын, шәхси сыйфатларын ачыклауга һәм камилләштерүгә юнәлтелгән “гуманлаштыру” һәм “гуманитарлаштыру” төшенчәләрен тәңгәлләштерү хата булыр иде: соңгысы белем бирүдә гуманитар (җәмгыятьне, халыклар мәдәнияте һәм тарихын өйрәнә торган) фәннәргә күбрәк урын бирүне күз алдында тора. Ә бу, һич бәхәссез, гамәли эшчәнлек, техник фәннәр белән кызыксынуны сүлпәнләндерә, һәм әлеге фәннәрне укытуның сыйфаты да чагыштырмача түбән булуы ихтимал.

Педагогик тәҗрибәдә гуманлык принцибын файдалану укучыларда ихтыяр көче, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт хисе, башкалар мәнфәгатен кайгырту омтылышы тәрбияләү, аларны шәхес буларак камилләштерү зарурлыгын барлыкка китерә.

Фәннилек принцибы. Укытуда әлеге принципны алга кую фәнгә законнар, закончалыклар, төшенчәләр җыелмасы чыганагы булурак мөрәҗәгать итүне аңлата. Укытучы укыту эчтәлеген алдан билгели, фәнни яктан расланган теоретик мәгълүмат, мөһим фактларны туплый, үзе һәм укучылар башкарырга тиешле эш төрләрен ачыклый, нәтиҗәләрне күзаллап, аларга ирешү юлларын билгели. Җыеп әйткәндә, ул аерым дәресләрне генә түгел, үз фәнен укыту барышында тулаем кирәк булучак чаралар җыелмасын планлаштыра.

Материал аңлатканда, мөгаллим көчле укучыларның гына түгел, уртача өлгерүче балаларның да чынбарлыкка фәнни аңлатма бирә торган мөһим мәгълүматны үзләштерүләренә ирешергә тиеш. Материал аңлатканда фактларны бозып күрсәтү, фәнни булмаган терминнар куллану рөхсәт ителми. Шунлыктан укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру сорала: фәнни журнал мәкаләсен анализлау, чыгыш әзерләү, яңа фәнни ачышлар турындагы мәкаләләрне чит телдән туган телгә тәрҗемә итү шундый эш төрләреннән санала.

 Күпдәрәҗәлелек принцибы – яңа төр уку йортлары ачылуга бәйле рәвештә барлыкка килгән дидактик принципларының берсе. Ул күбрәк һөнәри белем бирү өлкәсенә карый. Егетләр һәм кызлар, берөзлексез төрле дәрәҗәдәге (башлангыч, урта, ягары) һөнәри белем алып, эшкә осталыгын, һөнәри мөмкинлекләрен үстерә ала.

Компьютерлаштыру принцибы – белем кулланыла торган төп дидактик принципларның берсе. Киләчәктә ул белем бирү, җитештерү өлкәсендә, һичшиксез, зуррак урын алачак, һәм аны тормышка ашыруда башка төр принциплар да файдаланылачак. Әйтик, компьютер кулланып укытуның программа, методик әсбаплар белән тәэмин ителүен, әлеге эшнең юнәлешләрен һәм эчтәлеген планлаштыру; укытучының – педагогик, укучынең танып-белү эшчәнлеге белән идарә итү, белем бирүнең тәтиҗәсен фаразлау һ.б. компьютерлаштыру принцибын гамәлгә ашыруда нигез итеп алыначак.

Модульлелек принцибы да нәтиҗәлеләрдән санала. Ул мәгълүматны тулаем түгел, модульләргә - аерым  өлешләргә таркатып җиткурүдән гыйбрәт. Бу вакытта материал да тиз үзләштерелә, белем бирү барышы белән идарә итү дә җиңеләя. Модульләрдәге мәгълүмат тә читенлеге, эчтәлеге ягыннан да төрле дәрәҗәдә, һәм аларның һәркайсы дидактик максатка ирешүгә юнәлтелгән була. Фән һәм техниканың алга китүе сәбәпле, мәгълүмат эчтәлеген яңарту максатыннан һәм укучыларның кайсы профильгә юнәлеш тотуын искә алып, модульнең үзгәрешле һәм даими өлешләрен алмаштырып, тулыландырып тору таләп ителә.

Бу үз чиратында:

  • укучының мөстәкыйль эшенең күләмен арттыруны;
  • сәгатьләр саны арттырылган яки киметелгән очракта дәресләр эчтәлеген үзгәртүне;
  • укытучы һәм укучының тыгыз иҗади элемтәдә торуын;
  • балаларның үзлектән иҗади һәм эзләнү эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүне таләп итә.

Яңа технологияләр файдаланып укыту түбәндәге шартларны үтәгәндә максатка ярашлы була:

  • чыгарылыш сыйныф укучысының иҗади һөнәри эшчәнлек өлкәсендәге мөмкинлекләрен, аларны гамәлгә ашыру өчен кирәк булачакшәхси сыйфатларын анализлау;
  • яшүсмернең теге яки бу һөнәри эшчәнлеккә сәләтен заманча алымнар файдаланып өйрәтү;
  • булачак һөнәре өчен кирәкле мөһим сыйфатларның үзендә булу-булмавын әйтеп, укучының үзбәя бирүе;
  • шундый эчтәлетәге бәянең белгечләр, укытучылар, иптәшләре тарафыннан бирелүе;
  • төрле сорашулар, компьютер тестлары файдаланып, укуының теләк мөмкинлекләрен өйрәнеп, аларны бәяләү;
  • нәтиҗәләрдән чыгып, укытуның эчтҗәлеген билгеләү.

Укыту процессы заманча информацион технологияләр нигезендә оештыру үстерешле укыту бурычларын хәл итәргә, укыту-тәрбия процессының барлык буыннарын интенсивлаштырырга, киләчәктә информатика һәм хисаплау техникасы өлкәсендә эшләүче һәм яңа информацион технологияләрдән файдаланучыларны әзерләргә мөмкинлек бирә. Информатика методлары һәм чаралары камил һәм нык үсешкә ия, шуңа күрә алар мәгариф һәм фәнни тикшеренүләргә ышанычлы үтеп керә.

Һәр кешегә үзе теләгән юнәлештә белем алырга ярдәм итә торган ачык мәгариф системасын төзүне яңа технологияләрдән файдаланып тормышка ашырырга мөмкин. Компьютерлар ярдәмендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген нәтиҗәлерәк оештырырга һәм, шулай итеп, яңа белемнәр үзләштерү алымнарын тамырдан үзгәртергә шартлар туа.

Дәресләрдә мәгълүмати технологияләр куллану балада фән белән кызыксыну хисе булдыруга этәргеч бирә дип саныйм. Шуңа күрә мин үзем укыткан классларда компьютер программалары кулланам.

Дәрестә компьютердан файдалануның түбәндәге өстенлекләре бар:

  1. Компьютердан сурәт проектор экранына чыгарыла. Сурәт бөтен экранны алып тора, шунлыктан ул дәрестә һәр укучыга да яхшы күренә, бу – бик тә уңай
  2. Сурәт ачык һәм төсле, шуңа да ул укучыларда кызыксыну уята һәм бик ансат хәтердә кала. Шунлыктан дәрестә балалар яңа материалны үзләштерә, ә өйдә аны ныгыта гына (укучыларның белем сыйфаты арта).
  3. Дәрестә вакыттан нәтиҗәле фаөдалану мөмкинлеге туа: укытучы аз гына вакыт эчендә программаның катлаулы өлешләрен формулалар ярдәмендә аңлата, раслата ала.

Яңа мәгълүмати технологияләр куллану укучының шәхес булып тәрбияләнүенә йогынты ясый. Яңа мәгълүмати технологияләр үзләре үк танып белү, белем туплау коралына әверелә, эвристик, гомумиләштерү, эзләнү, үстерешле, тәрбияви һәм контроль итү функцияләрен үтә.

Укытучы Галлямова Н.Г


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Информацион технологияләр куллану

XX  гасыр ахыры XXI гасыр башы мәгълүмати технологияләрнең бик нык үсүе, информацион бушлыкның тиңдәшсез үзгәрүе белән билгеле. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре турында мәгълүмат булуы күптән и...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану...