Казан шәһәре Идел буе районы 16 нчы татар-инглиз гимназиясе

1. Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талант.

1. Олимпиадага әзерләнгәндә

 Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы  белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең  иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәбебез, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

Укучының белем дәрәҗәсен тикшерү укытучыга укучының үсешен күзәтеп барырга, алга таба эш юнәлешен, сәләтле һәм программаны авыр үзләштергән укучыларны билгеләргә мөмкинлек бирә.

Иҗади үсеш технологиясе нигезендә укыту – тәрбия эшен оештыру укучының өлгереш, сыйфат, белемлелек дәрәҗәсен генә түгел, ә иҗади үсеш дәрәҗәсен тикшерү җирлеге тудыра.

 

2.3 Әдәбият – тормыш дәреслеге ул

Бала күңелен ап-ак кәгазь белән чагыштыралар. Безгә әнә шул саф җирлеккә матурлык, шәфкатьлелек “энҗеләрен” ничек тезәргә? Әлбәттә, әдәбият аша. Әдәби китапларны яратып, чын күңелдән бирелеп укыган баланың белеме тирәнрәк, күңеле байрак була. Аның кешеләргә игътибары арта, күркәм эшләр башкарырга омтылышы көчәя.

Сер түгел, соңгы елларда укучыларыбыз көннән-көн азрак укый. Шуңа күрә сәләтле балалар белән эшләгәндә китапка мәхәббәт тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Әдәби китапларны күбрәк укыган саен, кеше үзе өчен өлге, үрнәк итеп алырлык образлар белән ешрак очраша, шуларга охшарга тырышып яши.

2.4 Туган телгә кызыксыну тәрбияләү

 Сөйләм телен, туган телне өйрәтү-камилләштерүнең төп һәм  иң киң кулланыла торган нәтиҗәле чарасы-сыйныфтан тыш эшләр. Бу чараларда укучы үзен иркенрәк тотарга, укытучы белән якыннан аралашырга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәнә.

Безнең мәктәптә,  халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырыла.

Балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый. Безгә, укытучыларга, моны онытмаска кирәк.

Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү – үзе бер куаныч. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр иде безнең укучыларыбыз. Җәйге иртәдә үләнгә төшкән чык тамчысына соклана белсеннәр. Талгын искән җилдә тибрәнгән агач яфракларының тавышын ишетергә сәләтле булсыннар. Әйе, һәр яклап сәләтле булсыннар. Кеше мәшәкатьтән курыкмаска тиеш. Ул кешене баета матур итә, зурайта, турайта. Ана телен өйрәнүне “мәшәкать өстенә мәшәкать өстәү” дип санаучылар менә шушы хакыйкатьне истән чыгара һәм үзләрен артка сөйри.

III Йомгаклау. Сәләтләр эшчәнлектә ачыла

Сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Әйдә, тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

 

Добавить запись

Защита от спам-роботов