Казан шәһәре Идел буе районы 16 нчы татар-инглиз гимназиясе

Туган тел һәм әдәбияты укытучылары сайты

Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр, Җанны җылытсын иман нурлары. Әй, нәни кешем - өмет йолдызы, Имин, уң булсын, барыр юлларың.

Профессия: Укытучы

Профессиональные интересы: Китап укырга яратабыз

Увлечения: Шигырьләр язабыз

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казан шәһәре, Имәнлек бистәсе, 51 а йорты

Место работы: 16нчы татар-инглиз гимназиясе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ilmira-ilfatovna
Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – XXI гасырга аяк басты. Без, татарлар, яңа гасырны кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак каршыладык һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Шуның өчен дә хәзерге чорда дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

О себе

«Яз мул сулары, җылы яңгырлары белән бик кинәт килде. Болгаушинья яңгырларыннан соң ике көн эчендә елгалар бүртте, юллар бозылды» (М.Мәһдиев). Табигатьнең  уянуын әнә шулай итеп сурәтли М.Мәһдиев. Бу сүзләрнең асылына төшенеп,тәмен тоеп, исен сизеп ,яз белән бергә атлау өчен; һәр җөмләнең, һәр авазның, һәр сүзнең, һәр сүзтезмәнең  мәгънәсен аңлап, аларны күңел белән тоярга кирәк.

Чыннан да, тылсым бит бу! Шушы авазлар, сүзләр дөньясының серләренә төшендерү  эшен, әлбәттә, туган тел укытучылары алып бара. Туган телнең бөтен нечкәлекләрен тоемлауга өйрәтү, халкыбызга, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләү алар өстенә йөкләнә.

Безнең гимназиядә бу эшләр бик актив алып барыла. Укучыларга туган телнең сулышын тоярга ярдәм итү өчен 5 мөгаллим хезмәт кыла. Бүгенге көндә китап-дәфтәр  белән генә балаларны эшкә җәлеп итеп булмый, шул сәбәпле без иң отышлы чараларны эзлибез. Интернет челтәреннән алып, борынгы елъязмаларга кадәр өйрәнәбез. Язучылар тормышы, тел белеме  серләренә төшенергә теләп, төрле конференцияләрдә мөгаллимнәр, укучылар фәнни эзләнү эшләрен яклыйлар.

Укучыларны кызыксындыру өчен, төрле бәйге, конурсларда катнашабыз. Аларның тырышып, чын күңелдән эшләүләре зур нәтиҗәләр китерә.

Баларның сөйләм теленә дә игътибар итми мөмкин түгел. Гимназиядә эшләп килә торган  “Нур” театр түгәрәге безгә ярдәмгә килә. Укучылар сүзләрдән мәрҗән тезәргә өйрәнәләр монда.

Гимназия, чыннан да, халкыбызның телен, моңын, динен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур көч куя. Шушы эшләрне башкаруда туган тел укытучылары маяк булып юл күрсәтеп торалар.

“Кеше булып үргә менәм дисәң,

Кирәк булыр сиңа мөгаллим.

Һәрчак аның яннарыннан атла

Соңгы сүзем шулай төгәллим!”

Мои публикации:
Внеклассная работа
Материалы методических объединений
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио