Тезислар.“Татар теле лексикасын истә калдырырга ярдәм итә торган рольле уеннар” Мортазина А.Ф., Сафиуллина Ф.Н.
статья

Тезислар. Мортазина А.Ф., Сафиуллина Ф.Н.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tezislar._mortazina_a.f._safiullina_f.n.docx16.4 КБ

Предварительный просмотр:

“Татар теле лексикасын истә калдырырга ярдәм итә торган рольле уеннар”

Казан шәһәре, Идел буе районы “16 нчы татар-инглиз гимназиясе” нең  туган тел һәм туган тел әдәбияты укытучылары: Мортазина Алия Фоатовна

Сафиуллина Фәридә Нургазизовна

.

Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар бул- дыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә. Укытучы педагогик уенның төп асылын аңлаганда гына уку белән уенны аралаштыру процессы уку-укыту эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур.

Беренче чиратта уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк: хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль уеннар, психологик уеннар, иҗтимагый уеннар.

 Рус мәктәбендә белем алучы  рус балаларына    татар теле укытканда уен кызыксыну уята торган, дәртләндерүче фактор булып тора.  Г.К.Селевко, максатчан юнәлеш буенча,

- дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б.),

- тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.),

- үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.),

- социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннарны аера.

Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату-ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомум күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия.

Һәрбер уен максаттан, бакару чараларыннан һәм нәтиҗәдән тора.Ул планлы рәвештә оетырыла.

Дәреснең максатыннан чыгып, укучыларга фонетик, лексик һәм грамматик уеннар тәкъдим итәргә була.

Уку процессын интенсивлаштыру максатын истә тотып, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату һәм ныгыту, сөйләм эчәнлегенең телдән төрләренә өйртәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

        Уеннарны оештыру тәртибе түбәндәгечә була: әзерлек этабы, уенны башлау, уйнау һәм нәтиҗә ясау. Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында да булса сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү; сыйныфта уенны оештыру; йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

– укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

– сөйләм дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес итеп бүлеп бирү;

– уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

– укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

– үзара ярдәмләшү,телдән актив аралашу мөхите булдыру.

 Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора.  

Башлангыч сыйныфларда, без бу алымны аеруча яратып кулланабыз. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга була.  Төркем белән эшләгәндә, әкиятләрне үзгәртеп, тулыландырып, өстәмә сораулар ярдәмендә коммуникатив максатка ирешәбез.

Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш. Татар һәм рус телләренә үзара бәйләнешле өйрәтү бербөтен белем бирүне, әлеге телләрне укытуга максималь мөмкинлекләрнең методик якын булган берлеген тәэмин итә. Бу – укучыларның сөйләм эшчәнлегендәге ныклы белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга, шулай ук уку процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе(7  сыйныф, рус төркеме.)...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно–методическое пособие к учебнику 7 класс «Татар теле», автор учебника Ф. С. Сафиуллина/

Лучшее, что существует из технических средств обучения для взаимодействия учителя с классом – это интерактивные доски. В них объединяются проекционные технологии с сенсорным устройством, поэтому...