"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы
занимательные факты по теме

Мухамадишина Эльвина Ильгамовна

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_dresend_uennar.docx15.32 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресендә уеннар        

“Көн нинди?” уены

Укытучы сүзләрне әйткәндә, балалар  хәрәкәтдәр белән күрсәтәләр.Башта укытучы сүзләрне үзе әйтә, соңыннан укытучы урынына уенны балалар да уздырырга мөмкин. Мәсәлән, салкын-салкыннан калтырынган кыяфәт чыгаралар;

“Белмәмеш” уены.

Укытучы сан язылган карточкаларны күрсәтә һәм Белмәмеш исеменнән аны ялгыш итеп әйтә.

Мәсәлән, 7 саны язылган карточканы күрсәтә һәм 6 дип әйтә.Балалар төзәтәләр: “Юк, бу 6 түгел, бу-7”.

“Тылсымлы тартма” уены.

Балалар тартмадан уенчыклар яисә рәсемнәр алалар. Ничәнче уенчыкны алуларына карап, аның исемен һәм тәртип санын әйтәләр.

“Баскыч” уены.

Бу уен аша яшелчә исемнәре истә калдырыла.

Бер бала чыгып, яшелчә исемен әйтә.

Мәсәлән, кишер. Икенче бала, аның янына басып, ул әйткән сүзне кабатлый һәм үзе уйлаган яшелчә исемен әйтә. Ул беренче алдына баса. Өченче бала бу ике баланың һәрберсе янына басып, аларның сүзләрен әйтә һәм икенче баланың алдына басып, үзе уйлаган сүзне әйтә. Балалар шулай баскыч төзиләр, яшелчә исемнәрен әйтәләр. Бу уен балаларның игътибарын, хәтер күләмен үстерү өчен дә бик файдалы.

“Нәрсә артык” уены.

Укытучы өстәлендә предмет рәсемнәреннән  логик рәт тезелә.

Мәсәлән, яшелчә рәсемнәре арасында 1 җиләк-җимеш рәсеме. Укучы логик рәттә нинди предмет артык икәнен табарга һәм аның исемен әйтергә тиеш.

Шул ук уенны бер төрле төстәге предмет рәсемнәрен кулланып уйнарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Кызыклы татар теле

Татар теле ддәресләрен кызыклы үткәрү....

"Кышкы уеннар" 4нче сыйныф(рус төркеме) татар теле дәресе

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекм...

Татар теле дәресләре өчен фонетик уеннар

http://Татар теле дәресләре өчен фонетик уеннар...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фасахова Венера Таһир кызының мастер класс бәйгесендә катнашу өчен материаллар җыелмасы

Татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Фасахова Венера Таһир кызының   мастер класс бәйгесендә  катнашу өчен  материаллар  җыелмасы...