Кызыклы татар теле
статья (6 класс) на тему

Хусаинова Гульнара Халисовна

Татар теле ддәресләрен кызыклы үткәрү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyzykly_tatar_tele.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

          Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә.Ә дәрестә балага күп вакыт ике- өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлын эзләп , мин коммуникатив уен үрнәкләре белән эшли башладым.

Мин Роза Зәкиевна  Хәйдарованың 1 нче сыйныфлар өчен “Күңелле татар теле” дәреслеге белән эшлим.  Бу дәреслек үзе үк коммуникатив уеннар оештыруга тартып тора,чөнки монологик-диалогик сөйләм үстерү өчен күпсанлы күнегүләр, сөйләм үрнәкләре бирелгән. Әзер диалоглар белән эшләгәннән соң коммуникатив уен дәресләре үткәрү балаларның белемнәрен арттырырга, сөйләмнәрен камилләштерергә ярдәм итә.

    Коммуникатив уен- уйланылган , проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау ( чишү) дигән сүз.

         Ситуация сөйләмгә этәргеч була.Мондый уеннарда укучыда фикерләү процессын активлаштыру нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш-хәрәкәтләр белән әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала.Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә.

           Шуңа күрә укытучы коммуникатив уеннар оештырып, традицион дәрес кысаларыннан читләшергә һәм баланы хыялый уен дөньясында йөртеп, сөйләмгә тартырга тиеш. Коммуникатив уеннар вакытында белемне, белгән сүзләрне төрле шартларда гамәли кулану мөмкинлеге күпкә арта, укучы эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Уен вакытында анда катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша. Бу укучыда игьтибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары һәм горурлык хисе тәрбияли.

               Коммуникатив уеннарны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау ( әйтик, гаилә, ял итүчеләр) , уен-эзләнү ( җитмәгән информацияне табу) , уен-фантазия     (класс бүлмәсе офиска яки кунакханә бүлмәсенә әйләнә). Коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен реаль шартлар тудыра, шулай итеп класс бүлмәсеннән чын реаль тормышка күпер сала. Шундый коммуникатив уен-дәреснең практикамда еш үткәрелә торган бер үрнәген китерәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...