Казанның истәлекле урыннары
классный час (10 класс)

Казанның истәлекле урыннары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazannyn_istlekle_urynnary_10a_syynyfy.pptx2.91 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Печән базары — XVIII гасырдан алып 1930 елларга кадәр Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан сәүдә , җәмгыять һәм мәдәни үзәк . Печән базары ул — шәрекъ базары тибындагы урын булып торган . Күп кенә татар классик язучылары әсәрләрендә гәүдәләнеш таба , мәсәлән Габдулла Тукайның " Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш " поэмасында . Базарның үзәге булып Печән базары мәчете торган . Бүген бу мәчет Нурулла мәчете дип атала . Печән базары 1932 елда яшәүдән туктый . Бүген бу мәйданда Мәскәү урамы , Татарстан проспект-урамы , Хәзмәт мәйданы урнашкан , ә күпчелек көнчыгышка хас биналары сүтелеп алары урынына заманча яисә шул ук типта итеп яңалары төзелгән .

Слайд 2

XVIII гасырдан алып 1930 елларга кадәр Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан , Шәрык базарын хәтерләткән сәүдә , җәмәгать һәм мәдәният үзәген Печән базары дип атаганнар . Күпләр Печән базары хакында Габдулла Тукайның " Печән базары , яхуд Яңа Кисекбаш " поэмасын укып белә . Шагыйрь шул рәвешле татар халкы тарихында озак еллар дәвамында яшәп килгән бу күренешне мәңгеләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә . Базарның үзәге булып Печән базары мәчете ( хәзерге Нурулла мәчете ) саналган . Печән базары 1932 елда яшәүдән туктый , әмма 3 ел элек милли үзаңлы татар яшьләре тарафыннан әлеге традиция яңартыла . Татар халкында һөнәрчелек , сәүдә итү эше элек-электән үк киң таралыш алган . Үз тырышлыклары белән хәләл акчаларына милләтен үстерү, мәгърифәтле итүне төп максатлары итеп куйган күренекле эшмәкәрләр арасында Апанаевлар , Юнысовлар , Акчуриннар , Рәмиевлар һ.б. нәселләрен әйтеп үтәргә мөмкин. Бүген мондый химаячылар сирәк.

Слайд 3

Печән базарын тергезү - ул татар халкын бар дөньяга таныту , аның мәдәни кыйммәтләрен популярлаштыру , актуальләштерү юнәлешендә башкарылган зур эшләрнең берсе. Әлеге эш Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан 2013 елда башкарыла . Бу ел Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулу белән истәлекле иде . Бөек татар шагыйрен искә алуга багышланган рәсми чаралардан тыш , форум яшьләре дә үзләренең "Тукай 100е" дип исемләнгән проектын тәкъдим итә . Алга таба чараның исеме үзгәрә һәм " Печән базары" исемен ала. Ул елны "базар" апрель аенда Париж Коммунасы урамында үтте . Биредә шагыйрьләр өчен ачык микрофон, зур булмаган милли әйберләр сату ярминкәсе оештырылган иде . Ахырдан барлык катнашучылар да Г.Тукай рухына дога кылды . Оештыручылар тарафыннан "Аң" журналының 1913 елгы Г.Тукайга багышланган апрель ае саны да кабат тергезелгән иде . Журналның күчермәләре тиз арада халык арасында таралып бетте . Шулай итеп , "Печән базары"ның да даны халык арасында киң таралыш алды .

Слайд 4

Алдагы елларда чараның диапазоны да, катнашучылар саны да артканнан-арта гына бара. Базарның урыны да үзгәрә - ул яңартылган Татар бистәсендә уздырыла башлый . Казанның борынгы чордан ук татарлар яшәп, сәүдә иткән урамнарны , милли сәнгатьне, татар телен , милли өслүбне популярлаштыру максаты белән оештырылган " Печән базары" - бүгенге көндә күпләрнең очрашу , аралашу урыны да, үз куллары белән ясалган продукцияне киң җәмәгатьчелеккә чыгару , күрсәтү мөмкинчелеге дә. Биредә татар кул эшләре һәм аш-су осталары , фотографлар , рәссамнар үз иҗат җимешләрен күрсәтә , сата ала. Базарда милли өслүбтәге киемнәр, бизәнү әйберләре, аш-су гына сатып калмыйлар , ә күргәзмә, концерт һәм хәтта иҗади бәйгеләр дә оештыралар . Мәсәлән, узган елгы базар кысаларында яшь шагыйрьләрнең үзара ярышы - " Шигъри слэм " узды. Печән базары - ул татар мәдәниятен актуальләштерү һәм популярлаштыруга юнәлтелгән чара. Быел беренче тапкыр мартта уздырылган JadidFest фестивале дә - шушы ук проектның кече форматы. "Печән базары" ннан аермалы буларак , ул ачык һавада түгел , ә бина эчендә узды. Узган елны "Печән базары" аша 7 меңләп кеше узган , быел исә бу сан тагын да артыр дип көтелә , чөнки базар Бөтендөнья татар яшьләре форумы көннәренә туры килә , ә димәк , монда форумда катнашучы 900гә якын чит төбәкләрдән җыелган татар яшьләре дә катнашачак . Проект Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза. Быелгы чара яңалыкларга бай булачак дип ышандыра оештыручылар . Биредә китап алышып , сатып алу мөмкинчелеген тудыручы уку паркы эшләячәк. Печән базарының "йөзе" саналган Кисекбашның инсталляциясе булдырыла . Татар бистәсен популярлаштыру йөзеннән балалар өчен кызыклы юлкүрсәткечләр таратыла . Печән базары - ул сәүдә итү урыны гына түгел , ә татар халкының борынгыдан ук формалашып килгән яшәү рәвешен яңача итеп тәкъдим итү , актуальләштерү , һәр чарага килгән кешегә Тукайлар , Әмирханнар чоры мохитен , тоемларга мөмкинчелек бирү . Оештыручылар Печән базары эшендә катнашучыларга татар милли киеменең бер элементын булса да киеп килергә тәкъдим итә . Күп кенә катнашучылар махсус рәвештә чарага дип милли стильдәге киемнәр тектерә, биредә күп кенә калфак таккан ханымнарны , түбәтәй кигән ир-атларны күрергә мөмкин.

Слайд 5

П е ч ә н Б А З А Р Ы 20 гасырнынң башы

Слайд 6

Печән базары ул — шәрекъ базары тибындагы урын булып торган . Күп кенә татар классик язучылары әсәрләрендә гәүдәләнеш таба , мәсәлән Габдулла Тукайның " Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш " поэмасында . «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш » - Габдулла Тукайның 1908 елда язылып , шул ук елда аерым китап булып чыккан сатирик поэмасы . Әсәр « Кисекбаш » дини поэмасына охшатып язылган .

Слайд 9

Базарның үзәге булып Печән базары мәчете торган . Бүген бу мәчет Нурулла мәчете дип атала .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казанның истәлекле урыннары.

Укучыларны  Казан  шәһәрендәге   истәлекле урыннар  белән таныштыру.Тата...

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында материал...

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" план-конспект

Сингапур алымнарын кулланып,   4 классның рус төркемендә әдәби уку дәресе...

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация...