Республикамдагы истәлекле урыннар
план-конспект урока (9 класс) по теме

Загирова Румия Ахатовна

Разработка урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt-dres.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесе

« ТР Спас районы МБГБУ Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Проект-дәрес

(9 нчы сыйныф өчен)

Тема:

Төзеде:

1 нче категорияле татар теле укытучысы

Загирова Р.А.

2014 ел

  Аңлатма: Проект-дәрес укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүнең төп нигезе.

    Проект методын  куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынландырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

Проект- дәресләр үткәргәндә укучылар алдына түбәндәге максатлар куела:

 - мөстәкыйль фикер йөртү;

 - төрле ситуацияләрдә белемнәрен куллана белү;

 - көндәлек проблемаларга иҗади һәм фәнни карау;

 - максат кую һәм эш тәртибен билгеләү;

 - фәнни мәгълүматларга таянып  үз фикерләрен дәлилләү;

 - өстәмә информацион чыганаклар эзләу;

 - табылган мәгълүматларны куллану.

    Проект-дәрескә әзерләнгәндә укучылар дүрт төрле этап үтәләр: эзләнү, аналитик, практик, презентацион этап.

      Эзләнү этабы:

  • кызыксындырган сорауны билгели, үз  фикерен дәлилли;
  • информацион чыганаклар туплый.

Аналитик этап:

- билгеле бер проблеманы яктырткан информацияне гомумиләштерү;

- мөстәкыйль эшчәнлек алып бару.

Практик этап:

- мөстәкыйль рәвештә план буенча эшли;

- эшнең  барышы белән  уртаклаша

Презентацион этап:

- проектны презентацияләү формасын сайлый;

- эксперт ролен үти (башка  укучыларга карата).

    Проект-дәресләр ярдәмендә укучы тел материалын өйрәнү белән бергә сөйләргә һәм язарга, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлы укырга, докладлар сөйләргә, чыгышлар ясарга, гомумән, үз фикерләрен сөйләмә һәм язма рәвештә белдерә белергә өйрәнә.

Дәреснең темасы: Республикамдагы истәлекле урыннар

Дәрес төре: Йомгаклау

Дәрес тибы: Проект- дәрес

 Максат:

     -  укучыларның республикабыз hәм туган төбәгебез турында белемнәрен тирәнәйтү;

     -  шәһри Болгар турындагы белем hәм мәгълүматларны кабатлау ;

     -  язучы Абдулла Алиш турында  белемнәрен ныгыту;

     - бәйләнешле сөйләмне камилләштерү, иҗади hәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү; 

     -  эстетик тәрбия бирү. үз төбәгең белән горурлану хисен үстерү,  үз-үзеңә ышанычны арттыру.

      Җиhазлау:  компьютер, экран, мультимедиалы диск(слайдлар интернеттан алынды: “Республикадагы истәлекле урыннар”, “Абдулла Алиш. Тормыш юлы hәм иҗаты турында бирелгән фотосурәтләр hәм белешмә-мәгълүматлар”), “ дигән фотоальбом, А.Алиш китаплары.

     Дәрес барышы:

  1. Кереш әңгәмә.
  • дежур укучы белән әңгәмә;

     Укытучы. Укучылар, без бу дәрестә сәфәргә чыгарбыз. Истәлекле урыннарны күрсәтеп, аңлатып йөрүче гидлар сез үзегез булырсыз.Әйтегезче, нәрсә ул истәлек?

(Аңлатмалы сүзлек белән эш)

     Укучыларның көтелгән җаваплары:

     -  Истә, хәтердә сакланган вакыйга, күренеш.

     - Үлгән кешенең хатирәсе. Мәсәлән, Абдулла Алиш  истәлегенә багышланган  газета.

     -   Берәр кеше яки нәрсә турындә искә төшерерлек әйбер.

  • Борынгы заманнардан сакланып калган корылма, язма әсәр.                                                              

-  Үткән хәлләр турында язма хикәя, мемуар.

     Укытучы. Истәлекле сүзен аңлатып китегез.

     Укучылар.                        

      - Берәр кеше яки вакыйга турында хәтерләү.

     Укытучы. Кем ул гид?

     Укучы. Туристларга шәhәрнең истәлекле урыннарын күрсәтеп, аңлатып йөрүче профессиональ экскурсовод.

   

      II. Төп өлеш.

      План буенча сөйләшү уздыру.

      Укытучы. Димәк, укучылар, сәяхәт кылганда без , ягъни туристлар, үткәннәрдән сакланып калган корылмаларны да күрербез, атаклы кешеләр hәм әhәмиятле вакыйгалар истәлегенә куелган hәйкәлләр янында да булырбыз, кадерле ядкарьләр белән дә очрашырбыз, якташыбыз Алиш эзләрен саклаган урыннарда да йөрербез.

 Сәяхәтебезнең планы.

 1.  И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

      2.  Шәһри Болгар буйлап.

      3.  Алиш эзләре.

     Үзегез эшләгән юл күрсәткеченнән hәм буклеттан да файдаланырсыз, экранга игътибар итәргә дә онытмагыз.

(Экранда 1-2 нче  слайдлар ачыла.)

 

      Укытучы.

   И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Тукайның бу сүзләрен куәтләп: ”Шанлы Казан! Серле Казан!” – дип дәвам итсәк,  шагыйрь әйткәннәргә hич тә каршы килү булмастыр. Шанлы дисәк, Казаныбызның бөек үткәне күз алдына килә. Серле дибез икән, Казан тарихы чыннан да серле бер пәрдә белән капланган.

            Дәртле Казан,

            Таныш урамнарның,

            Ташларына басып йөргәндә,

            Хыялларым сәяхәткә китә

            Еракларга, узган көннәргә.

Сәфәребезне башлыйбыз.

     ( Беренче иҗади төркем сөйли.Темалары “Казан Кремле” Укучылар сөйләгән вакытта  3– 9 нче слайдлар ачыла.)

        (Икенче иҗади төркем чыгыш ясый.Темалары “Сөембикә-ханбикә” Аларның чыгышлары вакытында 10 – 12 нче слайдлар күрсәтелә.)

      Укытучы.  

      Гүзәл  шәhәребезнең  күз явын алырлык истәлекле урыннары  күп булган кебек, безнең туган төбәгебездә дә  әhәмиятле вакыйгалар, истәлекләр белән бәйләнгән, атаклы кешеләрне искә алуга багышланган урыннар бар.

        (Өченче иҗади төркем чыгыш ясый.”Шәһри Болгар”. Аларның чыгышлары вакытында фотоальбом күрсәтелә) 

                   

     Укытучы. Төрле музейларда булып, истәлекле урыннарда  йөреп, без матурлыкны күрә белергә өйрәнәбез, рухи яктан байыйбыз.

      Балалар өчен гүзәл әсәрләр иҗат иткән Алиш эзләре  буйлап юлыбызны дәвам итәбез.

       (Өченче иҗади төркемдәге укучылар сәфәрне дәвам итә. Сәяхәт вакытында “А.Алиш. Тормышы һәм иҗаты” презентациясе күрсәтелә.)

     Укытучы.  

      Укучылар, без бик күп истәлекле урыннарда булдык.  Ачык hавада урнашкан олы музей сыман Казан Кремлендә йөрдек. (1-9 нче слайд күрсәтелә) Ул - халкыбызның  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорлары тарихын саклаган hәйкәл. Әнә, (10-12 нче слайд күрсәтелә) Сөембикә манарасы – сөекле ханбикәбез улы Үтәмешгәрәй белән каршыбызга чыгар кебек. Кол Шәриф мәчете күңелебезгә өмет – шатлык өсти. Ул бөтен татар мәдәниятенә салынган горур hәйкәл булып күп гасырлар яшәр..

     Туган төбәгебезнең бервакытта да онытылмас истәлекләрен карадык. Бөек шәхесләребезнең эзләрен барладык. Менә шуларның барысын да күреп күңелдән үткәргәч, җитдиләнеп китәсең, рухың чистарып калгандай була.

         III. Йомгаклау. 

1.Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

2.Ни өчен истәлекле урыннарны кадерләп сакларга, алар турында кайгыртырга кирәк?

IV. Өйгә эш.  Габдулла Тукай 1913 нче елда “Уянгач беренче эшем” дигән мәкалә яза. Аның бу мәкаләсен укыгач, күренекле шагыйрь Сибгать Хәким мондый нәтиҗә ясый: ”Тукай моңа кадәр язганнарын тәнкыйть аша үткәреп, яхшыларын начарларыннан аера... Менә үз-үзеңә тәнкыйть нинди була икән.

Тукайдан өйрән дә өйрән...”

 Укучылар, сез дә,  шушы сүзләрне истә тотып,  үз эшегезгә бәя бирерсез. Тәкъдим ителгән  план нигезендә  бәяләмә язарсыз. (План бирелә.)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казанның истәлекле урыннары.

Укучыларны  Казан  шәһәрендәге   истәлекле урыннар  белән таныштыру.Тата...

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында материал...

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" план-конспект

Сингапур алымнарын кулланып,   4 классның рус төркемендә әдәби уку дәресе...

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация...

Казанның истәлекле урыннары

Казанның истәлекле урыннары...