Презентация 2021 ел - Туган телләр елы
занимательные факты

Презентация 2021 ел - Туган телләр елы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_2021_el_-_tugan_tellr_ely.pptx2.93 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

2021 нче ел - Туган телләр h әм халыклар бердәмлеге елы Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов 2021 елны Туган телләр h әм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте . Шул уңайдан гимназиябездә төрле чаралар каралган . 21 нче гыйнвар көнне "Мин татарча сөйләшәм " дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде . 10 нчы сыйныф укучылары туган телләр h әм халыклар бердәмлеге елы турында сөйләделәр . 5 нче сыйныф укучысы Гатауллин Азат «Без күпмилләтле илдә яшибез » дигән темага чыгыш ясады . Гимназиябездә укучы төрле милләт вәкилләре үз туган телләрендә шигырьләр , җыр h әм биюләр башкарды .

Слайд 3

Муса Җәлилнең тууына 115 ел Гимназиябездә Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан әдәби-музыкаль , шиг ъ рият кичәләре узды. Укучылар тәнәфесләрдә әдәби мәйданчыкларда шагыйрьнең йөрәк каны белән язылган, халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган шигырьләрен яңгыраттылар. Туган илгә мәхәббәт, ихтыяр көче тәрбияләүче, авыр чакта бөгелеп төшмәскә өндәүче иҗатың һәм батырлыгың алдында баш иябез, Муса Җәлил!

Слайд 4

Халыкара туган тел көне Дөньяда иң-иң матур ил , Ул – минем туган илем . Дөньяда иң-иң матур тел, Ул – минем туган телем . ( Энҗе Мөэминова ) Дөньяда туган телдән дә кадерле әйбер юк . Бүген гимназиябездә һәр милләт , һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне . Төрле телләрдә яңгыраган җырлар , шигырьләр , баян моңнары , эчтәлекле сәхнә әсәреннән өзекләр телләр h әм милләтләр арасында дуслык күперен дәвам итте . Бәйрәм сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның « Туган тел» җыры белән тәмамланды . Туган телләребезне саклыйк , яклыйк ! Үз ана телебез башка телләрне ачуда ачкыч булып торсын !

Слайд 5

Әйдә , шаяРТ ! Гимназиябезнең ШТК командасы « Әйдә , шаяРТ » лигасының сайлап алу этабында 3 нче урынга лаек булып , шә h әр этабына чыкты . ШТКчыларыбыз Казан мәктәпләреннән җыелган 7 команда белән көч сынашты . Бәйгедә укучылар кызыклы итеп үзләре белән таныштырдылар , тәкъдим ителгән фотоларга импровизацион рәвештә мәзәкләр уйлап таптылар .

Слайд 6

Туфан Миңнуллин исемендәге VIII Республика фәнни конференциясе Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Туфан ага Миңнуллин исемендәге VIII Республика фәнни конференциясе үтте . 8 нче сыйныф укучысы Халикова Исламия ( җ ит . Гыйниятуллина А.Р.) һәр елны әлеге конференциядә зур җиңүләргә ирешә . Быел ул журналистика секциясендә “Кара алтын тапкан эзләрдән ” исемле иҗади эше белән катнашып Дипломант булды .

Слайд 7

Туган телем – Ватаным нигезе У кучыларыбыз « Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы » кысаларында «ТИСБИ» идарә университеты оештырган « Туган телем – Ватаным нигезе » акциясендә катнаштылар . Диктантны университетның филология кафедрасыны ң өлкән укытучысы Гыйбадуллина Фәридә Хәким кызы яздырды . Чара туган телебездә хатасыз язу һәм куллану даирәсен арттыру максатыннан үткәрелә . Укучыларыбыз туган тел кагыйдәләрен камил белүләрен күрсәттеләр . Димәк , телебез яши , үсә һәм киләчәге ышанычлы !

Слайд 8

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы « Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы » кысаларында Казан кооператив институты оештырган « Брейн -ринг» интеллектуаль уенында гимназиябезнең « Егетләр » командасы катнашты . Укучыларыбыз татар теле, әдәбияты , мәдәнияте , театр, музыка буенча белемнәрен күрсәттеләр .

Слайд 9

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 8 нче апрель көнне гимназиябездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы , балалар китабы атналыгы кысаларында 3 нче сыйныф укучылары язучы , матур шигырьләр авторы, галимә , филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина белән очрашу кичәсе үткәрделәр .

Слайд 10

Шагыйрь белән очрашу 9 апрель көнне Татарстанның Муса Җ ə лил премиясе лауреаты, т ə рҗемәче , шагыйрь - Ленар Ш ə ех бел ə н очрашу кич ə се узды. Гимназиянең икенче сыйныф укучылары Ленар Ш ə ех иҗаты белән таныштылар . Балалар шагыйрьг ə үзл ə рен кызыксындырган сорауларны бирдел ə р, аның күп кен ə шигырьл ə рен сөйл ə дел ə р. Кич ə бик күңелле , эчт ə лекле үтте .

Слайд 11

“ Син яшәрсең , мең яшәрсең , син - шагыйрьләр солтаны ” Г имназиябездә Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган чаралар гөрләтеп үтте . Башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесендә катнаштылар . Балалар шигырьләрне оста итеп , күңелләре аша үткәреп сөйләделәр .

Слайд 12

Республика семинары Май аенда гимназиядә “ Башлангыч сыйныфларда полилингваль мөхит ” темасына республика семинары узды. Укытучылар ү з тәҗрибәләре белән уртаклаштылар . Сыйныфтан тыш чара, ачык дәресләр аша гимназиядә белем бирү берничә телдә алып барылуын күрсәттеләр .

Слайд 13

Габдулла Тукайның 135 еллыгы Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына - 135 ел. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз . Гимназиябездә бу көн чын бәйрәм рухында үтте . Укучыларыбыз “ Бәйрәм бүген !”, “ Милләткә ”, “ Уянмас йокы ” шигырьләрен яңгыратты . “Бала белән Күбәләк ”,”Су а насы ”, “Таз”, “ Кызыклы шәкерт ”, “ Фатыйма белән Сандугач ”, “ Апуш әкиятләрен ” һ.б . әсәрләрне сәхнәләштерде . Соңыннан укучыларыбыз шигырь бәйрәмендә һәм “Мин татарча сөйләшәм ” чарасында катнаштылар . Бөек Тукаебыз – мәңге безнең күңелләрдә !

Слайд 14

Габдулла Тукайның 135 еллыгы Тукай туган көнендә 5-11 сыйныф укучылары аның күп кенә әсәрләрен сәхнәләштерде . Әкият геройлары булып киенгән укучылар үзенә бертөрле ярату , җылылык белән чыгыш ясадылар . Бәйрәм кичәсе « Туган тел» җырын күмәкләп җырлау белән тәмамланды . Туган телебезнең , Тукаебызның кадере елдан - ел ныгысын , мәңге яшәсен иде !

Слайд 15

Габдулла Тукайның 135 еллыгы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

21 февраль -- Халыкара туган телләр көне.

Дәрестән тыш чара туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу эштә 9 сыйныф укучылары катшашты. Алар туган телне яратырга, сакларга  кирәклеген аңлаттылар  һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә...

Внеклассное мероприятие "Туган телләр көне"

Внеклассное мероприятие, посвященное Дню родных языков...

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

Туган телләр көненә багышланган кичә

Туган телләр көненә багышланган кичә...

21 нче февраль - халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы.

21нче февраль-халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы....

2021 нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның тууына 135 ел!

2021 нче  ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның тууына  135 ел уңаенан,шагыйрь тормышыһәм иҗаты  буенча тест сораулары...