Дәрес эшкәртмәсе. Я, я хәрефе һәм аны белдергән авазлар
презентация к уроку

Дәрес эшкәртмәсе. Я, я хәрефе һәм аны белдергән авазлар

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Я , я х әрефе һәм аны белдергән авазлар Авторы : Идрисова Лилия Мансуровна, МБОУ «16 нчы татар-инглиз гимназиясенең» татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Слайд 2

Артта калмаска, «Икеле» алмаска. Алмабыз һич тә, Укырбыз «бишкә»!

Слайд 3

Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек, Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр. чия

Слайд 4

Үзе көнне ярата, Якты нурлар тарата. КОЯ Ш

Слайд 5

Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. ЯФРАК

Слайд 6

Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак. КУ ЯН

Слайд 7

Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар. ЯҢГЫР

Слайд 8

Ялт итте, йолт итте, Елгага төшеп китте. Я ШЕН

Слайд 9

кояш яфрак чия яңгыр яшен

Слайд 10

Я, я хәрефе Я я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау; я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү Дәреснең темасы: : Дәреснең максаты:

Слайд 11

9 нчы октябрь Сыйныф эше Я, я хәрефе

Слайд 13

Калын сүзләр Нечкә сүзләр Сүзләрне ике баганага бүлеп языгыз Ба я н, я шелчә, я фрак, сө я к, я лкын, чи я , д ө я , пы я ла, я рма, о я , би я ләй, я шел

Слайд 14

Калын сүзләр: Ба я н я фрак я лкын пы я ла я рма о я Тикшерәбез Нечкә сүзләр: я шелчә сө я к чи я д ө я би я ләй я шел

Слайд 15

Я я Яфрак - [ й а фрак ъ ] яшен - [ й ә шен ] [ й а ] [ й ә ]

Слайд 16

Я я Калын әйтелешле сүзләрдә Нечкә әйтелешле сүзләрдә [ й а ] [ й ә ]

Слайд 17

Туган як, аяз, ямьле, кояш, елмая, яфрак, саргая, озыная, яңгыр ява, җылы якларга, ярд әм, әкият, ямансу, яратам.

Слайд 19

Тест 1. Кояш сүзендә: а) 4 хәреф, 3 аваз ә) 4 хәреф, 4 аваз б) 4 хәреф, 5 аваз. 2. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк? а) урман ә) җәя б) төлке 3. Пыяла сүзендә я хәрефе ничек укыла? а) [йа] ә) [а] б) [йә] 4. Өч иҗекле сүзне билгелә: а) маяк ә ) әкият б) яшен 5. Я хәрефе [йә] дип укыла торган сүзләр рәтен тап: а) аяк ә ) яфрак б) хикәя

Слайд 20

Туган ягымда көз. Менә алтын көз килеп җитте. Кояш саран гына елмая . Ялкау гына болытлар йөзә. Яфраклар саргая башлады. Кайвакыт яңгыр ява . Урамдагы агачлар кызыл, сары, яшел , кызгылт сары төсләргә буяла . Кып-кызыл булып миләш агачы янып тора. Бу яфраклар аз гына җил исүгә коела башлыйлар. Бөтен дөнь я төрле төстәге яфраклар белән түшәлә. Аяк атлаган саен яфрак келәме шыгырдый Шул яфракларга күмеләсе, уйныйсы килә. Кошлар җылы якларга очалар. Әкияттәй сихри матурлык.

Слайд 22

Сүзләрне иҗекләргә бүл. Яр, яг ы мл ы , якш ә мб е , ч и я, янг ы н, ярк а н а т, Г а яз, б и я.

Слайд 23

Сүзләрне иҗекләргә бүл. Яр, я – г ы м – л ы , як – ш ә м – б е , ч и – я, ян – г ы н, яр – к а – н а т, Г а – яз, б и – я.



Предварительный просмотр:

2 нче сыйныф

 Тема  -  Я я хәрефе

Максат: Я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен үзләштерү, калын [йа] һәм нечкә [йә] авазларын дөрес билгеләү күнекмәсен үстерү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет – татар теленең авазлары һәм хәрефләре турындагы белемне гамәлдә иркен куллану;

предмет – я хәрефенең ике авазга билге булып йөрү үзенчәлеген күнегүләр эшләү барышында куллану;

шәхескә кагылышлы – белем алуда иптәшләреңә уңай мөнәсәбәт күрсәтү.

Төп төшенчәләр: я хәрефе,  [йа],  [йә] аваз кушылмалары        

Пространство оештыру:  индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Кулланылган белем чыганаклары: “Татар теле”, 2нче сыйныф, / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова; - Казан: Татарстан китап нәшр., 2013, 36-38 нче бит

Җиһазлау: Татар теле дәреслегенә электрон кушымта, индивидуаль биремнәр, төркем өчен биремнәр

Предметара бәйләнеш: татар теле,  физкультура, әдәби уку

Дәрес этабы

 Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

        УУГ

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I.    Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Укучылар кунакларны да сәламлик инде.

Дәрескә нинди максатлар белән килдегез?

Музыка куям.

- Исәнмесез, саумысез! Хәерле  көн!

-Исәнмесез!

-Артта калмаска,
«Икеле» алмаска.
Алмабыз һич тә,
Укырбыз «бишкә»!

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ: үзмаксат кую

2.Өй эшләрен тикшерү.

Максат:үзләштергән белемнәрне кулланып эшләү нәтиҗәсен күрү

  • 1.  -Сезгә өй эше нәрсә бирелгән иде?

Каз, кеше сүзләренә хәреф-аваз анализы ясарга (фонетик анализ)

Каз -  [къаз]  1 иҗекле сүз

3 хәреф, 3 аваз

[къ] – саңгырау тартык аваз

[а] – калын сузык аваз

[з] – яңгырау тартык аваз

Кеше - [кэшэ] ке-ше 2 иҗекле сүз

[к] – саңгырау тартык  аваз

[э] - нечкә сузык аваз

[ш] – саңгырау тартык аваз

[э] - нечкә сузык аваз

4 хәреф, 4 аваз

Үзбәя. Һәркем үзе куя

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү,  коллектив фикер алышуда катнашу

3. Актуальләштерү.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

-К хәрефе татар телендә нинди авазлар белдерә?

- [къ] һәм [к] авазларын кайчан очратабыз?

-Рус сүзләрендә [в] авазы нәрсәләр ярдәмендә әйтелә? Ул нинди тартык аваз?

-К хәрефе сүзнең кайсы урыннарында языла?

К хәрефе татар телендә нинди [къ], [к]авазларын белдерә.

- [къ] авазын калын әйтелешле сүзләрдә

 [к] авазын нечкә әйтелешле сүзләрдә һәм рус теленнән кергән сүзләрдә

Сүз башында, сүз уртасында һәм сүз аырында

Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү,  коллектив фикер алышуда катнашу

4.Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәрне актуальләштерүгә  юнәлеш бирү;килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

-Хәзер мин табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.

1. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек,

Әчедер дә татлыдыр,

Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия)

2. Үзе көнне ярата,

Якты нурлар тарата. (Кояш)

3. Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)

4. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

5. Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар. (Яңгыр).

6. Ялт итте, йолт итте,

Елгага төшеп китте. (Яшен).

-Бу сүзләрнең  нинди охшаш яклары бар?

Димәк, без бүген дәрестә нинди хәреф турында сөйләшербез?

-Я хәрефе турында нәрсәләр белергә тырышырбыз?

Дәреснең темасы һәм максаты әйттерелә.

Укучыларның җавабы тыңлана

Хаталы фикерләрне дөресләп әйтәләр. Уку мәсьәләсен билгелиләр

Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар

  • Бу сүзләрдә я хәрефе бар.
  • Кайбер сүзләр калын әйтелешле, кайберләре нечкә әйтелешле,
  • Барысы да 2 иҗекле
  • Я я хәрефе турында

  • Я я хәрефенең авазларын ачыкларбыз, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәнербез

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

5.Эш дәфтәрләренә матур язу күнегүләре

Максат: хәрефләрне дөрес һәм матур язу

  • - Бүген без я хәрефен язарбыз. Язу үрнәген экранда карыйбыз  (мультимедиа басма куллану), Бүгенге датаны, сыйныф эшен язабыз, бер юлга үрнәктәгечә баш һәм юл Я, я хәрефләрен язабыз.

Укучыларның җавабы тыңлана

Үзбәя. Бер-берсенең язуларын тикшерү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә биремнәр кулланып камилләштерү; өстәмә материал  белән эшли белү; укучыларның тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру

1.-Кояш сүзенең  хәрефләрен әйтегез.

-Ничә хәреф?

- Кояш сүзенең авазларын әйтегез

-Ничә аваз?

-Аваз һәм хәреф саны ни өчен тигез түгел?

-Ни өчен бу сүздә [йа] аваз кушылмасы кулланыла?

-Яшен сүзенең хәрефләрен әйтегез.

-Ничә хәреф?

- Яшен сүзенең авазларын әйтегез

-Ничә аваз?

-Аваз һәм хәреф саны ни өчен тигез түгел?

-Ни өчен бу сүздә [йә] аваз кушылмасы кулланыла?

1 нче нәтиҗә.Я хәрефе ике авазга билге булып йөри: [йа] калын әйтелешле сүзләрдә,  [йә] нечкә әйтелешле сүзләрдә.

2.Хәзер  слайдка карыйбыз. Анда я хәрефе кергән сүзләр бирелгән шул сүзләрне 2 баганага бүлеп языгыз. 1 нче вариант калын сүзләрне, 2 вариант нечкә сүзләрне яза. Хәзер дәфтәрләрегезне алмашасыз, слайдтан карап, җавапларны тикшерәсез. Бәялисез. Бер хатасыз эшкә кояш рәсеме, 1-2 хатага болытлы кояш рәсеме, 3 хатага болыт рәсеме

-Укучылар, я хәрефен сүзнең кайсы урыннарында очраттыгыз?

2 нче нәтиҗә. Я хәрефе сүз башында, уртасында, ахырында яззыла

3. Балалар, тактага карагыз әле. ( тактадагы рәсемнәр күрсәтелә).

-Сез нәрсә күрәсез?

- Рәсемнәрдә нәрсәләр ясалган?

- Бу рәсемнәрдә  кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

”Көз” темасына караган я хәрефе кергән сүзләр бирелгән. Шулар ярдәмендә ”Көз” темасына хикәя тәзергә.

Туган як, җылы якларга, кояш, елмая, яфрак, саргая, озыная, яңгыр ява, әкият, ямансу, яратам, ямьле.

Һәрбер бала бер җөмлә  төзи.

-Сезгә көз ошыймы? Ни өчен?

-Урамга карагыз әле.Сез табигать турында нәрсә әйтә аласыз?

Физкультминут.

кучылар хәзер музыкаль тәнәфес. “Яфраклар бәйрәме” җырын башкарабыз.

4.Парларда эш.

Авазлар саны хәрефләр саныннан артык булган 3 сүз языгыз.

5. Төркемнәрдә  эш.

Сузык яки тартык авазларны алыштырып, яңа сүзләр ясап яз:

Аңа- ...ңа            он – о...

Узу - ...зу            дөм – дө...

Акты - ...кты      каз – ка...

6..Индивидуаль эш. Һәр укучыга ике сүз бирелә.Сүзләрнең аваз һәм хәреф санын ачыклап язарга: сөт, як, төн, якты, такта, ябалак,  куян, тәрәзә, яшь, китап, коя, дәфтәр, ярлы, гөл.  

8. Индивидуаль  эш.

Модель төзү

Укучыларның җаваплары тыңлана

[йа] калын әйтелешле сүзләрдә әйтелә

[йә] нечкә әйтелешле сүзләрдә әйтелә

Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар

Дөрес утыру, дәфтәрне дөрес кую кагыйдәләрен кабатлыйлар.

Күнегүне язмача эшлиләр. Соңыннан тикшерәләр.

Үзбәя.

Калын сүзләр:

Баян

яфрак

ялкын

пыяла

ярма

оя

Нечкә сүзләр:

яшелчә

сөяк

чия

дөя

бияләй

яшел

-Сүзнең башында, уртасында, ахырында

Үзбәя. Һәр әш индивидуаль бәяләү карточкасында бәяләнә.

Индивидуаль әш. Төркемдә эшләү.

Балалар игътибар белән рәсемнәргә карыйлар. Укучыларның җаваплары:

-Рәсемнәр.

- Сары яфраклар, җил исә, яңгыр ява, гөмбәләр үсә, кошлар оча, урамда пычрак....

-Көз.

- Көз турында.

-Миңа көз ошый, чөнки.......

-Агачлар матур, яфраклар алтын кебек,  табигать кышка әзерләнә, һ.б.

Парларда модель төзиләр. Аңлаталар

Үзбәя.

ТБУУГ: я хәрефенең нинди авазлар белдерүе, яңа мәгълүмат туплауда өстәмә материал куллану

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә башкаларны тыңлый белү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

III. Рефлексия.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

  • Дәрестә нәрсә белдегез?
  • Ничек белдегез?

Я хәрефе турында белгәннәрне туплап, модель төзү

Үзбәя. Үзләренә билге куялар

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

1.48  нче күнегү (күчереп язарга)

2.48 нче күнегү (я хәрефе кергән сүзләрне язып алырга)

3.48 нче күнегү (я хәрефе кергән сүзләр белән җөмләләр төзергә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сузык авазлар

Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше...

сузык авазлар

Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше...

"Сузык [у], [ү] авазлары, У, у, Ү, ү хәрефләре" .

рус мәктәпләренең рус төркемендә 1нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе һәм презентация....

"Авазлар һәм хәрефләр дөньясында".

5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт....

Предметтың билдәһен белдергән һүҙҙәр

Үҫтереүсе уҡытыу системаһы буйынсаберенсе башҡорт класы өсөнбашҡорт теленәндәрес планы Тема. Предметтың  билдәһен  белдергән һүҙҙәр.Маҡсат: 1.Уҡыусыларҙы яңы һүҙ төркөмө, предметтың бил...

Предметтың хәрәкәтен белдергән һүҙҙәр.

Үҫтереүсе уҡытыу системаһы буйынсаберенсе башҡорт класы өсөнәсә теленән дәрес планы. Слайд____. Тема: Предметтың хәрәкәтен белдергән һүҙҙәр.Маҡсат: 1. Предметтың хәрәкәтен белдереүсе һүҙҙәрҙе айы...