Тезислар.Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Фатихова Райля.
проект

Тезислар.Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Фатихова Райля.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Фатихова Райля  10 нчы сыйныф укучысы

Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе

Җитәкче: туган тел һәм туган тел әдәбияты укытучысы

Мортазина Алия Фоатовна

Минем тәүге эшем мәдәниятебез тарихында һәм иҗтимагый фикерләү үсешендә тирән эз калдырган олы шәхес Шиһабетдин Баһаветдин әл-Мәрҗанигә багышланган. Шундый катлаулы эшкә тотынганчы, мин тарих белгечләренең, аерым алганда фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллин, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерованың Мәрҗанигә карата булган мәнәсәбәтләрен, бәяләмәләрен ачыклау өчен, хезмәтләренә мөрәҗәгать иттем. Бу материалларны җентекләп өйрәнгәч, Татарстан тарихы һәм татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнелгән Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлын, иҗатын, татар халкының фикерләү үсешенә керткән өлешен тирәнтен өйрәнү, гомумән, татар халкы тарихында тоткан урынын билгеләү рефератымның максатын билгеләде дә инде.

Мәрҗани хәзрәтнең ата-ана тарафлары заманасының бөек галимнәреннән булып, нәселләреннән бик күп имамнар, галимнәр чыкканлыктан, Мәрҗанидә булган яхшы сыйфатлар һәм камиллекләрнең бер өлеше бабаларыннан мирас буларак калган.

Мәрҗани тарихтан, борынгы хәлләрдән хәбәрдар булган бабасыннан байтак тарихи мәгълүмат ишеткән. Шулар нәтиҗәсендә ул киләчәктә күп кенә хезмәтләр өстендә эшли, мәҗмугалар авторы булып китә.

Бабасы, Мәрҗанига 16 яшь булганда, Хосна авылында вафат була. Мәрҗани Бохарадан кайткач, бабасының якты истәлегенә дип, каберенә таш яздырып куя. 

Бөек шәхесебезнең истәлеген яктырту — безнең зур бурычыбыз ул. Менә мин дә катлаулы эшкә тотынып, Ш.Мәрҗани хакында язылган фәнни эшем белән шул бурычның нинди дә булса өлешен үтәдем дип уйлыйм. Киләчәктә дә Ш.Мәрҗани шәхесе онытылмас, өйрәнелер, үрнәк итеп алыныр дип ышанып калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ ҺӘМ ТАРИХЧЫСЫ – ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ

Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Ш. Мәрҗанинең эшчәнлнген чагылдыра....

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...