ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ ҺӘМ ТАРИХЧЫСЫ – ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ
статья на тему

Арсланова Зульфия Замиловна

Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Ш. Мәрҗанинең эшчәнлнген чагылдыра.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Арсланова З. Җ..

Татарстан Республикасы

                                                                                Чүпрәле муниципаль районының

                                                                  «Иске Шәйморза гомуми белем мәктәбе»

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе.

         

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ ҺӘМ ТАРИХЧЫСЫ – ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ

          XIX гасырда татарлар яшәгән төрле төбәкләр арасында икътисади-мәдәни бәйләнешләрнең үсеше нәтиҗәсендә халыкның милләт булып оешу процессы бара. Милли үзаң формалаша. Бу исә халыкның үз тарихы, теле, мәдәнияте белән кызыксынуын көчәйтә. Ш. Мәрҗани, Х. Фәезханов кебек галимнәр милли тарихны өйрәнүнең нигез ташларын салырга керешәләр. Алар, Г. Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, халыкның уяну хәрәкәтенә тарихны корал итәләр. Татар мәгърифәтчелегенең формалашуы һәм үсеше дә милли аңның уянуы белән параллель рәвештә барды һәм бу Ш.Мәрҗанинең иҗади мирасында да үзенең якты чагылышын тапты.

          Шиһабетдин Мәрҗани -  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗан авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

          Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. [5:40]

          Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлагач, дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белем ала. 

          1843 елда Шиһабетдин, Сәмәркандка килеп, “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-яктагы  авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир гарәб” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә. .[3:5]

         1850 елның 30 мартында аны Казанның Җәмигъ мәчетенә имам-мөдәррис итеп билгеләү турындагы указга кул куела. Ул җиң сызганып эшкә тотына. Татар сәүдәгәре Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов (1806-1886) белән Шиһабетдин Мәрҗани арасындагы киеренке мөнәсәбәт турында да әйтеп узарга кирәк. Мәчет һәм аның каршындагы мәдрәсәнең матди хәле күп яктан Казан шәһәр Думасы гласные (1871-1886) И.Юнысовка бәйле булуын да истән чыгарырга ярамый. Аз гына каршы әйтүне дә кабул итәргә күнекмәгән И.Юнысовка Мәрҗанинең бәйсез, горур табигате баштан ук ошамый. Ул ике мәртәбә аның указын да алып карый, ләкин үзенә буйсындыра алмагач, җимерелә башлаган мәдрәсәне сипләү өчен акча бирми. Үз чиратында, Мәрҗани дә Юнысовка бил бөгәргә теләми, яңа бина төзелешенә мәчеткә йөрүчеләрдән акча җыя (хәзерге “Мәрҗани” мәчете). Ул үзе төзеткән шул мәчеттә гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның Каюм Насыйри, үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановлар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани В. Радлов, А. Казембек, И. Готвальд, В. Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны русчага тәрҗемә итеп аңлата. [1:75] Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында 1884 елда “Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла. .[5:45]

Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла.

          Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында. 

          Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Ул – гаять  тирән, төпле белемле зат; татар, төрек телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Аларда фәлсәфә һәм илаһият тәгълиматы (богословие) проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре яктыртыла. Аның күпкырлы мирасында «Мөкаддимәте катабе Вафийәт әл-әсләф вә тәкийәт әл-әхләф» дигән фәлсәфи-теоретик хезмәт аерылып тора. Бу зур күләмле китап 1883 нче елны Казанда гарәп телендә басылып чыга. Ул тирән эчтәлекле теоретик әсәр. Анда автор үзенең тарихи процесска, төрле фәннәрнең барлыкка килүе һәм таралуына карата булган карашларын бәян итә, фәлсәфи-методологик проблемаларның илаһият тәгълиматына кагылышлы мәсьәләләрне яктырта. Китапта Ш.Мәрҗани шулай ук фәннәргә классификация бирә, аларның роль һәм функцияләре турында сүз алып бара. «Мөкәддимә»дә гарәпләрнең борынгы тарихы, ислам тарихы, гарәп теле һәм әдәбият мәсьәләләре дә үзләренең чагылышын табалар.

Ш.Мәрҗани шулай ук «Вафийәт әл-әсләф вә тәкийәт әл-әхләф» исемле 7 томлык капитал хезмәт тә яза. Бу библиографик характердагы зур әсәр гарәп телендә иҗат ителгән. Хезмәтнең кулъязма оригиналы Казан дәүләт университеты китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана. Анда VI гасырдан алып Мәрҗанинең үз заманына кадәр яшәгән мәгълүм шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлегенә һәрьяклап анализ бирелә. Бу шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге яктылыгында автор тарихи вакыйгаларны тасвирлый, җәмгыятьнең рухи тормышы һәм мәдәният үсеше мәсьәләләрен күтәрә.

           «Нәзүрәтел-хак» (Казан, 1870), «Әл-хикмәтел-Балига» (Казан, 1888), «Хаккыл-Фурат» (кулъязма) исемле гарәп телендә язылган хезмәтләрендә Ш.Мәрҗани фәлсәфәгә һәм илаһият тәгълиматына кагылышлы мәсьәләләр күтәрә һәм аларга һәръяклап анализ ясый, чынбарлыктагы процессларны фәнни яктан аңлауга юл яра. [5:44]

           Ш.Мәрҗанинең фәнни мирасында «Мөстәфадел-әхбар фи әхвәи Казан вә Болгар» (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) исемле хезмәте аерым урын алып тора. Бу ике томнан торган әсәр татар телендә язылган. Аның беренче томы Казанда ике мәртәбә — 1885 нче һәм 1897 нче елларда нәшер ителә, ә икенче томы 1900 нче елда дөнья күрә. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты.

Галимнең бу китабында Идел Болгарстанның дәүләт буларак оешуы яктыртыла, аның халкына кавеми (этник) һәм мәдәни яктан характеристика бирелә, бу халыкның тормыш шартлары карала, анда хакимлек иткән иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни-идеологик мөнәсәбәтләр тасвирлана.

          Хезмәтнең икенче кисәгендә Явыз Иванның Идел буен яулавының нәтиҗәләре, татарлар арасында мәгърифәт эшенең торышы, белем таралышы анализлана һәм уку-укыту йортларының торышы характерлана. Бу томда татарлар арасында эшләгән, танылган мөдәррисләрнең, укымышлыларның һәм башка күренекле шәхесләрнең эшчәнлеген яктыртуга да зур урын бирелгән.

          Тарихчы галим буларак Ш.Мәрҗани җирле тарихны өйрәнү белән генә чикләнми. Инде телгә алынган «Вафийәтел-әсләф вә тәкийәтел-әхләф» дигән хезмәтендә ул киң диапазонлы шәрыкъ белгече  буларак чыгыш ясый. Шәрыкъка турыдан-туры кагылышлы аның башка хезмәтләре дә дөнья күрә. Аларның күп өлеше Урта Азия халыкларының тарихын һәм мәдәниятын яктыртуга багышлаганнар. Әле Бохарада укыган елларында ук ул «Исламе әбнаш әл дәһр фи әхвәли вә әһел Мәвәрәэннәһер» дигән китап яза. Анда ул Урта Азиядәге шул вакытта булган хәлләргә, Бохараның дәүләт эшлеклеләренең эшчәнлегенә тәнкыйди анализ бирә.

          Ш.Мәрҗанинең Урта Азиянең тарихын һәм географиясен яктыртуга багышланган хезмәтләре дә бар. Шундыйлардан берсе «Гурфат әл-хавакин ли Арфат әл-хавакин» («Ханнарның тораклары һәм аларның тормышларын өйрәнү») дигән китап. Бу китап 1864 нче елда Казан университеты типографиясендә басылып чыга һәм фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәя ала. Мәгърифәтче галимнең бу хезмәтен «Аң» журналы болай дип бәяләде: «Әгәр «Мөстәфад әл-әхбар...» Идел буе халыклары тарихын өйрәнүдә мөһим чыганак булса, «Гурфат әл-хавакан...» Урта Азиянең X-XII йөзләргә караган тарихын өйрәнүдә шундый ук роль уйный. Бу хакыйкый бәяләмә. Чөнки ул вакытта Урта Азиянең монгол чорына кадәрге тарихын яктырткан хезмәтләр әлегә булмый.

          Шулай итеп, күпсанлы хезмәтләр аша Ш.Мәрҗани безнең күз алдыбызга зур галим-тарихчы һәм фәлсәфәче буларак килеп баса. Әгәр без Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Дәрдмәнд,  М.Гафури, Ш.Бабич һәм хәтта Җәлилләр буыны турында төпләп, тәфсилләп сөйлибез икән, аларның остазы һәм кыйблага юнәлтүче бөек шәхес Ш.Мәрҗанине искә алмый мөмкин түгел. Чөнки үзеннән соң килгән буыннарга һәм үз чордашларына ясаган тәэсире аның үлчәнелмәс дәрәҗәдә зур.

          Үзенең бөтен тормышын мәгърифәтчелек идеясын таратуга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә, халыкның дөньяга карашын киңәйтүгә багышланган мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани татар иҗтимагый фикере, мәгарифе һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырды.

                       Кулланылган әдәбият

  1. Абдуллин Яхъя. Мәгърифәт нуры ачар... – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987, – 197б.
  2. Гайнетдин М. Гасырлар мирасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004, – 318б.
  3. Мәрҗани Шиһабетдин. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар.  – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989, – 415б.
  4. Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.Ә. Борынгы һәм урта гасыр, ХIX йөз татар әдәбияты, 9нчы сыйныф. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011, – 406б.
  5. Татар зыялылары: тарихи портретлар:Укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен мәкаләләр җыентыгы/Төз.: Мөхәммәтшин Р.М. –  Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2003, – 208 б.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...

Тезислар.Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Фатихова Райля.

Тезислар.Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Фатихова Райля....