Ш.Мәрҗани – татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе
материал

Якупова Лейля Мидхатовна

Фәнни эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni_esh.docx29.54 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы

МБГУ  “Теләче урта гомумбелем мәктәбе”

                            Г. Р. Миннуллина, 10 нчы сыйныф укучысы

Ш.Мәрҗани – татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе

            Укытучы: Л.М.Якупова, туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Эчтәлек.

I.Кереш...............................................................................................................2 бит

II. Төп өлеш. Ш.Мәрҗани – татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы

һәм фәлсәфәчесе................................................................................................3 бит

1.Галимне үстергән мохит............................................................................... 3 бит

2. Мәрҗани – имам............................................................................................ 4 бит

3. Мәрҗани –тарихчы.......................................................................................4 бит

4.  Бөек реформатор..........................................................................................5 бит

III. Йомгаклау.....................................................................................................7 бит

    Кереш  

    Шиһабетдин Мәрҗани  –  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес.

     Фәнни эшнең максаты:  Ш.Мәрҗани эшчәнлеген өйрәнү.

     Фәнни эшнең бурычлары:

     - Ш. Мәрҗанинең тормыш юлын өйрәнү

     -  Ш.Мәрҗаниның татар мәгърифәтен устерүдә рефрматор булуын раслау.

     - Галимнең татар тарихын өйрәнүдәге ролен ачу.

       Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Ш.Марҗани эшчәнлеге;   предметы – Ш.Мәрҗани әсәрләре,аның турында истәлекләр .

       Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулланылды: күзәтү, гомумиләштерү,  тикшеренү, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.

        Фәнни эшнең структурасы: Фәнни эш керештән, төп өлешнең дүрт                            

бүлегеннән, йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.

         Теманың актуальлеге:

         Мәрҗанинең идея-фәлсәфи карашлары, аның мөгаллим, тарихчы, мәгърифәтче, фәлсәфәче буларак эшчәнлеге татар халкының гына түгел, ә бөтен Россия халыкларының иҗтимагый фикере, әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында күренекле урын алып тора.

         Эшнең фәнни-практик әһәмияте:

         Мәрҗанинең гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Аның утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Алар турында мәгълүматлы булу һәр зыялы кешенең  бурычы.

       Төп өлеш. Ш.Мәрҗани – татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе.

       Галимне үстергән мохит

       Дини-ислахчылык чорына бәя биргәндә, булачак галимне үстергән һәм тәрбияләгән мохитнең ролен аерып күрсәтү зарур.

       Мәрҗанинең әтисе һәм әнисе ягыннан әби-бабалары мәгълүм имам-мөдәррисләр нәселеннән булганнар. Тарих турында беренче мәгълүматларны Шиһабетдин гарәп һәм фарсы телләрен яхшы белгән бабасы Сөбхан бине Габделкәримнән алган. Мәрҗани аның турында соңрак болай дип яза: «Бабам кызыклы әңгәмәдәш иде, хәтере бик яхшы, узганнар турында күп сөйләде».

Мәрҗанинең әнисе ягыннан бабасы Габденнасыйр аңа Коръәнне, Сөннәне (Мөхәммәд пәйгамбәр гамәлләрен һәм әйткәннәрен), фикъһене (мөселман хокукы теориясен), мәзһәб- ләрне (дини-хокукый мәктәпләрне) өйрәтә. «Аның йортында һәрвакыт гыйлемле кешеләр тулып торыр..., мәсьәлә фикъһегә терәлсә, ул борынгы чыганаклардан күп санлы дәлилләр китерер иде»,— дип яза Мәрҗани. Аның әтисе Баһаветдин Бохарада белем ала һәм Бохара әмире Хәйдәр бине Мәгъсум тарафыннан мәҗлесләргә чакырылган иң хөрмәтле кешеләрнең берсе була. Мәрҗани әтисе белән гарәп телен, мантыйкны, кәлямне (спекулятив дин гыйлемен) өйрәнә.[1.41].

      Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин Мәрҗани әтисе укыткан мәдрәсәне тәмамлый.

     Яшь Шиһабетдин анда укытылган фәннәр белән генә чикләнми, өйләрендәге китапханәдә мөстәкыйль рәвештә дә шөгыльләнә. Унҗиде яшендә инде ул әлеге мәдрәсәдә укыта башлый һәм, фарсы теле морфологиясе дәреслеге белән канәгать булмыйча, үз дәреслеген төзи. Бохарага киткәнче үк Мәрҗанинең булачак галим, тикшеренүче сыйфатында үз карашлары формалаша башлый. [1:41]. Дүрт ел  дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. 1838 елда Бохарага китеп, төрле мәдрәсәләрдә белемен баета..

       Мәдрәсәдә укыту системасы белән канәгатьләнмичә, ул нигездә кыйммәтле кулъязмаларга бай китапханәләрдә мөстәкыйль шөгыльләнә.[1:41] 1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп, “Шердар” мәдрәсәсендә укый.

       Мәрҗани - имам

       1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Бөтен гомерен шәкертләр тәрбияләүгә, гыйлем-мәгърифәт тарату һәм фәнни эзләнүләр алып баруга багышлый. Мәдрәсәнең уку-укыту эшләрен яңача үзгәртеп кора, укыту программасына тарих, география, математика, астрономия фәннәрен дә кертә. Аның дөресләре материалга анализның тирәнлеге, фәнни мәгълүматларга байлыгы белән аерылып тора. Татарлар тарихында беренче булып мәдрәсәдә эчке тәртип кагыйдәләре кертә, попечительләрне сайлап куюга ирешә, укыту эшен надан, шөһрәт яраткан байлар башбаштаклыгыннан азат итә. Шәкертләрен Көнчыгышның мәшһүр фикер ияләре һәм шагыйрьләре калдырган бай мирас белән таныштыра, татар халкының әдәби ядкәрләрен һәм авыз иҗаты әсәрләрен өйрәтә.[3:274].  Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Мәрҗани К.Насыйри, Х.Фәезханов, В.Радлов, А.Казембек, И.Готвальд, В.Вельяминов-Зернов һәм башка галимнәр белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Монда аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 

       Мәрҗани– тарихчы

       "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты. “Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.

     Бу әсәрен Мәрҗани тарих дип атамаган, ул хәтта тиз вакыт эчендә төрки халыкларның, шул җөмләдән татар халкының да, фәнни тарихы языла алуга шикләнеп караган. Ул бик күп чыганаклардан, үзе әйтмешли, «файдалы хәбәрләрне җыеп», шушы әсәрен төзегән. Әсәрнең беренче кисәге 1885 һәм 1897 елларда ике тапкыр Казанда басылган, икенче кисәге исә 1900 елда бер генә тапкыр басылган.

     Әсәр «Казан һәм Болгар турында» дип исемләнгән булса да, бу ханлыклар тарихи законнар буенча руслар, күп санлы төрки халыклар (хәзәрләр, кыпчаклар, башкортлар, казахлар, Урта Азия халыклары) белән дә бәйләнеш тотканга, Мәрҗани аларны да читләтеп үтмәгән.Бу әсәрендә Мәрҗаниның аеруча зур әһәмият биреп тикшергәне — Болгар дәүләте.[4:31]

      Беренче татар сәясәтчесе Рәшит казый Ибраһим 1915 елда Казанда дөнья күргән "Мәрҗани" исемле җыентыкта басылган мәкаләсендә бөек галимне болай бәяли: "Мәрҗани татарлар арасында беренче мәгърифәтчеләренең берсе иде дип уйлыйм, ул үзенең каләме белән татар ханнарының тузан каплаган, югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыкты". Шуңа күрә Мәрҗанине "татар Геродоты", ягъни татар тарихының атасы дип атыйлар.

     Бөек реформатор

     Шиһабетдин Мәрҗани – бөек реформатор. Татарның, бөтен ислам дөньясының фикере авыр таш белән бастырылып, кешенең мөстәкыйль фикер эшчәнлегенә богаулар салынган бер заманда ул шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга, рухи тормышта иске, таушалган авторитетларның монополиясен җимерә, мөселман дөньясы өчен иҗтиһад капкасын ача. Ул татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була.

     Тормыш һәм эшчәнлегенең икенче — мәгърифәтчелек чорында (XIX йөзнең 70—80 нче еллары) Мәрҗанинең дөньяга карашында мәгърифәтчелек тенденцияләре дини-ислахчылыктан  чыга. Аның карашларында мәгърифәтчелек идеяләренә тамырдан борылыш сизелә.    

     Мәрҗани үзенең иҗаты һәм эшчәнлеге белән татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушыла. 1870 елның 2 февралендә шуннан соң ачылган мәдрәсәләрдә татарларга рус телен өйрәтү турында күрсәтмә чыга. Казанның байтак халкы әлеге указга ризасызлык күрсәтә. Галимнәр арасында да бәхәсләр булып ала. Татар муллаларының күбесе рус телен өйрәнү шәригать кануннарына туры килми, гөнаһ эш дип саный. Мәрҗани җитәкчелегендәге галимнәр исә капма-каршы фикердә булалар. Татар мәгърифәтчесе рус телен, дөньяви фәннәр өйрәнүне диннең традицион абруена таянып яклап чыга; татарларның рус телен өйрәнү зарурлыгын Мәрҗани шәригать буенча дәлилли: “Ислам,— ди ул,— гыйлем алырга мөмкинлек биргәнгә, төрле телләр өйрәнүгә каршы килми”. “Башка халык кул астында булган халыкка өч әйберне белү зарур: аның телен, язуын һәм милек белән эш итүгә кагылышлы законнарын”.[2:45] “Русча уку кирәк. ... Фәкать аларның тел, йолалар вә гадәтләрен алудан, үзара русча сөйләшүдән һәм сүз арасына русча катыштырудан сакланырга, мөмкин кадәр үз телеңне сакларга тырышырга кирәк”, - ди иде. [1:11]

      Ш. Мәрҗаниның дөньяга карашын күзәткәндә, аның сәнгатькә мөнәсәбәтен, эстетик карашларын да читләтеп үтеп булмый. ... Ул бер чакта да «Сәнгать — сәнгать өчен» дигән карашта тормады. Бу аның художество әдәбияты, сынлы сәнгать, музыка кебек сәнгать әсәрләренә мөнәсәбәтендә, йөреш-торыш, кием-салымында бик ачык чагылды. [4:25]

      Мәрҗани өйрәнгән фәннәрдән зур бәхәскә сәбәп булган тагын бер мәсьәләгә - астрономия һәм галәм төзелеше мәсьәләсе. Каюм Насыйри татар халкының Ломоносовы булса, Мәрҗанине икенче Галилей, татар Галилие дип йөрткәннәр.

         Моның үз сәбәпләре була. Борынгы галимнәр, җир түгәрәк, әмма кояш белән ай һәм башка кайбер йолдызлар җир тирәсендә әйләнәләр, дип фараз кылганнар. Шул карашлар хөкем сөргәндә, атаклы Галилей (1564-1642) XVII йөзнең беренче яртысында җирнең үз күчәрендә һәм кояш тирәсендә әйләнгәнен ача. Ул үзе Рим папасы һәм христиан инквизациясе тарафыннан җавапка тартыла һәм бу карашны тарату тыела. Татар-мөселманнар арасында бу мәсьәләне (Галилейдан соң 200 ел үткәч) беренче тапкыр Мәрҗани күтәреп чыга.

         Йомгаклау

        Ш.Мәҗани яшь чагында һәрбер яшь кеше кебек ук шук, шаян һәм татар егетләренә хас кыю,батыр була,көрәш ярата. Минемчә, аның яшь чагындагы гадәтләре  киләчәген билгеләгәндер.

         Көрәшкән вакытта Мәрҗанинең дәрәҗәсен күрсәтә торган бер гадәте булган ки, Садретдин хәзрәт яза: “Көрәшкәндә Мәрҗанинең шул гадәте бар иде — егылганнар белән түгел, бәлки егучы баһадирлар белән көрәшүне сөя иде. Үзеннән бер мәртәбә егылган кеше илә көрәшми иде. Һәм дә ул кеше еккан кеше белән дә көрәшми иде”, - дип риваять итә.

         Мәрҗанинең яшь вә егет чакларындагы диянәте хакында Садретдин хәзрәт яза: “Мәрҗани бала вакытыннан ук дингә ихласлы, диянәтле булып, намазларны калдырмый иде. Бервакыт, балигъ булганчы, тир хастасы илә авырды. Сәламәтләнгәч, авыру вакытларында калган һәммә намазларын укыды. Үзе, өстәмә йөкләнгән намазларның һәммәсен үтәдем дип, соң гомерләрендә, Аллага шөкер итеп, сөйли иде.”

        Ошбулардан күренә ки, Мәрҗани хәзрәтләре яшь вакыттан башлап гомере ахырына кадәр халыкка хезмәт итеп, дини вә милли файдалы китаплар язган кебек, үзенең өстенә шәригать йөкләгән гыйбадәтләрдә дә кимчелек җибәрмәгән, күңелен һәр җәһәттән рәхәттә итәргә тырышкан. [1:35]

Кулланылган әдәбият

1. Р Мәрданов, Р. Миңнуллин, С. Рәхимов. Шиһабетдин Мәрҗани.— Издательство “Рухият”.

2. Р. М. Мөхәммәтшин. Русчадан Ә. М. Камалов тәрҗ.Татар зыялылары: тарихи портретлар: Укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен мәкаләләр җыентыгы .— Казан: Мәгариф, 2003.— 208 б.

3. Ө.Н. Хуҗиәхмөтов. Мәгърифәт йолдызлыгы. Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма.— Казан: Мәгариф, 2002.— 287 б.

4.  X. Хисмәтуллин. Мәкаләләр җыентыгы.— Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1968.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ ҺӘМ ТАРИХЧЫСЫ – ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ

Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Ш. Мәрҗанинең эшчәнлнген чагылдыра....

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...

Тезислар.Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Фатихова Райля.

Тезислар.Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Фатихова Райля....