Укучыларның белемен тикшерү өчен тестлар

Мөхәрләмова Зөбәрҗәт Маликовна

Әлеге бүлектә сез дәрестә кулланыр өчен тестлар таба алырсыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл test_iyar_zhom.docx119.8 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Иярченле кушма җөмлә    1 вариант

  1. 1. Җөмләнең төре нинди? Без яшәгән бу заман, бу шәһәрләр, машиналар, заводлар тырыш хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
    1.синтетик иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә
    2.аналитик иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә
    3.тиңдәш кисәкле тезмә кушма җөмлә.
  2. Иярчен җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнгән? Бернәрсә күренми, шулай да мендем мин.
    1.бәйлек сүз
    2.ялгызак мөнәсәбәтле сүз
    3.теркәгеч
  3. Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасына нинди тыныш билгесе куела? Әмма мине шул газаплый син нигә миңа ышанмыйсың?
    1.өтер
    2.ике нокта
    3.сызык
  4. . Иярчен хәл җөмләләрнең ничә төре бар?
    1.6
    2.7
    3.8
  5. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төре нинди? Хуҗалары ашыкмагач, атлары да теләр-теләмәс кенә атлый.
    1.иярчен сәбәп
    2.иярчен максат
    3.иярчен вакыт
  6. Баш җөмләгә мәгънәсе ягыннан туры килгән җөмлә нинди? ..., белем карышмый.
    1.Чынлап еласаң
    2.Син карышмасаң
    3.Тырышып эшләсәң
  7. Иярчен аергыч җөмлә баш җөмләгә ничек бәйләнгән? Елгада боз киткән вакыт иде.
    1.хикәя фигыль формасы
    2.хәл фигыль формасы
    3.сыйфат фигыль формасы
  8. Баш җөмләгә парлы мөнәсәбәтле сүзләр һәм ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмләләр янында нинди тыныш билгесе куела?
    1.ике нокта
    2.сызык
    3.өтер
  9. Нинди иярчен җөмлә һәрвакыт аналитик төзелешле була?
    1.иярчен тәмамлык җөмлә
    2.иярчен хәбәр җөмлә
    3.иярчен аергыч җөмлә
  10. Синтетик иярчен җөмлә янында куела торган тыныш билгесе:
    1.өтер
    2.сызык
    3.ике нокта
  11. Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар:
    1.көттерү паузасы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр
    2.кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору
    3.көттерү паузасы, парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр
  12. Җөмләнең төре нинди? Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас.
    1.синтетик иярчен кире җөмләле кушма җөмлә
    2.аналитик иярчен кире җөмләле кушма җөмлә
    3.синтетик иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә
  13. Кайсы бәйләүче чара аналитик иярчен ия җөмләнеке түгел?
    1.көттерү паузасы
    2.мөнәсәбәтле сүзләр
    3.кушымчалар
  14. Җөмлә чикләре кайсы очракта дөрес күрсәтелгән? 1)Мәгълүм ки 2)декабрь ае 3)кышны 4)башлап җибәрә.
    1.1,2,3
    2.1,2
    3.1,4
  15. Бу бәйләүче чаралар кайсы төр иярчен җөмләнеке: шулай да, шулай булса да, шуңа карамастан
    1.аналитик кире җөмлә
    2.синтетик кире җөмлә
    3.аналитик шарт җөмлә.

Иярченле кушма җөмлә

2 вариант

А 1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Ак каеннар яфрак ярган чакта, Яратамын яшьлек урамын.

  1. иярчен хәбәр җөмлә
  2. иярчен ия җөмлә
  3. иярчен сәбәп җөмлә
  4. иярчен вакыт җөмлә

А2. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Без утырган машинаның тоткалары җиз генә шул..

  1. иярчен максат җөмлә
  2. иярчен ия җөмлә
  3. иярчен сәбәп җөмлә
  4. иярчен аергыч җөмлә

А3. Җөмләнең төрен билгеләгез. Эшеңне җиренә җиткереп эшләсәң, йөзең ак була.

  1. Тезмә кушма  җөмлә
  2. Иярченле кушма җөмлә
  3. Билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль  җөмлә
  4.  Билгесез үтәүчеле бер составлы фигыль  җөмлә

А4. Иярчен җөмлә баш җөмләгә нәрсә ярдәмендә бәйләнгән? Кигән  кием ничек тузса, яшь гомер шулай уза. 

  1. Теркәгеч
  2. Көттерү паузасы
  3. Парлы мөнәсәбәтле сүз
  4. Кушымча

А5.  Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Җисеме барның исеме бар.

  1. иярчен хәбәр җөмлә
  2. иярчен ия җөмлә
  3. иярчен сәбәп җөмлә
  4. иярчен аергыч җөмлә

А6. Иярчен җөмлә баш җөмләгә нәрсә ярдәмендә бәйләнгән? Шунысы кызык: мактанмаган вакытта, Арсланов, ничектер, матур һәм бик сөйкемле иде. 

  1. Теркәгеч
  2. Көттерү паузасы
  3. Ялгыз  мөнәсәбәтле сүз
  4. Кушымча

А7.  Нинди тыныш билгесе куярга кирәк? . Менә ул якындагы блиндажга күчеп тора башлады... чөнки монда телефон бар иде.

  1. өтер
  2. ике нокта
  3. сызык
  4. дөрес җавап юк

А8. Иярченле кушма җөмләдә баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында

1) тезүле бәйләнеш була

2) ияртүле бәйләнеш була

3) хәбәрлекле мөнәсәбәт була

4) бәйләнеш булмый

А9. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Бүлмәдә калган хатын кызлар, ишек ябылуга, елмаешып алдылар.

  1. Аналитик иярчен рәвеш җөмлә
  2. Синтетик иярчен вакыт җөмлә
  3. Синтетик иярчен рәвеш җөмлә
  4. Дөрес җавап бирелмәгән.

А10. . Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Ләкин шунысы бераз ару:бик әйбәт сукмак салынган.

  1. Аналитик иярчен ия җөмлә
  2. Синтетик иярчен вакыт җөмлә
  3. Синтетик иярчен рәвеш җөмлә
  4. Аналитик иярчен кире җөмлә.

 11. Кайсы иярчен җөмлә, башлыча, аналитик була?

а) иярчен кире җөмлә; ә) иярчен тәмамлык җөмлә    б) иярчен ия җөмлә.

  12.  Иярчен рәвеш җөмләнең

а) синтетик төрләре була алмый;

ә) аналитик төрләре дә, синтетик төрләре дә була;

б) аналитик төрләре була алмый.

13.  Иярчен күләм җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең күләмен

а) бервакытта да белдерми;

ә) я турыдан-туры, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән күләм хәлен ачыклау аркылы да белдерә.

14.  Кемнең итәгенә ут капса, шул яна. (Мәкаль)

      А) иярчен аергыч җөмлә   ә) иярчен ия җөмлә  б) иярчен шарт җөмлә.

15. Уйсу җирдә су җыела, шунда казлар коена. (Җыр)

а)  иярчен аергыч җөмлә; ә) иярчен урын җөмлә;

б)  иярчен вакыт җөмлә.

                  Иярченле кушма җөмләләр буенча тест сораулары.

                              3 вариант

 

1.  Эше барның — ашы бар. (Мәкаль)

а)  иярчен ия җөмлә;

ә) иярчен тәмамлык җөмлә;

б)  иярчен аергыч җөмлә.

2.  Үз чәчкәнеңне үзең ур. (Мәкаль)

а) иярчен тәмамлык җөмлә;
ә) иярчен ия җөмлә;

б)  иярчен вакыт җөмлә.

3.  Син кайда — мин шунда, Галиям. (Җыр)

а)  иярчен вакыт җөмлә;
ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б)  иярчен урын җөмлә.

4.  Кем сабыр, шул эшнең җаен табар. (Мәкаль)

а)  иярчен аергыч җөмлә;
ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б)  иярчен ия җөмлә.

5.  Борхан ага эшне шундый итеп оештырды ки, без
нең бер минутыбыз да бушка узмый. (Р. Төхфәтуллин)

а)  иярчен аергыч җөмлә;
ә) иярчен максат җөмлә;

б)  иярчен рәвеш җөмлә.

6.  Җәйге көндә чыгам кырга,
Ачылмасмы күңелләр дип. (Г. Тукай)

а)  иярчен сәбәп җөмлә;
ә) иярчен максат җөмлә;

б)  иярчен урын җөмлә.

7.  Исле чәчәк өзелсә дә, исе кала болында. (Җыр)

а)  иярчен вакыт җөмлә;
ә) иярчен аергыч җөмлә;

б)  иярчен кире җөмлә.

8.        Җиңелне эзләгән авырга каба. (Мәкаль)

а)  иярчен хәбәрҗөмлә;
ә) иярчен аергыч җөмлә;

б)  иярчен ия җөмлә.

9.  Онытыйм дип, еракларга киттем. (Р. Әхмәтҗанов)

а)  иярчен сәбәп җөмлә;

ә) иярчен тәмамлык җөмлә;

б)  иярчен максат җөмлә.

10.  Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең
лә чыккан бу көн ике кояш. (Г. Тукай)

а)  иярчен рәвеш җөмлә;
ә) иярчен урын җөмлә;

б)  иярчен вакыт җөмлә.

11. Әгәр кешене кеше итү безнең кулдан килә торган
булса иде, без аны инде алтыннан коеп куйган булыр идек. (Г. Камал)

а)  иярчен сәбәп җөмлә;
ә) иярчен кире җөмлә;

б)  иярчен шарт җөмлә.

12. Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм. (Г. Бәширов)

а) иярчен аергыч җөмлә;
ә) иярчен сәбәп җөмлә;

б)  иярчен кире җөмлә.

13.  Яшь нефтьчеләрнең сораулары аңа никадәр күбрәк булса, Борһан аганың соргылт күзләрендәге очкыннар шулкадәр мулрак кабына. (Р. Төхфәтуллин)

а) иярчем рәвеш җөмлә; ә) иярчен күләм җөмлә;

б)  иярчен аергыч җөмлә.

14. Әйтеп калдырасы сүз шул ки, намусны яшьтән сакларга кирәк, (Г. Ахунов)

а) иярчен ия җөмлә;

ә) иярчен аергыч җөмлә;

б) иярчен хәбәр җөмлә.

15.  Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың. (Мәкаль)

а)  иярчен аергыч җөмлә; ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б) иярчен тәмамлык җөмлә.

 

 

                                                             Тест

                                                   4 вариант

1. Кемнең итәгенә ут капса, шул яна. (Мәкаль)

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен ия җөмлә;

б) иярчен шарт җөмлә.

2. Уйсу җирдә су җыела, шунда казлар коена. (Җыр)

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен урын җөмлә;

б) иярчен вакыт җөмлә.

3. Эше барның – ашы бар. (Мәкаль)

а) иярчен ия җөмлә;

ә) иярчен тәмамлык җөмлә;

б) иярчен аергыч җөмлә.

4. Син кайда – мин шунда, Галиям. (Җыр)

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б) иярчен урын җөмлә.

5.Кем сабыр, шул эшнең җаен табар. (Мәкаль)

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б) иярчен ия җөмлә.

6. Исле чәчәк өзелсә дә, исе кала болында. (Җыр)

а) иярчен вакыт  җөмлә;

ә) иярчен аергыч  җөмлә;

б) иярчен кире җөмлә.

7. Онытмыйм дип, еракларга киттем. (Р.Әхмәтҗанов)

а) иярчен сәбәп җөмлә;

ә) иярчен тәмамлык җөмлә;

б) иярчен максат җөмлә.

8. Җил каян иссә, болыт та шул яктан килә. (Мәкаль)

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен урын җөмлә;

б) иярчен ия җөмлә.

9. Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм. (Г.Бәширов)

а) иярчен вакыт җөмлә;

ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б) иярчен урын җөмлә.

10.Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың. (Мәкаль)

а) иярчен аергыч җөмлә;

ә) иярчен хәбәр җөмлә;

б) иярчен тәмамлык җөмлә.

11.Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар:
1.көттерү паузасы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр
2.кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору
3.көттерү паузасы, парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр

12.Җөмләнең төре нинди? Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас.
1.синтетик иярчен кире җөмләле кушма җөмлә
2.аналитик иярчен кире җөмләле кушма җөмлә
3.синтетик иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә

13.Кайсы бәйләүче чара аналитик иярчен ия җөмләнеке түгел?
1.көттерү паузасы
2.мөнәсәбәтле сүзләр
3.кушымчалар

14.Җөмлә чикләре кайсы очракта дөрес күрсәтелгән? 1)Мәгълүм ки 2)декабрь ае 3)кышны 4)башлап җибәрә.
1.1,2,3
2.1,2
3.1,4

15.Бу бәйләүче чаралар кайсы төр иярчен җөмләнеке: шулай да, шулай булса да, шуңа карамастан
1.аналитик кире җөмлә
2.синтетик кире җөмлә
3.аналитик шарт җөмлә.