Мөхәрләмова Зөбәрҗәт Маликовна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: һәрчак яңалыкка омтылырга

Увлечения: чәчәкләр үстерү, яңа җырлар,биюләр өйрәнү

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Саба муниципаль районы

Место работы: Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе "Сабабаш төп мәктәбе"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/muharlyamova-zubardzhat-malikovna
Әгәр итсәң берәүгә син изге эш, Үзеңә дә килер шундый ук өлеш. Әмма кылсаң яманлык бер балага Салмас димә сине бер көн бәлага.
Утыз-Имәни

О себе

Мин башлангыч сыйныфларда укыганда, әнием мәктәптә җыр дәресләре алып бара иде. Моңлы тавышы белән районыбызда сәхнә йолдызы булып  танылган әниемнең бу һөнәре мина да зур тәэсир ясады. Шунлыктандыр, кечкенә сыйныфларда укыганда, “җырчы булам” дип хыялландым. Төрле кичәләр, концерт, конкурсларда катнашып, “мәктәпнен бәләкәй сандугачы” исемен йөрттем.

Урта сыйныфларда, драмтүгәрәккә йөрү нәтижәсендә, уземне киләчәктә театр сәхнәсендә күрә башладым. Бөтен хыялым, сәхнә белеме үзләштереп, театр артисты булу иде. Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәевалар кебек Камал театры сәхнәсендә уйнау бәхетенә ирешәсем, бөтен татар халкының яраткан артистына әйләнәсем килде. Сәхнә аша Җир шарының төрле почмакларына сибелгән татар халкына хезмәт итү, милли мәдәният үсешенә өлеш кертү теләге белән яндым.

Югары сыйныфларда укыган чорым уткән гасырның 90 нчы елларына туры килде. Илдә зур үзгәрешләр кайнаган, татар халкының милли үзаңы уянып, азатлык хәрәкәтенең зур агымга әйләнгән чоры. Күпләп-күпләп татар телендәге матбугат чаралары оешкан, өсте - өстенә татар мәктәпләре ачылган милли күтәрелеш еллары. Шушы хәрәкәт милләтнең киләчәге – милли мәгарифкә бәйле булуына тагын бер кат инандырды. Ике дә уйламыйча, милләткә хезмәт  итү өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга карар кылдым һәм Казан дәуләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм Шәрык телләре факультетында булачак һөнәремне узләштердем. Олпат тел һәм әдәбият галимнәренең, шул ук вакытта мәктәп дәреслеге һәм методика авторларының шәкерте булуның зур бәхет икәнлеген еллар узган, тәҗрибә арткан саен күбрәк аңлый барам. Тәлгат Галиуллин, Азат Әхмәдуллин,  Хатыйп  Миңнегулов, Марсель Бакиров, Резеда Ганиева, Альберт Яхин, Дания Заһидуллина кебек әдәбият белгечләреннән әдәбият тарихын, әдәби хәрәкәтне, әдәби әсәрне анализларга өйрәнеп,  Флера Сафиуллина, Вахит Хаков, Гомәр Саттаров, Фәһимә Хисамова,  Сәгадәт Ибраһимов, Мөслимә Шәкүрова кебек белгечләрдән тел гыйлемен үзләштереп, Саба районының Сабабаш төп белем бирү мәктәбенә эшкә кайттым. Инде 24 ел шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып барам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Минем эчке дөньямны формалаштыруга йогынты ясаган әсәрләр: 

Ч.Айтматов "Беренче мөгаллим"

Һөнәр юлында терәк булырдай чыганаклар:

"Мастерство учителя" Дуг Лемов

http://orth-gymnasia.ru/education/pedrabotnikam/Masterstvo_uchitelya.pdf 

"Искусство объяснять" Ли Лефевер

https://mybook.ru/author/li-lefever/iskusstvo-obyasnyat-kak-sdelat-tak-chtoby-vas-poni/read/

 

Моё портфолио

Портфолио

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: