Татар теле дәресләренә эшкәртмәләре 8 сыйныф
план-конспект урока (8 класс) по теме

Мөхәрләмова Зөбәрҗәт Маликовна

Татар теле дәресләренә эшкәртмәләр 8 сыйныф

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

Тема:  Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

Максат:  1.  Катлаулы төзелмәләр белән танышуны дәвам итү, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирү.

  1. Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмләләр турында белемнәрне камилләштерү; үз эшеңә, иптәшләреңнең хезмәтенә бәя биреп, нәтиҗә ясап, фикереңне дәлилли белү күнекмәләре үстерү.
  2. Мөстәкыйльлек, төгәллек, игътибарлык кебек сыйфатлар, таган як табигатенә карата сак караш  тәрбияләү.

Җиһазлау:   тестлар, перфокарта, карточкалар, пр-я

 Дәрес төре:  Яңа теманы өйрәнү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

    Хәерле көн укучылар!   Бер- беребезгә елмаеп карыйк, бүгенге дәрестә уңышлар теләшик. Укучылар безнең бүгенге максат: күп иярченле кушма җөмләнең тагын бер төре белән танышып үтү. Тема җиңел түгел, сезнең игътибарлы булуыгызны сорыйм.  

II. Актуальләштерү

Үтелгән темалар искә төшерелә. релли робин яки синг р.р. стр.б.

  • Катлаулы төзелмә дип нәрсә атала?
  • Нинди җөмләне күп иярченле кушма җөмлә дип атыйлар?
  • Күп иярченле кушма җөмләнең нинди төрләре бар?
  • Узган дәрестә без күп иярченле кушма җөмләнең нинди төре белән таныштык?
  • Нинди җөмләне тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип атыйлар?
  • Тиңдәш иярүле күп иярченле җөмләләргә мисаллар китерегез.

  1. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

    Укытучы: Ә хәзер игътибарыбызны җөмләләргә юнәлтик .

Анда сезнең өчен җөмләләр бирелгән. Җөмләләрне игътибар белән укып чыгыгыз һәм иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләгез. Бирелгән җөмләләр арасында бер башка төрдәгесе  бар.

1. Ямьле язлар җиткәч,

Бозлар агып киткәч,

Зәңгәр күлдә аккош кагына.

  1. Март уртасы булса да, Түбәләрдән тамчылар тамса да, Көннәр һаман җылынмады.
  2. Быел кар аз булса да, көннәр салкын булу сәбәпле, койма буендагы көртләр кимергә уйламый да.
  3. Әллә сыерчыклар бик моңлы сайраганга, әллә улының бөтен гомере күз алдыннан узганга, ул бүген аеруча дулкынланды.

Җөмләләр нинди темага багышланган? Иярчен җөмләләрнең төрләрен әйтеп китик.

     Укытучы: Дөрес, укучылар. Өченче җөмләнең иярчен җөмләләре икесе ике төрле. Беренчесе - иярчен кире, икенчесе иярчен сәбәп җөмлә. Ләкин икесе дә бер үк баш җөмләгә карый. Әйдәгез схемасын төзеп карыйк. Кем тактада төзеп карарга тели? (Бер укучы такта алдында башкара.) Иярчен җөмләләре бертөрле булган җөмлә тиңдәш иярүле күп иярченле җөмлә булуын без инде беләбез. Ә без карап үткән җөмлә нинди булыр соң? (Җаваплар тыңлана, жетон тапшырыла.) Дөрес, укучылар, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә була. Кайсыгыз дөрес итеп кагыйдәне әйтеп карый? Җавап: Иярчен җөмләләре бер үк баш җөмләгә карап, ләкин төрле вазифа башкаралар икән, бу җөмлә тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип атала (слайд).

Дәреслектә бирелгән җөмләне аңлатып үтү. Схемасын төзеп күрсәтү.

2. Слайдлар аша танырга өйрәнү.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Карточкаларда бирелгән җөмләләрнең схемаларын төзергә.

1) Юллар бик яхшы булса да, каршыга көчле җил бәреп торганлыктан, алар Сабантуйга кайтып җитә алмадылар.

  1.  Иванов кулга алынгач, көтелмәгән шундый хәл килеп чыкты: шушы төндә хатын дөньядан юк булды.
  2. Күңелендә ни үкенечләр булса да, кеше, яше арта барган саен, тыныч тормышка омтылып яши башлый.

(Эшләр тикшерелә, схемалар тактада төзелә.)

Музыка астында физминутка.

2.  Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмләләрне табарга.

 384нче күнегү-120 бит

 

  1. Перфокарта белән эш.

Җөмләләрнең төрен билгеләгез. Җөмләләр карточкаларда бирелгән. Перфокарталар таратыла.

Җөмлә төре

Җөмлә саны

1

2

3

4

5

Аналитик иярченле кушма җөмлә

Синтетик иярченле кушма җөмлә

Аерымланган кисәкле гади җөмлә

Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә

Карточка:

  1. Эчләре җыелып килсен, сулышлары иркен булсын өчен, аларга ипи белән солы гына ашаталар.(4)
  2. Бөтен дөнья миңа каршы булып та, син минем якта булсаң, без җиңәрбез.(5)
  3. Күренеп тора: Әминә апа ирен ярты сүздән аңлый белә.(1)
  4. Күңеле нидер сизгәндәй, Римма хастаханәгә йөгерде.(2)
  5. Айсылу, йомшак тел белән җавап кайтарып, бер – ике сүз белән генә аларның да хәлләрен сораша.(3)

Эшләрне партадашлары белән алышып тикшерәләр. Аннан дөрес җавапны экран буенча тикшерәләр.

(Вакыт калса, яки өй эше)  5. Тест сорауларына җавап бирү.

  1. Җөмләнең схемасын күрсәтегез. (1,2,3)

Беренче кояш нурлары галәмне яктыртканда, Миңсылу көндәлек эшенең яртысын диярлек төгәлләп куйган була: терлекләр каралган, сыерлар савылган, көтү куылган.  

                                                                   

                                                                 

2)Җөмләнең төрен билгеләргә.

Арада бик тазалары да очрый: өе дә таштан, каралты- куралары да таштан, түбәләре калай белән ябылган.

а) Иярченле кушма җөмлә;

ә) тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

в) гади җөмлә.

3)Катлаулы төзелмәдәге гади җөмләләр санын күрсәтергә.

Иптәшләре исә, күлнең, тирә- якның матурлыгыннан бигрәк, җил булмауга куаныштылар, чөнки, җил- давыл булса, күл дулкынлана да, каптыруның кызыгы калмый, балыклар да юньләп эләкми башлый.

А) өч    ә) дүрт    б) биш    в) алты

  1. Җөмләнең төрен билгеләргә.

Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлылар була, мин шулар янында булам: алар белән килешеп була.

     а) Иярченле кушма җөмлә;

ә) тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

в) гади җөмлә.

  1. Кушма җөмләдәге иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләргә.
  1. Әгәр дә инде без, башка өйләргә тукталмыйча, нәкъ менә шушы Мөхәммәди агай өенә тукталганбыз икән, (2) моның сере шунда: (3)монда Мөнирә тора.

А) кире һәм шарт;

ә) урын һәм сәбәп;

б) шарт һәм хәбәр;

в) шарт һәм аныклагыч.

V.Дәресне йомгаклау.

           Укытучы: Укучылар, дәресне йомгаклап нәтиҗә ясыйк. Без бүгенге дәрестә күп иярченле кушма җөмләнең нинди төрен өйрәндек? Сезгә тема аңлашылдымы? Сез бүгенге дәрестән канәгатьме? Һәрберегез жетоннарыгызны санагыз һәм шуңа карап төп билгене куегыз.

  1. Өйгә эш бирү.  

1. Ямьле язлар җиткәч,

Бозлар агып киткәч,

Зәңгәр күлдә аккош кагына.

2.        Март уртасы булса да, түбәләрдән тамчылар тамса да, көннәр һаман җылынмады.

3.        Быел кар аз булса да, көннәр салкын булу сәбәпле, койма буендагы көртләр кимергә уйламый да.

4.        Әллә сыерчыклар бик моңлы сайраганга, әллә улының бөтен гомере күз алдыннан узганга, ул бүген аеруча дулкынланды.

  Перфокарта белән эш.

Җөмләләрнең төрен билгеләгез. Җөмләләр карточкаларда бирелгән. Перфокарталар таратыла.

Җөмлә төре

Җөмлә саны

1

2

3

4

5

Аналитик иярченле кушма җөмлә

Синтетик иярченле кушма җөмлә

Аерымланган кисәкле гади җөмлә

Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә

Карточка:

1)Эчләре җыелып килсен, сулышлары иркен булсын өчен, аларга ипи белән солы гына ашаталар.

2)Бөтен дөнья миңа каршы булып та, син минем якта булсаң, без җиңәрбез.

3)Күренеп тора: Әминә апа ирен ярты сүздән аңлый белә.

4)Күңеле нидер сизгәндәй, Римма хастаханәгә йөгерде.

5)Айсылу, йомшак тел белән җавап кайтарып, бер – ике сүз белән генә аларның да хәлләрен сораша.

Тест сорауларына җавап бирү.

  1. Җөмләнең схемасын күрсәтегез. (1,2,3)

Беренче кояш нурлары галәмне яктыртканда, Миңсылу көндәлек эшенең яртысын диярлек төгәлләп куйган була: терлекләр каралган, сыерлар савылган, көтү куылган.  

                                                                   

                                                                 

2)Җөмләнең төрен билгеләргә.

Арада бик тазалары да очрый: өе дә таштан, каралты- куралары да таштан, түбәләре калай белән ябылган.

а) Иярченле кушма җөмлә;

ә) тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

в) гади җөмлә.

3)Катлаулы төзелмәдәге гади җөмләләр санын күрсәтергә.

Иптәшләре исә, күлнең, тирә- якның матурлыгыннан бигрәк, җил булмауга куаныштылар, чөнки, җил- давыл булса, күл дулкынлана да, каптыруның кызыгы калмый, балыклар да юньләп эләкми башлый.

А) өч    ә) дүрт    б) биш    в) алты

  1. Җөмләнең төрен билгеләргә.

Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлылар була, мин шулар янында булам: алар белән килешеп була.

     а) Иярченле кушма җөмлә;

ә) тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

в) гади җөмлә.

  1. Кушма җөмләдәге иярчен җөмләләрнең төрләрен билгеләргә.
  1. Әгәр дә инде без, башка өйләргә тукталмыйча, нәкъ менә шушы Мөхәммәди агай өенә тукталганбыз икән, (2) моның сере шунда: (3)монда Мөнирә тора.

А) кире һәм шарт;

ә) урын һәм сәбәп;

б) шарт һәм хәбәр;

в) шарт һәм аныклагыч.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Татар теле дәресләренә эшкәртмәләре7 сыйныф

Татар теле дәресләренә эшкәртмәләр...