Татар теле дәресләренә эшкәртмәләре7 сыйныф
план-конспект урока (7 класс) по теме

Мөхәрләмова Зөбәрҗәт Маликовна

Предварительный просмотр:

Тема. Гади җөмләгә синтаксик анализ.

Максат. 1. Гади җөмлә синтаксисы буенча алган белемнәрне тикшерү.

2. Белемнәрне практикада куллану күнекмәсен камилләштерү.

3. Якташ язучылар иҗаты белән кызыксыну уяту.

Тибы. Ныгыту дәресе.

Форма. Дәрес – практикум.

Кулланылган әдәбият.

Барышы.

  1. Оештыру.

Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәресне башлау.

  1. Өй эшен тикшерү .

  1. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

  • Укучылар, сез алдагы дәресләрдә гади җөмлә синтаксисын кабатладыгыз.
  • Синтаксис бүлеге нәрсәләрне өйрәнә?
  • ..... җөмлә төзелешен, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә кисәкләрен.
  • Җөмлә кисәкләренә нәрсәләр керә?
  • .... ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл.
  • Җөмләнең нинди кисәкләре була?
  • ....Баш һәм иярчен.
  • Баш кисәкләргә нәрсәләр керә?
  • .... ия һәм хәбәр.
  • Алар ни өчен баш кисәк дип атала?
  • .... алар җөмләнең хәбәрлек үзәген төзиләр.
  • Иярчен кисәкләрне санагыз.
  • .... аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч
  • Модаль кисәкләргә нәрсәләр керә?
  • ....эндәш һәм кереш сүзләр, кереш җөмләләр һәм керешмәләр.
  • Аларга ничек сызыла?
  • .... нокталар белән сызыла.
  • Хәлләр кайчан аерымлана?
  • .... фигыль белән белдерелгән һәм ияргән сүзеннән ераклашкан хәлләр аерымлана.
  • Тиңдәш кисәкләр дип нинди кисәкләргә әйтәләр?
  • .... бер үк сүзгә ияргән, бер сорауга җавап биргән һәм бер үк җөмлә кисәге булып килгән сүзләр тиңдәш кисәкләр була.
  • Ә боларны белү безгә ни өчен кирәк соң?
  • .... дөрес, төзек сөйләм төзү, җөмлә кисәкләрен  дөрес тәртиптә урнаштыра белү өчен кирәк.

Җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә. (Җөмләләр WORD программасында язылган,  мультимедия аркылы күрсәтелә. Җавап бирүче укучы компьютерда, сүзләр астына сызучы функция ярдәмендә,  җөмлә кисәкләрен билгели.)

  • Бүгенге дәресебездә кулланган җөмләләр якташ шагыйребез Шамил Маннаповның “Мин гармунга ичек өйрәндем” хикәясеннән алынган. Бу исем сезгә яхшы таныштыр дип уйлыйм.

Борынга каен себеркесенең юеш исе килеп бәрелде.

Тирә – якны яңгыратып, әтәчләр кычкырды.

Ялгышып та, адашып та килмәдем.

(Шамил Маннапов “Мин гармунга ничек өйрәндем?”)

Һәр җөмләгә телдән характеристика бирергә.

  • Ничә баш кисәге бар?
  • Ничә хәбәрлек үзәге бар?
  • Нинди максаттан әйтелә?
  • Мәгънә бөтенлеге өчен барлык кисәкләр дә бармы?
  • Нинди кисәкләр белән катлауландырылган?

  1. Гомумиләштерү һәм системага салу.
  • Алдагы бирем – гади җөмләгә синтаксик анализ ясау.  Синтаксик анализ ясау ни өчен кирәк ул?
  • ...грамматик анализ вакытында белемнәр системалаштырыла, алган белемнәрне практикада кулланып карау мөмкинлеге бар.

(Бирем ике өлештән тора. Җөмләләр  PowerPoint прграммасында язылган.) 

  • Беренче өлеш. Тыныш билгесенең куелышын аңлатырга. Һәр җөмләгә синтаксик анализ ясар өчен, яннарында җөмләгә характеристика язылган күчмә фигуралар бар. Шуларны тартып китерергә кирәк.
  •  Икенче өлеш. Җөмлә һәм синтаксик анализ критерийлары бирелгән. Шул критерийларга туры килгән билгеләмәләр язылган күчмә фигураларны тартып китерергә кирәк. (“Гади җөмләгә синтаксик анализ” презентациясе)

  1. Үзконтроль һәм контроль.
  • Сез быел 11 нче сыйныфны тәмамлыйсыз, алдыгызда зур сынау – БДИ тапшыру бар. Алдагы биремебез шуңа әзерлек максатыннан эшләнер. Биремнәрне мөстәкыйль башкарабыз. Ул өч өлештән тора.
  • Регистрация битен тутыру.

А өлеше. Бирелгән тестны эшләргә.

Б өлеше. Сорауларга җавапны сүз яки саннар белән язарга.

С өлеше. Текстка таянып, сочинение язу.

Тестны уку тәртибе белән таныштыру.

  • Мәгънәсенә төшенү.
  • Җөмләләргә нализ ясап барырга: гадиме – кушмамы? Нинди кисәкләр бар? Тыныш билгеләре ни өчен куелган? Нинди авыр язылышлы сүзләр бар? Һ.б.

1 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне (А1 – А5) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

А1 Нарат җиләге йөзем җиләге шикелле сабакка тезелеп үсә бит ул! (Э.Касыймов)

Бу җөмләдә нарат җиләге нинди җөмлә кисәге булып килә?

1) тәмамлык

2) ия

3) хәл

4) аергыч

А2  Түбәндәге җөмләләрдән гади җөмләне күрсәтергә.

1) Минем, берәүдән дә курыкмыйча, аның белән сөйләшеп торасым килә.

2) Кызарып кояш чыкканда, уйсу җирдә су кибә.

3) Кайчан әйтсәң, шул вакытка килермен.

4) Бер-ике көн ява да, аннары, матур булып, кояш чыгып җитә.

А3  

Күңелне кытыклап торган сөенчене малайларга да әйтеп салдым.

(Ш. Маннапов.)

Бу җөмләгә туры килгән билгеләмәне табарга.

  1. Гади, хикәя, бер составлы, җәенке, раслау, ким.
  2.  Гади, хикәя, ике составлы, җәенке, раслау, тулы.
  3. Гади, тойгылы, бер составлы, җыйнак, раслау, ким.
  4. Гади, хикәя, ике составлы, җәенке, раслау, ким.

Текстны укырга һәм А4 – А5,  В1 – В6 биремнәрен үтәргә

(1) Безнең кайсыбызның гына батыр буласы, илне шаулатырлык эшләр эшлисе килми икән? (2) Батыр кешеләрнең тормышлары турында укыганда, йөрәкләребез ялкынлана, җанда әллә нинди хыяллар уяна. (3) Әйе, батырлык яшь күңелне бервакытта да битараф калдырмый, ул гел дәртләндерә, ашкындыра, матур яшәргә, матур эшләргә чакыра. (4) Ләкин, дуслар, батырлык турында һәрберебез хыялланса да, батырлык дигән кеше тормышындагы гүзәл мизгелнең нәрсә икәнен без әле белеп бетермибез.

(5) Ә бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? (6) Әйдәгез, бу сорауга җавап биргәнче, батырлыкның нәрсә икәнлеге турында уйланып алыйк әле. (7) Беренче карашка, батыр булу өчен күп нәрсә кирәкми кебек. (8) Батыр булу өчен тәүге шарт (...) куркак булмау.

(9) Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана.

(Фәнис Яруллинның “Яз сулышы” китабыннан)

А4  2 нче җөмләдә нинди тел-сурәтләү чарасы кулланылган?

1) гипербола

2) сынландыру

3) метафора

4) чагыштыру

А5  Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1) Батырлык яшь күңелне матур эшләргә чакыра.

2) Солдатлар сугышта батырларча көрәште.

3) Батыр булу – үзеңдәге куркаклыкны бетерү.

4) Кыенлыклар алдында каушап калмау – батырлыкның бер билгесе.

2 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 – В6 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.

В1 – В3 нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз

 В1    3 нче җөмләдә бервакытта сүзе нинди җөмлә кисәге?

 В2   1 нче җөмләдә кайсыбызның сүзе кайсы җөмлә кисәгенә карый?

 В3    8 нче җөмләдә җәяләр урынына нинди тыныш билгесе куела?

В4 – В6 нчы биремнәргә җавапны саннар белән языгыз

 В4   Гади җөмләләрнең саннарын арта бару тәртибендә язарга.

 В5   5 - 8 нче  җөмлəләрдəн  аерымланган  хәл  кергән  җөмләнең  санын билгеләгез.

 В6   Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрнең  санын  арта  бару  тәртибендә күрсәтегез.

 

3 нче өлеш

Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение тексты языла.

Текстны укырга һәм С1 биремен үтәргә

Ике йөрәкле кеше

1)Андый буранлы көннәр безнең якларда кышын да күп булмый торгандыр. 2)Әнкәй мондый буранны “җен туе” ди. 3)Күз ачкысыз кар гарасаты. 4)Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең. 5)Ничек кенә җылы киенсәң дә, суык җил күз ачып йомганчы сине үзенең сөякләргә үтеп керерлек салкын тулы кочагына бөтереп ала, тәнеңдәге һәр күзәнәгеңә салкын энәсен кадап чыга. 6)Бит-йөзеңне тун якалары белән томалап, үз-үзеңне кочып, ярым йомарланган хәлдә барасың да барасың. 7)Иң мөһиме, трамвай тукталышына кадәр алып баручы сукмакны югалтмаска кирәк. 8)Гел шул хакта гына уйларга туры килә. 9)Уйларың башка якка китеп, юлдан язсаң, тиз генә эзгә төшәм димә. 10)Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак  карын ялап та, кимереп тә ала алмый.

11)Шулай барганда, бер тавышка игътибар иттем. 12)Хәер, мин ул тавышны байтактан  ишетеп килә идем инде. 13)Башта аны җил галәмәтедер дип уйладым. 14)Аннары күңелемә зәһәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә дигән уй төште. 15)Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя, ачыклана гына барды.

16)Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул төргәкне мин аздан гына китереп басмадым. 17)Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым. 18)Төргәк кыймылдап куйды. 19)Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде. 20)Әйе, ята иде, чөнки әлеге тере төргәк аз гына калкына башласа, аны җил, сукмактан кубарып, үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле иде.

21)Көчекне кулыма алдым. 22)Аның калтыранган тәнен тойдым. 23) Тиздән бу калтырану үземә дә күчте. 24)Һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте.

25)Изүемне ачып, көчекне куеныма куйдым. 26)Җылыны тоеп алган тере йомгак үзе дә эчкәрәк кереп үрмәләде, нәкъ йөрәк турысына барып җитеп, борынын култык астына төртте дә тынып калды.

27) Минем үземә дә җылы булып китте. 28) Бураны-кары да, зәһәр суыгы да инде куркытмый иде. 29)Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем. 30)Уен эшмени – куенымда, ярсып-ярсып, берьюлы ике йөрәк тибә иде!

                                                                           (Г. Гыйльманов)

С1    Текстның бетемендә (финалында) китерелгән  “Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем“ җөмләсен Сез ничек аңлыйсыз?

        Сочинениедә укылган тексттан фикер агышыгызны дәлилли торган 2 аргумент китерегез.

        Мисалларны язганда, кирәкле җөмләләрнең тәртип номерларын күрсәтегез яисә цитата рәвешендә бирегез.

Сочинениенең күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә итеп, таныла торган почерк белән языгыз.

  1. Дәресне йомгаклау.
  • Дәрестә нинди яңалыклар белдегез?
  • Ниләр истә калдырырыга кирәк?
  • Җөмлә кисәкләрен өйрәнүнең әһәмияте нидә?
  • Дәрес өчен билгеләр кую.
  1. Өй эше бирү.

Биремнең С өлешен эшләргә.



Предварительный просмотр:

Тема: Җөмләнең аерымланган кисәкләре.

Максат: җөмләнең аерымланган кисәкләрен искә төшерү; аерымланган кисәкләрне табуга күнегүләр эшләү; аерымланган кисәкләр кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер.

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыль эшләү:
карточкалар белән эш

37 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

1 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:

Оештыру.

Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

Актуальләштерү.

Укучылар теманы үзлекләреннән өйрәнәләр, түбәндәге сораулар бирелә:

- Җөмлә кисәкләре кайчан аерымлана? 
- Аерымланган аныклагычлар янында нинди тыныш билгеләре куела?

Мөстәкыйль эшләү.

А 1. 108 биттәге текстта калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр янында тыныш билгеләренең ни өчен куелуын аңлатыгыз (вариантлап). 
А 2. 164 нче күнегү. Аерымланган кисәкләрнең төрен билгеләп, алар янындагы тыныш билгеләрен куюның сәбәбен аңлатыгыз (1 вариант – 1,2,5 җөмләләр; 2 вариант – 3,4,6 җөмләләр).
А 3. 166 нчы күнегү. Тиешле урыннарга тыныш билгеләрен куеп, текстны күчереп языгыз. 
А 4. Аерымланган кисәкләр кулланып, Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре буенча кечкенә сочинение языгыз.

Рефлексия.

Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

Индивидуаль өй эше.

Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.



Предварительный просмотр:

Тема: Аерымланган аныклагычлар һәм алар янында тыныш билгеләре.

Максат: 1. Аныклагычларның аерымлануы турында төшенчә бирү.

               2. Алган белемнәрне телдән һәм язма сөйләмдә куллана    белергә өйрәтү.

                3. Туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләү (эстетик һәм патриотик тәрбия бирү).

Тип: Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Метод: Диалогик.

Төре: Әңгәмә.

Җиһазлау: Компьютер күнегүләре, мультимедиа, таратма материал, видеоъязма.

 

                                Дәрес барышы

  1. Актуальләштерү

  1. Дәресне оештыру.

- Исәнмесез, хәерле көн укучылар. Кәефләрегез ничек?

- Күтәренке.

- Димәк, күтәреке кәеф белән пәнҗешәмбе, ягъни кече атна иртәләрендә татар теле – туган телебез дәресен башлыйбыз.

 2.Үткән материалны искә төшерү.

Бүген без сезнең белән аерымланган аныклагычлар турында сөйләшербез, шуңа күрә әйдәгез, укучылар, аныклагычлар һәм аерымланган  кисәкләрне искә төшереп китик әле.

1.Аныклагыч нинди синтаксик күренеш ул?

(Укучы җавабы)

2. Аныклагыч  башка иярчен кисәкләрдән нәрсә белән аерыла?

(Укучы җавабы)

3. Аныклагыч нинди сорауларга җавап бирә?

(Укучы җавабы)

4. Рус телендә аныклагычка тәңгәл килә торган җөмлә кисәге бармы?

(Юк, рус телендә я уточнение, я поясняющий член буларак таныла.)

5. Ә җөмләнең нинди кисәкләре аерымлана?

(Хәлләр һәм аныклагычлар)

6. Хәлләр кайчан аерымлана?

(ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булганда, хәбәрдән ераклашканда)

7.Аерымланган иярчен кисәкләр дип нәрсәгә әйтәләр?

(Укучы җавабы)

II. Яңа материалны өйрәтү.

Тактадагы эпиграфка карыйк әле.(Бер укучы укый)..

                                                  Казаным, минем кардәш калам,                                                  

                                                  Татарстан – матур, бай җир!

                                                   Елдан-ел үс, балкы һаман,

                                                   Синең даның белсен бар җир!

                                                                 (П.Хузангай, Чуваш шагыйре)

Шигырь нәрсә турында? Һәм анда аныклагыч бармы?

Фикер алышу.

Ә хәзер дәфтәрләребезне ачып,бүгенге числоны, теманы языйк.

Тактада язылган җөмләләрне тикшергәндә, дәфтәргә язып барыгыз.

1. Без, сигезенче сыйныф укучылары, укытучыбыз белән Казан буйлап сәяхәткә киттек. (күплек санда)

2. Әнә алда, Казансу елгасы буенда, борынгы Кирмән (Кремль) күренә.  а.) (икесе дә У-в килешендә, б) икесе дә баш килештә, берлек санда).

3. Башкалабызның күренекле шәхесләре- язучылары, галимнәре турында сөйләштек. ( икесе дә баш килештә, күплек санда III зат тартым формасында килгәннәр).

4. Без барыбыз да моңа бик сөендек: җиде кат күкләргә менгәндәй булдык. ( икесе дә үткән заман хикәя фигыль Iзат күплек сан  формасында килгәннәр ).

5. Барысы да тыңлый, ә без өчәү игътибарыбызны читкә юнәлтттек.

4һәм 5 нче җөмләләрдә билгеләү алмашлыгы,җыю саны бар алар аерымланмый.

     Кагыйдә чыгару.( Укучы җавабы)

Аныкланмышы белән нинди дә булса грамматик формада ярашкан аныклагычлар аерымлана.

Ә билгеләү алмашлыклары (үз, барысы, бөтенесе, һәммәсе һәм җыю саны белән белдерелгән җыйнак алмашлыклар аерымланмый

III. Осталык һәм күнекмәләр.

1. Дәреслектән 266 нчы күнегүне язмача эшләү

б). Күнегүне эшләү

Инде мең еллык тарихы булган Казаныбыз урамнарына күз салыйк. Тактага карагыз әле, укучылар, бирелгән җөмләдәге чүп-чар сүзенә аныклагыч өстәп, җөмләне үзгәртегез, аныклагычланы  өстәгәндә фотографияләрдән файдаланыгыз.

Казаныбызны чүп-чардан, (ягъни нәрсәдән)

арындырыйк.

 

 Нәтиҗә ясау. Димәк, Казаныбызны пычратулардан, хаталы язулардан, ялгыш тәрҗемәләрдән, тиешсез җирдәге сатулардан, сыра һәм тәмәке рекламаларыннан чистартырга кирәк.

          Бу – безнең гомуми кимчелегебез.

          Шул уңайдан минем сезгә күренекле галимебез Р. Фәхретдин сүзләрен китерәсем килә:

Кем дә булса, башкаларның гаепләрен тикшергәнче, беренче чиратта үзендә булган кимчелекләрне бетерергә, үзен яхшы кеше итеп тәрбияләргә тырышсын.

                                                                 Р. Фәхретдин

Ә сез шәһәребезне пычратмыйсызмы соң? Сездә шундый кимчелекләр юкмы? Туңдырма, конфет, һ.б. кәгазләрен ташламыйсызмы? Сагыз кәгазләрен теләсә кая ябыштырмыйсызмы?

Татар халык мәкальләре нәрсә ди әле бу хакта?

Тамчыдан күл җыела.

Ил төкерсә, күл була

Нәтиҗә ясау.

Димәк, шәһәребезне чиста тоту өчен, аны пычратмаска гына кирәк

Аерымланган аныклагычны табарга:

Башкалабызга бәйрәм бүләк иткән, Казанга мең ел икәнен раслаган галимнең кем икәнен беләсезме?

Аныклагычны табу. Ул аерымланганмы?

Ә сорауга җавап бирә аласызмы?

     Ул – Фаяз Хуҗин. Аның турында видеъоязма карау. Яңа китабын тәкъдим итү.

IV. Йомгаклау.

Димәк, укучылар, аныклагычлар кайчан аерымлана?

Ә кайчан аерымланмый?

-  Аерымланган аныклагычлар аерымланган хәлләрдән нәрсә белән аерылалар? (аныклагычлар ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия түгел, хәбәрдән ераклашмыйлар)

 - Аныклагычлар янында нинди тыныш билгеләре куела, тактадагы җөмләләргә игътибар итегез әле. (өтерләр, сызыклар, җәяләр)

  -  Әйе, бик дөрес, ә киләсе дәрестә кайсы очракта нинди тыныш билгесе куелышын өйрәнербез.

  - Бүген дәрестә сезгә нәрсәләр ошады? Нәрсәләр ошамады? Нәрсәне үзгәртер идегез?

  -  Ә миңа Римманың, Алинәнең һ.б. җаваплары ошады.

 Билгеләр кую.

    V.Өй эше:

             а) кагыйдәне өйрәнергә;

             б) 267 нче күнегүне язмача эшләргә;

                  в) теләгән укучыларга шәһәребездәге хаталы язуларны табарга.  

Аерымланган аныклагычлар буенча

ТЕСТ

  1. Кайсы аныклагычлар аерымлана?

         а) билгеләү алмашлыгы яки җыю саны белән белдерелгән;

         б) аныкланмышы белән бер үк грамматик формада килмәгән;

         в) билгеләү алмашлыгы яки җыю саныннан башка сүзләр белән

              белдерелгән;

         г) теләсә кайсы аныклагыч.

  1. Нинди алмашлыклар белән белдерелгән аныклагычлар аерымланмый?

         а) билгесезлек;

           б) юклык;

           в) күрсәтү;

           г) билгеләү.

  1. Җөмләдә аныкланмыш янына кайсы аныклагычны куяр идегез?

                     Ватаннын, ............, һәркем яратырга тиеш.

                а) яшәгән җирне;

                б) туган җирен;

                в) туган ягына;

                г) туып-үскән урынына.  

      4. Аерымланган аныклагычлар янына нинди тыныш                         билгеләре куела?

             а) сызыклар, өтерләр, нокталы өтерләр;

                б) сызыклар, өтерләр, җәяләр;

                в) өтерләр, нокталы өтер, сызык;

                г) җәяләр, өндәү билгесе, өтерләр.

  1.  Нинди саннар белән белдерелгән аныклагычлар аерымланмый?

        а) бүлем;

          б) тәртип;

          в) җыю;

          г) чама.

                                           

  Дәрескә үзанализ

  Туры сөйләм темалар системасы буенча икенче дәрес. Программа буенча 4 сәгать бирелгән.  Укучыларга диалог темасы таныш. Үткән дәрестә  сөйләм турында мәгълүмат бирелгән. Шунлыктан мин дәрес башында алда алган белемнәрен искә төшерү өчен кабатлаттым, сораулар бирдем.

    Бүгенге дәресемнең максатлары:

1. Белем бирү максаты: Диалог, монолог, цитата турында төшенчә бирү.

 2. Үстерү максаты:  Алган белемнәрне телдән һәм язма сөйләмдә       куллана белергә өйрәтү.

 3.Тәрбия максаты: Туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләү (эстетик    һәм патриотик тәрбия бирү).

      Куйган максатларыма ирештем дип саныйм. Укучылар теманы аңладылар, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Диалог төзи, цитаталар куллана  беләләр. Бу мөстәкыйль эш эшләгәндә күренде.

      Бу дәрестә укучыларның белемнәрен арттыру һәм сөйләмнәрен камилләштерү өчен мин түбәндәге ысул һәм алымнардан файдаландым

       а) аңлату (теманы аңлатканда);

       ә) чагыштыру (татар һәм рус грамматикасын, мәкальләрдә);

       б) эзләнү (җөмләләр тикшергәндә);

       в) эзләнүгә этәрү ( өйгә эш биргәндә);

       г) дәреслек белән эш, күчереп язу (301 нче күнегүне эшләгәндә);

       д) хаталарны төзәтү (фотосурәтләр белән эшләгәндә);

       е) биремнәр үтәү (күнегүләр эшләгәндә);

       ё) иҗади эш (диалоглар төзеткәндә);

       ж) китап тәкъдим итү (Ф.Хуҗин “Средневековая Казнь”);

       җ) яңалык белән таныштыру (меңъеллыкны исбатлаучы галим);

        з) сүзлек запасын баету (сүзлек өстендә эш);

     Дәрестә укыту - танып белү эшчәнлегенең фронталь, парлы, индивидуаль формаларын кулландым.

     Дәреснең башында, эпиграф итеп, Казаныбызның матурлыгына башка милләт кешеләренең дә соклануын күрсәтү максатыннан тугандаш язучыбыз (чуваш язучысы) Педер Хузангай шигырен алдым.

     Мең еллык тарихы булган Казаныбызны пычратучы, аны бизәми торган күренешләр бик күп һәм алар күңелне әрнетә. Шундый хаталардан арындыру өчен, чисталыкны сакларга өйрәтү, эстетик тәрбия бирү максатыннан, мин фотосурәтләр белән эшләдем. Киләчәктә бу укучылар, бәлки, тиешле урыннарда эшләрләр һәм шундый кимчелекләргә чик куярлар дип ышанып калам. Ә инде өйгә хаталы сүзләрне табарга бирүем – укучыны эзләнүгә юнәлдерә кимчелекләне табарга юл куя. Ә инде Р.Фәхретдиннең сүзләре һәр укучыга үтемле булгандыр дип уйлыйм.

       Дәрескә нәтиҗә ясаганда, аныклагычлар янында нинди тыныш билгеләре куела? – дигән сорау биреп, мин киләсе дәрескә юнәлеш бирдем.

        Дәреснең азагында тест эшләтеп, яңа материалны аңлау дәрәҗәсен тикшердем.

        Дәрес нәтиҗәләре турында нәрсә ошады, нәрсә ошамады, нәрсәне үзгәртер идегез? кебек сораулар биреп, укучылар белән фикер алыштым.

        Дәрес минем методик темама туры килә. Татар теле һәм әдәбиятын укыту моделенең үзәгенә куелган әхлаклы, белемле шәхес формалаштыру буенча эш алып барылды дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Татар теле дәресләренә эшкәртмәләре 8 сыйныф

Татар теле дәресләренә эшкәртмәләр 8 сыйныф...