Олимпиадага хәзерләнәбез

Васильева Римма Николаевна

Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

2018-2019 уку елы, 4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты 60 минут

Максималь балл – 38

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Баш хәрефтән языла алмый торган барлык хәрефләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) һ, ә, ө;

        ә) ң, ъ, ь;

        б) ң, һ, җ;

        в) ъ, ь.

2. Татар алфавитының 20 нче урынында урнашкан хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Н;

        ә) О;

        б) Ө;

        в) Ү.

3. Хәрефкә хас үзенчәлекләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) әйтәбез, ишетәбез;

ә) ишетәбез, язабыз;

        б) күрәбез, ишетәбез, язабыз, укыйбыз;

        в) күрәбез, язабыз, укыйбыз.

4. Калын пары булмаган сузык аваз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.       (2 балл)

а) [и];

        ә) [ө];

        б) [ә];

        в) [ү].

5. Төшем килешендәге исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) агачка, шәһәргә;

ә) тиен, өстәлне;

        б) мәктәпнең, авылга;

        в) әнисен, китапны.

6. Сишә...бе сүзендә төшеп калган хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) н;

        ә) м;

        б) л;

        в) ң.

7. Парлы сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) кулъяулык, аккош, кызылтүш;

        ә) шәһәрдә яшәү, җиләк җыю, мәктәптә уку;

        б) хатын-кыз, кадер-хөрмәт, бала-чага;

        в) әтәч гөмбә, үги ана яфрагы, матур әдәбият.

8. Җәенке җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Әнием – укытучы.

        ә) Гөлия Алмазовна укыта.

        б) Акбай ишегалдында йөри.

        в) Кура җиләге өлгергән.

II. Теоретик бирем.

        Күпнокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (12 балл)

        Татар алфавитында ... хәреф бар. Тартык авазны белдерә торган хәрефләр саны – ... . Яңгырау тартыклар ... һәм ... катнашында ясала. Калын әйтелешле сүзләргә ... кушымча ялгана. Тамыр нигезле һәм ... нигезле сүзләр була.

III. Иҗади бирем.

        Мавыктыргычны игътибар белән укыгыз. Диалогны файдаланып, 10 җөмләдән торган кечкенә текст төзеп языгыз. (10 балл)

  • Монда май бар иде, кая киткән?
  • Песи ашаган.
  • Песи кая киткән?
  • Салам астына кергән.
  • Салам кая киткән?
  • Сыер ашаган.
  • Сыер кая киткән?
  • Су эчәргә киткән.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен

татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары җаваплары

(мәктәп туры, 2018-2019 уку елы) 5 нче сыйныф

 

                                                                                 Максималь балл – 30

  1. Теоретик биремнәр (13 балл).

  1. Халык авыз иҗаты әсәрләренә хас 5 уртак сыйфатны  санап чыгыгыз (10 балл):

Телдән-телгә күчеп яши;

Күмәк иҗат булуы белән аерылып тора;

Төгәл бер авторы билгеле түгел;

Күп вариантлылык;

Традиционлык.

2. Түбәндә саналган әкиятләрнең кайсылары халык авыз иҗатына  карый (3 балл):

А) “Шүрәле”

Б) “Үги кыз”

В) “Тукран малае Шуктуган”

Г) “Гөлчәчәк”

Д) “Аю белән төлке” 

  1. Әдәби әсәргә кагылышлы биремнәр (14 балл).
  1.  “Үги кыз” әкиятендә яхшылык / яманлык сыйфатлары ягыннан геройларны капма-каршы төркемнәргә бүлеп языгыз. (4 балл)

Яхшылык (Үги кыз, Убырлы карчык), Яманлык (икенче кыз, агалары)

  1. “Үги кыз” әкиятенең төп герое кем? Аңа нинди сыйфатлар хас? Ул сыйфатлар нинди вакыйгалар аша ачыла? (10 балл) (Эшчән, намуслы, ярдәмчел, игътибарлы, карышмый торган һ.б.)

  1. Иҗади эш (3 балл).

Үзегез белгән 3 табышмакны искә төшереп языгыз. (3 балл)



Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар әдәбиятыннан үткәрелә торган республика олимпиадасының муниципаль этабы өчен биремнәр

(2014/2015 нче уку елы)

  1. Әдәбият теориясенә караган биремнәр.

1. Әлеге билгеләмәне дәвам итеп языгыз.        

Реализм ул –

2. Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда романтизмга хас нинди үзенчәлекләр чагылыш таба? Җавабыгызны аңлатып языгыз.

3. Драма жанрына хас үзенчәлекләрне санагыз. 

  1. Әдәбият тарихына караган биремнәр.

Блиц-сорауларга сүз яки сүзтезмә белән җавап язып чыгыгыз:

1. ХХ йөз башында яшәгән күренекле реалист шагыйрьне атагыз.

2.  ХХ йөз башында яшәгән күренекле реалист прозаикны атагыз.

3. ХХ йөз башында яшәгән, драматургиянең “әтисе” исемен алган, театр сәнгате үсешенә зур йогынты ясаган драматургны языгыз.

4. Ф.Әмирханның фантастик алымнарга таянып язылган әсәренең исемен языгыз.

5. Кайсы шагыйрьнең “Китәсе” килми?

6. Татар халкының борынгыдан бирле яшәп килгән дини йоласын сурәтләгән әсәрне, авторын атагыз.

7. “Татар әдәбиятының үсеш юлларын билгеләгән программ әсәр” буларак бәяләнгән, татар халкының инкыйразын фаразлаган антиутопиянең исемен һәм авторын атагыз.

8. Кайсы шагыйрь алтын приискалары хуҗасы булган?

9. Кайсы шагыйрь (шагыйрьләр) иҗатында гыйсъянчылык мотивлары алга чыга?

10. Татар телендә дөнья күргән беренче гәзитнең исеме ничек?

  1. Әдәби иҗатка караган биремнәр.

1. Әлеге әдипләрне иҗатка килү вакыты  ягыннан эзлеклелеккә салып языгыз: Габдулла Тукай – Һади Такташ – Сәйф Сараи – Муса Җәлил – Кол Гали.

2. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрендә нинди сыйфатлар тәнкыйтьләнә? Ул кайсы геройлар аша җиткерелә?

3. Иҗат юнәлеше яки агымнарын аларга туры килгән мисаллар белән тәңгәлләштерегез:

А) мәгърифәтчелек реализмы  

Б) импрессионизм  

В) тәнкыйди реализм

1) Ш.Камал “Акчарлаклар”

2) Ф.Әмирхан “Фәтхулла хәзрәт”

3) Г.Исхакый “Кәләпүшче кыз”

А

Б

В

5. Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә образларны төркемнәргә бүлеп языгыз:

Төп герой:

Ярдәмче герой:

Катнашучы герой:

Җыелма образ:

Табигать образлары:

Символлар:

6. Тәкъдим ителгән мәкальгә бәйләп, үзегез теләгән бер әсәрнең героена характеристика бирегез:

Атаң булса да кол, син иреккә омтыл!

  1. Лирик әсәргә анализ.

Дәрдемәнднең түбәндәге шигыренә анализ ясагыз:

Гөрләгән сулар башында,

Тыңлагыз, шунда үтәр —

Йөрсә сыктап таң–сәхәрләр

Моң–сагышлардан хыял.

И туган илнең һавасы,

Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Ни газизрәк — бу ватанмы?

Аһ, туган каумем газиз!

Ул мөкаддәс кан белән ул

Изге сөткә ни җитәр!..

Сөт калыр, ватан китәр!

Сөт калыр, ватан китәр!

  1. Иҗади эш.

Көзен җылы якларга юл алган кыр казларының кичерешләре хакында хикәя яки сюжетлы шигырь языгыз.



Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар әдәбиятыннан үткәрелә торган республика олимпиадасының муниципаль этабы өчен биремнәренә җаваплар

(2014/2015 нче уку елы)

  1. Әдәбият теориясенә караган биремнәр. (15 балл)

1. Әлеге билгеләмәне дәвам итеп языгыз.        (3 балл)

Реализм ул – вакыйгаларны, кешеләрне, аларның тормыш-яшәешен чынбарлыктагыча сурәтләүгә, язучының хыялындагы түгел, ә тормышның үзендәге хәлләрне тасвирлауга юнәлдерелгән иҗат юнәлеше.

2. Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда романтизмга хас нинди үзенчәлекләр чагылыш таба? Җавабыгызны аңлатып языгыз. (6 балл)

Язучы геройларның эчке дөньяларын сурәтләүгә зур урын бирә; Хәят образын иделлаштыра; геройларның мөнәсәбәтләрен дә маурлап, нәфисләп күрсәтә; хис-кичерешләр алгы планда тора, тормыш-чынбарлык хыял ярдәмендә бәяләнә һ.б.

3. Драма жанрына хас үзенчәлекләрне санагыз. (6 балл)

Драматургиянең төп жанрларының берсе; бердәм хәрәкәт тәшкил иткән вакыйга-күренешләр тасвирлана; конфликт үзәккә куела; диалог һәм монологлардан тора; сәхнә өчен языла.

  1. Әдәбият тарихына караган биремнәр. (20 балл)

Блиц-сорауларга сүз яки сүзтезмә белән җавап язып чыгыгыз:

1. ХХ йөз башында яшәгән күренекле реалист шагыйрьне атагыз. Г.Тукай (2 балл) 

2.  ХХ йөз башында яшәгән күренекле реалист прозаикны атагыз. Г.Исхакый

3. ХХ йөз башында яшәгән, драматургиянең “әтисе” исемен алган, театр сәнгате үсешенә зур йогынты ясаган драматургны языгыз. Г.Камал

4. Ф.Әмирханның фантастик алымнарга таянып язылган әсәренең исемен языгыз. “Фәтхулла хәзрәт”

5. Кайсы шагыйрьнең “Китәсе” килми? Г.Тукай (“Китмибез”)

6. Татар халкының борынгыдан бирле яшәп килгән дини йоласын сурәтләгән әсәрне, авторын атагыз. Г.Исхакый “Сөннәтче бабай”

7. “Татар әдәбиятының үсеш юлларын билгеләгән программ әсәр” буларак бәяләнгән, татар халкының инкыйразын фаразлаган антиутопиянең исемен һәм авторын атагыз. Г.Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз”

8. Кайсы шагыйрь алтын приискалары хуҗасы булган? Дәрдемәнд

9. Кайсы шагыйрь (шагыйрьләр) иҗатында гыйсъянчылык мотивлары алга чыга? С.Рәмиев, Ш.Бабич, өлешчә Н.Думави

10. Татар телендә дөнья күргән беренче гәзитнең исеме ничек? “Нур”

  1. Әдәби иҗатка караган биремнәр. (40 балл)

1. Әлеге әдипләрне иҗатка килү вакыты  ягыннан эзлеклелеккә салып языгыз: Кол Гали – Сәйф Сараи – Габдулла Тукай – Һади Такташ – Муса Җәлил. (5 балл)

2. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрендә нинди сыйфатлар тәнкыйтьләнә? Ул кайсы геройлар аша җиткерелә? (10 балл)

3. Иҗат юнәлеше яки агымнарын аларга туры килгән мисаллар белән тәңгәлләштерегез: (5 балл)

А) мәгърифәтчелек реализмы  

Б) импрессионизм  

В) тәнкыйди реализм

1) Ш.Камал “Акчарлаклар”

2) Ф.Әмирхан “Фәтхулла хәзрәт”

3) Г.Исхакый “Кәләпүшче кыз”

А

Б

В

3

1

2

4. Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә образларны төркемнәргә бүлеп языгыз: (10 балл)

Төп герой: Хәят

Ярдәмче герой: Михаил, Лиза, Әминә

Катнашучы герой: Борхан абзый, Рәхимә абыстай, Гали

Җыелма образ: бакчадагы егет-кызлар

Табигать образлары: таң, кояш, төн

Символлар: гөл чәчәге, сандугач, әкәм-төкәм

5. Тәкъдим ителгән мәкальгә бәйләп, үзегез теләгән бер әсәрнең героена характеристика бирегез: (10 балл)

Атаң булса да кол, син иреккә омтыл!

  1. Лирик әсәргә анализ. (10 балл)

Дәрдемәнднең түбәндәге шигыренә анализ ясагыз:

Гөрләгән сулар башында,

Тыңлагыз, шунда үтәр —

Йөрсә сыктап таң–сәхәрләр

Моң–сагышлардан хыял.

И туган илнең һавасы,

Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Ни газизрәк — бу ватанмы?

Аһ, туган каумем газиз!

Ул мөкаддәс кан белән ул

Изге сөткә ни җитәр!..

Сөт калыр, ватан китәр!

Сөт калыр, ватан китәр!

  1. Иҗади эш. (15 балл)

Көзен җылы якларга юл алган кыр казларының кичерешләре хакында хикәя яки сюжетлы шигырь языгыз.

Гомуми балл - 100



Предварительный просмотр:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2016/2017 нче уку елы)

максималь балл - 76

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Ш.Җиһангирова иҗатыннан тупланган мисаллар арасыннан сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмаган сүзе булган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

                а) Үтә икән, китә икән

               Гомер дигәнең агып...

                ә) Җитә икән яшәү чоры

             Кадерсезләргә калып.

                б) Беркем килми, беркем китми,

             Һичкем белми хәлеңне.

                в) Берьялгызың үткәрәсең

             Шулай картлык мәлеңне. 

2. Тел арты (кече тел) ассимиляциясе чагылыш тапкан сүз кулланылган җөмләне  билгеләгез. (2 балл)

        а) Дөньяда һәркемнең иң кадерле кешесе була.

        ә) Ул тормышның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша.

        б) Аның сүзләре җанга дәва бирә, күзләре ышаныч һәм өмет өсти.

        в) Әнием – дөньядагы иң кадерле, якын кешем.

3. Күбрәк сүзнең транскрипциясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) [күбэрәк];

        ә) [күпрәк];

        б) [күбрәг];

        в) [күбрәк].

4. Фразеологик әйтелмәне билгеләгез. (2 балл)

        а) эссе табада пешерә;

        ә) эссе табада кыздыра;

        б) эссе табага бастыра;

        в) эссе табаны юа.

5. Бирелгән мисалдагы омонимнарның төрен билгеләгез. (2 балл)

Ябалак кар яуган төсле

Яфрак ява кыштыр-кыштыр.

Гүя урман икеләнә:

“Көз түгелдер, кыштыр, кыштыр        (Г.Рәхим)

а) саф лексик;

ә) омограф;

б) омоформа;

в) омофон.

        

 

6. Кушымчаларның барлык төре дә кулланылган сүзне билгеләгез. (2 балл)

        а) акыллыларга;

        ә) шартлылык;

        б) ачыграк;

        в) бишенче.

7. -ма/-мә кушымчалары ярдәмендә ясала торган сүз төркемнәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) исем, сыйфат;

        ә) исем, фигыль;

        б) сыйфат, фигыль;

        в) фигыль, рәвеш.

8. Исем фигыль кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Казанда күренекле шәхесләр яшәгән йортлар шактый күп.

ә) Имтиханны тапшыргач, ял йортына китәргә телибез.

б) Америкадан кайтуыбызга күп шатлыклы хәбәрләр ишеттек.

в) Кибетче апа үлчәүгә алмаларны тезеп куйды.

9. Бәйлекләр белән теркәгечләр генә кулланылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) белән, чөнки, ихтимал, бәлки;

        ә) өчен, әмма, имеш, дөрес;

        б) һәм, әгәр, ахры, саен;

        в) сыман, өчен, тик, гүя.

10. Исем сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

а) әнинең кайтуы;

        ә) ак яулык;

        б) өзелеп ярату;

        в) сиңа кирәк.

11. Җөмләдәге хәбәрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Карт имән артыннан, урманны яңгыратып көлә-көлә, Әминә килеп чыга. (Р.Вәлиев)

а) гади фигыль хәбәр;

        ә) тезмә фигыль хәбәр;

        б) кушма фигыль хәбәр;

        в) кушма исем хәбәр.

12. Инверсия күренеше чагылыш тапкан җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Ел саен диярлек мин авылга кайтып киләм.

        ә) Беләм мин боларны, беләм.

        б) Бу әсәр бер авыл тарихыннан алып язылган.

        в) Ул халык авыз иҗатын җыюга зур көч куя.

13. Кушма җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ләкин адәм баласына шул нәрсә хас: ул, үзе чибәр булмаса да, чибәрне ярата, чибәргә омтыла. (В.Нуруллин)

а) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

        ә) катнаш кушма җөмлә;

        б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

        в) берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

14. Ике төрле фикер йөртергә урын калдырган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

        а) Фәттах исемле мулла бу тирәдә булып китте.

        ә) Фәттах мулла булып китте.

        б) Фәттах исемле шәкерт бер авылга мулла булып китте.

        в) Фәттах исеме гарәп теленнән алынган.

15. Җөмләдәге тыныш билгеләре дөрес куелган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Монысы бәхәссез имән тарихчы (М.Мәһдиев)

а) Монысы бәхәссез: имән – тарихчы.

        ә) Монысы – бәхәссез: имән – тарихчы.

        б) Монысы бәхәссез, имән – тарихчы.

        в) Монысы бәхәссез – имән – тарихчы.

II. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләргә тартык авазларны белдерә торган хәрефләрне өстәп, мәкальне языгыз. (Ике нокта урынына бер хәреф туры килә!) (9 балл)

        А..А..   ..Ә....А   Ү..Е..  ..И..Е..  ..О....А..   ..Е..Е..Ә  ..Ә  ..Ү..Ә..Ә   ..И..Ә.

 (Агач хәтта үзен кисеп торган кешегә дә күләгә бирә.)

III. Теоретик бирем.

        Кисәкчәләр турында белгәннәрегезне языгыз. Фикерләрегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез.  (10 балл)

IV. Гамәли һәм иҗади бирем.

Ике нәрсә кешене картайтмый: берсе – изге эш, берсе – изге сүз. (Мәкаль)

1. Изге сүзенә фонетик анализ ясагыз. (4 балл)

2. Картайтмый сүзенең мәгънәле кисәкләрен билгеләгез. (5 балл)

3. Кешене, берсе сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (4 балл)

4. Җөмләнең баш кисәкләрен һәм компонент чикләрен билгеләгез, схемасын сызыгыз, җөмләгә билгеләмә бирегез. Тыныш билгеләренең куелышын кагыйдәләргә таянып аңлатыгыз. (7 балл)

5. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (7 балл)

Текст язуга таләпләр:

- текст төзелеше ( башлам, төп өлеш, йомгаклау);

- җөмләләр дөрес, төзек булырга тиеш;

- язма телнең  бай, сурәтле булуына  игътибар итәргә;

- орфографик грамоталылыкка игътибарлы булырга.