Татар теленнән эш программалары

Васильева Римма Николаевна

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

25.09“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Русова Л.А..

Беркетмә №1,  “28” 08. 2018 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ________Капитонова Л.А.

“29”  08.2018 ел.

“Раслыйм”

Директор: _________ Акрымов А.А.

_____нче номерлы боерык,

  “31”08. 2018 ел.

                                                                   

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

10 нчы СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

2018– 2019 нчы уку елына

ӘДӘБИЯТТАН  ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Васильева Римма Николаевна,

Татарстан Республикасы Кайбыч  муниципаль районы

«М.Кузьмин исемендәге  Иске Тәрбит   урта гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль гомуми белем учреждениесенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы        

         Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1,   31.08. 2018нче ел.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.  Россия Федерациясе Конституциясе, статья 26; 26, 68 битләр.

2.Татарстан Республикасы Конституциясе, статья ;, 26, 8 бит.

3.“Мәгариф турында Россия Федерациясенең Законы” (Федеральный закон“Об образовании в  Российской Федерации”), №273-Ф3, 2014 нче елның 3 февралендә №11-ФЗ,15-ФЗ белән үзгәрешләр кертелде.

4.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 8 статья, №68-ЗРТ(22.07.2013), 8бит,

5. “Россия Федерациясенең телләре турында”законы, №126-ФЗ (24.07.98)

6. Россия Федерациясенең милли белем бирү полтикасы концепциясе №201(03.08.2006)

7.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (1992 ел, 8 июль),№1560-XII(03.03.2012 редакцияләнгән)

8.“2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы “(2013 ел, 25 октябрь).

9.” 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне һәм фәнне үстерү” дәүләт программасы.

10. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре(5-11 нче сыйныфлар) өчен татар  әдәбиятыннан үрнәк программа, Д.Ф Заһидуллина, Н.М.Йосыпова, 2013 ел

11. “Татарстан Республикасы Кайбыч  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе   М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит  урта  гомуми  белем мәктәбе” муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесенең укыту программасы.

12. “Татарстан Республикасы Кайбыч  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “ М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит  урта  гомуми  белем мәктәбе” муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесенең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.

13. “Татарстан Республикасы Кайбыч  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “ М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит  урта  гомуми  белем мәктәбе”муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесенең “Эш программаларын төзү һәм раслау тәртибе турында” локаль акты.

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән белем һәм күнекмәләр

Дәрес темасы

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән белем һәм күнекмәләр

Кереш. Гасыр үзенчәлекләре.

ХХ йөз татар әд-ында илдәге һәм дөньядагы сәяси-иҗтимагый хәлләр, социаль тетрәнүләр. Татар әд-ның яңа жанрларга баюы. Халыкчан әдәби телнең формалашуы һәм үсүе.

Татар әдәбиятының сикәлтәле юллары.

Язуда ике графика алмаштыруның матур әд. үсешенә тискәре йогынты ясавы. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әд.

Әдәбият-сәнгать үсешен тәэмин иткән алшартлар һәм сәбәпләр.

1905-1907 еллар инкыйлабы тудырган шартларда милли әд-ның чәчәк атуы. Язучы һәм милләт язмышы. Стильләр ягыннан баю.

Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.

 ӘТ. Иҗат методы турындагы төшенчәне киңәйтү.

Әдәби юнәлешләр. Реализмның төрле тармак-төсләре. Пролетар әдәбият юнәлеше барлыкка килү. Романтизм агымы. Символизм, акмеизм, модернизм өлкәсендәге тәҗрибәләр.

Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Иң саф бер фидакарь”.

Беренче әсәрләре: “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”, “Өч хатын белән тормыш”, “Ике гыйшык”.

Беренче әсәрләренең XIX гасыр әд. белән ХХ йөз башы әд-ына күчеш әсәрләре булуы. Төп проблемалар һәм образлар, язучы әсәрләрендә яңа әд-ның нигезләре салыну. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестеның татар әд. һәм милләтнең үзаңы өчен әһәмияте.

Г.Исхакый – яңа әдәбиятка нигез салучы.

“Ике йөз елдан инкыйраз”

Патша хөкүмәтенә каршы көрәше. Әдипнең милләт язмышы өчен борчылуы, татар милләтенең дини һәм колониаль изелүенә каршы чыгышлары, милли азатлык көрәшендә катнаша башлавы. Исхакыйның көрәш юлы.

Г.Исхакый “Теләнче кыз” романы.

“Теләнче кыз” романының өч кисәгендә төрле иҗат үзенчәлекләре чагылышы. Сәгадәт һәм Габдулла образларында шул заман идеяләренең гәүдәләнеше. Кешене һәрчак сагалап торган бозыклык һәм изгелек, мәрхәмәтлелек, сафлык сыйфатларының үзара көрәшен ышандырырлык вакыйгаларда күрсәтү.  

Г.Исхакый  әсәрләрендә иске белән яңа тартышы.

“Тормышмы бу?”, “Мулла бабай” әсәрләре, “Алдым-бирдем”, “Мөгаллим”, “Тартышу”, “Кыямәт”, “Зөләйха” һ.б.әсәрләрендә милләт язмышы һәм социаль тигезлек өчен  көрәш фикерләре.

Г.Исхакыйның проза әсәрләре, драма һәм комедияләре буенча зачет.

“Тормышмы бу?”, “Мулла бабай” әсәрләре, “Алдым-бирдем”, “Мөгаллим”, “Тартышу”, “Кыямәт”, “Зөләйха”   драма һәм комедияләрендә үздырылган милләт язмышы һәм социаль тигезлек өчен көрәш фикерләре.

Г.Исхакый “Сөннәтче бабай” повесте.

Әсәрнең халыкчан җирлеге. Сөннәтче картның рухи дөньясы, рухи кичерешләренең нечкә борылышлары, гадәт-йолаларга тугрылыкның кеше рухын матурлавы, кешене кеше итеп яшәтүе һәм шәхес буларак күтәрелүе.

Г.Исхакый  иҗатының  татар әдәбияты  өчен  әһәмияте.

ӘТ: конфликт, иҗтимагый конфликт, конфликтның башка төрләре.

ДТУ. “Ул әле өйләнмәгән иде” повесте.

Г.Исхакый иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте.

Әдәби әсәрне һәм язучы тормышын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

БСҮ. Г.Исхакый иҗаты буенча сочинение. (№1)

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.

Ф.Әмирханның тормышы һәм иҗаты.

Ф.Әмирхан.. “Хәят” повесте. ӘТ: психологик анализ турында төшенчә.

“Хәят” повестенда бай татар зыялыларының гаилә тормышы һәм гореф-гадәтләре. Шул шартларда үскән татар кызының холкы тәрбияләнү, омтылыш-теләкләре чагылу. Рус дөньясы белән аралашып үскән яшь кешенең дөньяга һәм яшәү тәртипләренә карашында каршылыклар туу, моның ул шартларда мәҗбүрият булуы.

Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты. Беренче әсәрләре.

“Яшь йөрәкләр” романы.

“Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю-сәгадәт” хикәяләрендә табигать һәм кеше мөнәсәбәтен, табигать гүзәллеген һәм бөеклеген, адәмнең табигать баласы булуын үзенчәлекле итеп, шәхесне югары куеп тасвирлау. “Яшь йөрәкләр” романында төп сызык. Җәләш, Сабир, Зыя образлары. Кеше җанының матурлыкка сусавын, тынгысыз эзләнүләрен раслаган теләк-омтылышлар. Матурлыкның бер чагылышы буларак музыка. Мәхәббәттә бәхетсезлеккә, шәхеснең фаҗигасенә китергән сәбәпләр. Әсәрнең романтик пафосы, анда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчан җирлеге. Характерлар сурәтендә психологик бизәкләрнең муллыгы.

Ш.Камалның биографиясе, иҗатына күзәтү. “Акчарлаклар” повесте.  

Әсәрдә гади хезмәт кешеләре, аларның рухи матурлыгы чагылу. Эчке кичерешләр байлыгы. әсәрнең исеме; аерым сәнгатьчә детальләр, вакыйгалар бирелеш рәвеше уйнаган роль. Кешеләр язмышында җәмгыять төзелешендәге каршылыклар чагылу.

“Акчарлаклар” повестенда символик образлар

Б.С.Ү.“Канатсыз акчарлаклар”

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.

ХХ йөз башында татар прозасы ирешкән уңышлар.

Гомумиләштерү. Күренекле язучылар, аларның әсәрләре. Аларда татар җәмгыятенең тормышы, кешенең, төрле социаль катламнарның бу тормышта урыны һәм кыйммәте чагылу дәрәҗәсе. Әдәбиятка гади кешеләр, хезмәт иясе вәкилләре образлары килеп керү, аларның тормышчан сурәтләнеше. Гуманизмның яңа сыйфатлар алуы.

ХХ йөз башы татар поэзиясенә күзәтү.

ХХ йөз башы татар поэзиясенең яңа баскычка күтәрелүе. Күренекле шагыйрьләр. Гражданлык лирикасы көчәю. Сатира өлкәсендәге уңышлар. Жанр төрләре баю. Сәнгатьчәлек ягыннан казанышлар.

Г.Тукай. Тормыш баскычлары. Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре.

Яңа фактлар белән танышу. Беренче әсәрләрендәге аваз-мотивлар, кабатлаулар, табышлар. Үзәктә мәгърифәт һәм әдәп-әхлак мәсьәләләре торуы, дидактика принципларын үстерү. Тукай иҗатында халык авыз иҗаты принциплары һәм традицияләрнең көчәюе, җанлы сөйләм теленә якынаю. Риториканың килүе, сурәтлелек арту.

Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе.

 Тукай лирикасы, үзенчәлекләре.

Социаль тигезлекне гомумкешелек идеалы итеп аңлау, аны төрле яклап раслау һәм яклау. Конкретлаштыру. Милли моңнарга игътибар арту. Шагыйрь һәм чор. Дөньяның һәм яшәүнең мәгънәсен халыкчан позицияләрдән торып аңлату һәм тасвирлау.

Лирик геройның шагыйрь шәхесенә хас билгеләре һәм халыкчан герой белән уртак иткән сыйфатлары. Шагыйрьнең эстетик идеалы.

Милли поэзиягә Тукай керткән яңалыклар, табышлар.

Шагыйрь иҗатында табигать, җир, ил, халык образлары. Башка халыклар әдәбиятларына Тукай иҗатының йогынтысы. Тукай – тәнкыйтьче, халык авыз иҗаты һәм милләт тарихы турында хезмәтләре.

Г.Тукай турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәне.

ӘТ: иҗат методы буларак реализм.

Дәрестән тыш уку. Г.Тукай  “Китмибез!”, “Даһигә”

БСҮ.Г.Тукай –халыкның үз баласы” сочинение.

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.

Дәрдемәнд. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. Шигырьләре.

“Шагыйрьгә”, “Каләмгә хитаб”, “Бүзләрем маналмадым”, “Без”, “Яз чәчәге”, “Гөрләгән сулар башында...”, “Бертуганың чит тибәдер”, “Тел – илнең колагы”, “Ата-анам йорты өчен...”, “Илдә бер дуст булмаса гәр...” шигырьләре.

Дәрдемәнд шигырьләрендә лирик герой.

Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм туган ил, туган халык, кеше һәм табигать мөнәсәбәтләренең оста сурәтләнеше. Язмыш фәлсәфәсе. Лирик геройның халык күтәрелешләренә, инкыйлаби үзгәрешләргә мөнәсәбәте; революцияләрдә шәхес иреге буылачак дип сиземләве.

ӘТ: Татар шигыре төзелеше, үзенчә-лекләре, гомуми билгеләре. Поэзия төрләре.

Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗат юлы. “Низамлы мәдрәсә” пьесасы. “Таң вакыты” ре

Яшьлек елларындагы рухи эзләнүләре. Иҗат эшчәнлегенең башлануы. “Таң йолдызы”, “Тавыш”, газеталарында эшчәнлеге, бу еллардагы иҗаты. Иске тормышны кире кагу. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” һәм “Низамлы мәдрәсә” пьесаларында уздырылган фикерләр; яңа, якты тормышка омтылу, шуңа хезмәт итү, иске, катып калган, милләтне артка сөйри торган тәртипләргә һәм гореф-гадәтләргә каршы булу, көрәшү. Әсәрләрендә мәгърифәтчелек традицияләре.  “Таң вакыты” – татар милләтенең уянуына, алга омтылышына ышаныч гимны. Бунтарь рухлылык мотивлары. Ярсулы, шашкын, тынгысыз, хөр фикерле һәм романтик лирик герой.

С.Рәмиевнең “Идел” газетасындагы эшчәнлеге, бу чордагы иҗаты.

Полициянең шагыйрьне эзәрлекләве. С.Рәмиевнең инкыйлабларга мөнәсәбәте. Соңгы әсәрләре. үзенчәлекләре.

С.Рәмиев иҗатының төп үзенчәлекләре.

Ә.Т. Иҗат методы  буларак романтизм.

С.Рәмиев иҗатының төп үзенчәлекләре. Романтизмны ачык чагылдыруы. Татар шигыренә керткән яңалыклары. Көлкене сурәтләгән образларга мөрәҗәгать итүенең сәбәпләре, мондый образларның

КТУ. С.Рәмиев “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”

Әдәби әсәрне һәм язучы тормышын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

М.Гафури иҗатына күзәтү.

“Шатлык”, “Көннәребез”, “Электрик фонарена хитаб”, “Түгелгән яшь”, “Татар хатыны”, “Вөҗдан теләге”, “Юктырсың ла, Алла!”, “Ул кем?”, “Хөррият иртәсе”, “Бер төндә”, “Татар егетенә”, “Эшче”, “Алтын тәре, бәрхет палас”, “Ертылган сәхифәләр” шигырьләре, мәсәлләре. Шагыйрьнең иҗтимагый аң үсеше.

Гафури поэзиясендә лирик герой образы.

Рухи азатлык идеяләрендә ышанычның чагылуы.

М.Гафури прозасы

Прозасы турында кыскача мәгълүмат бирү.

Н.Думавиның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Думави иҗатының әһәмияте.

“Яз”, “Золым”, “Буш вакыт”, “Татар”, “Үтә, үтә”, “Мәхбүс дустыма”, “Сугыш”, “Син – кеше”, “Сугыш тәэссораты” һ.б. шигырьләре. Думави шигырьләрендә тормышның караңгы, шыксыз якларына җентекле игътибар, “халык кайгысын җырлау”.

ХХ йөз башы татар шигърияте буенча үткәннәрне кабатлау.

Поэтик әсәрләрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата, гомумиләштерә  белү.

БСҮ. ХХ йөз башы татар шигърияте буенча проект эше яклау

Әдәби әсәрләрне һәм язучылар тормышын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

ХХ йөз башы драматургиясенә күзәтү.

Жанрның оешып (формалашып) җитүе, төрләргә һәм жанр формаларына баюы. Татар профессиональ театры туу, төрле группалар оешу. Бу хәлләрнең милли драматургия үсешенә тәэсире.

Г.Исхакый пьесалары.

Г.Исхакый пьесалары. “Зөләйха” драмасы. Милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше.

Б.С.Ү. “Күпме михнәт чиккән безнең халык”

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.

Ф.Әмирхан, С.Рәмиев пьесаларында яңа белән иске көрәше.

Ф.Әмирхан драмаларында яңа һәм искелек көрәше. Шәхес азатлыгы мәсьәләсе. “Яңа кешеләр” образлары. Милләт язмышы проблемасы. С.Рәмиев, И.Богданов пьесаларында искелекне фаш итү, образлар системасы.

М.Фәйзи драматургиясе. Драматургиягә килгән яшь көчләр.

“Кызганыч”, “Галиябану”, “Ак калфак” драмаларында шәхес иреге, хокук иреге мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше. Романтик драма тудыру чаралары, романтик пафос һәм геройлар.

Г.Камалның тормышы һәм иҗат юлы.

Мәгърифәт өлкәсендә күпьяклы эшчәнлеге. Беренче пьесалары. Үгет-нәсыйхәт. Сатирик комедияләре. Алардагы төп мәсьләләр, тудырылган типлар. Татар җәмгыятенең кимчелекләреннән көлү.

“Банкрот” комедиясе. Сюжеты һәм композициясе, образлар системасы.

Акчага омтылышның кешене түбәнлеккә, оятсызлыкка төшерү ихтималы. Кешеләрнең бер-берсенә карата ерткычлыгы, хәрәмләшү, алдашуның җирлеге. Комедиянең әһәмияте, бүгенге көннәргә аваздашлыгы. Драмалары. Мәгърифәтчелек традицияләре булу.

Б.С.Ү. “Сираҗетдин – комсызлык корбаны”

“Сираҗетдин – комсызлык корбаны”

ӘТ: Сатира турында тулырак төшенчә бирү. Сатирик конфликт үзенчәлекләре.

Г.Камалның совет чорындагы иҗаты

Язучының әсәрләрен иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

 КТУ. “Безнең шәһәрнең серләре”.

Язучының әсәрләрен иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

Г.Коләхмәтовның тормыш юлы.

Г.Коләхмәтов – социализм тәгълиматын актив пропагандалаучы. Колахмәтов драмаларының яңалыгы. Бу яңалыкның эчтәлек-фикердә булуы, социалистик идеология алып килүе. Кешенең яшәү мәгънәсен көрәштә күрү, революцион активлыкны яклау. Аллегорик образлар, аларның фәлсәфи эшчәнлеге.

“Яшь гомер” драмасы. Г.Коләхмәтов иҗатының әһәмияте.

Әдәбиятта яңа образлар – эшче, эшче-революционер образлары барлыкка килү. Драматик конфликтның яңалыгы, аның асылда пролетар идеология җирлегендә хәл ителүе. Эшче сыйныф мәнфәгатьләре. Моның фәлсәфи нигезләрен ачыклау. Байлык һәм шәхес, байлык һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә караш.

Г.Коләхмәтов “Ике фикер”.

Давытның көрәшкә килү юлы.

ӘТ: Пьесаның төзелеше һәм стилистик үзенчәлекләре.

Сәхнә әсәрендә вәнгатьчә детальләрнең, ремаркалар, афиша, пауза, репликаларның роле.

ХХ йөз башында балалар әдәбияты

Язучыларның  балалар  өчен язылган  әсәрләрендәге  тема төрлелеге,  күтәрелгән мәсьәләләр.

ХХ йөз башы әдәбиятына күзәтү рухында йомгак.

Бу чордагы публицистика, әдәби тәнкыйть турында белешмә.

Зачет.

Совет хакимияте чорына кергәндә татар әдәбияты.

1917 нче елда революцияләр һәм татар язучылары, аларның инкыйлабка килү юллары. Октябрь революциясе идеяләренең татар әдәбиятында чагылуы. Иҗтимагый тигезлек, ирек, сугышны туктату һәм тынычлык өчен җирне крестьяннарга бирү өчен көрәш, гомумкешелек идеаллары рухында кабул итү һәм сурәтләү.

20 нче еллар  

әдәбияты. Әдәби процесска гомуми характеристика. Әдәбияттагы төп темалар..

Әдәбияттагы төп темалар. Революция һәм шәхес, кеше, бәхет темасы. М.Гафури, Ф.Бурнаш, Н.Исәнбәт шигырь-поэмалары. Әсәрләрдә Татарстан темасы. Революцион аскетлык темасы. 20 нче елларда сатира, аның объектлары

Г.Ибраһимовның тормышы, көрәш  һәм иҗат юлы.

“Йөз ел элек”, “Уты сүнгән җәһәннәм”, “Карак мулла”, “Карт ялчы”, “Көтүчеләр”, “Табигать балалары” хикәяләрендә тормышчан кырыс дөреслек. “Көтүчеләр” сүзенә салынган мәгънә.

Г.Ибраһимов хикәяләре. “Безнең көннәр” романы, “Яңа кешеләр” пьесасы турында мәгълүмат.

 “Безнең көннәр” романы, “Яңа кешеләр” пьесасында төп тема һәм образлар. Совет чорында язган әсәрләрендә сыйнфый тигезсезлекне һәм инкыйлаби көрәшне тасвирлау. Иҗтимагый азатлык көрәшен изгеләштерү, аны кешелекнең бөек омтылышы итеп күрсәтү.

Г.Ибраһимовның совет чорындагы күпьяклы иҗаты.

ӘТ: стиль турында төшенчә.

Совет чоры әсәрләрендә, публицистикасында, тәнкыйтендә һәм гыйльми хезмәтендә эшче сыйныф идеологиясе үткәрелү. Бу идеологияне берьяклы күпертеп аңлау һәм үткәрергә омтылу.  

“Казакъ кызы” романы

Әсәрнең язылу һәм басылу тарихы. Романның сюжет төзелеше. Яшьләрнең шәхси бәхете дәүләт өчен көрәштән өстен булуы. Биремҗан карт образында милләтнең акылы һәм буйсынмас рухы, иркенлеккә һәм иреккә омтылуы. Казакъ халкының бай рухы, матур гореф-гадәтләре, аерым кимчелекле яклары. Тел-стиль үзенчәлекләре.

КТУ. Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы.

Әдәби әсәрне һәм язучы тормышын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

БСҮ. Г.Ибраһимов иҗаты буенча сочинение .

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.

Һ.Такташның тәрҗемәи хәле, иҗаты, шәхесе. Беренче чор иҗаты.

Беренче чор иҗатында гомумкешелек кыйммәтләре чагылу. Мифологик образларга игътибар. Абстракт, дини, мифологик һәм космик образларны чагылдыру. “Такташ үлде”, “Син дә үл инде” манифест рухындагы шигырьләр. Көрәшче аскетлыгы.

Такташ иҗатында яңа реалисик алым-сурәтләр

Такташ иҗатында яңа реалисик алым-сурәтләр килеп керү һәм активлашу: “Әйдә, энем”, “Инде бу кырларда”, “Ак чәчәкләр”, “Үтеп барышлый”. Яшәү мәгънәсен һәм табигать матурлыгын табигать һәм шәхес берлегендә табу.

“Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы. “Югалган матурлык” драмасы.

Мәхәббәт, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләрен иң изге, бөек хисләр төсендә җырлау.

“Киләчәккә хатлар” поэмасы.

Форма яңалыгы, үзенчәлеге. Шагыйрь, Мохтар карт, эшче образлары. Коммунистик идеология тудырган каршылыклар чагылу. Шәхси милекчелек һәм күмәкләштерү сәясәте берлеген тудырган ситуациядә крестьян язмышы, аның перспективасы. Шагыйрьнең поэзиягә алып килгән яңалыгы. Яңа образлар, фикерләр, сурәтләү чаралары.

ӘТ:  Шигырь төзелеше турында мәгълүматларны киңәйтү, бербөтен төшенчә тудыру.

БСҮ. Сочинение. “Һ.Такташ – татар әдәбиятын яңа идеяләр һәм әдәби геройлар белән баеткан олы шагыйрь”

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.

Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай” .

ӘТ: Гипербола. Шарж.

Әсәрнең язылу һәм саклану тарихы. Вульгар идеологизациянең шәхескә тискәре тәэсирен ачып салу. Шәфигулла образы. Ярдәмче персонаңлар образлары. Яңа җәмгыятьтә торган саен күбрәк урын ала торган примитив тәртипләр, аларның милли гадәт-йолалар белән көлкеле дә, кызганыч та тартыш-бәхәсе, аларны берничә яссылыкта чагылдыру.

К.Тинчуринның тормыш юлы. Драматургиясе, төп әсәрләре. “Американ”.

Әсәрдә көлке эчендә көлке бирелүе, конфликтның бу җәһәттән үзенчәлеге. Милләтне артка сөйрәүче иске гореф-гадәтләр. Үз-үзләрен фаш итүгә нигезләнеп сурәтләү үзенчәлекләре. Төп һәм ярдәмче образлар. Әсәрнең төзелеше.

Б.С.Ү.” Көлке көлә килә”.

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.

КТУ.  “Сакла, шартламасын” комедиясе.

К.Тинчурин иҗа-тының әһәмияте.

ӘТ: Комедия жанры.

Комедия жанры турында бербөтен төшенчә тудыру.

Ел буена үткәннәрне кабатлау.

Өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

С/с

План

Үтәлеш

Кереш. Гасыр үзенчәлекләре.

1

4.09

Татар әдәбиятының сикәлтәле юллары.

1

7.09

Әдәбият-сәнгать үсешен тәэмин иткән алшартлар һәм сәбәпләр. Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.

 ӘТ. Иҗат методы турындагы төшенчәне киңәйтү.

1

11.09

Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Иң саф бер фидакарь”.

1

14.09

Беренче әсәрләре: “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”, “Өч хатын белән тормыш”, “Ике гыйшык”.

1

18.09

Г.Исхакый – яңа әдәбиятка нигез салучы.

“Ике йөз елдан инкыйраз”

1

21.09

Г.Исхакый “Теләнче кыз” романы.

1

25.09

Г.Исхакый  әсәрләрендә иске белән яңа тартышы.

28.09

Г.Исхакыйның проза әсәрләре, драма һәм комедияләре буенча зачет.

1

2.10

Г.Исхакый “Сөннәтче бабай” повесте.

2

5.10

9.10

Г.Исхакый  иҗатының  татар әдәбияты  өчен  әһәмияте.

ӘТ: конфликт, иҗтимагый конфликт, конфликтның башка төрләре.

1

12.10

ДТУ. “Ул әле өйләнмәгән иде” повесте.

Г.Исхакый иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте.

1

16.10

БСҮ. Г.Исхакый иҗаты буенча сочинение. (№1)

1

19.10

Ф.Әмирханның тормышы һәм иҗаты.

1

23.10

Ф.Әмирхан.. “Хәят” повесте. ӘТ: психологик анализ турында төшенчә.

1

26.10

Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты. Беренче әсәрләре.

“Яшь йөрәкләр” романы.

2

30.10

9.11

Ш.Камалның биографиясе, иҗатына күзәтү. “Акчарлаклар” повесте.  

2

13.11

16.11

“Акчарлаклар” повестенда символик образлар

1

20.11

Б.С.Ү.“Канатсыз акчарлаклар”

1

23.11

ХХ йөз башында татар прозасы ирешкән уңышлар.

1

27.11

ХХ йөз башы татар поэзиясенә күзәтү.

1

30.11

Г.Тукай. Тормыш баскычлары. Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре.

1

4.12

Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе.

 Тукай лирикасы, үзенчәлекләре.

1

7.12

Милли поэзиягә Тукай керткән яңалыклар, табышлар.

1

11.12

Г.Тукай турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәне.

ӘТ: иҗат методы буларак реализм.

1

14.12

Дәрестән тыш уку. Г.Тукай  “Китмибез!”, “Даһигә”

18.12

БСҮ.Г.Тукай –халыкның үз баласы” сочинение.

1

21.12

Дәрдемәнд. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. Шигырьләре.

1

25.12

Дәрдемәнд шигырьләрендә лирик герой. ӘТ: Татар шигыре төзелеше, үзенчә-лекләре, гомуми билгеләре. Поэзия төрләре.

1

11.01

Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗат юлы. “Низамлы мәдрәсә” пьесасы. “Таң вакыты” шигыре.

1

15.01

С.Рәмиевнең “Идел” газетасындагы эшчәнлеге, бу чордагы иҗаты.

1

18.01

С.Рәмиев иҗатының төп үзенчәлекләре.

Ә.Т. Иҗат методы  буларак романтизм.

1

22.01

КТУ. С.Рәмиев “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”

1

25.01

М.Гафури иҗатына күзәтү.

Гафури поэзиясендә лирик герой образы.

1

29.01

М.Гафури прозасы

1

1.02

Н.Думавиның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Думави иҗатының әһәмияте.

1

5.02

ХХ йөз башы татар шигърияте буенча үткәннәрне кабатлау.

1

8.02

ХХ йөз башы драматургиясенә күзәтү.

1

12.02

Г.Исхакый пьесалары.

1

15.02

Ф.Әмирхан, С.Рәмиев пьесаларында яңа белән иске көрәше.

1

19.02

М.Фәйзи драматургиясе. Драматургиягә килгән яшь көчләр.

1

22.02

Г.Камалның тормышы һәм иҗат юлы.

1

26.02

“Банкрот” комедиясе. Сюжеты һәм композициясе, образлар системасы. Сатира турында тулырак төшенчә бирү. Сатирик конфликт үзенчәлекләре.

1

1.03

Б.С.Ү. “Сираҗетдин – комсызлык корбаны”

1

5.03

Г.Камалның совет чорындагы иҗаты

1

8.03

 КТУ. “Безнең шәһәрнең серләре”.

1

12.03

Г.Коләхмәтовның тормыш юлы.

1

15.03

“Яшь гомер” драмасы. Г.Коләхмәтов иҗатының әһәмияте.

1

19.03

Г.Коләхмәтов “Ике фикер”. ӘТ: Пьесаның төзелеше һәм стилистик үзенчәлекләре.

1

22.03

ХХ йөз башында балалар әдәбияты.

1

2.04

Зачет.ХХ йөз башы әдәбиятына күзәтү рухында йомгак.

1

5.04

Совет хакимияте чорына кергәндә татар әдәбияты.

20 нче еллар әдәбияты. Әдәби процесска гомуми характеристика. Әдәбияттагы төп темалар.

1

9.04

Г.Ибраһимовның тормышы, көрәш  һәм иҗат юлы.

1

12.04

Г.Ибраһимов хикәяләре. “Безнең көннәр” романы, “Яңа кешеләр” пьесасы турында мәгълүмат.

1

16.04

Г.Ибраһимовның совет чорындагы күпьяклы иҗаты.

ӘТ: стиль турында төшенчә.

1

19.04

“Казакъ кызы” романы

1

23.04

КТУ. Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы.

1

26.04

БСҮ. Г.Ибраһимов иҗаты буенча сочинение .

1

30.04

Һ.Такташның тәрҗемәи хәле, иҗаты, шәхесе. Беренче чор иҗаты.

1

3.05

“Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы. “Югалган матурлык” драмасы.

1

7.05

“Киләчәккә хатлар” поэмасы.

1

10.05

ӘТ:  Шигырь төзелеше турында мәгълүматларны киңәйтү, бербөтен төшенчә тудыру.

1

14.05

Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай” .

ӘТ: Гипербола. Шарж.

1

17.05

К.Тинчуринның тормыш юлы. Драматургиясе, төп әсәрләре. “Американ”.

1

21.05

Б.С.Ү.” Көлке көлә килә”.

1

24.05

КТУ.  “Сакла, шартламасын” комедиясе.

1

28.05

Ел буена үткәннәрне кабатлау.

1

31.05


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: