Әти-әниләр өчен консультация "Әни, миңа әкият сөйлә әле"

Рафикова Рания Ахметгалиевна

Йоклар алдыннан балагызга әкият сөйләү - аны йоклату ысулы гына түгел. Ата-аналары сөйләгән әкиятләр балаларның акыл дәрәҗәләре үсүенә, сүз байлыгының баюына, тиешле юнәлештә формалашуына (урам һәм телевидение йогынтысыннан аермалы буларак), фантазиясе үсүенә, буыннар арасындагы элемтә ныгытуга китерә.