Ата-аналарга киңәшләр

Бу бүлектә галимнәрнең, шагыйрьләрнең бала тәрбияләү буенча фикерләрен укый аласыз.


Предварительный просмотр:

Ризаэддин Фәхретдин нәсыйхәтләре –

рухи азык.

“Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы”.

“Ачу килү изгелекләрне оныттыра”.

“Ялган дус чын дошманнан зарарлырак”.

“Дуслык кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр”.

“Тугрылык – максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы”.

“Бу дөньядагы кайгылар, авырлыклар адәм балаларының имтихан бирүе”.

“Сүзләрен, зарларын әйтергә телләре булмаган хайваннарны рәнҗетүдән аеруча сак булыгыз!”

“Йомшак сүзле булу – адәм баласы өчен бөек бер байлыктыр”.

“Аракы – бөтен усаллыкның анасыдыр, аракы эчү шайтан гамәленнән булган пычрак эш, аңардан сакланыгыз”.

“Исерү – үз ихтыяры белән дивана булудыр.

“Ватан вә милләт”

«Ватан – кешеләрнең хөрмәте вә һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр. Шуның өчен ватан өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз, ватан хакына болай фидакарь булмаган Кеше анда яшәргә лаек түгелдер. Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез. Милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхеет дип белегез».

“...гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас”

“Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын”.

“Милләт никадәр хурлыкка төшсә дә вә никадәр зәгыйфь булса да, аны кимсетү, санга сукмау, инде бу кеше булмас, дип хөкем йөртү ярамый”.

“Хатыннары тәртипле булган милләт – тәртипле милләт, хатыннары тәртипсез булган милләт – тәртипсез милләт...”

“Милләтегезгә гыйлем вә мәгърифәт таратыгыз, араларына дуслык вә мәхәббәт орлыклары чәчәгез”.

“Халыкларның сөю һәм алар өчен теләктәш булу, тиешле эш-гамәлләрне кылып, кирәкмәгән эшләрдән тыелып тору, кешеләргә изгелек, яхшылык кылу, ярдәм итү, явызлыкларга изгелек белән каршы булу, сүздән бигрәк гамәл белән яхшылык күрсәтү кирәк”.


“Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер...”

“Тәрбиясе җитешмәгән җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек тиешле тәрбия бирелмәгәндә - гүзәл кеше дә җитешмәс”.

“Тәрбияле бала, бетмәс вә төкәнмәс хәзинә булса да, тәрбияле булмакта бик җиңелдер. Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер һәм көче җитәр. Тәрбияле бала бик билгеле булыр, эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр”.

“...Ата-ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелмәс...аны һәркем яратыр... Тәрбиясез баланы беркем дә яратмас...”

“Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме? Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер”.

“Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә яраклы итеп укытыгыз”.

“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

“Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен тәрбияли ала”.

- Хәерле эшләребез күп булсын!

- Миһербанлы һәм шәфкатьле булыйк!

- Кеше хәленә керә белик!

- Мохтаҗларга ярдәм итик


Гүзәл холыклы кеше нинди була?


1. Тугрылык. Гүзәл холыкларның падишаһы – тугрылыктыр.

2. Үз хатаңны үзең тану. Бу сыйфат кешенең югары күтәрелүенә бер дәлилдер.

3. Кыю булу. Бу сыйфат – сүзне ачык сөйләү һәм күңелдәге фикерне югалып калмыйча, гади итеп бәян итүдән гыйбарәттер.

4. Үз вазифаңны үзең белү. Бу сыйфат һәркемнең үзендә булырга тиеш, кисәтеп әйтүне көтеп торырга тиеш түгел.

5. Вакытында эшләү. Бер эшнең үз вакытыннан кичегеп эшләнүе бик күп эшләрнең бөтенләй эшләнми калуына сәбәп булуы мәгълүм.

6. Үз уеңда нык торучанлык һәм түземлелек. Бу сыйфат үзең дөрес дип санаган фикереңнән кире кайтмауда ачык күренә.

7. Үз-үзеңә ышану. Бу сыйфат беркемнән дә ярдәм көтмичә, үз-үзенә нык ышанган, авырлыкларны җиңеп, алга баручы кешедә ачык чагыла.

8. Намус. Кешенең бөтен кыйммәте – намуслы булуында. Адәм балаларын фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә торган нәрсә – намус булып, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә – намуссызлыктыр.

9. Авырлыкка түзә белү. Бу сыйфат, һәбер кечкенә эшкә әһәмият бирмәү һәм зур эшләрдә дә үз-үзен яхшы тотып. Салкын кан белән фикер йөртүдә ачык күренәдер.

Гыйлем турында

Гыйлем юлы – бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкәтьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр.

Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас.

Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык, караңгылыкны бетерер. Олы дәрәҗәләргә тоташтырыр, дошманнарга каршы корал булыр. Тереклекне саклар. Дөнья көтү сәбәпләрен белдерер, йорт эчендә вә гомум халыклар белән ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер.

Гыйлем – галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, караклардан куркусыз дәүләт вә һич бетми торган дәүләттер.

Гыйлеме күп кешеләргә караганда аз гыйлемле булудан оялмагыз, бәлки белергә кулыгыздан киләчәк әйберләрне белми калуыгыздан оялыгыз, чөнки монысы гаеп эш.

Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы

җимешләрне дә үзегез җыярсыз.

Тырышлык әдәпләре.

Һичнәрсәсе булмаган кеше – фәкыйрь түгел, бәлки һөнәре вә тырышлыгы булмаган кеше фәкыйрьдер.

Үзе хакында тырышкан кешегә – эш һәрвакытта ярдәм итәр.

Тырыш кеше гүзәл тереклек иткән хәлдә. Ялкау кеше ачлыктан үләр. Бу дөнья тереклеге һәркемнең үз гайрәтенә тапшырылган. Шуның өчен дөньяда торыр вә көн кичерер өчен һичкемгә ышанып тормыйча, фәкать үз гайрәтегездән өмет итегез, вә үзегез өчен тырышыгыз.

Зирәк булган вакытыгызда – зирәклеккә ышанып яки һөнәрле булган вакытыгызда – һөнәргә арка биреп, эшсез вә хәрәкәтсез, тик ятмагыз. Чөнки тырышлык күренмәгән вә хәрәкәт ителмәгән хәлдә. Зирәклек белән һөнәрдән бер файда хасил булмас.

Китап вә уку

“Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерер, шуның өчен зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр ни кадәр арык булсалар да акыллары симез, ә йөзләре мәхәббәтле булыр. Алар матурлыкка өйрәтер”.

“Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыктан иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз!”

Кайбер кешеләр: “Китабы күп”,-дип, халык арасында исем чыгару өчен генә китап җыеп, үзләре дә файда алмаслар, башкаларга да файда китермәсләр, хәтта китап эчендә нәрсә бар икәнен дә белмәсләр. Болар – йөк ташучылар. Үзегез алачак китапларның үзегезгә файда китерүчесен алыгыз.

Дин турында


“Ислам дине – баларны яхшыга өйрәтү дине”.

“Динсезлек – кешелек өчен һәлакәт ул”

“Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп кая барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиеш булган юлын, үзе өчен нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал – диндер. Кешелек җәмгыятендә гаделсезлек, кыерсыту, изү, золым, азгынлык, үтерүләр бетсен өчен бердәнбер чара – әдәп-әхлакны ныгыту”.

“Һәрбер яхшылык дин бинасы эчендә”

“Һәр кеше белән гүзәл тереклек итегез”

“Яхшы кеше кеше сүзеннән гыйбрәт алыр дигән сүзне белми калмагыз”.

Әдәп кагыйдәләре

“Кызлар, атагызны хөрмәт итегез”

“Ата-анасының сүзләренә колак салмаган кызлар мәхәббәтсез булалар”

“Атагыз алдында утырганда әдәпле булыгыз”

“Акча вә башка әйберләрне анагыз кулында саклагыз”

“Ул хезмәтләрне башкарырга өйрәнегез”

“Бар туганнарыгызны хөрмәтле тотыгыз”

“Үзегездән олы туганнарны атагыз вә анагыз урынында санагыз”

“Кече туганнарга шәфкатьле булыгыз”

“Туганнарны, ата вә анагызны яманламагыз”

“Йөз – күңел көзгесе”

“Һәркемгә ачык йөз күрсәтегез”

“Сөйләшкәндә кычкырмагыз”

“Сөйләшкән вакытта ялган сөйләмәгез”

“Үз-үзегезне мактамагыз”

“Колакларыгызны яман сүзләр ишетүдән саклагыз”

“Ашаганда комсызланмагыз”

“Өй эчендә булганнарны, хәтта хезмәтчеләрне дә рәнҗетмәгез”