Дәрес планнары
Предварительный просмотр:
Тәртип\саны | Эшчәнлек адымнары | Эшчәнлек эчтәлеге | Балалар җавабы |
I. | проблеманы аерып алуны оештыру, Проблеманы кую ситуациясе тудыру | ||
1.1 | Кереш | Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешләр алып килде. Заман мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр яшь буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Монда төп бурыч: укучы шәхесе үсешен - белем бирүнең мәгънәсен һәм максатын, ә укучыларның активлыгын стимуллаштыру. | |
1.2. | Актуальләштерү | Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш. | |
1.3. | Мотивлаштыру | Яшерен-батырын тугел, кайбер ата-аналарның, балаларның да телне укытуга карашлары бик үк уңай булмавы, күпчелек балаларның елдан-ел мотивация-теләкләре кимүе турында беләбез. Ничек соң мәктәптә татар телен предмет буларак өйрәнүгә карата киеренкелекне киметергә, уңай булмаган фикер-мөнәсәбәтләрне юкка чыгарырга, йомшартырга? В.Н. Мещерякова авторлык системасының төп максатларның берсе нәкъ шул. Икенче максат – рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү, сөйләмгә чыгару, икенче төрлә әйткәндә, коммуникатив компетенцияләрне булдыру. | |
II. | Проблеманы адымлап чишүне оештыру | ||
2.1 | Бала армасын өчен акыл эшчәнлеге хәрәкәтләр белән үрелеп баруы, уен һәм биремнәрнең еш алмашынып торуы зарур. Шуңы күрә дәресләрдә балаларны өстәл артына түгел, ә иркендә ярымтүгәрәк итеп тезелгән урындыкларга утыртырга тәкъдим ителә. Укытучы:балаларны ишек янында каршылый: Әйдәгез, кызлар, әйдәгез, малайлар! Керегез! (Балаларның һәрберсенә әйтә) Матур кыз! Яхшы малай. Монда басыгыз! Яхшы! (Ишарә). Кызлар,малайлар, утырыгыз! (Ишарә белән утырырга күрсәтә). Вы уже поняли, что я говорила на татарском языке. Язык этот красив и богат. Послушайте пожалуйста! И, туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Знаете, я летом побывала в деревне. Представляете, там даже животные разговаривают на татарском языке! Правда-правда! Коза подошла ко мне вечером и говорит «мә-мә», это она меня так молоком угощает. Мы покрасили возле дома ворота. Возвращается стадо баранов домой и не узнают свои ворота! Кричат «бә-бә» ! (Ишарә) Честно-честно! А вы хотите научится татарскому языку? А какие языки вы знаете? На каких языках вы говорите? – Давайте проверим ваши русские язычки! Здравствуйте! Какие красивые язычки! А английские язычки у вас есть? Hello! А может у вас и татарские язычки есть? Исәнмесез! Какие у вас красивые татарские язычки! А давайте на уроках татарского языка говорить только на татарском языке! Закройте свои русские (английские) язычки на замочек, а ключик положите в карман – чик-трак. | Здравствуйте! Hello! Исәнмесез! | |
2.2 | Татар теле дәресен башлыйбыз! Хотите узнать как меня зовут? Спросите по-татарски! Для этого поиграем в «Повторюшек». Это такие гномики. У них вооот такие ушки. Они повторяют все, что слышат. Поиграем с ними? Я буду говорить, а вы повторяете только тогда, когда я приложу руку к уху. Попробуем! син кем Син кем? Мин Алина апа, ә син кем? | син кем Син кем? Мин - Артем | |
2.3 | Дәрестә сюрприз моменты да зур урын ала. Балалар яңа геройны көтеп алалар. (Шаку тавышы) Бу кем? Не отвечает! Ребята помогите мне! Кем! Бу кем? “Бу – мин!” Интересно, кто же это! Син кем? (Беркем дә җавап бирми). Син кем? Наверное, хочет, чтобы спросили все вместе. - Син! - Кем? - Син кем? - Мин – песи! Ул – песи! (Ишарә) Вы догадались кто это? Песи кер! Исәнме песи! Интересно сколько же лет этому коту? Сиңа ничә яшь?- Әйтмим бел! – Хочет, чтобымы угодали! Ну что же попробую! Берме? – Юк! – Икеме? – Юк! – Өчме? – Юк! – Дүртме? – Әйе! А вы запомнили сколько ему лет? Проверим! Если я скажу неправильно, вы ответите : «Юк!» (ишарә), если скажу правильно, ответьте : «Әйе!» (ишарә). Берме? Икеме? Өчме? Дүртме? | Кем! Бу кем? Син! Кем? Син кем? Песи кер! Юк! Юк! Юк! Әйе! | |
2.4 | “Мәктәп” уены А Мырау говорит, что еще ни разу в “школу” не играли. А он очень хочет! Әйдәгез, уйныйбыз! Бу – мәктәп. Бу – такта. Бу – укытучы (ишарә). Бу укучы. Болар нәрсәлшәр? – Болар рәсемнәр. – Ничә рәсем? Әйдәгез саныйбыз. Если верно, скаңите : “Әйе”, если нет – “Юк!” Бер? Ике? Өч? Дүрт? Мин укытучы (кулында указка). Син, Мырау – укучы. Ребята, вы поняли, кто учителҗ, а кто ученик? Проверим, умный ли попался ученик. Бу нәрсә? – Белмим! – Яхшы түгел! Бу алма! Бу нәрсә? – Белмим! – Яхшы түгел! Бу китап! Бу нәрсә? – Белмим! – Яхшы түгел! Бу конфет! Бу нәрсә? – Белмим! – Яхшы түгел! Бу песи! Ну и Мырау! Ничего не знает! | Юк! Юк! Юк! Әйе | |
2.5 | “Тылсымлы тартма” Мырау, бу нәрсә? – Бу тартма. – Матур тартма! А ведь коробка наша волшебная. Хотите посмотреть волшебство? Әйе, юк? Бу китап зурмы? Ул зур! (Тартмага бер китап сала) Әйдәгез саныйбыз! Бер, ике, өч, дүрт! (икенче китап чыгара.) Китап зурмы, кечкенәме? Бу нәрсә? Песи акмы, карамы? (ак, кара түгәрәкләр) Әйдәгез саныйбыз! Бер, ике, өч, дүрт! Песи акмы, карамы? Әйе, песи ак! Бу нәрсә? Алма нинди? Алма акмы? Алма карамы? Алма кызыл! Бер, ике, өч, дүрт! Алма нинди? Алма акмы? Алма карамы? Алма яшел! Балалар, татар теле дәресе бетте. Сау булыгыз! | Әйе! Кечкенә! Бу песи! Кара! Ак! Алма! Юк! Юк! Алма кызыл! Юк! Алма яшел! Сау булыгыз! | |
III. | Нәтиҗә ясап, проблема чишелешен модельләштерү – ысул аерып алу. | Нәтиҗә ясыйк: В.Н.Мещерякованың авторлык системасы дәресләрнең эчтәлеген дә, формасын да, оештыру рәвешен дә тулысынча, бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып яктырта. Беренчедән, татар теле дәресләре 1 нче сыйныф укучыларының иң яраткан, көтеп алган дәресләренә әверелде, моны әти-әниләр дә бик хуплады. Икенчедән, бер ел нәтиҗәләренә караганда, әлеге технология буенча эшләгән укытучыларның балалары дәрестә билгеле бер күләмдә татарча аңлый һәм аңлаша ала. | |
IV. | Рефлексия: | ||
4.1 | Нишләргә тиеш идек? | Без рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтергә, сөйләмгә чыгарырга тиеш идек | |
4.2 | Ничек эшләдек | В.Н.Мещерякованың авторлык системасы белән эшләдек | |
4.3 | Нинди нәтиҗәгә килдек | 15 минут эчендә без 4кә кадәр санарга, төсләрнең исемнәрен һәм яңа сүзләрне өйрәндек. | |
ЙОМГАК СҮЗ | Хөрмәтле коллегалар, мин Сезне В.Н.Мещерякованың авторлык системасы белән таныштырдым. Йомгаклап шуны әйтәсем килә, педагогик эзләнүләр методологиясенә, карар кабул итү технологиясенә ия булу; инновацион проблемаларны һәм эзләнү-тикшеренү темаларын сайлап алу; педагогик тикшеренү методларына, эксперимент нәтиҗәләрен күзәтү диагносикасына ия булу-хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучының иҗади активлыгына куела торган таләпләр. Укытучы гел эзләнүдә булганда гына, үз укучыларын укуга кызыксындыра алачак. | ||
Предварительный просмотр:
В.Н. Мещерякова системасы белән үткәрелгән дәрес – конспекты
Укытучы: Кәримова Регина Нәфис кызы
Дәрес җиһазы:
- Урындыклар ( аларның саны балалар саны бер), сәгать
- Беренче өстәлдә рәсемнәр һәм уенчыклар: аю, сарык, такта, әби, малай, алма, дәфтәр, сумка.
- Ишек артында – куян. Сумка, такта
- Тартмалар (кара, кызыл, сары)
- (Балалар өчен ярымтүгәрәк итеп урындыклар тезеп куелган. Аларның саны балалар саны белән туры килә. Укытучы балаларны ишек янында каршы ала.)
- Исәнмесез, балалар!
- Исәнмесез, ........
- Хәлләрегез ничек?
- Эйбәт,рәхмәт.Сезнең хәлләр ничек?
- Рәхмәт балалар, әйбәт. Урындыкларга утырыгыз!Сәгать кайда?
- Тегендә.
- Әйдәгез, саныйбыз. Сәгать ничә? ( сәгатьтәге саннар буенча санау). Сәгать 10 , татар теле дәресен башлыйбыз.
- – Балалар бу нәрсә? (кара ,тылсымлы тартма күрсәтү)
- Бу тартма.
- Әйе бу тылсымлы тартма. Тартма нинди?(Син әйт) – Тагын нинди?(Син әйт) (Тартма кара, тылсымлы, зур, матур, чиста)
- Тартмада нәрсәдер бар. Нәрсә бар Алмаз? (кара, ишарә итү, беркемгә әйтмә) Дети попробуйте отгадать.
- Ул зурмы? Ул карандашмы? Ул алмамы? Ул тәрәзәме? Ул сәгатьме? Ул ишекме? Белмим, әйт.
- Бу такта.
- Яхшы
- Ә бу нәрсә?
- Бу да такта.
- Аерма бармы?
- Әйе, бу такта зур, теге такта кечкенә. Бу такта чиста, теге такта пычрак. Бу такта яңа, теге такта иске. Һ.б.
- Балалар әйдәгез такта турында җыр җырлыйбыз.
Такта турында җыр җырлау.
- Ул сәгатьме? – Юк, ул сәгать тугел
- Ул өстәлме? – Юк, ул өстәл түгел.
- Ул дәфтәрме? – Юк, ул дәфтәр түгел.
- Ул ишекме? –Юк, ул ишек түгел.
- Белмим әйт. Ул нәрсә?
- Ул – такта. Ул – такта. Такта яшел.
- (Уенчыклар һәм рәсемнәр: бабай, кыз, алма, урындык, апа, абый, укучы, бала,шкаф,сумка, тәрәзә, өстәл). Бу предметларга кем? Һәм нәрсә? Соравы бирелә. Нинди дип тә сорала. – Бу нәрсә? Бу сумка. - Сумка нинди? Сумка иске. - Тагын нинди? Пычрак. - Тагын нинди? Зур.
Балалар әйдәгез мәктәп-мәктәп уйныйбыз. Мәктәп-мәктәп уйнау. Балалар үзләре укытучы ролендә уйныйлар. Түбәндәге сораулар буенча эшлиләр.
Алмаз син кем белән дус?
Алмаз белән. Сез дуслар.
Бу син бу мин уены .
Бик яхшы. Утырыгыз.
Мин хәзер фокусник булам. Фокус уйныйбыз. Нәрсә юк? Кем юк?
Бер предметны алам да Нәрсә юк дип сорыйм.
- Ишек шакыйлар. – Бу кем? – Бу мин. Син кем? Әйтмим, бел! Син бүреме? – Юк, мин бүре түгел. – Син әбиме? – Юк, мин әби тугел. Белмим, әйт.
-Мин куян.
-Куян кер.
Куян керә.
- Исәнмесез, балалар .
- Исәнмесез.
- Бу сезнең кабинетыгызмы?
- Әйе бу безнең кабинетыбыз. Безнең кабинетыбызга рәхим ит.
- Мин Куян. Ә син кем?
- Мин укытучы апа. Минем исемем Гөлназ Азатовна.
- Мин куян. Ә син кем?
- Мин ....... ( Һәм балалардан шулай сорап чыга).
Балалар әйдәгез уйныйбыз. Хэзер мин аю (кыланып курсәтәм, хәзер мин песи, хэзер мин төлке, хәзер бабай, хәзер мин малай, хэзер мин курчак.)
Молодөы. Бик яхшы.
- Бу нәрсә? (балалар сорыйлар)
- Бу сумка.
- Анда нәрсә бар?
- Сумкада чынаяк бар. Сумкада китап та бар, сумкада сарык та бар, сыер да бар, курчак та бар.
- Бу чынаяк нинди?Чынаяк яшелме, кызылмы?
- Чынаяк яшел
- Чынаяк тагын нинди?
- ..........(матур, яна, чиста...)
- Монда кызыл чынаяк бармы?
- Юк, монда кызыл чынаяк юк.
- Тегендә кызыл чынаяк бармы?
- Әйе, тегендә кызыл чынаяк бар.
- Кызыл чынаяк нинди?
- .........(пычрак, ямьсез, матур түгел, иске).
- Укучылар, басыгыз. Урындыкка утырыгыз. Малайлар идәнгә утырыгыз. Кызлар урындыкка утырыгыз. Малайлар урындыкка утырыгыз.
- Баларлар кабинетта тәрәзә бармы?
-әйе. Кабинетта тәрәзә бар.
Менә тәрәзә. Менә тәрәзә.
Шулай ук шкаф, өстәл, урындык, ишек.
- Теге нәрсә? (сумкага ишарәләп)
- Ул тартма
- тартма нинди?
- Кызыл, матур.
- Тартмада нәрсә бар?
- Әйтмим бел.
- Бу карандашмы? (шушы тәртиптә сораулар бирәләр)
- Бу шоколад. Ул нинди?
- Баллы, кечкенә.
- Эйе. Бу сезгә. (балаларга шоколадлар тарату)
Татар теле дәресе бетте. Саубулыгыз, укучылыр.
Предварительный просмотр:
Кәримова Регина Нәфис кызы,
Әлмәт шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “Түбән Мактама 2 нче урта мәктәбенең” туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес темасы: Телефоннан сөйләшү әдәбе.
5 нче сыйныф , рус төркеме
Максат:
1.Белем бирү. Телефоннан сөйләшү һәм аралашу әдәбе өчен кирәкле сүзләрне сөйләмдә гамәли ныгыту;
2. Үстерү: Коммуникатив компетенцияне үстерү, сөйләм культурасы булдыру өстендә эш алып бару, телгә карата әдәпле аралашу чарасы һәм мәдәни күренеш буларак. аңлы мөнәсәбәт булдыру.
3. Тәрбияви максат: хатлар аша халкыбызның үткәненә патриотик хисләр уяту, толерантлык, үз-үзеңне тоту һәм сөйләм культурасы тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: татар телендәге әдәпле, тәмле сүзләрне дөрес куллана белүнең әһәмиятен аңлау;
Метапредмет нәтиҗәләре:
Танып-белү УУГ: әдәпле сүзләрне сөйләмдә куллану үзенчәлекләрен үзләштерү, ныгыту; аларны урынлы куллану күнекмәләрен тирәнәйтү;
Регулятив УУГ: үзләштерелгән белемнәрне таныш түгел, яңа ситуациядә гамәли куллана белү күнекмәләре формалаштыру;
Коммуникатив УУГ: укучыларның аралаша белү сәләтен үстерү, күмәк эш башкару өчен, иптәшләреңнең фикерен исәпкә алып, проблемалы сорауларга җавап бирә белүне формалаштыру.
Предмет нәтиҗәләре: парларда, төркемнәрдә, укытучы белән аралашу вакытында әдәпле сүзләрне урынлы куллана белү күнекмәләрен тирәнәйтү;
Җиһазлау: Р.З.Хәйдарова “Татар теле” дәреслеге (85-86 нчы битләр),
Методик ярдәмлек (42 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, биремле карточкалар.
Дәрес тибы: Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану.
Эш формалары: парларда, төркемнәрдә.
Дәреснең технологик картасы.
Дәреснең дидактик этаплары | Дәрес этапларының төп максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Дәрес этапларының нәтиҗәләре | ||
Метапредмет нәтиҗәсе | Предмет нәтиҗәсе | Шәхси нәтиҗә | ||||
| Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү. | Хәерле көн, кызлар Хәерле көн, малайлар Хәерле көн дуслар Хәерле көн, балалар! - Хәлләрегез әйбәтме? - Яхшы, мин бик шат, Әйдәгез,яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйк. | – Исәнмесез, укытучы апа! -Яхшы. Сезнең хәлләрегез ничек? | Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аңа җавап бирә белү. | Итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу; | Туган телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру. . |
ІІ. Белемнәрне актуальләштерү | Алдагы дәрестә өйрәнелгән лексиканы искә төшерү. | -Укучылар, бу нәрсә? (Бу сумка) -Бу кемнең сумкасы? -Сумкада нәрсәләр бар икән? Әйдәгез карыйк әле. Болар нәрсәләр? -Әйе, укучылар,хатлар. -Ни өчен кешеләр хатлар язганнар? - Ә сез шундый хатлар язасызмы? -Сез күбрәк ничек аралашасыз? -Телефоннан элек тә аралашканнар, хәзер телефоннан күбрәк аралашабыз. -Телефоннан ничек матур сөйләшергә кирәк? |
-Бу почтальон сумкасы -Хатлар. Аралашыр ,сөйләшер өчен | Регулятив УУГ: -эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү | Итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу | Татар теленә карата ихтирам уяту |
ІІІ. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. | -Укучылар, өстәлләрдә конвертлар бар. Хәзер яшел конвертны ачабыз һәм анда язылган диалогларны укыйбыз. -Укучылар, кайсы диалог матур? Аерма нинди? Ни өчен? - Ә сез нинди тәмле сүзләр беләсез? - Әйе, безнең телебез бай, матур, телебездә әдәпле сүзләр күп. -Бу сүзләрне без кайчан кулланабыз? -Болар нәрсәләр? Ә телефоннан сөйләшкәндә без тәмле сүзләр кулланабызмы? -Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәбез? - Әйе, укучылар,телефоннан сөйләшү әдәбенә өйрәнәчәкбез, кагыйдәләр карап үтәрбез - Укучылар, ә сез беләсезме? Без бүген ничек билге куябыз? Алдыгызда карточкалар ята. Анда исемегезне языгыз әле. Без бүген сезнең белән 3 күнегү эшләрбез.Һәр эшләгән күнегү астына сез билге куярсыз. “5 “ ле кызыл төс булыр, “4” ле яшел төс . Аңлашылдымы? Үзбәя!!! | -Диалогларны парларда укыйлар. 1 –Алло, Саша! --Алло , Настя. - Настя,әйдә бүген кинога барабыз? - Әйдә. - Кинотеатр янында сәгать кичке дүрттә очрашырбыз -Ярар, Саша 2. –Алло, сәлам Саша! --Исәнме, Настя. - Хәлләрең ничек? - Яхшы, рәхмәт - Настя,әйдә бүген кинога барабыз? - Ярар, әйдә. - Рәхмәт, кинотеатр янында сәгать кичке дүрттә очрашырбыз -Ярар, сау бул , Саша - Сау бул , Настя. -2 нче диалог, Матур, тәмле сүзләр бар. -Исәнмесез, хәерле көн,зинһар өчен,рәхмәт... -Сөйләшкәндә, аралашканда -Телефоннар. -Әйе, кулланабыз. - Телефоннан сөйләшү әдәбе турында | Регулятив УУГ:үзләштерелгән белемнәрне таныш түгел, яңа ситуациядә гамәли куллана белү күнекмәләре формалаштыру; | Парларда, төркемнәрдә аралашу вакытында әдәпле сүзләрне урынлы куллана белү күнекмәләрен тирәнәйтү | Татар телендәге әдәпле, тәмле сүзләрне дөрес куллана белүнең әһәмиятен аңлау | |
IV. Беренчел ныгыту | Репликаларны дөрес кулланып, үзара сөйләшү. | 1.таныш ситуациядә 1.( Телефон шалтырый.) Бу-Лилия.Ул нигә шалтырата? (Лилияне тыңлыйбыз) -Укучылар, Лилия нигә шалтыраткан?Ул безне кая чакыра? - Аңа җавап бирергә кирәк бит . Әйдәгез, җавап бирәбез. Ак конвертны ачабыз һәм буш репликаларга җавап язабыз. (төркемнәрдә эш) - Ә хәзер кем Лилия белән телефоннан сөйләшә? Үзбәя! | Туган көнгә чакыра Лилия: Алло! Исәнме , дустым!
Балалар:...................... (Бер укучы такта янына чыгып сөйләшә). | ТБУУГ: мәгълүматны кирәкле итеп үзгәртә белү. КУУГ: төркемдә эшләү эшчәнлеген оештыра белү | Парларда, төркемнәрдә, укытучы белән аралашу вакытында әдәпле сүзләрне урынлы куллана белү күнекмәләрен тирәнәйтү | |
Лексик күнекмәләрне гамәли ныгыту, белемнәрне системалаштыру | 2.Үзгәртелгән ситуациядә (конструктив) -Укучылар, 3 нче эш кызыл конвертта. Конвертны алыгыз әле. Тормышта ситуацияләр күп төрле. Телефоннан нинди сөйләшү булыр?! Әйдәгез, җавап эзлик әле. Диалог төзик әле.Аннан этикет кагыйдәсе чыгарасыбыз бар. Үзбәя!!! | 1 төркем. По телефону ты зовешь друга на каток. Он не может, делает уроки, но попозже выйдет. И ты его подождешь. 2 төркем. Ты звонишь новой подруге. Ее нет дома. Трубку взяла бабушка. Подруга будет дома вечером. Поинтересуйся у бабушки о ее здоровье. Бабушке нравится, как ты вежливо разговариваешь по телефону. Она приглашает тебя в гости 3 төркем. Звонит телефон. Кто-то хочет поговорить с незнакомым тебе Рустамом. Он ошибся номером. Ты советуешь правильно набрать номер. (Разговариваешь по телефону очень вежливо.) | КУУГ: Бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү. Башкалар белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү( парлы диалог) | Парларда, төркемнәрдә аралашу вакытында әдәпле сүзләрне урынлы куллана белү күнекмәләрен тирәнәйтү | Классташлар белән дустанә аралашугаҗирлек булдыру. | |
|
| КУУГ: Бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү. | Итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу | Классташлар белән дустанә аралашугаҗирлек булдыру | ||
V. Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)
| 1.Фильм ясау. -Укучылар, беләсезме?! Тагын видеоролик та ясап була. Телисезме? Әйдәгез, ясап карыйк әле. Әдәп кагыйдәләрен күчерәбез. | (Һәр төркемнән 1 укучы чыга, кагыйдәне яза)
| КУУГ: Бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү. | Итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу | Классташлар белән дустанә аралашугаҗирлек булдыру | |
VI.Өй эше | Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү. | -Дәрес ахырына якынлаша, укучылар. Үзбәя карточкаларын җыеп бирегез әле. Дәрес өчен билгеләрне, нәтиҗә ясап журналга куям. - Укучылар, эшебезне өйдә дәвам итә алабыз. 3 бирем, өй эшен сайлап алыгыз. | Дом.задание 1. 5 упражнение,86 стр. задание 2. “Национальные блюда на праздничном столе” написать 5-6 предложений 3. По телефону позвать друга на день рождения –сделать видеоролик | |||
VII. Рефлексия | -Укучылар, дәрес башында нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәләр белдек? -Укучылар, миңа сезнең белән эшләве бик ошады. Сез акыллы, яхшы укучылар. Рәхмәт. Саубулыгыз!
| -Телефоннан әдәпле сөйләшергә өйрәнергә. Укучылар , үзләренең кичерешләреннән чыгып, бәя куялар. -Саубулыгыз | Регулятив УУГ: Үз эшенә нәтиҗә ясап, бәя куярга өйрәнү | Үз-үзенә ышаныч тудыру, башкалар фикере белән килешергә өйрәнү |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Исәнмесез, хәерле кич, тәмле булсын, тыныч йокы, тәмле төшләр,зинһар өчен, хушыгыз, рәхмәт, хәерле юл, исән-сау йөрегез, сәламәт булыгыз, саубулыгыз...
Өй эше 1 . 5 упражнение,86 стр. задание 2. “Национальные блюда на праздничном столе” написать 5-6 предложений 3. По телефону позвать друга на день рождения –сделать видеоролик
Исәнмесез, хәерле кич, тәмле булсын, тыныч йокы, тәмле төшләр,зинһар өчен, хушыгыз, рәхмәт, хәерле юл, исән-сау йөрегез, сәламәт булыгыз, саубулыгыз...
Саубулыгыз !
