Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мнемотехнология алымын куллану

Залеева Гульгена Галимзяновна

Бу чыгышта татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мнемотехнология алымын куллану турында кыскача мәгълүмат  бирелгән. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass_vystuplenie_-zona.docx20.62 КБ

Предварительный просмотр:

“Иң яхшы татар теле укытучысы” конкурсы өчен мастер класс. 05.02.2020

      Хәерле көн, хөрмәтле  хезмәттәшләрем, жюри әгъзалары.

 Минем исемем Җәләева Гөлгенә Галимҗанов кызы.  Минзәлә шәһәре 3 нче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Мастер классымны  Конфуцийның сүзләре белән башлап җибәрәсем килә:

 “Искегә мөрәҗәгать  итеп,  яңалык ачкан – УКЫТУЧЫ исеменә лаек.

Темам: “Татар теле укытучысының  таяну ноктасы”

2 төркемдә эшлибез.

  • Игътибар, 1 нче төркем сорау сезгә. Слайдка карагыз. Сез нәрсә күрәсез?

 -Шул ук слайдта икенче төркем нәрсә күрә?

-Әйе, чынлыкта исә бу бөек итальян рәссамы Джузеппе Арчимбольдоның әйләнмәле картинасы.

  • Беренче төркем белән икенче төркем җавабы тәңгәл килмәде. Ни өчен?

(Фикерләрегез) Без икенче күзлектән, яссылыктан карадык.

  • Ә бу үз чиратында,  беренче җавап икенчесенә караганда начаррак булды дигән сүзме?(Фикерләр)
  • Танылган рәссам  картина аша бер үк объект турында берничә  төрле фикердә була алу  мөмкинлеген ачык күрсәтә. Без укучыларны киләчәк тормыш өчен әзерлибез. Хәзерге заман  иҗади фикер йөртүче,эзләнүче, мөстәкыйль фикер йөртеп, кирәкле мәгълүматны таба белүче яшьләрне тәлап итә.
  • Хөрмәтле укытучылар, экранда сүзләр бирелгән. Аларның саны 16. Сезгә 30 секунд эчендә аларны хәтердә калдырырга кирәк.   Вакыт чыкты.  Кәгазь битләренә язып куегыз. Санагаз әле  кем ничә сүз хәтерендә калдырды? Күбрәк бармы?

-Хәзер шулкадәр санда рәсем бирелгән, шул ук вакыт эчендә истә калдырып карагыз. Ничә рәсемне хәтердә калдырдыгыз?

Балаларның 18 яшькә кадәр образлы фикер йөртү ныграк үскән. Бу баш миенең төзелешенә бәйле. Баш мие текстка караганда рәсемне тизрәк эшкәртә һәм хәтердә калдыра.

“Балаларга нидидер аңа билгеле булмаган биш сүз өйрәтер өчен бик озак һәм заяга интегәчәкбез, әгәр егерме биш шундый сүзне рәсем белән бәйләп өйрәтсәк-бу күпкә җиңелрәк , тизрәк һәм отышлырак булыр...” К.Д.Ушинский  

Дәресләрдә үзем куллана торган иң нәтиҗәле ысулларның берсе дип  мнемотехнологияне атыйм.  

  • Мнемотехнология- истә калдыруны җиңеләйтә торган махсус  алымнар  тупланмасы. Бу яңа ысул түгел.  Аның  барлыкка килүенә  2000 елдан артык . Бу терминны безнең эрага кадәр Пифагор керткән дип саныйлар. Мнемотехникага нигезләнгән искиткеч хәтерле кешеләр- Юлий Цезарь һәм Наполеон Бонапартны билгеләп китәргә мөмкин.
  • Укытучылар, сезнең алдыгызда рәсемнәр җыелмасы, аларны  2 төркемгә бүлеп таблица һәм аның буенча хикәя төзергә кирәк.
  • Мнемотехнология алымын   мәктәптә укытыла торган барлык дәресләрдә дә кулланып була. Алымны дәрескә әзерләнгәндә интернет челтәреннән күрдем. Төрле мәгълүмат туплап, үз фәнемә яраклаштырып эшемдә куллана башладым.Чөнки нәтиҗәсе озак көттермәде.

Бу алымны кулланып

  • укучыларның дәрескә кызыксынулары үсте, теләкләре артты;
  • сөйләм теле баеды;
  • фикерләрен билгеле бер эзлеклелектә кулланып  дәлилли алу мөмкинлекләре үсте.

- ассоциатив фикерләү сәләтен үстерә;

       Һэрбер эш кебек, мнемотехнология  җиңелдән катлаулыга барудан тора.

Үз эшемне бер катлы мнемошакмаклардан башлыйм, аннары мнемоюллар кертәм, соңрак – мнемотаблицалар алам. Минемотаблицалар, төрле мәгълүматны алып кына калмый, гомуми белем бирү мәсьәләләрен дә хәл итә, хәтер, логик, образлы фикерләүне үстерүгә дә ярдәм итә, игътибар тәрбияли .

 (Укытучыларга сүз)

Бүлекне йогаклау өлешендә мнемокарталар кулланам.

Мнемокарта-уйлауның, истә калдыруның, иҗади бурычларны хәл итүнең нәтиҗәле ысулын кәгазьдә чагылдыру дигән сүз.

Әлеге техника түбәндәгедән  гыйбәрәт, өйрәнү предметы рәсем яки язу рәвешендә бит үзәгендә урнашкан. Төп идеяләр үзәк рәсемнән чыккан ботаклар  һәм ботакчыклар рәвешендә сурәтләнә.

Хөрмәтле фокус группа сезгә бирелгән темалар буенча мнемокарта төзергә кирәк.

Истә калдыруның тагы бер уңышлы алымы бу- терәк сигнал . Бу аз  вакыт эчендә бер предметны төре яклап анализлау. Фокус группа эшләгән арада терәк схема ярдәмендә 1 предмет турында сөйлик әле. (Алма).

(Укытучыларга сүз)

Рефлексия: хөрмәтле укытучылар, сезнең алдыгызда кул рәсеме. Сез анда мастер класска бәягезне бирерсез дип өметләнәм.

Чәнти бармакка әгәр дә бу алым белән инде таныш булсагыз  смайлик рәсеме ясагыз.

Атсыз бармакка әгәр таныш булмасагыз,

Урта бармакка бу алымны инде моңа  кадәр куллансагыз,

Имән бармакка кулланмасагыз,

Баш бармакка киләчәктә бу алымны кулланачакмын дисәгез куясыз.

Бу алым минем эшемдә таяну ноктам, эшемә этәргеч бирүче.

Барыгызга да эшегездә уңышлар телим!