Залеева Гульгена Галимзяновна

Сайт учителя татарского языка и литературы

"Укытучы даими укып торганда гына УКЫТУЧЫ була ала. К.Д. Ушинский.

Профессия: МБОУ "СОШ"№3, учитель

Профессиональные интересы: История Республики Татарстан, новые цифровые технологии при изучении предмета

Увлечения: чтение книг, вязание

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Мензелинск

Место работы: МБОУ "СОШ №3"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zaleeva-gulgena-galimzyanovna

Сайтымның хөрмәтле кунаклары: хезмәттәшләр, укучылар һәм башка ирекле керүчеләр!

     Әлеге сайтны төзү күпьеллык эш-гамәлләремә анализ ясау, тупланмаларымны тәртипкә  салу, эш тәҗрибәмне тагын да камилләштерү  максатыннан ясалды. Шәхси сайтым татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен файдалы булыр дип өметләнәм. Монда сез үзегез өчен кирәкле сылтамалардан кереп кызыклы мәгълүмат таба алырсыз дип ышанам. Фикерләрегез, тәкъдимнәрегезне “Элемтә” битендә калдырырга мөмкин.

  

О себе

Үзем Турында Кыскача Мәгълүмат

ҖӘЛӘЕВА ГӨЛГЕНӘ  ГАЛИМҖАН  КЫЗЫ

Белемем: югары, Яр Чаллы дәүләт педагогия институты (НГПИ), 2005.​

Диплом буенча белгечлек: филология.

Квалификация: татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

​Эш урыным: Минзәлә шәһәре 3 нче санлы урта мәктәбе (1993 елдан бүгенге көнгә кадәр).

Вазифам: татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Гомуми эш стажым: 26 ел.

Белгечлек буенча эш стажым: 26 ел.

Квалификация категориясе: беренче категория

Аттестация үтү вакыты: 2017 ел.

Квалификация күтәрү курслары: 2017. ФГБОУ ВО «Набережночелнинский государственный педагогический университет» «Институт дополнительного профессионального образования по теме: «Реализация эффективности образовательных технологий для совершенствования методики преподавания татарского языка и литературы»Объем 108 часов,

Удостоверение о повышении квалификации НГПУ _002532_БО 16.06.2017

Методик темам: “Укучыларда мәгълүмати-аналитик, коммуникатив компетенцияләр формалаштыру”.

 

Мои достижения

Сердце  отдаёт  детям…

Залеева  Гульгена  Галимзяновна – талантливый, креативный, творческий  учитель  татарского  языка  и  литературы первой  квалификационной  категории с высшим образованием и двадцатипятилетним  стажем педагогической  деятельности  в МБОУ «Средняя  общеобразовательная  школа №3»  города  Мензелинска  Республики  Татарстан.

Работая  над  методической  темой: «Формирование  коммуникативных, информационно – аналитических  компетенций», она стараетсяраскрывать, формировать и развивать  творчески  мыслящую  личность каждого ученика, применяя индивидуально – дифференцированный и личностно – ориентированный подход в образовательном процессе; успешно реализует инновационные информационно – коммуникационные  педагогические  технологии  для  повышения  качества  знаний учащихся на уроках татарского языка, литературы и во внеурочной деятельности. Особое внимание Гульгена Галимзяновна уделяет морально – нравственному воспитанию школьников, на уроках развития речи использует тексты для изложений и сочинений, отвечающих задачам патриотического  воспитания, развития  любви  к  родному  языку на примере лучших произведений татарских писателей и поэтов. Важную роль она отводит формированию навыков разговорной, устной и письменной татарской речи учащихся, активизирует их творческую деятельность, развивает критическое мышление, применяя методы разноуровневого обучения. Её ученики показывают высокий уровень успеваемости и качества знаний, ежегодно становятся победителями и призёрами муниципального тура Всероссийской олимпиады школьников по татарскому языку и литературе.

Залеева Г.Г. успешно сотрудничает с коллегами, вместе с Тимиркаевой О.А. они создали театральную  студию «Сәләт» для  учеников  6А и 6Б классов, которые  выступают  с интересными  театральными  постановками не только перед  учителями школы, учениками и их родителями, но и перед жителями  микрорайона школы №3. Радуют театрализованными  выступлениями пожилых людей  в доме  престарелых, показывают театральные представления  для   воспитанников  детских садов города  Мензелинска; занимают призовые места в районных и республиканских творческих конкурсах. В 2017 году, выступив с проектом театральной студии «Сәләт», Залеева Гульгена Галимзяновна  стала  победителем  республиканского конкурса – гранта «Учитель – мастер»  и  победителем в номинации «За  музыкальное оформление» в районном конкурсе ко дню рождения Габдуллы Тукая.  Её  ученики 8А и 6Б классов  стали  победителями  Международного научно – познавательного, творческого и интеллектуального конкурса «Тамчы-шоу» на телеканале ТНВ в городе Казани. В 2018 году Гульгена Галимзяновна стала победителем  очной VI Республиканской  научно - практической конференции имени Мусы Джалиля «Роль волонтёрского движения в гражданском и патриотическом воспитании  молодого специалиста» среди педагогических работников школ и профессиональных образовательных организации Республики Татарстан. В  муниципальном  этапе  республиканского конкурса «Классный руководитель - 2018» она заняла  3 место. Творческие  работы её  учеников систематически  печатаются в газете «Школьный вестник» и  в газете “Көмеш кыңгырау”. Под  руководством  Гульгены Галимзяновны  ученики  режиссируют и снимают интересные видеоролики, мультипликационные фильмы на татарском  языке и видеоклипы, которые восхищают не только учителей, но  и родителей  учащихся, жителей  микрорайона  школы №3.

Гульгена Галимзяновна систематически совершенствует педагогическое мастерство на курсах повышения квалификации, успешно делится опытом методической работы, активно выступает с докладами и мастер – классами на конференциях и семинарах муниципального, регионального и республиканского уровней. Она принимает  активное  участие в обобщении и распространении передового педагогического опыта:подготовила материалы к выставке «Победители республиканского гранта «Учитель-мастер 2017» в рамках Августовской конференции учителей Мензелинского района. В 2017 году успешно выступила на  республиканском семинаре в рамках Августовской конференции учителей татарского языка и литературы, показала мастер – класс «Использование метода критического мышления на уроках татарского языка и литературы». В 2018 году Залеева Г.Г.  показала мастер - класс «Апробация инновационных педагогических технологий в образовательном пространстве школы для повышения качества образования ееобучающихся»  в рамках  регионального семинара – практикума;  успешно  выступила с докладом в Международном научно-методическом семинаре «Повышение профессиональной компетентности  молодого учителя».

Работая творчески, Залеева Гульгена Галимзяновна успешно реализует задачи формирования национального самосознания учащихся,  развивает  у школьников  интерес и любовь к изучению татарского языка, татарской  литературы; это учитель – мастер, который отдаёт своё сердце детям…

Заместитель директора

по учебной  работе

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3»

города Мензелинска РТ

             Аманова Наталия Валентиновна

 

Моё портфолио

Татар теле укытучысының портфолиосы

Һәр укытучыга бик күп кәгазьләр белән эшләргә туры килә. Алар арасында портфолио дип аталучы тупланма мөһим урын алып тора. Аны укытучының өстәл китабы дип тә атап булыр иде.

Портфолио — ул укытучының педагогик эшчәнлек нәтиҗәләрен теркәү, туплау һәм бәяләүнең бер алымы, һөнәри үсешнең заманча методларыннан берсе. Портфолио мөгаллимгә үз казанышларын тагын да киңрәк һәм төрлерәк итеп тәкъдир итәргә, белем бирү траекториясен планлаштырырга, күзәтергә һәм кирәк вакытта төзәтергә мөмкинлек бирә, һөнәри үсеш дәрәҗәсен исбатлау өчен дәлил һәм чираттагы аттестация өчен нигез булып тора. Портфолио төзү укытучыга үз белемен күтәрү темасы буенча эшчәнлегенә, аның характерына бәя бирергә, иҗади һәм һөнәри үсешен объектив нәтиҗәләргә таянып күзәтергә, нәтиҗә ясарга өйрәтә, рефлексия (үзбәя) күнекмәләре формалаштырырга ярдәм итә.

Портфолио тутырылырга тиешле мәҗбүри документлар исемлегенә керми. Әлеге документны һәрдаим төгәл итеп вакытында тутырып барганда, ашыгыч рәвештә кирәкле булган мәгълүматны тиз арада эзләп табу, һөнәри бәйгеләр, грантлар өчен документлар тутыру эше бермә-бер җиңеләя.

Портфолио төзү барышында нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк соң?

  • үзмониторингның системалы һәм вакытында тутырылган булуына;
  • мәгълүматның дөрес һәм объектив булуына;
  • мәгълүматның тулы булуына;
  • материалның структурага салынган һәм ачык аңлаешлы булуына;
  • аңлатма язуларының логик яктан дөрес, кыска һәм төзек булуына;
  • эш нәтиҗәләренең күрсәтмәле булуына;
  • пөхтә һәм эстетик яктан зәвыклы булуына;
  • тәкъдим ителгән материалның тематик яктан бөтен һәм төгәлләнгән булуына;
  • иҗади якын килү, креативлыкка;
  • эш нәтиҗәләренең динамикасын күрсәтә белүгә.

Методик портфолионың төзелеше һәм эчтәлеге

1. Укытучы турында гомуми мәгълүмат.

Бу бүлектәге материаллар укытучының төрле өлкәдә алган уңышларын, укытучының шәхси үсешен гомуми яктан  күрсәтә.

  • титул бите;
  • укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туу вакыты;
  • белеме (уку йортының исеме, кайчан тәмамлаган, диплом буенча белгечлек һәм һәм квалификация, диплом номеры, күчермәсе);
  • эш стажы (гомуми/белгечлек буенча);
  • белем күтәрү (структураның исеме, белем күтәрү урыны, вакыты, темасы, сәгать саны, күчермәсе);
  • төрле дәрәҗәдәге мактаулы исемнәрне дәлилләүче документлар күчермәсе;
  • аеруча әһәмиятле бүләкләр (грамоталар, мактау хатлары, дипломнар күчермәсе) исемлеге;
  • башка документлар (теләк буенча).

2. Белем бирү нәтиҗәләре.

Бүлек материалы укытучы эшчәнлегенең соңгы 5 елындагы үсеш, уңышларын чагыштырып карарга ярдәм итә.

  • укытучы белем биргән сыйныфлар һәм алардагы укучылар саны;
  • татар теле һәм әдәбияты бенча өлгереш, сыйфатлы өлгереш нәтиҗәләре;
  • укыту предметы буенча уртача балл (билге);
  • контроль кисем нәтиҗәләре (административ дәрәҗә һәм югарырак);
  • олимпиада нәтиҗәләре буенча санлы мәгълүмат (катнашучылар саны, нәтиҗәләр);
  • йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре;
  • бәйге нәтиҗәләре буенча санлы мәгълүмат (катнашучылар саны, нәтиҗәләр);
  • укыткан укучылар арасында мәктәпне аерым үрнәктәге аттестат һәм медальгә тәмамлаучы укучыларының саны, исемлеге;
  • белгечлек буенча югары уку йортларында белем алу турында мәгълүмат (Ф.И.О, уку йорты, тәмамлаган елы);
  • башка документлар (теләк буенча).

3. Фәнни-методик эшчәнлек.

Әлеге бүлектә методик яктан өлгергәнлек һәм өзлексез һөнәри үсеш турында дәлилләр туплана.

  • методик тема, аның буенча эш планы / һөнәри үсеш програмасы;
  • сайланган укыту программалары һәм методик әдәбиятны нигезләүче документлар (кайсы сыйныфта нинди программа, нинди дәреслекләр белән укытыла, эш программаларының таләпләргә туры килүен дәлилли белү һ.б.);
  • белем бирү нәтиҗәләрен бәяләү өчен сайланган педагогик диагностика чараларын нигезли белүне күрсәтүче материаллар (арадаш аттестация, агымдагы язма эшләрнең диагностикага (күзәтү һәм анализлауга)  корылган булуын күрсәтүче дәлилләр һ.б.);
  • белем бирү процессында заманча (шул исәптән мәгълүмати-коммуникатив) педагогик технологияләрдән файдалануны раслаучы материаллар (аерым дәрес үрнәкләре, дәрестән тыш эшчәнлек эшкәртмәсе һ.б.);
  • укучылар белән адреслы эшләү турында мәгълүмат, аларны исбатлаучы (сәләтле укучылар, йомшак өлгерүчеләр, авыр гаиләдә тәрбияләнүче балалар, чит илләрдә күчеп килгән балалар, шәхси шөгыльләнү яки авыру балалар белән эшләү өчен) материаллар;
  • инновацион эшчәнлек буенча материаллар (булса –  кайсы инновацион мәйданчыкка беркетелгән, нинди тема буенча эшли, эшчәнлек нәтиҗәләре, исбатлаучы документлар);
  • һөнәри берлекләр эшчәлегендә катнашу: район методик берләмәсе эшчәнлегендә, мәктәп методик берләшмәләрендә, эксперт советында, һөнәри үсеш буенча грантларны тормышка ашыру (чыгышларның, чараларның датасы, темасы һ.б.);
  • методик үзәкләр һ.б. учреждениеләр белән хезмәттәшлек итү (булса);
  • ачыклар дәресләр, мастер-класслар күрсәтү, һөнәри бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда катнашу турында мәгълүмат, чыгышларның исемнәре, вакыты, урыны һ.б.;
  • авторлык программалары, электив курслар, шәхсән язылган методик эшкәртмәләр, дидактик, диагностик турында мәгълүмат, аларга язылган рецензияләр һ.б.
  • башка документлар (теләк буенча).

4. Укыту предметы буенча дәрестән тыш эшчәнлек.

Бүлек материалы укучыларның предмет буенча шәхси үсеш нәтиҗәләрен күзәтеп, туплап барырга, анализларга ярдәм итә.  

  • укучылар тарафыннан башкарылган иҗади эшләр, рефератлар, проектлар, фәнни-тикшеренү эшләренең темалары, нәтиҗәләре;
  • иҗади һәм интллектуаль бәйге нәтиҗәләре (ФИО, бәйге исеме, нәтиҗәләр);
  • иҗтимагый проектларда катнашу, нәтиҗәләр;
  • дәрестән тыш эшчәнлек (факультатив, электив курс, түгәрәк, студия һ.б.) программалары белән эшләү турында мәгълүмат, материаллар;
  • башка документлар (теләк буенча).

5. Иҗтимагый танылу.

Әлеге бүлектә мөгаллимгә иҗтимагый оешмалар, әти-әниләр, һөнәри берлек әгъзалары һ.б. биргән бәя, һөнәри активлыкны, педагогик тәҗрибә алмашуны раслаучы документлар туплана.

  • һөнәри һәм җирле периодик басмаларда, җыентыкларда чыккан мәкаләләр, чыгышлар турында мәгълүмат (кайда, кайчан басылуы), аларның тезислары, күчермәләре;
  • конференцияләрдә, семинарларда, предмет берләшмәләрендә ясаган чыгышларның тезислары, текстлары һ.б.;
  • һөнәрдәшләр, администрация вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, фән кешеләре, әти-әниләр, укучылар һ.б. язган бәяләмәләр, мәкаләләр, рецензияләр, белешмәләр һ.б.;
  • башка документлар (теләк буенча).

Укытучы эше авыр , җаваплы һөнәрләрнең берсе. Бездән зур тырышлык, системалы эш, һәрдаим үсеш таләп итә.

Барыгызга да тормышыгызда , эшегездә уңышлар юлдаш булсын! Иҗат чишмәгез саекмасын!

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: