Рус телле укучыларның сөйләм телен баету өчен күнегүләр җыелмасы.
тренажёр

Залеева Гульгена Галимзяновна

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә  төп максатыбыз ул сөйләмгә чыгу. Бу күнегүдә  төрле темалар буенча сораулар тупланган. Эшне дәреснең төрле этабында башкарып була. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylm_telen_baetu.docx204.36 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ ӨЛЕШЕ

1. Сораштыруда катнашып, куелган сорауларга җавап бирегез. Сезгә 5 сорау тәкъдим ителә, һәр сорауга җавапны 40 секунд эчендә әйтеп бетерергә тырышыгыз. Сорауга тулы җавап бирегез.

1. Сиңа спортның кайсы төрләре ошый?           

2. Син нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсең?

3. Спорт сиңа ничек ярдәм итә?

4. Мәктәбегездә спорт буенча нинди чаралар үтә?

5. Танылган спортчылардан кемнәрне беләсең?

2. Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Шул турыда сөйләгез. Әзерләнү өчен, 2 минут вакыт бирелә, һәм сезнең сөйләмегез 2 минуттан артмаска тиеш. Паузалар ясамыйча сөйләгез.

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ ӨЛЕШЕ

1. Сораштыруда катнашып, куелган сорауларга җавап бирегез. Сезгә 5 сорау тәкъдим ителә, һәр сорауга җавапны 40 секунд эчендә әйтеп бетерергә тырышыгыз. Сорауга тулы җавап бирегез.

1. Синеңчә, бүгенге көндә кайсы һөнәрләр актуаль?           

2. Сиңа кайсы һөнәр күбрәк ошый һәм ни өчен?

3. Бу һөнәр ияләре кайларда эшлиләр?

4.Синеңчә, ул һөнәргә киләчәктә ихтыяҗ булырмы һәм ни өчен?

5. Фән һәм техника яңа һөнәрләр һәм эш урыннары барлыкка китерә. Синеңчә, бу нинди һөнәрләр булырга мөмкин?

2. Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Шул турыда сөйләгез. Әзерләнү өчен, 2 минут вакыт бирелә, һәм сезнең сөйләмегез 2 минуттан артмаска тиеш. Паузалар ясамыйча сөйләгез.

Сез милли бәйрәмнәр турында интервью бирәсез. Сорауларны игътибар тынлагыз һәм тулы җаваплар бирегез, һәр сорауга җавап бирү өчен, вакыт бирелә.

1.        Сез нинди милли бәйрәмнәр белән таныш?        

2.        Алар кайчан үткәрелә?

3.        Анда кешеләр ничек күңел ачалар?.

4.        Сез кайсы бәйрәмнәрдә катнаштыгыз?.

5.        Милли бәйрәмнәр ни өчен популяр?

 Сыйныфташларыгыз турында сөйләгез. Әзерләнү өчен 2 минут вакыт текстны сөйләү өчен, 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүматлар да булсын:

1.        Сыйныфыгызда күпме укучы укый?

2.        Алар нәрсәләр белән кызыксыналар?

3.        Сыйныфташларыгыз белән мөнәсәбәтегез нинди?

4.        Сезгә аларның кайсы сыйфатлары ошый?

Сез экология белән кызыксынучы укучы буларак интервью бирәсез. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез,  җавап бирү өчен, 40 секунд вакыт бирелә.

1.        Бүгенге көндә төп экологик проблема нинди?

2.        Табигатьне саклау өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?

3.        Мәктәп укучылары нинди акцияләр үткәрәләр?

4.        Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәк?

5.        Чиста табигать өчен кем җаваплы?

Мәктәптә белем алу турында сөйләгез. Әзерләнү өчен, 2 минут вакы текстны сөйләү өчен, 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүматлар да булсын:

1.        Мәктәптә сезне кайсы фәннәр күбрәк кызыксындыра?

2.        Бу фәннәрдән дәресләрдә нәрсәләр эшлисез?

3.        Укытучы нинди кызыклы эш төрләре куллана?

4.        Белемегезне арттыру өчен, тагын нәрсәләрдән файдаланасыз?

Сез яраткан шөгыльләрегез турында интервью бирәсез. Сорауларны игътибар  белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез, һәр сорауга җавап бирү өчен 30  секунд вакыт бирелә.

1.        Мәктәптән соң нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?        

2.        Моның өчен нинди мөмкинлекләр бар?

3.        Бу шөгыльләр сезгә ни өчен ошый?

4.        Алар сездә нинди сыйфатлар тәрбияли?

5.        - Башкаларга нинди киңәшләр бирерсез?

Татар театрына бару турында сөйләгез. Әзерләнү өчен, сезгә 2 мин. бирелә. текстны сөйләү өчен, 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүматлар да булсын:

1.        Сез кайсы театрда булдыгыз?

2.        Аның турында нәрсәләр беләсез?

3.        Анда нинди спектакль карадыгыз?

4.        Театрда нәрсәләр ошады?

Сез яшьләр тормышы турында интервью бирәсез. Сорауларны игътибар| белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез, һәр сорауга җавап бирү өчен, 4 секунд вакыт бирелә.

1.        Бүгенге яшьләр нәрсәләр белән кызыксыналар?        

2.        Алар нәрсәләр оештыралар?

3.        Яшьләр кайларда булырга яраталар?

4.        -Аларның кумирлары кемнәр?

5.        Сезнеңчә, яшьләр нинди булырга тиеш?.

Спорт уеннары турында сөйләгез. Әзерләнү өчен  2 минут вакыт бирелә текстны сөйләү өчен 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүматлар да булсын:

1.        Сезгә спортның кайсы төрләре ошый?

2.        Җәйге спорт уеннары ниндиләр?

3.        Кышын нинди уеннар популяр? Спорт кешегә ничек ярдәм итә?

Сез туризм белән кызыксынучы укучы буларак интервью бирәсез. Сорау, игътибар белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез, һәр сорауга жавап бирү өчен, 40 секунд вакыт бирелә.

1.        Сез кайда сәяхәт итәргә яратасыз?

2.        Туристлар кайларга баралар?

3.        Турист нәрсәләр эшли белергә тиеш?

4.        Турист нинди булырга тиеш?

5.        Мәктәбегездә яшь туристлар өчен нәрсәләр оештырыла?

Гаиләгез турында сөйләгез. Әзерләнү өчен, 2 минут вакыт бирелә сөйләү өчен, 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүматлар да булсын:

1.        Гаиләгездә кемнәр бар?

2.        Якын туганнарыгыз нәрсәләр белән шөгыльләнәләр?

3.        Туганнарыгыз нәрсәләр белән кызыксыналар?

4.        Гаиләгездә нинди матур традицияләр бар?

Сез Өлкәннәр көне алдыннан интервью бирәсез. Сорауларны игътибар белән  тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез. Һәр сорауга җавап бирү өчен 2 мин вакыт бирелә.

1.        Туганнарыгыз арасында кемнәр өлкән яшьтә?        

2.        Сез аларга ничек ярдәм итәсез?

3.        Өлкәннәр көнендә сез кемнәрне котлыйсыз?

4.        Аларга нинди теләкләр телисез?

5.        Өлкәннәр көнендә нинди чаралар үткәрелә?

Яраткан ел фасылыгыз турында сөйләгез. Әзерләнү өчен 2 минут вакъп текстны сөйләү өчен 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүматлар да булсын:

1.        Сезгә кайсы ел фасылы күбрәк ошый һәм ни өчен?

2.        Бу вакытта һава торышы нинди?

3.        Бу ел фасылында кешеләр нәрсәләр белән шөгыльләнәләр?

4.        Бу вакытта нинди бәйрәмнәр үткәрелә?

Сез Казан турында интервью бирәсез. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез, һәр сорауга җавап бирү өчен  40 секунд вакыт бирелә.

1.        Казан нинди шәһәр?        

2.        Анда нинди тарихи урыннар бар?

3.        Казан үзәгендә нәрсәләр урнашкан?

4.        Казанда нәрсәләр үткәрелә?

5.        Казанны ни өчен Россиянең өченче башкаласы диләр?

Сез мәктәбегез турында интервью бирәсез. Сорауларны игътибар белән  тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез, һәр сорауга җавап бирү очен, 40 сек вакыт бирелә.

1.        Сез бу мәктәптә ничә ел укыйсыз?        

2.        Мәктәптә кайсы фәннәр күбрәк ошый?

3.        Дәресләр ничек үтә?

4.        Мәктәптә нинди түгәрәкләр эшли?

5.        Мәктәп сезне нәрсәләргә өйрәтә?

Сораштыруда катнашып, куелган сорауларга җавап бирегез. Сезгә 5 сорау тәкъдим ителә, һәр сорауга җавапны 40 секунд эчендә әйтеп бетерергә тырышыгыз. Сорауга тулы җавап бирегез.

1.        Синең өчен гаилә нәрсә ул?           

2.        Гаиләндәгеләр белән нинди уртак кызыксынуларыгыз бар?

3.        Бәйрәмнәрне, туган көннәрне ничек үткәрәсез?

4.        Әти-әниең, туганнарың белән нинди темаларга сөйләшә аласың?

       5. Синеңчә, бәхетле гаилә нинди булырга тиеш?

Сораштыруда катнашып, куелган сорауларга җавап бирегез. Сезгә 5 сорау  тәкъдим ителә, һәр сорауга җавапны 40 секунд эчендә әйтеп бетерергә тырышыгыз. Сорауга тулы җавап бирегез.

1.        Туризм һәм сәяхәт итү кешегә нәрсә бирә?        

2.        Син ничек сәяхәт итәргә телисең?

3.        Син кайларга сәяхәт итәргә хыялланасың һәм ни өчен?

4.        Кайсы илләрдә туризм алга киткән?

5.        Татарстанда туристларга күрсәтерлек нинди тарихи һәм истәлекле урыннар бар?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...

татар теленнән сочинение җыелмасы

Татар теленнән иншалар җыелмасы...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фасахова Венера Таһир кызының мастер класс бәйгесендә катнашу өчен материаллар җыелмасы

Татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Фасахова Венера Таһир кызының   мастер класс бәйгесендә  катнашу өчен  материаллар  җыелмасы...