«Без бергә” /мультимедиа чараларын куллану/ Укытучылар һәм укучыларның уңышлары.
статья

Залеева Гульгена Галимзяновна

Инновацион фикерләр Фестивалендә катнашу 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_berg_chygysh.docx17.25 КБ

Предварительный просмотр:

«Без бергә”

 /мультимедиа чараларын куллану/

Укытучылар һәм укучыларның уңышлары.

24.04.2018

      Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин: «...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», – дип язган.

Информатизация, мәгълүмати технологияләр тормышыбызның күп кенә өлкәләренә, шул исәптән мәгарифкә дә көчле  йогынты ясый. Мәгариф системасын модернизацияләү бурычын  тормышка ашыруда мөмкин булган юлларның берсе – традицион укыту чараларын заманча мәгълүмати һәм компьютер технологияләре белән берлектә куллану. Мәгълүмати һәм компьютер технологияләрен куллану укучы шәхесен формалаштыру, вариативлык, мәктәп программасын индивидуальләштерүдә ярдәм итә. Шулай ук өйрәнелә торган предметны актив һәм иҗади үзләштерүдә мөһим роль уйный, материалны яңа югарылыкта аңлату, укыту процессын заман таләпләренә туры китереп оештыруда сыйныфтан тыш чаларны  укучылар өчен кызыклы  итеп оештыруда  яңа мөмкинлекләр ача.  Мультимедиа чаралары шундыйларның берсе. Мультимедиа (multimedia) – текст, тавыш, видеосурәт, график сурәт һәм анимацияне (мультипликацияне) компьютер системасында берләштерү мөмкинлеген бирә торган заманча компьютер мәгълүмати технологиясе.

Укыту процессында мультимедиале технологияләрне куллану:

 • мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөм кинлек бирә;

• образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра.

Элек укытучы тарафыннан үткәрелгән дәрестә магнитафон тасмасы, кино, слайдлар һ.б. теләсә ниндә техник укыту чаралары кулланылган очракта мультимедиале дәрес дип атыйлар иде. Бүген исә әлеге термин белән мультимедиале укыту программасы, компьютер яки ноутбук, проектор, веб-камера кулланылган дәресне билгелиләр.

Мин сезнең игътибарыгызга укучылар белән дәрестән тыш чараларда төшерелгән берничә видеороликны күрсәтеп китәсем килә. “Минем чын дустым” җыры буенча укчыларым 3 нче сыйныфта укыганда төшергән беренче эшебез. Шулай ук дәрестә яңа теманы аңлатканда куллану өчен “Даруханәдә” видеоролигы, әти-әниләр катнашында бәйрәмнәр оештыру өчен төшерелгән видеороликлар, укучыларым белән мәктәп тормышыннан алынган “Ералаш”,  малайларыбызны 23 нче февраль  белән котлау һ.б.

Быел үз татарча мультфильмыбызны төшереп карадык.  Сүзне укучыма бирәм.

(азакта, йомгаклау өлеше)  

   Алда әйтелгәннәргә берникадәр нәтиҗә ясап, мультимедиале укыту технологияләре, электрон кушымталарны куллану традицион укыту методлары белән чагыштырганда, өстенлекләргә ия булуын билгели алабыз. Әлеге технологияләр сөйләм күнекмәләре булдыру һәм аларны төрле комбинацияләрдә куллану;

коммуникатив ситуацияләр булдыру; индивидуаль якын килеп эш итү һәм укучының мөстәкыйль эшчәнлеген интенсификацияләү мөмкинлекләрен бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүдә коммуникатив күнегүләр куллану.

Коммуникатив принцип нигезендә татар телендә ачык,аңлаешлы,иркен сөйләшергә,аралашырга өйрәтү ята.Коммуникатив компетенция-аралашу максаты һәм сферасыннан чыгып ,үз сөйләмеңне булдыру өчен кирәк булга...

ТАТАР ТЕЛЕН ЧИТ ТЕЛ БУЛАРАК УКЫТУДА «УКУЧЫЛАРНЫҢ УҢЫШЛАР ПОРТФЕЛЕ» ТЕХНОЛОГИЯСЕ

Татар телен чит тел буларак укытуда "Укучыларның уңышлар портфеле" технологиясе....

Укучыларның этномәдни тәрбиясендә халык гореф-гадәтләренең тәрбияви көчен нәтиҗәле куллану

quot;Укучыларның этномәдәни тәрбиясендә халык-гореф гадәтләренең көчен нәтиҗәле  куллану" темасы буенча  гимназиянең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугат чараларын куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугат чараларын куллану...

"Укучыларның шәхесен формалаштыруда татар халкының уңай традицияләрен куллану". -статья

Инде  менә  күп  еллар  укыту-тәрбия  барышында  укучы  шәхесен формалаштыруда  татар  халкының   уңай  традицияләреннән  файдалану...

Доклад: “Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану”»

Хәзерге заман мәгарифенең төп бурычы - алган белемнәрен тормыш практикасына җайлаштырырга һәм үз-үзләрен тормышка ашырырга сәләтле иҗади актив укучыларны үстерү өчен шартлар тудыру....