ТАТАР ТЕЛЕН ЧИТ ТЕЛ БУЛАРАК УКЫТУДА «УКУЧЫЛАРНЫҢ УҢЫШЛАР ПОРТФЕЛЕ» ТЕХНОЛОГИЯСЕ
презентация к уроку на тему

Галиахметова Ильфира Фаритовна

Татар телен чит тел буларак укытуда "Укучыларның уңышлар портфеле" технологиясе. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕН ЧИТ ТЕЛ БУЛАРАК УКЫТУДА «УКУЧЫЛАРНЫҢ УҢЫШЛАР ПОРТФЕЛЕ» ТЕХНОЛОГИЯСЕ

Эшләде: Галиәхмәтова Ильфира Фәрит кызы


 

Эчтәлек

  1. Кереш

1.        Педагогик технологияләр

2.        Рус телле укучыларда яңа технологияләр ярдәмендә татар теленә кызыксыну уяту

  1. Төп өлеш
  1. Уңышлар портфеле

А) Уңышлар портфеленең әһәмияте

  1. Укучының уңышлар портфеле

А) Укучының уңышлар портфеленең максаты һәм бурычлары

Ә) Укучының уңышлар портфеленең төзелеше

Б) Укучының уңышлар портфеленең төрләре

  1. Укытучының уңышлар портфеле
  1. Йомгаклау
  2. Файдаланылган әдәбият

  1. Кереш

Татар теленә өйрәтү мәсьәләсе - аерым бер мөһим проблема.

Бу эштә иң куркынычы - формализм. Без балаларны телне тиз

үзләштерү сәләте көчле булган яшьтә өйрәтү мөмкинлегеннән

мәхрүм итәргә тиеш түгелбез.

М.Ш. Шәймиев

Бүгенге көн җәмгыять мәгариф системасына зур таләпләр йөкли. Укыту эшчәнлегенең сыйфатын яхшырту, яңа технологияләр куллану, сыйфатлы белем бирү – заман мәктәбенең төп бурычы булып тора. Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман ихтыяҗларына туры килүе. Россия Федерациясенең Мәгарифне модернизацияләү концепциясе критик фикер йөрткән шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куя. Бүгенге көн чыгарылыш укучысы, алган белем һәм күнекмәләрдән рациональ файдаланып,  яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, дөрес юл сайларга тиеш. Шәхеснең танып белү сәләте - эшлеклелек сыйфатының аерылгысыз өлеше. Ләкин танып-белү күнекмәләре үзеннән-үзе барлыкка килми, укытучының өстәмә таләпләре дә бернәрсә дә бирми. Бу укытучының гына түгел, ә укучыларның да җитди эшләренең нәтиҗәсе булырга тиеш. Укыту процессында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып, укучыларда интеллектуаль, информацион, эзләнү- тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру тора. Бу мәсьәләне чишү өчен белем бирү процессын шулай итеп үзгәртергә кирәк, балалар иҗади һәм танып-белү эшчәнлегенә кереп китәргә тиеш. Логик фикерләү һәм иҗади күнекмәләрнең кирәклеге вакыт белән билгеләнгән. Хәзерге динамик дөньяда укучыларның белемнәр системасын гади генә үзләштерүе җитми, ә яшь буында мөстәкыйль иҗади эшчәнлеккә омтылыш формалаштыру һәм интеллектуаль күнекмәләрне үстерү таләп ителә.

I.1.Педагогик технологияләр

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.

Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул. Педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. аларның бурычы – укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү- уку-укыту процессын яңача оештыру. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:

1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту;

2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру;

3) телне өйрәнү буенча уңай шартлар булдыру;

4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, укытучыларга эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту - уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып – белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

Мондый үзгәрешләр татар теле һәм әдәбияты укытучыларын да битараф калдырмады, укытучыларда яңалыкка омтылып яшәргә теләк тудырды.

I.2. Рус балаларына татар телен өйрәткәндә, яңа технологияләр куллану

Тормыш безнең алга яңадан-яңа бурычлар куя, уку-укыту процессында кулланыла торган технологияләр үзгәреп тора, бу исә безне туктаусыз эзләнергә, үз өстебездә эшләргә мәҗбүр итә.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләбе – системалы-эшчәнлекле юнәлешне саклау. Димәк, хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемле булу гына җитми, ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә сорала.

Заманында Г.Ибраһимов: “Мәктәпнең баш максаты укучыларны шәхси һәм иҗтимагый тормышка әзерләү һәм аларга тормыш көрәшендә егылып тапталмас өчен зарур булган куәтне бирмәктер”, - дип язган. Күрүебезчә, әдип, өйрәтү дигәндә, баланы “тормышка әзерләү”не күздә тоткан. Мин дә шушы принциптан чыгып эш итәм, даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам.

Рус мәктәпләрендә укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе һәм аралашу мөмкинлекләре төрлечә. Шуны исәпкә алып, дәресләрдә заманча белем бирү технологияләрен кулланырга тырышырга кирәк. Яңа технологияләр ярдәмендә татар телен өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли.

II.        Төп өлеш

II.1.Уңышлар портфеле (портфолио)

Уңышлар портфеле – төрле мәгълүмат тупланган укучының шәхси эш папкасы. Россия өчен яңа сүз бу. Портфолио сынлы сәнгать өлкәсендә күптән таныш. Күп кенә рәссамнар элек тә, хәзер дә үзләренең уңышлар портфелен төзегәннәр.

Уңышлар портфелен мәктәптә куллану фикере 1980 нче елларда АКШта уйлап табыла. Хәзерге көндә ул Япониядә һәм Европада бик популяр. Россиягә 1990 нчы елларда килеп керә.

Безнең һәрберебез портфолионың нәрсә икәнен белмәсә дә, аның турында кимендә ишеткәне бар. Ләкин бик еш аны бизнес моделе итеп күз алдына китерәләр. Нәрсә соң ул портфолио?

Бүгенге көндә укытуның сыйфатына таләпләр көн саен арта. Портфолио укытучы, укучы эшенең тагын да эффективрак булуы өченкирәк. Потрфолио – билгеле бер вакыт аралыгында төрле өлкәләрдә җыелган шәхси уңышлар тупланып барыла торган папка.

Питер Зелдин («The Teaching Portfolio» китабы авторы) фикеренчә, Портфолио – һөнәр үсешенең бер этабы.

Портфолио инглиз теленнән кергән сүз. Ул “портфель, кирәкле эш кәгазьләре өчен папка” дигәнне аңлата. Потрфолио – эш кәгазьләре, үрнәк эшләр, фотосүрәтләр җыелмасы.

Эш эзләгән вакытта портфолио бик уңайлы, чөнки эш тәкъдим итүче Интернет аша кешене күрмичә, аның белән аралашмыйча, эш эзләүченең һөнәри яктан нинди белгеч булуы, тәҗрибәсе турында күзаллау тудыра һәмнәтиҗә ясый ала. Шуңа күрә портфолионың сыйфатыннан эш тәкьдим итүчеләрнең кызыксынулары тора.

Эш эзләү мәсьәләсендә генә түгел, күп кенә чит илләрдә, ә хәзер инде Россия мәктәпләрендә дә укучының уңышлар портфелен алып барү системасын өстәмә буларак керттеләр. Анда укучыларның белемнәренә билгеләр, психологик, педагогик, профориентация буенча үткәрелгән еллык тестлар, укучының шәхси уңышлары ( олимпиадалар, конкурслар, ярышлар, төрле проектлар), спорт, сәнгать, иҗат һәм башка. өлкәләрдә ирешкән уңышлары туплана. Әлеге материалларның формалары төрле булырга мөмкин: иҗади эзләнү, доклад, сочиненияләр, шигырь-хикәя һәм башкалар. Шулай итеп, укучының уңышлар портфелендә конкрет бер укучының укудагы һәм укудан тыш чараларда катнашып алган нәтиҗәләре турында мәгьлүматлары җыела.

Кешеләр төрле-төрле. Бер кеше дә икенчесенә охшамаган. Безнең һәрберебезнең үз кызыксыну өлкәсе, үзенең ихтыяҗлары, дөньяны танып белү сәләте. Димәк, һәр кешенең дә үзенең уңышлар портфеленең нәрсәләрдән торуы турында күзаллавы булырга тиеш.Портфолионың формасы төрле булырга мөмкин. Аерым кагыйдәләр юк. Мәсәлән:

  • папка,
  • альбом,
  • брошюра,
  • электрон формат (PowerPoint программасы белән төзелгән презентация яки график файллар),
  • персональ страничкалар
  • сайт

II.1.A. Уңышлар портфеленең әһәмияте

Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгәреш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: ул үзенчә, үзгәчә фикер йөртергә, өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, үз башы белән эш итә белергә, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Болар барысы да укытучыга зур бурычлар йөкли. Шуңа да хәзерге заман укытучыдан иҗади эшли белүне, үзе укыткан предметны гына түгел, яңача форма, метод, алымнарны яхшы куллана белүне, үзенең соңгы нәтиҗәне күрә белүен таләп итә. Ә педагогик эшчәнлектә иҗадилык—бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу.

Һәрбер укытучының, укучының булган шатлыклы, кызыклы, уңышлы вакыйгаларны җыеп бара торган  уңыш папкасы булырга тиеш. Мондый папка уңышлар портфеле яки, икенче төрле итеп әйткәндә, портфолио дип атала. Һәрбер укытучы, укучының эш нәтиҗәләре портфолиога җыелып барыла

Портфолионың әһәмияте түбәндәгедән гыйбарәт:

Укучыга ярдәм итү

Ата-аналарга ярдәм итү

Укытучыга ярдәм итү

Укучының уңышлар портфеле күп кенә педагогик мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә:

-        Укучыларның укыйсы килү теләген үстерү.

-        Аларның активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен арттыру.

-        Укыту мөмкинлекләрен киңәйтү.

-        Укучыларның сәләтен үстерү.

-        Укыганда максатлар куерга, план төзергә өйрәтү.

-        Укучыга өстәмә мөмкинлекләр бирү.

-        Укучының активлыгын, уңышларын контрольдә тоту.

Уңышлар портфеленең әһәмиятен укытуның өч баскычында карап китик:

1нче баскыч – башлангыч мәктәп (1-4 класслар)

Укучы турында мәгълүмат җыю. Укучы турында күзаллау булсын өчен (2нче баскычка күчкәндә), визит карта төзү.

2нче баскыч – 5-8нче класслар

Портфолио укучыларның уңышын теркәп бару өчен кирәк. Шул рәвешле укучының уку өлкәсендә активлыгын үстерергә, мөмкинлеген, киләчәккә булган максатларын формалаштырып була.

3нче баскыч – 9-11нче класслар

Әлеге классларда укучының портфолиосы профилизация турында БРИ мәгълүматлары белән тулыландырыла. БРИ нәтиҗәләре, өстәмә курслар, эзләнү эшләре һ.б.

Рус мәктәбендә укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту зур тырышлык сорый. Шуң күрә “Укучыларның уңышлар портфеле” технологиясен кулланып укыту шушы проблеманы да хәл итәргә булыша.

Рус телле укучыларга татар теле укытыла башлаганга шактый вакыт үтте. Программалар, дәреслекләр, төрле кулланмалар чыкты һәм әле дә чыгып килә. Димәк рус телендә сөйләшүче баларга татар теле өйрәтүне профессиональ югарылыкка күтәрү өчен тиешле шартлар тудырылды дип әйтергә була.

II.2. Укучының уңышлар портфеле

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.

Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.

Укучының уңышлар портфелендә укучының төрле өлкәләрдә ( белем алу, иҗат, социаль, аралашу һ.б.) ирешкән уңышлары туплана. Укыткан вакытта укучыга шәхси якын килү өчен ул бик мөхим элемент булып тора.

Һәрбер укучының эшендә булган шатлыклы, кызыклы, уңышлы вакыйгаларны җыеп бара торган уңыш папкасы булырга тиеш. Мондый папка укучының портфолиосы дип атала. Сыйныф җитәкчесенең төп бурычы булып укучының нәрсәгә сәләтле икәнен шунда чагылдыру, күрсәтү.

Портфолио – ул укучының йөзе. Портфолио нәкъ шундый шаблон буенча эшләнгән булырга тиеш, дигән сүз түгел. Портфолионы укучы үзе теләгәнчә төзи ала. Әйтелгәнчә, монда дәүләт тарафыннан да катгый кагыйдәләр юк. Укучылар үзләре үк бүлекләрне сайларга һәм исем куярга мөмкин. Портфолио 1 дән 4 сыйныфка кадәр укытучы ярдәмендә системалы төзелә, укучы укыган дәвердә мәктәптә саклана. Әгәр укучы башка мәктәпкә күчсә, биреп җибәрелә. 1 сыйныфларны бу эшкә акрынлап өйрәтә киләләр. Алар күңелләренә хуш килгән эшләрен аерым папкага җыеп баралар, апрель-май аенда укытучы ярдәмендә эшләрен барлап һәм төркемләп портфолиога урнаштыралар. Алдагы елларда балалар үзләре башкара алалар. 1сыйныфта ата-аналарны да бу эшкә тарту, аңлату эшләре алып барыла.

Портфолионы үз иясе рөхсәте белән генә иптәшләренә һәм әти-әнисенә күрсәтү зарур. Әлбәттә, ул чиста-пөхтә булырга тиеш, креатив булса, тагын да әйбәтрәк. Ә “дөрес түгел” дигән әйбер гомумән юк, чөнки һәр кеше шәхси. Яраткан шөгыльләре, мавыгулары нинди, ниләр белән кызыксыналар, нинди сәләтләре бар. Болар барысы да портфолиода чагылыш таба.

Алдагы эш белән чагыштыру максатыннан эш нәтиҗәләренең даталары куела. Эш барышында куелган һәр максат һәм укучы уңышы әйтелеп барылсын. Уңыш- баланың алдагы үсеше өчен бик зур стимул.

Класс җитәкчесе портфолионы балаларны бер-берсен чагыштыру өчен кулланырга тиеш түгел.

Портфолио җыйганда түбәндәгеләргә игътибар таләп ителә:

1.        Үз мониторингның системалы һәм даими булуы.

2.        Дөреслек.

3.        Объективлык.

4.        Үз-үзеңне үстерүгә юнәлдерелгән булуы.

5.        Материалларның структуралыгы, логик эзлеклелеге.

6.        Пөхтә, эстетик зәвык белән бизәлеш.

7.        Куелган материалларның тулы һәм төгәл булуы.

8.        Эш нәтиҗәләре, күрсәткечләр.

Укучыларның уңышлар портфелен ясау максатлары түбәндәгеләр:

1.        Конкрет укучының эшчәнлеген күзәтеп бару.

2.        Эшчәнлеген системага салу.

3.        Башка укучыларга, ата-аналарга күргәзмә материал буларак тәкъдим итә алу.

4.        Төрле конкурсларда катнашу өчен нигез материал булу.

5.        Укыту өлкәсендә методик диапазонны киңәйтүгә өлеш кертү.

II.2.A. Укучыларның уңышлар портфеленең максаты һәм бурычлары

Соңгы дистә елда гына да мәктәп күп үзгәреш кичерде. XXI гасыр баласы белән эшләү алымнары, укыту-тәрбия эшен оештыру да үзгәреш таләп итә. Укучыны мөстәкыйльлеккә өйрәтү генә җитми: өлкәннәр кушканнан чыгып түгел, ул үзенчә фикер йөртә белүче шәхес тәрбияләү, теләсә нинди үзгәрешкә яраклаша алырга сәләтле булып җитлегергә тиеш. Укытучының тәрбияви эш процессында укучының эш нәтиҗәләрен күзәтү һәм үсеш мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан башлангыч сыйныфларда һәрбер укучының эш нәтиҗәләре даими рәвештә җыелып барыла.

- эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтү;

- һәр укучыга уңыш китерерлек, аны сөендерерлек шартлар булдыру;

-мөстәкыйль фикер йөртү мөмкинлеген үстерү;

- иҗади мөмкинлекләрен һәм сәләтен үстерү, алардагы иҗат чаткыларын ныгыту, баету һәм тиешле юнәлеш бирү;

- акыл эшчәнлеген үстерү;

- күзаллый, тасвирлый белү, уй-фикер сәләтен үстерү;

- өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, дөньяны танып белергә кызыксынучан-сизгер мөнәсәбәт тәрбияләү;

- ихтыяр көчен, күзәтүчәнлеген үстерү;

- рухи һәм әхлакый яктан үстерү;

- үз мөмкинлекләренә ышаныч арттыру;

- һәр балага шәхси якын килү.

Әмма иң беренче чиратта портфолионың мәгълүмати булуы зарур.

II.2.Ә. Укучының уңышлар портфеленең төзелеше

(структурасы)

Укучының портфолиосы яңалык түгел, ягъни ул синең ни белән яшәвең, нәрсә белән кызыксынганың турында сөйләп бирергә тиеш.

Портфолионы төрлечә төзергә мөмкин. Бу эш һәр мәктәптә дә үзенчә алып барыла.

Мәсәлән:

1 бүлек - һәр укучы турында кыскача мәгълүматлар һәм белешмә бирелә.

- фамилия, исем, әтисе исеме

– укучының матур фотографиясе;

- өй адресы , телефон;

– туган көне; (кайда һәм кайчан туган, нәрсә белән шөгыльләнә. киләчәккә нинди өметләр баглый һ.б.)

2 бүлек - укучы портреты

Укучы һәр сыйныф саен күңеленә якын булган фотосын куя.

3 бүлек- “Минем гаилә”

Монда гаилә әгъзалары турында язарга һәм таныштырырга мөмкин.

4 бүлек- “Мин булдырам, Мин яратам.”

Бу бүлектә нәрсә белән шөгыльләнә, нәрсәләр ярата, шул чагылдырыла.

5 бүлек

Уку техникасы үсеше.

Монда һәр сыйныф һәм чирек саен уку тизлеген билгеләп барыла. Укучы да, укытучы да үсешне күзәтә, анализ ясый, үзенә бәя куя.

6 бүлек

Укучының көндәлек режимы.

Бу бүлек әһәмиятле түгел дип уйлаучылар ялгыша, чөнки мәктәп бусагасына атлап кергән бала өчен яңа тормыш башлана. Ә монда вакытны дөрес, файдалы итеп үткәрү өчен көндәлек режимның әһәмияте зур. Алдагы классларда бу бүлекне үзгәртергә, башка исем куярга мөмкин.

7 бүлек

Гомумуку казанышлары бите. Һәр предметтан укучының өлгерешен укытучы тутыра.

8 бүлек

Түгәрәкләргә, секцияләр һәм клубларга йөрү буенча мәгълүмат. Бу шөгыльләре кайда үткәрелүен дә күрсәтелә.

9 бүлек

Иҗади эшләр.

Рәсем, әкият һәм шигырьләр,төрле иҗади конкурсларда катнашкан эшләр, иншалар, күзәтүләр алына. Интернетка урнаштырылган мәгълүмат булса, шул битне чыгартып урнаштырырга да була. Зур эшләрнең фотосын куерга мөмкин. Мәсәлән: көз темасына инша яздыгыз, укучы бу эшен сала, икенче елга тагын киңәйтелгән итеп шул ук темага язасыз. Укучы бу эшләрен чагыштыра. Яхшы дип тапканынын портфолиода калдыру мөмкинлеге бар.

10 бүлек

“Шәхси уңышлар бите ”

Бу бүлектә мәктәп, район, республика күләмендә олимпиада, конкурсларда һәм төрле спорт ярышларында катнашу турында мәгълүматлар, яулаган үрләр исемлеге һәм яуланган үрләрне дәлилләүче диплом- грамоталар күрсәтелелә.

11 бүлек

Тәкъдимнәр һәм теләкләр.

Башлангыч сыйныфта бу бүлекне сирәк куябыз. Кызганыч! Баланың тырышлыгына педагог тарафыннан куелган уңай фикер аңа үзбәясен күтәрергә булыша . Укучы көндәлегендә “Дәрескә әзер түгел!” яки “Булдырган!” сүзләре очрый. Аның урынына портфолионың бу бүлегенә “Китапны кемнәр эшли?” темасына үткәрелгән сыйныф сәгатендә актив катнашты яки шигырен яхшы ятлаган, матур сөйләде!” дигән җөмлә язып куйсак.

Тәкъдимнәр бите мөһим булыр, әгәр дә укытучы, мәсәлән, еллык уку йомгаклары буенча үзенең теләкләрен язып куйса.

Гомумиләштереп әйткәндә, укучының портфолиосы төрле булырга да мөмкин, чөнки һәрбер укучы шәхес, һәрберсенең төрле мөмкинлекләре бар. Иң мөһиме укучы үзенең эшчәнлегенә анализ ясавы, уңышларын гомумиләштерүе, үзенең мөмкинчелекләрен күреп, югарырак нәтиҗәләргә ирешүе. Портфолио аша укучы иҗади үзүсеш дәрәҗәсен күрә. Коллектив арасында мөнәсәбәттә һәм класс, мәктәп тормышы эшчәнлегендә актив катнаша. Баланың нинди дә булса эшчәнлеккә кызыксынуы арта. Гаилә белән элемтәне, хезмәттәшлекне ныгыта. Портфолио өлкән сыйныфларда профильле укытуга ярдәм чыганагы һәм вузларга кергәндә уңышларыңны күрсәтү өчен ярдәм чыганагы булып тора. Һәм һәр укытучының төп вазифасы хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, тормышта үз юлын табарга, аң-белемен үстерергә, укучыга укуда уңышларга ирешергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле шәхес тәрбияләү булсын иде.

II.2.Б. Укучыларның уңышлар портфеле төрләре

1 Эш кәгазьләре портфеле

Укучының шәхси җиңүләре теркәлә: олимпиадаларда, конкурсларда һәм башка ярышларда катнашкан өчен бирелгән грамоталарның копияләре, сертификатлар, рәхмәт хатлары һәм башкалар. Аттестат та шушында куела. Әлеге документларны класс җитәкчесе тутыра.

2 Фикерләр тупланган портфель

Укучының төрле эш төрләренә мөнәсәбәте теркәлә. Аны укытучылыр, ата-аналар, завуч, директор, классташлар һәм башка кешеләр тутыра. Укучы үзенең эшчәнлегенә, эшчәнлегенең нәтиҗәләренә автобиографик формада анализ, киләчәккә планнарын да яза ала. Әлеге язмалар рецензия, отзыв, резюме, эссе һәм башка формаларда булырга мөмкин.

3 Эш портфеле

Укучының иҗади, эзләнү, проект эшләре, электив курслар турында мәгълүматлар теркәлә.

Кагыйдәләр:

-        Эзләнү эшләренең һәм рефератларның темалары, бит саннары, кулланылган әдәбият тәфсилләп язылырга тиеш.

-        Проект эшенең темасы һәм эшкә характеристика бирелергә тиеш. Фотосурәтләр, аерым текстларны да кертергә мөмкин.

-        Модельләр, макетларга тулырак характеристика бирергә кирәк.

-        Сәнгать өлкәсенә караган материалларның күләме, күргәзмәләрдә катнашу-катнашмавы кызыксындыра. Укучы театр, түгәрәк, хорларда катнашса, йөрү вакыты, концерт, конкурс, фестивальләрдә катнашуы бирелә.

-        Электив курслар һәм факультативлар – курс исеме, дәвамлылыгы, формасы.

-        Олимпиада, конкурслар – төре, үткәрелү вакыты, ирешкән нәтиҗә.

-        Конференция, семинар, лагерь – тема, үткәрүче компаниянең тулы исеме, укучының катнашу формасы.

-        Спорт ярышлары – төре, катнашу-катнашмау, нәтиҗәләр.

Эш портфеле көндәлек рәвешендә тутырыла. Аны предмет укытучылары, фәнни проект җитәкчеләре тутырырга тиеш.

1.        Күрсәтмә портфель

Әлеге портфолиода укучыларның төрле конкурсларда, олимпиадаларда ирешкән уңышлары, грамоталары теркәлә. Әлеге җыентыкны ата-аналар җыелышында күрсәтү өчен дә уңайлы. Порфельгә керә:

-        Аерым укучыларның яхшы эшләре

-        Укучының үзенең уңышлары турында нәрсә уйлавы

-        Фотографияләр

Укучының уңышлар портфеле кулланыла:

-        Укучының рейтингын билгеләр һәм күтәрер өчен.

-        Алдагы баскычка күчкәч, укыту профилен сайлау мөмкинлеген арттыру өчен.

-        Укучыга шәхси якын килүне үстерү өчен.

Портфолионы төзүгә таләпләр

-        Портфолионы төзегәндә укучылар, класс җитәкчесе, укытучылар катнашырга тиеш.

-        Класс җитәкчесе уңышлар портфелен алып баруның әһәмияте һәм тәртибе турында сөйләргә тиеш.

-        Укучылар портфолиога тутырачак документларны җыялар.

-        Укытучылар реценция, отзывлар язалар.

II.3. Укытучының уңышлар портфеле

Укучылар гына түгел, әлбәттә, укытучылар да уңышлар портфелен булдырырга тиешләр.Әлеге портфельдә шәхси педагогик идеяләр һәм аларны тормышка ашыру юллары күрсәтелергә тиеш. Әлбәттә, әлеге идеяләр эффектив та булсын. Искә тотарга кирәк: укытучы портфеле “чүплек оясы” түгел. Анда дәрес планнары һәм конспектлары, кайчандыр эшләгән тестлар һәм башка курслар турында мәгълүматлар куелмый. Уңышлар портфеле укытучының визит карточкасы булырга тиеш.

Портфолио – укытучының укыту эшчәнлегенлә килеп чыккан һәм алда торган мәсьәләләрне чишү юллары, үз-үзеңне тота белү тактикасын сайлый белүне раслаучы материаллар җыелмасы.

Бүгенге көндә меңнән артык АКШ мәктәпләре һәм югары уку йортлары уңышлар портфеленнән файдалана. Һәр предмет укытучысы да әлеге мөмкинлекне тормышка ашыра ала, бары тик теләк һәм вакыт кирәк.

Укытучының уңышлар портфеленең структурасы (төзелеше) нинди? Гомуми рәвештә кабул ителгән модельләр юк. Укытучы портфелесы шәхси. Ләкин кайбер кагыйдәләр бар. Алар түбәндәгеләр

  1. “үзеңнән” мәгълүмат, ягъни укытучының педагогик фәлсәфәсе, куллана торган методикалар турында, укыту максатларын һәм бурычларын язу
  2. “башкалардан” мәгълүмат – хезмәттәшләреңнең, укучыларыңның, студентларның укыткан фәнен, укыту программасы, эшләгән тестларын, дәресне алып бару стилең, сыйныфтан тыш чараларны үткәре ысулларын һәм башка эшчәнлекләрен турында фикерләре
  3. Укучыларның уңышлары, яулаган призлы урыннары, фәнни эшләренең нәтиҗәләре, сочинение үрнәкләре һ.б.

Укытучы портфелен төзүдә төп принциплар:

  1. Укытучы портфеле – уңышка ирешү мисалы түгел, ә укытучы эшенең һәр ягын күрсәтүче материал. Эксперимент буларак башкарган эшләрне дә, бик үк уңышлы килеп чыкмаса да, портфельгә кертергә кирәк, чөнки әлеге материал укытучының эзләнү эшләре алып барганын күрсәтүче ачык мисал.
  2. Мәгълүмат ике төп кагыйдәгә нигезләнеп бирелергә тиеш: эзлеклелек һәм аңлаешлылык.
  3. Төрле кичәләр, ачык дәресләр, тәрбия эшләренең берәр үрнәк планы булырга тиеш.
  4. Грамотолы төзелгән укытучының уңышлар портфеле  “Ничек?” һәм “Нәрсә?” сорауларына җавап бирергә тиеш.

Укытучының уңышлар портфеле план рәвешендә түбәндәгечә булырга тиеш:

1 башкарыла торган вазыйфалар;

2 укытучының педагогик фәлсәфәсе;

3 максатлар, бурычлар, матодлар;

4 укыту курсларына характеристика;

5 педагогик эшчәнлекне камилләштерү юллары (конференцияләр, квалификация күтәрү курслары, мастер-класслар һ.б.);

6 укучыларның укуда өлгереше;

7 укучыларның уңышлары;

8 укучыларның киләчәктә профессия сайлау юллары.

Укытучының уңышлар портфеленең төзелеше

1. Гомуми мәгълүмат

- Фамилия, исем, әтисенең исеме

- Белеме

- Белгечлек

- Квалификация

- Укыту стажы

- Укыту фәне, коллективтагы дәрәҗәсе

- Укыту сәгатьләре

2. Укытучының үз өстендә даими эшләве

- Тема, материаллар

- Квалификацияне күтәрү курслары

- Иҗади эшчәнлеге

- Төрле чараларда катнашү-катнашмау

- Эксперименталь эштә катнашу

3. Укытучының ирешкән уңышлары

- Грамоталар

- Рәхмәт хатлары

- Бүләкләүләр

- Исемнәр

- Медальләр

4. Методик эш

- Укыту программалары

- Аттестация программалары

- Дәрес планнары

- Дәрес анализлары

- Укытучы тарафыннан төзелгән контроль, мөстәкыйль эшләр, тестлар, лаборатор эшләр

- Дәрес презентацияләре, күрсәтмә материаллар

- Аудиязмалар җыелмасы

5. Ачык дәресләр

- Чыгышлар

- Докладлар

- Басылган материаллар

Гомумәләштереп әйткәндә, укытучының портфолиосы төрле булырга мөмкин, чөнки һәрбер укытучы - шәхес, һәрберсенең төрле мөмкинлекләре бар. Иң мөһиме укытучы үзенең эшенә анализ ясавы, уңышларын гомумиләштерүе, үзенең мөмкинчелекләрен күреп, югарырак нәтиҗәләргә ирешүе. Һәм һәр укытучының төп вазифасы хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, тормышта үз юлын табарга, аң-белемен үстерергә, укучыга укуда уңышларга ирешергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле шәхес тәрбияләү.


  1. Йомгаклау

«Белем ул — көч», — ди көнбатыш халкы. «Белем ул — бәхет», — ди көнчыгышлылар. Укытучының гыйлемлелек көче балаларга белем алуда бәхет китерсен иде.

Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Чынлап та, XXI гасыр укытучысы, булган белемнәре белән генә чикләнеп калмыйча, яңадан-яңа үрләргә омтылырга, киләчәкне күздә тотып эш итәргә тиеш. Җәмгыять бездән шуны таләп итә.

Татар теле укытучыларының төп максатлары: укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, логик фикерләү сәләтен, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру

XXI нче гасыр мәктәбе укытуның традицион формалары белән генә чикләнеп калмый. Аның эчтәлеге инновацион процесслар белән тулыландырылганда гына алга китеш, үсеш мөмкин.

Татар теленә чит тел буларак өйрәткәндә искергән, нәтиҗәсе аз булган технологияләрне яңалары, нәтиҗәлерәкләре белән алыштырырга кирәк. Һәрбер сыйныф өчен бер дәреслек белән генә чикләнмичә, методик кулланмалар, дидактик материал, күнегүләр җыентыгы,таблицалар, сүзлекләр, аудио- видео кебек чаралар белән иҗат итәргә булышып, рус телендә сөйләшүче балаларга дәүләт телен үзләштерү өчен шартларны тудырасы иде.

Тормыш бүгенге көн укытучылары алдында яңадан – яңа бурычлар куя. Хәзерге көндә мәгълүматлы, югары белемле булудан тыш, гамәлдә аларны куллана белү дә кирәк. Мили рухны саклап яшәүче, телебезне киләчәккә алып барырга сәләтле яшь буын тәрбияләү – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы.

  1. Файдаланылган әдәбият
  1. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367
  1. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. – Казан: Яңалиф, 2005. – 220 б.
  2. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному. – Казань: ТаРИХ, 2000. – 480 с.
  3. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа технологияләр/ төзүчеләр Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова.-Яр Чаллы, 2011.-61б.
  4. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.
  5. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.
  6. Вәлиева Ф. С., Саттарова Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан,: Раннур, 2000, 455 б.
  7. Харисов Ф.Ф. “Основы методики обучения татарскому языку как нардному” Филиал издательства «Просвещение»,2001г.,431 стр, ;
  8. Асадуллин А.Ш. Дидактический материал для русскоязычных учащихся. Казань, «Магариф», 2002г.,36 стр.;
  9. Харисов Ф.Ф. “Рус телендә сөйләшүче балаларны татарчага өйрәтүнең  башлангыч чоры”Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005, 28-29 битләр;
  10. “Мәгариф” журналы, 2000 ел, №3
  11. “Мәгариф”журналы,2002 ел,№6,№8
  12. “Обучение татарской устной речи” Лингводидактические основы. Издательство “Магариф” 130 стр.  
  13. Государев И. Б. Дистанционная поддержка обучения на основе веб-портфолио учителя. Материалы межрегиональной научно-практической конференции «Развитие региональной образовательной информационной среды» сборник научных статей. 11-12 декабря 2006 г., Санкт-Петербург: ЛОИРО, 2006—144 с, 86-89
  14. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар /р.б.камаева. – к(и)фу аф нәшрияты, 2012. -137 б.
  15. http://www.moluch.ru/archive/47/5923/
  16. http://festival.1september.ru/articles/572189/
  17. http://www.onlan.ru/referaty_po_pedagogike/referat_portfolio_uchenika_v_ramkax.php
  18. http://seopill.ru/spravochniki/harakteristika/doklad-ukuchyny-sesh-yulynda-portfoliony-role_25992/


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Васыять" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...