"Шифалы табиблар" дәрес конспекты
план-конспект урока

Залеева Гульгена Галимзяновна

"Шифалы табиблар" темасы буенча дәрес конспекты. Критик фикерләү технологиясен куллану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shifaly_tabiblar_dres_plany.docx21.6 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес планы.

( Уку дәресе, 4 нче сыйныф, 35-36 нче дәресләр)

Текст.

Шифалы табиблар.

-Ромашка, ромашка! Син кая чабасың?

-Гайнан бабайга салкын тигән, аның тамагы авырта. Мин бабайны дәвалыйм.

-Әрем,әрем! Син кая йөгерәсең?

-Сара әбинең ашказаны авырта. Мин аны дәвалыйм.

-Кычыткан! Кычыткан! Син кая барасың?

-Искәндәр янына ! Арт сабагын укытам! Бүген ул “ике”ле алган! Юньсез!

Вахит Монасыйповтан.

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 2 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес - ЛКФ

2 нче дәрес - ЛКК

Лексик күнекмәләр камилләштерү

(ЛКК) дәресенең   планы

Тема: Шифалы табиблар.

Дәрес тибы: ЛКК

Дәрес максатлары:(Укытучы өчен)

 1).”Шифалы табиблар” тексты өстендә эшләү, дару үләннәре, аларны җыю, авыруларны дәвалавы,ничек кулланырга кирәклеге турында мәгълүмат бирү.

2).Чагыштырып һәм аерып ала белү күнекмәләрен ныгыту

3). Табигатькә , үсемлекләргә  сакчыл караш тәрбияләү.

Укучы өчен:

1).Дару үләннәренең исемнәрен искә төшерү, дустыңа файдалы киңәшләр бирә белү.

2).Текст өстендә эшләү өчен   кирәк булган лексик материалны кабатлау.

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (49 нчы бит); методик ярдәмлек (31 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, кәрзин рәсемнәре, төрле төстәге эшләпәләр, төркемдә эшләү өчен биремнәр.

Дәрес  барышы.

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

II. Актуальләштерү.

Фильм карау. Табиб янында. Даруханәдә.

Беренче уку бурычын хәл итү.

  1. Фильм  буенча сораулар бирү:

-Эльвина нишләгән ?

-Аның кай җире авырта ?(Башы авырта, температурасы бар)

-Табиб апа аңа нәрсә биргән?( Дарулар биргән)

        2.  Укытучы сүзе. 1-4  нче слайд

Укучылар, табиб Эльвинага күпме дару эчәргә кушкан. Даруларның бер файдасы, бер зыяны бар дип юкка гына әйтмәгәннәр.

(Укытучы дарулар өчен язылган аннотацияләрне укый һәм "побочные явления” дигәннәренә игътибар итәргә куша. Большинство из них в лучшем случае неэффективны или являются пустой тратой денег; некоторые просто небезопасны. )

    Укучылар  үзебезнең һәм  Эльвинаның организмын дарулар белән агуламыйк. Авыруны тагы ничек дәвалап була?   (Дару үләннәре белән).

3.   Өй эшен тикшерү. Группаларда дару үләннәре турында материал тупларга.

(кычыткан, бака яфрагы, мәтрүшкә). 5 нче слайд

3 сорауга җавап әзерләргә кирәк иде.

-Дару үләнен кайчан җыялар?

-Кайсы җире файдалы?

-Нинди авырудан кулланыла?

6 нчы слайд

Июнь-июль айларында  чәчәк аткан вакытта җыялар. Яфрагы һәм тамырын кулланалар.

  Кычыткан яфрагы  кан агуна туктата.

 7 нче слайд

   Июнь уртасыннан көзгә кадәр чәчәк ата.

  Медицинада яфраклары кулланыла. Яфракларыннан яраларга сөртәләр.Төнәтмәсен бронхит, бронхиаль астма, туберкулёздан файдаланалар.

 8 нче слайд

   Июль-августта чәчәк ата.

   Дару итеп үләнен һәм чәчәген  файдаланалар. Йокысызлыктан, аппетитны ачу өчен, гастриттан файдаланалар.

 4. “Кәрзин” ысулы.   (Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр).

 9 нчы слайд

III.   Текст өстендә эш.

  1. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту. 10 нчы слайд.

1. Сүзләрнең  тәрҗемәсен искә төшерү. (Семантизацияләү).

2.  2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү.

3.  Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү.

 Скажите что:

-ты бегаешь;

-у тебя болит горло;

-простыл.

4. Текстны уку;

5.Укучылардан  рольләп  укыту;

6.Сорауларга җавап алу:

-Текстта нинди геройлар бар?

-Ромашка кем янына чаба?  Ни өчен? 11 нче слайд

-Әрем кем янына йөгерә?  Ни өчен?    12 нче слайд

-Кычыткан кем янына бара? Ни өчен? (Өстәмә мәгълүмәт: кычытканның яфрагында кырмыска кислотасы бар, шуңа күрә ул чага).

-тексттан синоним сүзләрне табыгыз;

7.”Синквейн”ысулы.   13 нче слайд

Үләннәр (нәрсә  турында сүз бара?)

Шифалы,файдалы  (үләннәр нинди?)

Чаба, йөгерә,дәвалый .( алар нишлиләр?)

Шифалы үләннәр кешеләрне дәвалыйлар.(ни өчен?)

8. “Алты эшләпә”   14 нче слайд

Ак эшләпә- фактлар.

(Гайнан бабайга салкын тигән. Сара әбинең ашказаны авырта. Искәндәр “ике”ле алган)

Сары эшләпә- уңай фикер 

(Алар дәвалыйлар).

Кара эшләпә- тискәре фикер

Искәндәрнең “ике”ле алуы.

Кызыл эшләпә-  уңай һәм тискәре эмоцияләр

Уңай- кеше сәламәт булгач рәхәт. Тискәре- ялкау кешеләр белән аралашасы килми.

Яшел эшләпә- иҗади фикерләү

Яхшы укысаң бар кешегә рәхәт: әнигә дә, укытучыга да, балага да.

Мин күбрәк дару үләннәрен кулланачакмын.

Зәңгәр эшләпә- гомуми нәтиҗә.

Яхшы укырга кирәк. Дару үләннәрен эчәргә кирәк.

9. Эльвинага киңәшләр бирик.

-дару эчмә;

-тамагыңны ромашка белән чайкат;

-мәтрүшкә эч.

10 Дару үләннәрен җыю кагыйдәләре. 15 нче слайд

III. Йомгаклау.

Өй эше:

а). Ромашка һәм, әрем турында өстәмә материал алып килергә.

б) .48 нче бит 7 нче күнегү. Рәсемнәрнең исемнәрен таблицага  тутырырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ЧӘЙ-ШИФАЛЫ ЭЧЕМЛЕК

ЧӘЙ-ШИФАЛЫ ЭЧЕМЛЕКАЧЫК    ТӘРБИЯ     СӘГАТЕ( 8 класс)...

Ш.Галиев иҗаты буенча әдәби кичә."Шифалы шигырьләр остасы".

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә....

Шифалы ҡорот - әҙәбиәттә, мәҙәниәттә, халыҡ ижадында .

Тикшеренеү эшенең маҡсаты һәм бурыстары:   Үҙебеҙҙең яҡта уны нисек әҙерләүҙәрен, бөгөнгө көндә уны ҡулланыу, дауа рәүешендә нисек файҙаланыуҙарын асыҡлау; шифалы ҡороттоң әҙәбиәттә, мәҙәниә...

Шифалы үләндәр һәм еләктәр

http://LearningApps.org/watch?v=pih4k03uj16...

Конспект урока Вторая война Рима с Карфагеном 5 класс, Конспект урока кубановедения Появление человека современного облика 5 класс, Конспект урока Королевство франков и христианская церковь в VI— VIII вв. 6 класс, Конспект урока Московское княжество и его

В ходе подготовки к урокам использовались современные информационные технологии. Участники проектной деятельности в ходе подготовки к уроку использовали свободное образовательное пространство сети Инт...