Ш.Галиев иҗаты буенча әдәби кичә."Шифалы шигырьләр остасы".
план-конспект урока (6 класс) на тему

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh.g_dbi_kich.docx28.81 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә
Тема:“ Шифалы шигырьләр остасы”  

Максат: укучыларны Ш.Галиев иҗаты белән тулырак таныштыру, аның шигырьләрен укуга кызыксыну уяту; сәнгатьле  сөйләм, шигырь язу, шагыйрь иҗаты буенча проект эшләре үткәреп балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;әдәплелек сыйфатлары, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: шагыйрь иҗаты буенча презентация, шигырьләренә иллюстрацияләр, Ш.Галиев китаплары, шигъри биремнәр, “Бииләр итек, читекләр”, “Утыр әле яннарыма” җырларына музыка, Сингапур системасы үткәрү өчен материаллар (өстәл  номерлары, 3 карточка, фломастерлар, проект эше өчен кәгазь, “РАФТ” структурасы өчен музыка, “Мик-фриз-груп” структурасы өчен музыка)

Кичә барышы.

Слайд №1.

Балалар музыка астында класска керәләр.(Музыка туктала)

Ук.Исәнмесез кадерле кунаклар! Хәерле иртә, иптәш кадетлар!

Б. Исәнмесез  хөрмәтле укытучылар!

                                                      Слайд № 2  

Ук. Бүгенге әдәби кичәбезне балалар шагыйре Ш.Галиевның якты истәлегенә багышлыйбыз. Аңа быел 20 ноябрьдә 85 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан республикабызда бик күп чаралар уздырыла. Без дә андый чараларда актив катнашабыз.2013 елның маенда 9 сыйныф укучысы Гайнетдинова Эльвина белән Актанышта  үткәрелгән “Туган телем-шагыйрьләр теле” дип аталган фәнни- эзләнү конференциясендә катнаштык.Анда Ш.Галиев  иҗаты буенча эзләнү эшен яклап җиңүче дипломына лаек булдык. Бүгенге  кичәне без аның белән бергә алып барабыз.

Э. Һәр баланы җайлый,

Һәркем аны таный.

Шигъри теле һаман

Былбыл булып сайрый.

Бу юллар  өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт абый Галиевка бик туры килеп тора. Ул безнең як кебек тау ягында, Апас районында  Бакырчы авылында туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1943 нче елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый.Әтисе сугышта һәлак булгач , аның укырга мөмкинчелеге булмый.  Ул колхозда эшли башлый.

Слайд №3

(Кадрда язылган диалог)Ш.Галиев әнисе белән сөйләшә.

Ш.Г. Әнкәй, төшемдә мин акбүз атка атландым!

Ә. Мәртәбәгә ирешерсең, улым!

Ш.Г. Кабарып пешкән ак күмәч иде кулымда, әнкәй!

Ә. Бөтен күмәчме?

Ш.Г. Әйе, түп- түгәрәк бөтен ак күмәч иде.

Ә . Гөмерең озын булыр, ашлы-сулы булырсың, улым!

Хисамов Рамиль Ш.Галиевның “Икмәк “ шигырен сөйли.  

                                                          Слайд № 4.

Э.Шәүкәт абый беренче шигырьләрен 1945 елда яза башлый.Ул балачагында һәм үсмерчагында дөньяның барлык чынбарлыгын татып,ачлыгын,ятимлеген кичереп, киләчәккә булган өмет-хыяллары, ашкынулы уй-хисләре белән әдәбият мәйданына чыккан беренче буын татар шагыйре. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый.Алар  “Чаян”, “Сабантуй” кебек газета-журналларда басылалар һәм аны “Чаян”га эшкә чакыралар. Менә шунда инде аның көлкеле шигырьләре туа.

Слайд № 5

У.Табышмак- шигырь, җавабын кем белә?

Шаян малай, ди үзе,

Әллә таныш та инде?

Вәли төслерәк, диләр,

Әмма тешлерәк, диләр,

Лаеклы иптәш дисәм,

Исемен әйтмәс микән?

У.Балалар табышмакны укып чыгыгыз һәм аның җавабын әйтегез. Җавап әзер булса, кул күтәрәбез. ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН структурасы белән тикшерү. (бәлки малайның исеме Шомбай, Камырша, Кирлемәндер, бер укучыдан сорау.Ул- “Шәвәли”, –ди.

У. Кемнең җавабы шундый ук басыгыз. Кемнең башкача?

Балалар бергә: “Шәвәли”

Слайд № 6.

Табышмакның җавабы экранда чыга.

Слайд №7

(Шәвәли керә, шигырь сөйли. )

У.Исәнме, Шәвәли кичәбезгә рәхим ит! Бик вакытлы килгәнсең,бүгенге кичәдә синең турында  да шигырьләр сөйләрбез.

Ш.Мин дә буш кул белән килмәдем, китап һәм табышмак алып килдем. Бу китапны сезгә бүләк итәм, бу китапны укыганыгыз бармы?

Б.Бар.

Табышмак:  Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга кермәгән

Сакалын кистермәгән.(Кәҗә)

У.Балалар да Ш.Галиевның табышмак шигырьләрен беләләр.(Арипҗанов.Ф)

    “Ничә мәче?”(Әбиемнең мәчеләре тезелгәннәр карагыз...                                          ....белмәгәннәр юк та бугай, барысы була- ....

Б.Өчәү.  (балалар ясаган иллюстр . күрсәтү)

 Горелов А-“Шәвәли хәйләсе”

У. Шәвәли нинди малай? Каян килгән ул, ничә яшь аңа?(Кызыксынучан, эзләнүчән)

Слайд № 8

Э.Шәүкәт абыйның туган авылында чыннан да Шәвәли исемле дус малае булган. Ул бик мәзәкчән, үткен булган.Шул абыйны күздә тотып ул шук Шәвәлине иҗат иткән. Шәүкәт Галиев беренче чиратта балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән таныла. Менә ул мәктәп тормышының  кызыклы якларын табып, безнең белән бүлешә, безне көлдерә, яхшыны начардан аерырга өйрәтә. “Мәктәп”- 1 нче команда .

Б. «Онытылган»шигыренә инсценировка ясыйлар, «Кадак»,«Иншаның файдасы», “Бала сөю”, “Оеклар”шигырьләрен сөйлиләр.

У. Йомгаклау:...сезнең арада Мәсгуть, …кебек балалар юкмы?Бу шигырьләре белән Ш.Г. безне нинди булырга өйрәтә? Ул балаларда гел яхшы сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылган:тырышлык, сабырлык,пөхтәлек, гаделлек, өлкәннәргә хөрмәт...

                                                    Слайд №9

Җыр “Бииләр итек- читекләр.”И.Якупов муыкасы, Ш.Галиев сүзләре

Укучы гармунда уйнап җырлый. Балалар бии.

Слайд № 10

У. Бүгенге кичәбездә тагын бер сәләтле 10 сыйныф укучысы-Яценко Александр катнаша. Ул шигырьләр язарга ярата. Аның бу өлкәдә зур уңышлары бар. Минем иң соңгысы турында әйтеп узасым килә. 2013 елда Г.Тукайның туган көнен без Саша белән Казанда үткәрдек. Анда Татарстанның мәгариф министрлыгы, татарстан язучылар берлеге, һәм республиканың “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды үткәргән шигырь иҗат итүчеләр конкурсының җиңүчеләре  катнашты.Безне  Татарстан мәгариф министрлыгының  3 дәрәҗәле дипломы, “Сәләт” лагерена ял итү өчен бушлай юллама белән бүләкләделәр. Хәзер ул шул конкурска язган шигырен сезгә сөйләр.

  Яценко С. “Татар теле- Тукай теле”.

Я. Ш.Галиев турында да 4 юллык шигырь яздым.

 Ш.Гали- бөек шагыйрь

Аны белә бөтен ил.

Анардан үрнәк алыйк

Матур шигырьләр языйк.

“Рифма тап” уены. Сималтиниус Раунд Тейбл структурасы.

У.Балаларга шигъри биремнәр тарата. Бу вакытта ТАЙМЕР 1 мин.

У.Вакыт башлангач, башта уйлыйсыз.Вакыт башланды.(Таймер 1 мин.)

У.1мин вакыт бетте.

У. Хәзер  вакыт башлангач шигырьдәге төшеп калган сүзләрне язып куясыз. Вакыт башланды. (Таймер 1 мин.вкл.)

У.Вакыт бетте.

У. Хәзер инде язган биремнәрегезне бер-берегезгә бирәсез 1 нче номер- 2 номерга, 2 нче номер- 3 нче номерга, 3 номер -4 нче номерга, 4 нче номер- 1 нче номерга. Иптәшегенең эшен укып чыгасыз, хаталар булса төзәтәсез. Вакыт-ярты минут.Таймер 30 сек.

У. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.

У. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.

У. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.

У. Командадан бер укучы шигырен кычкырып сәнгатьле итеп укый.

Слайд № 11

Ял итү минутлары

Микс- фриз –груп структурасы.

У. Укучылар басыгыз, урындыкларны рәтләп куегыз һәм ял итеп алабыз. Музыка уйный.Балалар татарча бииләр.Музыка туктый. 

У.1 нче сорау- “Ничә мәче?”шигырендә ничә мәче турында сүз бара?(3)

Музыка. Музыка туктый.

У.2 нче сорау-“Онытылган” шигырендә ничә укучы катнашты?(1)

Музыка уйный. Музыка туктый.

У.3 нче сорау- “Курыкма,тимим” шигырендә бала урманда ничә җәнлек белән очрашкан?(2)

Слайд №12

Э. Ш.Г балалар өчен язылган 45 ләп китап авторы. Аның иҗатында көлкеле шигырьләр зур урын алып тора. Мондый шигырьләреннән дә яхшылык, ярату, җылылык ташып тора. Тәнкыйтькә кем генә эләкми? Әйдәгез шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик.  2 нче команда . 

Слайд №13 

 “Фән кушканча”,“Ай, тешем сызлавы”,“Тавыклар көлә”,”Кычыткан”шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Слайд  № 14

 “Түбәтәйле кыярлар”,”Көлегез” шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Йомгак ясау: аның шигырьләре юморга бай.Аларда Ш.Галиев  җитешсезлекләрдән, кимчелекләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләп яза.Аның кыярлары түбәтәй киеп куйган, тавыклары көлә белә, малайлары автобусны узып китә ә куяны физзарядка ясый. Бер-беребезне аңлап, кәефебезне күтәреп дус-тату яшик дуслар!

Слайд № 15

Э. Үтеп баручы 2 013 ел- Россия Федерациясендә, Т.Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы ,ә  Тәтеш муниципаль районында физкультура һәм спорт елы буларак билгеләп үтелә. Ш.Галиевның безгә калдырган бай әдәби мирасында бу темаларга караган әсәрләр дә бик күп.Берничәсен 3 команда  укучылары сезнең игътибарыгызга тәкъдим итә.

Слайд №16

 “Физзарядка ясый куян”, “ Җылы тигән”, “ Курыкма, тимим!”,“ Авылча, бабайча ял” ,“ Узып киттем автобусларны”шигырьләре.

Слайд №17

“ Камырша”, “Кеше урман исә” шигырьләре.

Йомгак ясау. Сораулар бирү: Кәккүк нигә моңаеп кычкыра?Кеше анардан нәрсә дип сорый? Кәккүк ничек җавап бирә? Кеше ни өчен тирән уйга чума?

Бу шигырьләрендә ул безне нинди булырга өнди?(Шәфкатьле, миһербанлы...)

                                                        Слайд № 18

У. Күргәнегезчә Ш.Г олы мактауга, хөрмәткә лаеклы балалар шагыйре. Ул үзенең шифалы шигырьләре белән безне бары тик яхшылыкка өйрәтә. Ш.Галиевның нинди генә китаплары юк! Аларның күбесе Мәскәү китап нәшриятында рус телендә басылган.

Слайд № 19 

Аның тынгысыз хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да уңай бәяләнде. 1972 елда- татар балалар язучыларыннан беренче буларак Тат.ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

Слайд №20

1982 нче елда Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды. 1995 елда Татар халык шагыйре исеме бирелде. 1996 елда А.Алиш исемендәге бүләккә лаек булды.

Күргәнебезчә, кичәбезнең башында нәни Шәүкәтнең  әнисе әйткән сүзләре хак булып чыкты.  

“Җирдә миңа ни кирәк? шигыре.

Слайд № 21

У.Хәзер без сезнең белән Ш.Галив иҗаты буенча проект эше эшләрбез. Сез аны яисә китапчык, стенгазета, буклет формасында ясый аласыз.Эшләп бетергәч бер укучы команданың эше турында сөйли.

Киләчәктә дә аның китапларын укырсыз, шигырьләрен өйрәнерсез дип ышанып калам. Әдәби кичәбезне Ш.Галиев сүзләренә язылган җыр белән тәмамлыйбыз. “Утыр әле яннарыма”җыры.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Тема: “Җирдә миңа ни кирәк? ‘’ (Шәүкәт Галиев иҗаты буенча.)

Ш.Галиев иҗаты белән танышу, тематик анализ ясау. Системага  салу, нәтиҗә чыгару, фикерләү сәләтен үстерү, сәнгатьле уку сәләтен үстерү. Табигатькә,туган телгә, туган җиргә мәхәббәт хисе тә...

Шәүкәт Галиев Шигырьләр

Шәүкәт Галиевның балалар өчен язган шигырьләренең сайланмасы...

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)...

Галимҗан Ибраһимның "Алмачуар " әсәре буенча тест

quot;Алмачуар" әсәренең  эчтәлеге буенча 7 нче сыйныф укчылары өчен  тест....

Ш.Галиев " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация

Шәүкәт Галиевның " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация ( 8 сыйныф)...