Шәүкәт Галиев Шигырьләр
книга на тему

Биктагирова Руфия Фаязовна

Шәүкәт Галиевның балалар өчен язган шигырьләренең сайланмасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shukt_galiev_shigyrlr.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

Шәүкәт Галиев Әбидә кунакта

Коймагы да коймагы,

Агып тора каймагы.

Табада пешеп тора,

Табынга тешеп тора.

Кайнар!- яланкул тотма,

Тәмле!- телеңне йотма.

Син телең йотсаң, Нәбирә,

Кем рәхмәт әйтер әбигә?

Шәүкәт Галиев Шәһәр каргалары

Шулай булган гомергә

Язын каргалар килгән.

Хәзер алар остарды,

Китмиләр туган илдән.

Ник интегеп очарга,

Бик ерак араларга?

Көтеп кенә торалар,

Яз килә каргаларга.

Шәвәли ничә яшьтә?

Бу сорауга заманында

Ул болай җавап биргән:

— Биш тулырга унбиш минут -

Дөп-дөресе шул!—дигән.

Инде яңадан сорыйсы

Вакыт та җитте менә.

— Унбиш тулырга биш минут!-

Ди хәзер җитди генә...

Шәүкәт Галиев Туры Тукай

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп 
Сөйләнелгән элек-электән, 
Күз алдына аны боек итеп 
Китерергә күпләр күнеккән.

Әйтерсең лә Тукай бар гомерен 
Арка туңып кына яшәгән? 
Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең 
Яшен булып шагыйрь яшьнәгән!

Әйткән сүзе — аткан угы һәрчак 
Туры тигән, читкә китмәгән, 
Зирәк халык аны юкка гына: 
«Туры Тукаебыз» димәгән!
 
Мескен халык,
мескен хаклык булмый, 
Мескен шагыйрь була дисеңме? 
Батыр дигән сүзгә рәттән куйыйк 
Тукай дигән горур исемне!

Якты йолдыз булып атылган ул, 
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган. 
Туры Тукай, моңлы Тукай булган, 
Бөек булган, боек булмаган!

Тукай — остаз, безне өйрәттең син 
Халкыбызның улы булырга, 
Һәр сулышта, һәрбер җырыбызда 
Үзең кебек туры булырга.
Ноябрь, 1960

Шәүкәт Галиев Гөмбә җыйганда

Кача-кача уйный гөмбә

Минем белән

Ә мин аның посып торган

Җирен беләм.

Чабып килеп тотып алам:

- Таптым, таптым!

Җитәр, шактый качып яттың

Инде каптың!

Шәүкәт Галиев Курчакның үз әнисе

Минем яңа курчагым

Ятмый һич тыныч кына

Бигрәк кызганыч итеп

«Мама» диеп кычкыра.

Ишетсә дә тавышын

Әнкәй йөгереп килми.

Барыбер «кызым» дими-

Курчак бит «Әни» дими.

Шәүкәт Галиев Помидор-светофор

Помидор- светофор

Ямь- яшел алдымда

Су сибим, йомшартыйм

Мин барыйм яныңа.

Помидор- светофор

Сарга якай ара.

Бераз кцт, түз, диеп

Әйтерсең, шаяра.

Помидор- светофор

Син пештең кызарып-

Туктыйм да сокланам

Китәлмим кузгалып.

Шәүкәт Галиев Хәзинә

Хәзинәләрне

Борын- борыннан

Эзләп бакканннар

Төрле урыннан.

Мөгаен, син дә

Уйга каласың.

Хәзинә диеп

Хыялланасың…

Ята кебектер

Таулар артында

Ә үзе сиңа

Бик тә якында.

Төшә алсаң

Бик тиз эзенә

Китапханәдә

Ул бай хәзинә.

Шәүкәт Галиев   Шаһидә бал җыя.

Шаһидә тапкан шешә

Шешәгә япкан шепшә…

- Ул миңа бал җыя, ди, -

Монда күп бал сыя, - ди,

Тулып җиткәч баллары,

Чыгарам, ди , аннары.

Кузгалмыйбыз, карыйбыз

Шөпшәдән күз алмыйбыз.

Шешә тиз тулыр микән

Күпме бал булыр икән?

Шәүкәт Галиев  Җирдә миңа ни кирәк?

Җирдә миңа ни кирәк?

   Әти дә әни кирәк

    Җирдә миңа ни кирәк?

       Без яшәгән өй кирәк.

        Җирдә миңа ни кирәк?

           «Әллүки»ле көй кирәк.

            Җирдә миңа ни кирәк?

               Тукай туган тел кирәк.

                 Җирдә миңа ни кирәк?

                    Туган үскән җир кирәк.

                       Җирдә миңа ни кирәк?

                          Мәңге имин Җир кирәк.

Шәүкәт Галиев Тылсымчы малай

Орчыгын алып әбинең

Тота да менә шулай,

Терсәкләрен кагып-кагып

Уйнап җибәрә... курай!

Рояль итә дә куя ул

Өстәлне күз алдында.

«Клавишларына» баскалап,

Моңлана үз алдына.

Урындыкны тотса, Ренат

Гармунга өйләндерә,

Телисең икән, биетеп

Янында өйләндерә!

Я линейка-скрипкада

Сыздырырга керешә.

Кыланышлары үзенә

Бигрәк инде килешә.

Ул нәрсәгә кагылса да

Көйләр агыла сыман...

Болар тиздән чынга ашар,

Көлмәгез тылсымчыдан!

Шәүкәт Галиев  Акыл теше кемгә чыга?

Абый нигә дәшми дисәм,

Ник яңагын тоткан дисәм,

Бүген аңа

Акыл теше чыккан икән!

Сорадым мин әниемнән:

— Акыл теше кемгә чыга

Әни әйтте:

— Әйткән сүзне тыңлаучыга.

Сорадым мин әтиемнән:

— Акыл теше кемгә чыга?

Әти әйтте:

— Үз сүзендә торучыга.

Сорадым мин әбиемнән:

— Акыл теше кемгә чыга?

Әби әйтте:

— Укып гыйлем җыючыга.

Сорадым мин үз-үземнән:

— Сабырлыгың чыдар микән?

Ай-һай әле

Сиңа ул теш чыгар микән?..

Шәүкәт Галиев Машина ясыйм

Мин рәсем төшерәм

Күп төрле төс белән.

Алдымда барысы да:

Бик – бик күп машина

Зәңгәре, кызылы,

Кыскасы, озыны.

Әти дә сызыша,

Әни дә булыша.

Шәп тә соң машина,
Кәттә соң машина.

Тик бабам катнашмый

Ул һаман ат ясый…

Шәүкәт Галиев  Светофорның өч сүзе

Урамнарны күзәтеп,

Узганнарны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне.

Әйтеп тора өч сүзне:

— Кузгалма!— ди кызыл күз.

— Сабыр!— дия сары күз.

— Ярый!— дия яшел күз.

Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз:

— Кузгалма!— ди кызыл сүз.

— Сабыр!— дия  сары сүз.

— Ярый!— дия яшел сүз.

Шәүкәт Галиев   Күңелле бакча

Алчәчәк бар бакчада

Гөлчәчәк бар.

Асылгөл бар.

Ландыш та бар бакчада

Роза да…

Ләлә дә бар бакчада

Күңелле барчасына

Балалар бакчасында.

Шәүкәт Галиев  Әгәренки

«Морж» диләр абыйны

Ул бәкедә кона.

Аның сыман салкында

Чыныгырга җыенам.

Икеләнми бу эшне

Башлар идем беркөнне-

Әгәренки җәй көне

Ачып булса… бәкене.

Шәүкәт Галиев Шәһәр каргалары

Шулай булган гомергә

Язын каргалар килгән.

Хәзер алар остарды,

Китмиләр туган илдән.

Ник интегеп очарга,

Бик ерак араларга?

Көтеп кенә торалар,

Яз килә каргаларга.

Шәүкәт Галиев Әбидә кунакта

Коймагы да коймагы,

Агып тора каймагы.

Табада пешеп тора,

Табынга тешеп тора.

Кайнар!- яланкул тотма,

Тәмле!- телеңне йотма.

Син телең йотсаң, Нәбирә,

Кем рәхмәт әйтер әбигә?

Шәүкәт Галиев Күктә ниләр бар?

Барган җирдән тукталам да

Күк йөзенә карыйм мин,

Бик озак итеп карыйм мин,

Ниләр барын таныйм мин.

Син дә шулай карыйсыңмы,

Мин күргәнне күрәмсең—

Әнә Аккош һәм Каракош,

Әнә Козгын, Күгәрчен...

Көлтәне дә, Еланны да

Күрәм күкнең түрендә,

Бар Жираф та, Арыслан да,

Бар Куян да, Бүре дә!

Күрәсең Мичне һәм Кызны,

Көянтәне, Табакны,

Күрәсең тагын Йөкчедән

Бер читкә качкан Атны...

Әллә һаман ышанмыйсың,

Әллә һаман көләсең?

Бу бит — йолдыз исемнәре,

Күктә шуны күрәсең!

Шәүкәт Галиев Серен белдем соңыннан

Кара бәрән ап-ак мичне

Шытыр-шытыр кимерә.

Әйтерсең лә акшар ашап,

Кирпеч ялап симерә!..

Мичтән куып бәрәнне,

Бирәм пешкән бәрәңге.

Бәрән бәрәңге капмый,

Мичтән дә шәпне тапмый.

Җай табалмагач һич тә,

Борыч сиптек без мичкә.

Борынына борыч кергәч,

Төчкерә дә төчкерә.

Ашамасын — әйтерсең лә

Акшар ашап көч керә!

Китаптан укып мин моның

Серен белдем соңыннан:

Сөяккә ныклыкны бәрән

Алган акбур оныннан!

...Акбур ваклап, бәрәннәргә

Салам да мин бер учлап,

Үземнең ашны борычлап

Ашыйм хәзер тынычлап!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

Аның йөрәге –шигырьләрдә. Х.Туфанга багышланган кичә.

Аның йөрәге –шигырьләрдә.Х.Туфанга багышланган кичә....

"ШИГЫРЬЛЕ КҮҢЕЛЛӘР" җыентыгы

Үземнең шигырьләремнән өзекләр...

Шигырьләр дөньясында

Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...

Ш.Галиев иҗаты буенча әдәби кичә."Шифалы шигырьләр остасы".

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә....

Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор

Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу...