Гали Хуҗи иҗаты буенча сыйныфтан тыш уку дәресе.
план-конспект урока (7 класс)

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

7нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Апас муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

«Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе»

        

Гали Хуҗиның тууына

105 ел тулу уңаеннан районкүләм

данлыклы якташларыбызга багышланган

дәрес эшкәртмәләре бәйгесенә материал  

Дәрес эшкәртмәсенең темасы:

“ГАЛИ ХУҖИНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ БЕЛӘН ТАНЫШУ,

 “КАЙБЫЧ УРМАННАРЫ” ШИГЫРЕНӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ”

        Катнашучы турында белешмә:

Укытучының Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, категориясе:

1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

Мәктәпнең тулы исеме:

Апас муниципаль районы Муниципаль бюджет   гомуми белем бирү учреждениесе “Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе”

индекс:

422349

Адрес:

Апас районы Бакырчы авылы, Гагарин  урамы, 1нче йорт

7 нче сыйныфта әдәбият  дәресенең технологик  картасы

Сыйныф:  7 класс

УМК: -  

Г.Хуҗи “Таныш күзләр, таныш карашлар...” (Иҗаты 7нче сыйныфның әдәбият дәреслегендә булмау сәбәпле, якташ язучылар белән таныштыру сыйныфтан тыш уку дәресенә кертелде. УМК итеп Г.Хуҗиның үз китаплары алынды.)

Уку  предметы: әдәбият

Дәреснең тибы:  сыйныфтан тыш уку

Дәреснең темасы : Г.Хуҗиның тормыш юлы белән танышу, “Кайбыч урманнары” шигырен анализлау.

Максат:

Г.Хуҗиның тормыш юлы белән кыскача таныштыру, “Кайбыч урманнары” шигыренә анализ ясау.

 Бурычлар: 

         укучыларның белемендә эзлекле бер система  булдыру;

         сөйләм күнекмәләрен үстерү;

         укучыларны  фикер йөртергә күнектерү;

УУГ  формалаштыру:

-Предмет нәтиҗәләре: Г.Хуҗиның кыскача тормыш юлын  белү, “Кайбыч урманнары”  шигыренә анализ ясый алу.

- Шәхес буларак УУГ:  тормышны, туган якны ярату, киләчәккә өмет белән карау кебек  сыйфатларга ия булу.

- Регулятив УУГ (көйләгеч):   Үз эшеңә максат куя белү; белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, белемеңне бәяләү;

- КоммуникативУУГ:

Тема буенча оештырылган әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне тулы итеп әйтә белү.

- Танып белү УУГ: тексттан мөһим, таныш һәм таныш булмаган  төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;

 -эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

 Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Дәрес буенча:

-якташ язучыларның иҗатын истә калдыру;

-лирик әсәрләрне кыскача анализлый алуга  ирешү.

шәхси: 

-эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу.

Предмет ара бәйләнеш:

Сынлы сәнгать

Кулланылган ысул: өлешчә эзләнү, әңгәмә, коммуникатив.

Төп һәм ярдәмче алымнар: карточка белән эшләү, диалог, “Почмаклар” уены

Дәрескә кадәр укытучының әзерлек эше: Кабинет ишегенә “Дәрескә керү билеты” ябыштырыла. Дәрескә кергәндә һәрбер укучы 1 билет ала, аны укый.  Анда 1 строфа шигырь язылган була.

/Программа буенча Г.Хуҗи иҗаты өйрәнелмәү сәбәпле, ял итү этабындагы биремнәр  укучыларга өстәмә мәгълумат бирү максатыннан  алынды/

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.Оештыру. Мотивлаштыру (1 мин)

-уңай психологик халәт тудыру

 

Максат:

уңай халәт тудыру аша уку эшчәнлегенә әзерләү.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? (...)

Күрәм, күзләрегездән яктылык сирпелә, карашларыгызда соклану һәм горурлык очкыннары  күренә.  Күтәренке кәефләрнең сәбәбен дә ачыклап китик инде.

 (Билетларда С.Рәмиевнең “Авыл”, Г.Тукай “Туган авыл”, Ш.Галиевнең “Якташларга  әйтер сүзем”, Г.Хуҗиның “Кайбыч урманнары”,  Һ.Такташның “Мокамай” поэмасыннан туган як күренешен сүрәтләгән өлеш, Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигырьләреннән 1 строфа бирелә)

Бер-берсен сәламлиләр.

Укучылар берәм-берәм билетка язылган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыйлар.

2.Узган дәреснең УМ искә төшерү (5 мин.)

Максат:

уйлау, фикерләү сәләтләрен  үстерү: язучылар һәм аларның әсәрләре буенча укучыларның белемнәрен тикшерү.

3.Яңа дәрескә УМ билгеләүгә әзерлек.

(2 мин)

Шигырьләрдә  уртак һәм аермалы яклар бармы? Нинди уртак сыйфатлар бар? (темаларын билгеләү)

Дөрестән дә, туган як, туган җир төшенчәләре кеше тормышында мөһим урын алып торалар. Шагыйрьләр туган ягына булган ярату хисләрен шигъри юллар аша безгә җиткергәннәр.

Ә сездә дәрес башында әлеге шигырләрне укыгач, нинди хисләр туды? Уртаклашып китегез әле...

Мин дә бу темага битараф кала алмыйм. Үз туган ягым Апас районы, авылым-данлыклы Ш.Галиевнең Олы Бакырчысы булуы белән чиксез горурланам. Бу хисләр сездә дә бардыр, үскәч тә алар сүнмәс дип ышанам.

Укучылар, укылган строфаларда нинди аерма сиздегез?

Әлеге шигырь юлларын язган шагыйрьләрне беләсезме икән, шигырьнең исемен дә атап китик. Моның өчен слайдларга игътибар итик. (слайдта шагыйрьләрнең фотолары бирелә, укучылар укыйлар, шигырьнең кемнеке булуын билгелиләр, исемен әйтәләр. Слайд дөреслекне тикшереп бара. Г.Хуҗи шигыре иң соңга калдырыла.)

Инде соңгы шигырь юлларын укыйк, авторын билгелик. Кем булыр бу? Әлеге фото сезгә танышмы? (Таныш булмаса, укытучы аз гына юнәлеш бирә. Мисал өчен, якташыбыз....)

Дөрестән дә, бу-Гали Хуҗи.

Әлеге шигырьләр барысы да туган як турында. Төп темалар-туган як.

Туган авылга карата ярату хисе, аның белән горурлану, туган ягың булу зур бәхет икәнен аңлау, мең шәһәрдән дә ямьле икәненә төшенү; мактану хисе һ.б.

Аларның авторлары төрле,  бер үк темага төрле яклап якын килгәннәр.

 

Укучылар берәм-берәм шагыйрьнең исем-фамилиясен, шигырьнең исемен әйтәләр.

Укучылар үз фикерләрен  әйтәләр.

Максат: таныш булмаган шигырь аша яңа теманы ачыклау.

-теманы билгеләү:

УМ этапларын төзү

Димәк, бүгенге дәреснең темасын билгеләгез. (...)

Үзегезгә дәрес буенча  нинди максат куяр идегез?

Кыскача дәреснең этапларын төзик.

Дәрестә Г.Хуҗи белән танышабыз, аның туган якка багышлап язылган шигырьләрен укыячакбыз. (максатларын әйтәләр)

1этап: Кем ул Г.Хуҗи?

2 этап: Аның иҗатына  күзәтү.

4. УМ этапларын адымлап чишү.

(5 мин)

1 этап:

Максат: эзләнү юлы аша укучылар тарафыннан Г.Хуҗи иҗатының мөһим үзенчәлекләрен билгеләүгә ирешү

Укучылар, сез аның турында нәрсәләр  беләсез? Ул кайда туган? Нәрсәләр язган?

1 этапны тормышка ашыру өчен,  карточкалар аша эзләнү эше оештырабыз. Төсле карандашлар белән мөһим урыннарны билгеләп барыгыз. Башладык.

Гали Хуҗи (Гали Хуҗи улы Хуҗиев) 1912 елның 17 октябрендә Татарстан АССРның Апас районы Карамасар авылында тимерче гаиләсендә туа. Туган ягында җидееллык белем алгач, Казан авыл хуҗалыгы институтының башта хәзерлек, аннары төп курсында укый башлый, әмма сәламәтлеге начар булу сәбәпле укуын ташлый. 1932-1942 елларда ул «Кызылармеец», «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газеталарында эшли, Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1940 елдан ул КПСС члены.

Шагыйрь 1942 елда үзе теләп фронтка китә һәм сугышның соңгы көннәренә кадәр «Ватан намусы өчен» исемле татарча фронт газетасында хезмәт итә, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул Татарстан республика газеталарында, Язучылар союзында эшли, 1963 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр профессиональ язучы була. Г. Хуҗи 1966 елның 13 октябрендә Казан шәһәрендә вафат була.

Шагыйрьнең әсәрләре утызынчы елларның беренче яртысында басыла башлыйлар. «Шатлык» исемле беренче китабы 1936 елда дөнья күрә.

Хуҗи татар совет поэзиясендә поэмалар авторы буларак аеруча билгеле. Ул әле утызынчы еллар азагында ук «Комсомолка» һәм «Хасан күле» поэмаларын иҗат итте. Шагыйрьнең шушы чордан соңгы иҗаты тулысы белән диярлек Бөек Ватан сугышы героикасын чагылдыруга багышланды. Сугыш елларында ул бу темага «Зоя Космодемьянская», «Россия», шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» һәм башка поэмаларын язды, ә сугыштан соң М. Җәлилгә багышланган «Кырыс хикәят» дигән поэмалар циклы һәм башка күп кенә әсәрләр иҗат итте.

Утыз биш еллык иҗат дәверендә Г.Хуҗи дүрт дистәдән артык зур һәм кече күләмле поэма, баллада һәм шигъри цикллар иҗат итә, кырыкка якын китап бастырып чыгара.
Г Хуҗи 1936 елдан СССР Язучылар союзы члены составына кергән.

Димәк, кем ул Г.Хуҗи?

КПСС нәрсә дигәнне аңлата? (укучылар белмәсәләр, аңлатыла. Дәфтәрләргә сүзлек эше итеп бирелә)

Укучылар, Г.Хуҗи турында нинди мөһим мәгълүматларны истә калдырырга кирәк?  (...)

 Икенче дәреснең  кабатлау этабына яңа язучы өстәлде.

Әлеге карточкалар сездә кала, шуңа күрә язучының биографиясен дәфтәргә язып тормыйбыз. (дәфтәр эченә кую)

Укучылар үз фикерләре белән уртаклашалар.

Тормышы һәм иҗаты язылган карточкалар (№1) аша укучылар эзләнү эшен башкаралар.

-Ул  шагыйрь.

Апас районы Карамасар авылында тимерче гаиләсендә туа .  (...)

КПСС (Советлар союзының коммунистик партиясе)

Якташыбыз булуын, шигырьләр  һәм поэмалар остасы....

2 этапны чишүгә әзерлек:

(2 мин)

Укучылар, дәрес башында  укылган шигырьләрдә нинди тема үзәккә куелган иде?

Әйе, туган як һәркем күңелендә тирән эз калдыра. Бу темага мөрәҗәгать итмәгән 1 генә язучы да юктыр. Мисал өчен, Г.Хуҗи да

“И Кайбычым, туган ягым,

Сине сагынып кайттым тагын.

Сөйгән елгам-Зөяң һаман

Күңелем аша ага сыман” дип язган.

Бу шигырь юллары аша нинди нәтиҗә ясап була?

Дәреснең алдагы этабын билгеләгез:

Әйе, Г.Хуҗи да үз иҗатында туган як темасына өстенлек биргән. Укылган шигырь строфасы моның ачык мисалы булып тора.

Алга таба 2нче номерлы карточкаларда язылган шигырьне  алыйк.

Исеме нинди? Ни өчен “Кайбыч урманнары”? Ник “Апас урманнары” түгел?

Анда нәрсә турында сүз барыр?

-туган як темасы яктыртылды.

Г.Хуҗи да үз туган ягына багышлап шигырьләр иҗат иткән.

Г.Хуҗиның туган ягына багышланган шигырен уку

Чөнки ул вакытта безнең район Кайбыч районына кергән.

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

2 этап:

  1. Шигырьне тыңлау.

(1мин)

  1. Сүзлек эше.

(1 мин)

  1. Төркемнәрдә эш:

(3 мин)

4.Интонация сайлау:

(2 мин)

Г.Хуҗиның  да туган ягына карата үз фикерләре  булган. Аларны белү өчен, игътибар белән “Кайбыч урманнары” шигырен тыңлыйбыз. Аңлашылмаган сүзләрне билгеләп барабыз. (Аңлатмалы сүзлектән мәгънәләрен үзлектән табу, дәфтәрләргә язу).  

Төркемнәрдә эш:

1 төркем: Шигырьнең исеме нәрсәне аңлата?  Лексик мәгънәсен билгеләгез.

2 төркем: Әдәби төрләрне искә төшерегез. Өйрәнеләсе теманың нинди төргә керүен билгеләгез. (лирик төрне кабатлаганда ятлаган шигырьләрен сөйләтү)

3 төркем: Шигырь төзелеше буенча кыскача тикшерегез.

Яхшы. Укучылар, әлеге шигырьне уку өчен, дөрес интонация сайлап алыйк, шуның буенча укып чыгарбыз.

Интонация: шатлану, сагыну, үкенү, әрнү һ.б. 

аудиоязмадан “Кайбыч урманнары” шигырен тыңлау.

Унөченче ноябрь.

Г.Хуҗи «Кайбыч урманнары»

Сүзлек эше:

газиз-якын

азыгы-ризыгы

Кайбыч урманы-шагыйрьнең туган ягында үскән урман;

урман-куе агачлык.

Әдәби төрләр-эпос, лирика,драма

Лирикага керә. Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыренең 1 строфасын сөйләү.

4 строфалы 4 тезмәле шигырь.

рифма –абвб ( һәр строфада үзгәреш күзәтелә)

иҗек калыбы- 10га 9 үлчәмле.

Укучылар интонация сайлыйлар, 1шәр строфаны укып чыгалар.

5. Анализлау.

максат: 1строфаны уку һәм анализлау.

(2 мин)

6. Төркемнәрдә эш:

(9 мин)

1. Такташ сөйгән Тамбов урманнарын,
Җан азыгы алган алардан.

Һәм җырлары аша алар даны
Әкияттәге кебек таралган.

 1нче строфаны кыскача анализлап карыйк. (...)

Әдәби алымнар: метафора, чагыштыру

Укучылар, шундый тәртиптә 2,3,4нче строфаларны тикшереп үтик.

 2. Ә мин сезгә гашыйк гомерем буе,

Урманнары туган ягымның.

Төшләремә кереп шаулыйсыз сез,

сезне өзелеп тагын сагындым.

3.Бердәй газиз миңа һәрберегез,

Күрми торсам-җаным ачына,

Язлар саен сезнең һәрберегез

Өметләрем кебек ачыла.

  1. Үкендермәс мине үткән гомерем,

Сезне шулай сагынып яшәсәм:

Язлар саен сезнең имәннәрнең

Бер яфрагы булып яшәрсәм.

Бик яхшы. Укучылар, 4 строфаның охшаш ягын билгеләгез.

 

Гомуми нәтиҗә ясагыз. Нинди хисләр өстенлек итте? Алар ничек үзгәрделәр? Бу хисләр шагыйрьнең кайсы якларын характерлыйлар?

Алга таба төркемнәрдә эшләп алыйк:

1 төркем: лирик геройның өметләре сурәтләнгән юлларны табыгыз.

2 төркем: лирик геройның күңел газабын хәбәр иткән юлларны билгеләгез.

3 төркем: Лирик геройның үкенеч хисенә җавабы кайсы строфада чагыла?

Шул юлларны табып укыгыз.

Нәтиҗә ясыйк: лирик герой кем? Ул нәрсә турында уйлана?

Бирем:

1 төркем: кыскача эчтәлеген сөйли (Һ.Такташ турында искә төшерелә)

2 төркем: Хисне билгели

(Һ.Такташның туган як урманнарына булган мәхәббәтенә карата соклану хисе)

3 төркем: Әдәби алымнарны таба, билгели.

һәр төркем 1шәр строфаны алдагы тәртиптә анализлый.

әдәби алымнар:

төшкә керү, өзелеп сагыну.

Хис: газаплы сагыну (төшенә керә)

Әдәби алымнар: җан ачыну, өметләр кебек ачылу

Хис: әрнүле өмет

Әдәби алымнар: бер яфрак булып яшәрү  һ.б.

Хис: Сагыну, өмет

Барысында да туган як урманнарына карата булган ярату хисе ачык күренә, бу хис  төрле дәрәҗәдә бирелә:

1 строфа- Такташның урманга карата булган мәхәббәтен сөйли-соклану хисе.

2 строфа- Такташка каршы үз кичерешләрен сөйли: төшкә керү, өзелеп сагыну. Газаплану хисе.

3 строфа-күрми торса, аерылса-җаны әрни, борчыла; язын өметләренә тиңли.-Әрнү хисе.

4 строфа-Күңелендә сагыну хисе аша киләчәккә өмет баглый.-Сагыну хисе.

(фикерләре белән уртаклашалар)

Укучылар төркемнәрдә эшли.

-3 һәм 4нче юллар

-күрмәсә-җаны ачына

-соңгы строфада

(укучыларның фикерләре)

5.Ял итү минуты

( 3мин)

“Почмаклар”

максат: эш төрен үзгәртү, укучылар биремне үтәү аша, дәреснең алдагы этабына әзерләнәләр

Укучылар, кабинетның 4 ягында 4 төрле язу эленгән:Характер;   Дуслар;

Яшьлек- батырлык;             Балачак.

Күңелегезгә якын булганын  сайлагыз, сәбәпләрен атарсыз.

Мин дә сезнең белән ял итеп алыйм әле.

-Укучылар, ни өчен әлеге төшенчәне (характер) сайладыгыз?   (...)

Әлеге сүзне әдәбият белән бәйлик әле. Дәрестә без характер  сүзен кайсы вакытта, нинди максатларда кулланабыз?

Үзегезгә хас характерларны әйтегез. (...)

(укытучы укучылар белән бергә үзенә дә хас сыйфатларны әйтә)

-Сүзне икенче төркем укучыларына бирик әле. Алар “Дуслар” язуын сайлаганнар.

Дуслар кемнәр алар? (...)

Әсәрне анализлаган вакытта бу төшенчә кулланыламы? Без аны ничек дип атыйбыз? Нинди төрләре бар?

Рәхмәт. Алга таба яшьлек-батырлык төшенчәләрен сайлаучы укучылар фикере белән уртаклашыйк. Ни өчен сайладыгыз?

Яшьлек, батырлык диюгә сезнең күз алдына нәрсә килә?

Әдәбиятта бу төшенчә  очрыймы? Кайда? Аны ничек билгелибез?

Ә сезнең батырлык эшләгәнегез бармы? (...)

Ниһаять, балачакка кайтып килик әле. Бу  сүзләр миңа бигрәк  тә якын. Кеше олыгая барган саен, аның балачагы искә төшә, кечкенә вакытта кичергән шатлыклары, борчылулары күңелдә кала.

Балачак бөтен кешедә дә була.  Ә  минем бала чагым менә болай үтте: ...(Укытучы кыскача гына үзенеке белән уртаклаша) Сезнең бала чагыгыз ничек үтте?  Сез аны нинди төсләр ярдәмендә  буяр идегез?  Язучылар арасында  кайсыларының балачагын караңгы төсләр ярдәмендә күрсәтергә мөмкин? Г.Хуҗиныкын билгеләгез. Ни өчен?

Балачак вакыйгаларын бөтен нечкәлекләре белән тасвирлаган нинди әсәрләр беләсез?

Укучылар, 4 төшенчәне дә карап чыктык.  (Укытучы һәрбер төшенчәгә гомуми нәтиҗә ясый)

Фикерләрегез үзгәрсә-башка  почмакны сайлый аласыз. Бәлки, минем кебек балачакка кайтучыларыгыз булыр?!

Инде әлеге төшенчәләргә аңлатмабызны дәресебезнең герое Г.Хуҗи мисалында биреп китик.

(Карточкаларның икенче ягында Г.Хуҗиның балачагы, дуслары , яшьлеге-батырлыгы, аның характерын чагылдырган өстәмә мәгълүматлар бирелә. Укучылар төркемнәрдә укыйлар, фикер алышалар. Соңыннан, гомуми нәтиҗә ясала).

Нәтиҗә ясыйк: Г.Хуҗи характеры буенча нинди кеше? Дуслары бармы? Балачагы кайда үтә? Иҗатында нинди темалар өстенлек итә?

Сез Г.Хуҗи тормышына караган әлеге төшенчәләрне нинди төсләр белән күрсәтер идегез? Ни өчен?

Укучылар язуларны  сайлыйлар.

(Ник сайлаганнары белән уртаклашалар.)

Геройларның характерына бәя биргәндә, характеристика язганда, капма-каршы геройларны чагыштырганда. (мисал белән дәлиллиләр.) Үзләренә кыскача бәя бирәләр.

(укучыларның фикерләре)

Әсәрне анализлаганда мөһим рольне үти. Дусларны без кеше образларына кертәбез. Кеше образының 4 төре бар: төп герой, ярдәмче герой, аталучы герой, эпизодик герой)

Укучылар үзләренең өметләрен әйтәләр.

Әдәби әсәр, лирик шигырьне анализлаганда алар тема буларак билгеләнәләр. (...)

(укучыларның фикере тыңлана)

(Укучыларның җавабы тыңлана)

Укучылар яңадан почмакларны сайлыйлар.

Характер: Г.Хуҗи иң ихлас, ачык күңелле, кайнар йөрәкле, юмарт тойгылы кешеләрнең берсе. Поэзияне җаны-тәне белән яратучы, аңа бөтен гомерен багышлаган саф күңелле, тормыш сөючән кеше, ягымлы чын дус. Кешеләргә игътибарлы, киң күңелле кеше.

Дуслары: Г.Хуҗиның дуслары күп булган. Үзенең иң кайнар хисләрен-иң ихлас шигырьләрен шагыйрь күпсанлы дусларына  багышлый: М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим, Хәйретдин Мөҗәй, Мифтах Вәдүт һ.б....         

Яшьлек һәм батырлык. Бу 2 төшенчә Г.Хуҗи поэзиясенең пар канатлары. Шушы канатлар белән шигърият күгендә кыю оча. 1938-“Сагыну минутларында”- гадәти тема-кыз сөйгәнен сагына.

Шигърияткә Ватанны җырлап, аны данлап килеп керә.Ватанны сөюне сүз белән генә түгел, ә сугыш кырында корал тотып, кан белән раслый....

Балачак: Менә мәктәп. Иске ул. Башы салам. Сатламыштан килен булып төшкән Рабига Гайфуллина 18 укучыны җәдитчә өйрәтә. Иң зирәге-Галиәхмәт..... (311 бит)

(укучылар кыскача аңлатма бирәләр, нәтиҗә чыгаралар)

6. УМ этабын адымлап чишүне дәвам итү. Шигырьне төсләр ярдәмендә күрсәтү. 3 мин

Максат: строфаларны төсләр белән күрсәтә алу күнекмәләрен булдыру.

7. Үзбәя. 2 мин

Максат: Укучыларның белемен тикшерү

Укучылар,  укылган   шигырь юлларын  кирәкле төсләр белән күрсәтербез.  (Лирик геройның халәтен төсләр югарылыгында тасвирлау.)

Әгәр башка төсләрне дә кулланасыз икән, бик әйбәт.

Соры-  Билгесезлек

кызыл-мәхәббәт

ак- бәхет, хыял, өмет

кара- үлем, сугыш, кибү

яшел-яшәеш, тереклек, сәламәтлек

Укучылар, язучы нинди тема буенча уйланган? Лирик герой кем? Теләсә-кайсы кеше мондый шигырьне иҗат итә аламы? Ни өчен?

Үз шигырендә нинди әдәби алымнар аша хисләрен укучыга җиткергән?

Идеясен әйтеп карагыз әле...

Укучылар! Хәзер мин сезгә  карточкалар бирәм. Әлеге карточкалардагы сорауларга җавап язып  алабыз.

Гали Хуҗи  иҗаты буенча  сораулар

1. Г.Хуҗи  кайчан һәм кайда туа?

2. Нинди жанрларда иҗат  итә?

3. Дусларын атагыз

4. Беренче китабының исеме  ничек дип атала?

5. Кайчан  үлә?

укучылар һәрберсе аерым эшли

Укучылар үзләренең эшләрен күрсәтеп, иптәшләренә аңлаталар.

Туган як, урман  темасы буенча уйланган. Лирик герой-автор үзе. Теләсә-кайсы кеше мондый шигырьләр иҗат итә алмый. Үз иленнән аерылу ачысын татыган  кеше генә шулай уйлана ала.

 -метафора, фразеологизм, гипербола...

Кеше гомере буе туган ягын, аның урманнарын сагынып яши, бу хис булганда лирик герой  үткән гомере өчен дә үкенмәс. Бу хис аны яшәртер.

үзбәя.

Бәяләү

“5”- 5 б

“4”-4 б

“3”-3б

8. Рефлексия:

(2 мин)

Максат: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяләү

9. Өй эше:

1 мин 

10. Йомгаклау:

1 мин

Г.Хуҗи иҗаты буенча гомуми нәтиҗә ясала. (...)

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашып килә,  әйдәгез барыбыз да чыгу билетларын алыйк. Билетлар түләүле. Бәясе: сезнең фикерләрегез. Бүгенге дәрестә кайсы юнәлештә авырлыклар тойдыгыз, шулар хакында билгеләп калдырачаксыз. Алдагы дәрестә сезнең фикерләрне истә тотып, дәресебезне башлап җибәрербез.

13 ноябрь,  2017 ел

Бәясе: Сезнең фикерләрегез!

  1. Әдәби алымнарны  билгеләүдә авырлыклар тоям.
  2. Интонация сайлауда кыенлыклар кичерәм.
  3. Башка фикерләр:

Теләк:  Укучым, Г.Хуҗи  кебек көчле ихтыярлы, кешеләргә игътибарлы бул. Шигъриятне ярат, тормышта килеп туган каршылыкларны җиңә белергә өйрән. Синең белән  әти-әниең дә, дусларың да горурланырлык булсын.

   Дәресебез ахырына якынлашты. (дәрестә алган билгеләр әйтелә).

Киләсе дәрескә өй эше:   Сайлап эшләргә

1.Г.Хуҗи турында искә төшереп килергә.

2. Теләсә нинди 1 шигырьгә анализ ясарга.

3.  Г.Хуҗига багышлап 1-2 куплет шигырь иҗат итәргә, анализларга.

Укучылар, Г.Хуҗи  кебек көчле ихтыярлы, кешеләргә игътибарлы булыгыз. Шигъриятне яратыгыз, тормышта килеп туган каршылыкларны җиңә белергә өйрәнегез. Сезнең белән  әти-әниләрегез дә, дусларыгыз да горурланырлык булсын.

Дәрестә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Әйдәгез иптәшләребезгә дә рәхмәт әйтеп, бер-беребезгә уңышлар теләп саубуллашыйк.

Билетларга үз фикереңне язу

Каршы һәм күрше иптәшләргә рәхмәт әйтү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

"Йолдызлар сәгате". Габдулла Тукай иҗаты буенча сыйныфтан тыш чара

Внеклассное мероприятие по жизни и творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая....

Фатих Кәрим иҗаты буенча сыйныфтан тыш чара

Фатих Кәрим - талантлы шагыйрь.Аның иҗаты бик камил, үзәкләргә үтеп язган сугыш елларындагы поэмалары күңелләрне тетрәндерә...

"Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт" сыйныфтан тыш уку дәресе

Абдулла Алиш әкиятләре буенча дәрес эшкәртмәсе "Мәгариф" журналында (12/2005) басылган иде....

“Туган җирем тургай булып Сыйган күңел читлегенә” (М. Галиевнең “Нигез” әсәре буенча 7 нче класста сыйныфтан тыш уку дәресе)

Якташ язучыбыз М. Галиевнең  "Нигез" әсәре туган туфрак кодрәтенең көче турында. Әсәрдә Алтын Болак авылы кешеләренең тормыш-яшәеше хакында языла. Әсәрдә Өянке образы метафора булып кил...

Ш.Галиев " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация

Шәүкәт Галиевның " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация ( 8 сыйныф)...