ЧӘЙ-ШИФАЛЫ ЭЧЕМЛЕК
классный час (8 класс) по теме

 

ЧӘЙ-ШИФАЛЫ ЭЧЕМЛЕК

АЧЫК    ТӘРБИЯ     СӘГАТЕ

( 8 класс)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Чәй-шифалы эчемлек39 КБ

Предварительный просмотр:

ЧӘЙ-ШИФАЛЫ ЭЧЕМЛЕК

АЧЫК    ТӘРБИЯ     СӘГАТЕ

( 8 класс)

Тема: Чәй- шифалы эчемлек.

Максат:1) чәйнең файдасы,тарихы,таралуы,төрләре,сәламәтлеккә йогынтысы турында төшенчә формалаштыру.

2)логик фикер йөртүләрен үстерү,танып белү активлыкларын күтәрү. 3) экологик тәрбия,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Материаллар: картина В.Г.Перов: "Чаепитие в Мытищах", чәй өстәле сервировкасы белән, кулинар ашамлыклар,төрле чәйләр җыелмасы, чәйнең географик таралу өлкәләре картасы, чәй турында мәкальләр җыелмасы.

Форма: телдән журнал.

Кичә барышы.

1 .Оештыру өлеше.

2.Төп өлеш.

1)чәйнең килеп чыгу тарихы.

2)чәй үсемлеге һәм аның таралуы.

3)һинд чәе нигә тәмле.

4)чәйнең составы.

5) чәйнең төрләре.

6) чәй пешерү тәртибе.

7)чәйгә мәдхия. Шигырьләр,җырлар,сынамышлар,табышмаклар.

 3.Йомгаклау. Чәй эчү.Төрле чәйләрнең файдасын ачыклау.

1 .Чәйнең тарихы.(укучылар чыгышы).

Без -башка бер эчемлекне дә чәй кебек еш эчмибез. Шушы куе-сары хуш исле кайнар

сыеклыктан башка бер кеше дә тора алмас кебек.

Ә бит моннан өч йөз ел элек чәйне Россиядә дә, Көнбатыш Европада да белмәгәннәр.

Патша сараенда хезмәт итүче, гадәттән тыш илче Василий Старков 1638 нче елның 20 нче

сентябрендә Упс күле яныннан, Алтын ханлыгыннан Москвага кайта. Ул патша Михаил

•Федоровичка Алтын ханнан бик бай бүләкләр: алтын-көмеш белән чигелгән атлас

тукымалар, йөзләгән кондыз һәм кеш тиреләре һәм, иң кыйммәтлесе, һәрберсе кадакның

дүрттән өч өлешен тәшкил иткән бах-ча — «чәй кайнату өчен»—төргәкләре алып кайта. Чәй

патша боярларына бик ошый. «Яхшы эчемлек, ә өйрәнеп киткәч, бигрәк тә тәмле»,— диләр

алар.

XVIII гасырда чәй эчү гадәте шәһәрләргә тарала, ә үткән гасыр башында авылларга да үтеп

керә.

Көнбатыш Европага чәйне иң беренче булып 1517 нче елда: Португалия корабле алып кайта.

Ләкин ул вакытларда Европада чәйне ничек файдаланырга икәнен белмәгәннәр.

Англия герцогларының берсе үткәргән тантаналы кичә вакытында табында кытай савытына

тутырылган кара салат бөтен кешенең дикъкатен үзенә тарта. Салат бик ачы була һәм аны

ашаган кунакларның йөрәк тибеше көчәя. Бу салат чәй яфракларыннан ясалган була. Аннан соң

инде чәйне пешерергә өйрәнәләр, һәм чәй эчү бик тиз таралып китә. Чәй гомерне озайта, аш

сеңдерүне яхшырта, көчне ныгыта һәм йокыны качыра, дип уйлаганнар. Врачлар чәйне көненә

кырык-илле чынаяк эчәргә кушканнар. Дөрес, соңыннан андый врачларны чәй белән сәүдә

итүчеләргә сатылуда гаепләгәннәр.

Чәйнең туган илендә — Кытайда — ул моннан 4600 ел элек билгеле булган. Ә VI гасырда инде

ул бик нык таралып китә, Чөнки VI гасырда Будда динен тотучы кытайлар аны; изге һәм

шифалы эчемлек дип саный башлыйлар.

Әгәр дә берәр Кытай кешесеннән Кытайда чәйнең килеп чыгуы турында; сорасаң, ул бер борынгы легенданы сөйләп бирер иде:

«Борын-борын заманнарда ук сары җирдә Даррама яки Та-Мо исемле бер Будда монахы яшәгән. Бервакыт ул, төшендә Будданы күреп, шулкадәр шатланган, хәтта күзен дә йоммыйча көн-төн гыйбадәт кылырга сүз биргән. Ул йокы белән бик озак көрәшкән, ләкин бервакыт, түземе бетеп, бик каты йокыга киткән. Уянгач, Даррама үзенә-үзе бик нык ачуланган һәм, йоклаганда күзләре башка йомылмасын өчен, күз кабакларын кисеп алып җиргә ташлаган. Шул күз кабакларын ташлаган җирдә чәй куаклыгы үсеп чыккан. Менә шушы чәйнең, яфраклары йокы качыра торган бик яхшы эчемлек бирә». 2.Чәй үсемлеге һәм аның таралуы.

Кытайда чәйнең таралуына Кытай императоры Киенг-Лон ярдәм итә. Аның ике фарфор чынаяк фабрикасы була. Ул чәйнең сыйфатларын мактап поэма яза һәм поэманы үзенең заводларында ясала торган бөтен чынаякларга күчереп басарга куша. Император язган шигырьләрне укымау ничектер уңайсыз була. Чынаяклар бик күпләп сатыла башлыйлар һәм шуның белән аларга язылган эчемлекнең даны да үсә.

Чәйне эшкәртү турында европалылар    озак вакытлар буе   берни дә белмәгәннәр. Бу да, фарфор һәм: кәгазь әзерләү эше. кебек үк, «кытай сере» булган. Карл Линней чәй камелиясен ике төргә бүлә: теа богеа — кара яфраклы, аңардан кара чәй алалар, һәм теа вирйдис — яшел яфраклы, анысыннан яшел чәй алалар. Яшел яфраклы чәйне, исе бик тәмле булганга, Кытайда «чәчәкле яз» дип йөртәләр. Яшел чәйдә йокыны качыра торган матдә — теин бик күп. Чәй агачын күз алдыгызга китерергә теләсәгез, бездә еш кына бүлмәләрдә үстерелә торган япон камелиясе дигән үсемлеккә карагыз. Бу үсемлекнең ялтырап торган карасу-яшел яфраклары һәм биш-алты таҗ яфракчыгыннан торган ак, кызыл яки алсу чәчәкләре була. Камелия чәй агачы белән бер төрдән. Чәй агачы теа, яки Кытай камелиясе дип атала. Аның яфраклары шушындый ук, ләкин чәчәкләре ак, бераз ваграк, алар яфрак куентыгында берәмләп яки икешәрләп үсәләр. Чәчәкләреннән азрак ясмин исе килә.

Чәй агачының биеклеге 8—9 метрга җитә, ә культуралаштырганда, очын кисеп торганга күрә, ул бер метр озынлыгындагы куак шикелле була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр: апрельдә һәм августта өзәләр. Чәйнең   иң яхшы сорты ачылып җитмәгән һәм ак төкләр белән капланган яфраклардан алына; ул пек-хо — «ак мамык» дип атала. Анын нечкә генә йомшак яфраклары югары сыйфатлы чәй бирәләр.

VIII гасырда яшәгән Кытай шагыйре Лу-Ву бу яфраклар турында шундый юллар язган: «Алар татар җайдагының аягындагы күн итекләр шикелле җыерчыкланырга, үгез ирене кебек бөгелергә, үзәнлектә күтәрелгән томан шикелле боргаланырга һәм кичке җылы җилдән бераз гына шадраланып киткән күл өсте шикелле ялтырарга тиешләр».

Чәй җылы яратучан һәм дым яратучан үсемлек.Аны тропик ,субтропик районнарда:Кытайда,һиндстанда,Шри-Ланкада,Индонезиядә,Япониядә,К.Америкада игәләр.

Илебезнең Краснодар өлкәсе - иң төньяк чәй плантациясе булып санала.

3.һинд чәе нигә тәмле.

һиндстанның чәй плантацияләрендә машина куллану, җиргә ашлама кертү тыела,башыннан ахырынача бөтен эш табигый юл белән башкарыла.Сыйфатлы чәйне үстерүдә табигать ана гына катнаша.Чәй куагының гомере 135 ел.Бер кеше гомерендә 1 чәй куагы нибары 7,5 кг. Чәй бирә.Чәй бирә башлаганчы куак 10 ел үсә.Ә чәй яфрагы чәй җыючы кәрзиненә эләккәч нинди юл үтә?Кечкенә яшел яфракны 25 С кайнар һава ярдәмендә киптерәләр.Аннары роллинг белән бөтерәләр,киптерәләр,кисәләр.

4.Чәйнең составы.

Чәй эчемлегендә Р,С,В,РР витаминнары, танин, кофеин, шикәр, аксым һ.б файдалы матдәләр бар.Чәй яфраклары калдыкларыннан дару препаратлары, ә орлыгыннан алынган май косметикада кулланыла.

5.Чәйнең төрләре.

Төсе буенча яшел, кара, сары, кызыл була. Структурасы буенча: бөртекле, яфраклы, такта чәй була.

Яшел чәй ракка каршы эчемлек булып санала. Р.Ф. президенты Путин да яшел чәй генә эчә.Автобуста күңел болганганда да яшел чәйне коры килеш чәйнәргә кушалар.Тире ялкынсынганда, ашказаны язвасында да яшел чәй булыша. Чәйне җиләк-җимешләрдән, үләннәрдән дә хәзерлиләр. Бөтнекле, мәтрүшкәле чәйләрне барыбызның да эчкәне бардыр.Мондый чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыралар.Аларны шифалы чәйләр дип тә йөртәләр.Нарат җиләгеннән ясалган чәйне - ревматизм белән авырганда, кара җиләк чәен -эч киткәндә, ә каен җиләге чәен эчеп бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәваланалар. Чәй көч бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый.

б.Чәй пешерү тәртибен аңлату технологик карта ярдәмендә.

7 .Чәйгә мәдхия.

Г.Тукай "Тәүлек"шигырен сөйләп үтү.

"Салкын чәй","Мәтрүшкәләр"җырларын укучылар башкаруында тыңлау.

Чәй турында мәкальләр әйтү.

-Чәй эчсәң күңелдә җәй.

-Чәй чынаягы 3 булыр, 3 булмаса хуҗаларга көч булыр.

-Китәр вакыт җиткәч самовар куймыйлар.

Табышмаклар.

-Кечкенә генә 1 бала

Эче тулы ут яна.(самовар)

-Бәләкәй генә ак тана, борыным бар дип мактана.(чәйнек)

Ш.Йомгаклау .Чәй өстәле артында төрле чәйләр тәкъдим итү....


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Галиев иҗаты буенча әдәби кичә."Шифалы шигырьләр остасы".

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә....

Шифалы ҡорот - әҙәбиәттә, мәҙәниәттә, халыҡ ижадында .

Тикшеренеү эшенең маҡсаты һәм бурыстары:   Үҙебеҙҙең яҡта уны нисек әҙерләүҙәрен, бөгөнгө көндә уны ҡулланыу, дауа рәүешендә нисек файҙаланыуҙарын асыҡлау; шифалы ҡороттоң әҙәбиәттә, мәҙәниә...

Шифалы үләндәр һәм еләктәр

http://LearningApps.org/watch?v=pih4k03uj16...

"Шифалы табиблар" дәрес конспекты

quot;Шифалы табиблар" темасы буенча дәрес конспекты. Критик фикерләү технологиясен куллану....