Ачык дәрес
6 нчы сыйныфта үткәрелгән әдәбият дәресе
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 535.13 КБ |
Предварительный просмотр:
6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе эшкәртмәсе
Баһавиева Ләйсән Рәшит кызы - «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес планы
1.Оештыру.
Хәерле көн,укучылар! Хәерле көн килгән кунаклар!Хәерле эш көннәре теләп бүгенге эш көнебезне дәвам итик.
-Сәлам,дустым
Хәлең ничек?
Мин сагындым
Син килдең.
Мин бик шат.
2.Актуальләштерү.
-Укучылар,алдагы дәрестә без нинди әсәр белән танышкан идек?(Онытылмас еллар”әсәре белән)
-Бу әсәр нинди жанрда?(эпик)
- Әсәр нәрсә турында?(Хәлимнең тормышы турында)
- Әсәрдә вакыйгалар кайсы чорны үз эченә алган?( вакыйгалар революциягә кадәрле авыл тормышын чагылдыра)
Ә хәзер игътибарны экранга юнәлтик( видеоязма тыңлыйлар)
Укучылар, әлеге видеоязма һәм “Онытылмас еллар” әсәренең эчтәлегеннән чыгып дәреснең темасы нинди булыр?
Фронталь бирем:
-Укучылар, ә икмәк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?( эшләргә,тир түгәргә,хезмәт итәргә,җирне вакытында эшкәртергә, ашлама кертергә,вакытында җырга)
-Ә Хәлил әлеге әсәрдә икмәк булсын өчен нинди тырышлык куя?( тирес түгә, бәрәңге чүбе утый,бөти яза,көтү көтә)
Әсәрнең исеменә кабат кайтыйк әле.
- Бу еллар кем өчен онытылмас дип уйлыйсыз? (төп герой өчен)
Группада эш:
-Ә ни өчен онытылмас булган соң алар?
Моның өчен кластер ысулы белән бирем башкарыйк. Өстәлләрегездә ак кәгазь битләре ята,сез төркемдә әлеге язган сүзгә күзаллау язарга тиеш буласыз.(укыйлар).
Кайсы төркемдә әлеге сүзләр юк башка,үзгә төс белән үзегезнең кластерыгызны тулыландырып барыгыз.
Физминутка:
Укучылар, сыйныфыбыз стеналарына төсле кәгазь битләре беркетелгән. “Онытылмас еллар” әсәрен кайсы төс белән чагыштырыр,яисә бәйләр идегез?
Ак( матур хатирәләр),кара,сары( кояш төсе,икмәк,байлык)
Рәхмәт,фикерләрегез кабул ителә. Молодцы!
Парларда эш:
- Ачлык булганда,икмәк булмаганда нәрсә ашап тордылар икән?(табигать байлыкларын)
- Ә әсәрдә нинди үсемлекләр телгә алына? Шу исемнәрне парларда табып билгеләп чыгыгыз әле.
- Сез бу үләннәрне таныйсызмы?( экранда рәсемнәр күрсәтелә.Такта янына чыгып тәрҗемәләрен язалар)
- Ничек уйлыйсыз,үләннәр икмәкне алыштыра аламы?(юк)
Индивидуаль эш:
- Ә хәзер Хәлимнең икмәккә сөенгән җөмләләрен искә төшерик. (ярты икмәк алгач сөенә,карчык кеше бер телем ипи биргәч);
- Икмәк турында нинди әсәрләр беләсез?( Р.Миңнуллин “Ипи булса”, Э.Мәэминова “Икмәк” һ.б).
-Укучылар,ә ни өчен икмәк шулкадәр кадерле булырга тиеш соң? (чөнки аңа күп хезмәт куела).
Укытучы: Чыннан да, табынга килеп җиткәче икмәк зур юл үтә.Безнең район да авыл хуҗалыгы районы буларак икмәк үстерү белән шөгыльләнә. Быел 2020-2021 елда 81 мең тонна икмәк җитештерелгән һәм алдынгы игенчеләребез,комбайнчыларыбыз да бар.
Ильшат Зиядиев
Альберт Лазарев
Ильсур Валеев
Вячеслав Туртыгин
Без алар алдында баш иеп, алар белән горурланырга тиешбез.
Йомгаклау: (Ике рәсем күрсәтелә)
-Ә сезнең балачак нинди?
Рефлекция:
-Укучылар, без дәрес башланыр алдыннан куелган максатларга ирештекме?
-Әгәрдә сезгә дәрес ошаса,йомры икмәккә охшаган смайликларны елмайтыйк әле.
-Үзбәя карточкаларыгызны да тапшырырга онытмыйбыз.
Өй эше:Сайлап алу мөмкинлеге белән 3 бирем бирелә.
1. Әсәрнең планын төзергә;
2. Икмәк турында 5 мәкаль табырга;
3. Икмәк турында 1 куплет шигырь яки 5-7 җөмләдән торган кечкенә хикәя язарга.
Йомгак итеп шуны әйтәсем килә,без сезнең белән икмәк,ризык булган чорда яшибез,ә Хәлил бер кисәк ипи катысына да риза булган. Шуңа күрә ачлы-туклы яшәгән еллары аның өчен онытылмас булып истә калган. Ә безнең өчен без яшәгән чор һәр нәрсәнең муллыгы белән онытылмас булсын, һәрчак икмәкле,мул тормышта яшик.
Игътибарыгыз, дәрестә актив булганыгыз өчен рәхмәт. Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.




