Главные вкладки
Багавиева Лейсан Рашитовна
Укытучы - ул профессия генә түгел. Ул - күңел тартуы, сәләт, язмыш...
Профессия: Учитель
Профессиональные интересы: Изучение педагогического опыта
Увлечения: Кулинария, садоводство
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: село Большие Кайбицы
Место работы: МБОУ "Большекайбицкая СОШ-центр оброзования"
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/bagavieva-leysan-rashitovna"Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр"
Кеше булса, эшләр эше булсын, Тормышының булсын мең яме! Изге хисе булсын күңелендә, Ә җанында һәрчак - ил гаме! (И.Иксанова)

О себе
Мин-укытучы
Укытучы-оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар,ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәваланган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик узеңнән,үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән.
С.Л. Соловейчик.
Менә мин дә шушы бөек хезмәт вәкиле, инде унөченче ел Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Күп тә түгел, аз да түгел кебек...
Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешеләргә булган мәхәббәт хисләре тупланган бу хезмәткә.
Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ тә менә укытучы һөнәрен сайладым? Укытучы дигәч тә күп кеше, мөгаен, үзенең беренче укытучысын күз алдына китерәдер. Әмма эшчәнлеге элеге һөнәр белән үрелмәгән кеше дә укытучы була ала бит. Тормышта яшәр өчен иң кирәкле белем биргән кешеләрем - әти-әнием. Нәкъ тә алар туган телемдә сөйләшергә, кешелекле булырга өйрәтүчеләрем булдылар да. Бүгенге көндә булган уңышларым өчен мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Дөрес, әниемнең әнисе, ягъни дәү әнием, рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы булган. Күрәсең, мин аның эзе буйлап киткәнмен. Укытучы булу теләге миндә 9 нчы сыйныфта укыганда туды. Шушы хыялым мине 1998 нче елда Казан дәүләт гуманитар институтына алып килде. 2003 нче ел. Кулда диплом. Бу шатлыклы минутларны сүз белән генә аңлатып булмый. Укытучы дипломы алу- ул әле чын укытучы дигән сүз түгел икәнлеген дә аңлый идем. Моның өчен еллар дәверендә эшләргә, чарланырга, остазларым дәрәҗәсенә күтәрелергә һәм даими үсеп-камилләшеп торырга да кирәк икәнлеген төшенә идем. Эш юлымны 2006 нчы елда башладым. Мәктәп коллективы җылы кабул итте, балалар да үз иттеләр, укытучы итеп таныдылар. Балаларның күз карашы, җавап бирүләре,тырышып өй эшләрен эшләүләре күңелемә көч бирә, ышынычымны арттыра. Аларның кызыксынулары миңа үсәргә, үз осталыгым өстендә эшләргә, замана белән атларга өндиләр. “ Гыйлем юлы - бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы - бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр” дип язган Ризаэддин Фәхретдин.
Икмәк пешерүче берничә сәгать эчендә пешкән икмәген күреп сөенә, агроном исә берничә атнадан үскән үсентеләрен күреп ләззәт ала, ә менә укытучыга гел эшләргә дә эшләргә.... Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мин мүкләнгән таш хәлендә калмас өчен үз өстемдә эшләргә тырышам.
Дәресләремне яңа мәгълүмати технологияләр кулланып үткәрәм. Районда да, республика күләмендә үткәрелә торган чараларда да катнашырга тырышам. Укучыларым да төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып төрле урыннар яулыйлар. Нәтиҗәләрен күрү иңнәргә канат өсти. Барчабызга да уңышларыбызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын иде
Мин укыткан укучылар, алла теләсә, мәктәпне тәмамлап чыккач та мине бары тик яхшы яктан гына искә алырлар.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
-Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”., Шәриф Камал “Буранда”., Әмирхан Еники “Әйтелмәгән васыять”.,Гомәр Бәширов “Туган ягым-яшел бишек”

Мой взгляд на мир
Мәктәп һәм җәмгыять. Әлеге төшенчәләрне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Аларны аерырга ярамый да. Чөнки мәктәп шул ук җәмгыятьнең бер кисәге бит инде. Алай гына да түгел, гаять әһәмиятле кисәге.
Баланың күбрәк вакыты гадәттә мәктәптә үтә. Иртән иртүк эшкә ашыга әти-әни, кич белән арып-талып кайтып керә. Йөрәк парәсенең хәлләре белән кызыксынырга, аның белән шөгыльләнергә, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү турында уйларга вакыты да, теләге дә бик аз кала аның. Бала исә көн буе диярлек мәктәптә була. Өстәмә дәресләргә, түгәрәкләргә дә кала әле ул.
Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлекне без – укытучылар иң нык сизүчеләрдер дә әле. Төгәл фәннәрне яраткан бала киләчәктә программист, компьютер остасы булып китәргә мөмкин. Тел фәннәрен үз иткән егет-кызлардан менә дигән язучылар, галимнәр чыгуы бар. Мөгаллим балага тормышта кайсы юлдан китәргә кирәклеген дә ,ничек яшәргә кирәклеген дә өйрәтә белергә, авыр һәм катлаулы заманда югалып калмас өчен акыллы киңәшләре белән ярдәм итә белергә тиеш. Һәр яктан үрнәк булуы сорала укытучының. Шул шартларда мөгаллим укучыла ры җәмгыятьнең актив, алдынгы карашлы кешеләре булып үсәчәк.

Мои достижения
Диплом во всероссийском конкурсе "Иң яхшы татар теле дәресе", 2013 г.
Диплом Общероссийского проекта "Школа цифрового века", 2013 г.
Почётная грамота отдела образования, 2013 г.
Диплом проекта "ТатарТеле.ИНФО", 2015 г.
Почётная грамота КФУ за активное участие в мероприятиях, проведённых кафедрой методологии обучения и воспитания Института психологии и образования. 2016 г.,
Грамота "Отдела образования Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района РТ", 2016 г.
Грамота "Отдела образования Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района РТ", 2017 г.
Благодарственное письмо "Бөтендөнья татар конгрессы", 2018 г.
Сертификат "Отдела образования Буинского района", 2019 г.
Почётная грамота главы Кайбицкого муниципального района, 2020 г.
Почётная грамота главы Кайбицкого муниципального района, 2021 г.
Диплом "Отдела образования Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района РТ",2 место муниципального этапа Всероссийского конкурса "Лучший учитель татарского языка и литературы",2021 г.
Грамота "Отдела образования Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района РТ",за весомый вклад в воспитание подрастающего поколения,многолетний добросовестный труд в системе общего образования,2020 г.
Грамота "Отдела образования Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района РТ",Лауреат Всеройссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел",2020 г.
Сертификат "ИРО РТ",мастер-класс в рамках повышения квалификации,2021 г.

Моё портфолио
Башка һөнәрләрдән нәрсә белән аерыла соң ул? Бала янында бала, олы кеше янында киңәш бирә белерлек аксакал булуы белән, әлбәттә. Моның өчен психология фәнен белергә, заман техногияләреннән, фән яңалыкларыннан хәбәрдар булу зарур. Укытучы уңай сыйфатларның барысын да үзенә туплаган профессионал, кирәк булса ул артист та, рәссам да, язучы-шагыйрь дә, спортсмен да булырга тиеш. Педагогик эшчәнлек бик күп кечкенә кисәкләрдән җыелган мозаиканы хәтерләтә. Аны төсе, формасы тәңгәл килерлек итеп җыю бик авыр һәм четерекле эш. Кайчакларда яңадан да сүтеп җыярга туры килә. Тик кайсы гына стадияне алсаң да, анда укучыны уйларга, эшләргә, иҗат итәргә, анализ бирергә өйрәтү булырга тиеш. Халык мәкалендәгечә: ”Ач кешегә кыздырган балык түгел, кармак бирергә кирәк“. Укучы синең белән бәхәсләшсен, үз фикерен әйтсен, аны исбатларга өйрәнсен. Һәр баланың яшерен сәләтен ачу – алмаз табу белән бер. Эзләү өчен дә вакыт һәм тырышлык кирәк, тапкач та эшкәртеп бриллиант ясарлык осталык булуы мөһим. Р.Фәхретдин фикеренчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Бары тик баланың тиешле кылын дөрес итеп җайлау кирәк, скрипка да кылларын җайламыйча дөрес итеп уйнамый бит. Ә бу очракта укытучының төп коралы – дөрес төзелгән дәрес. В.А.Сухомлинский ”Укытучы яхшы дәрескә гомере буе әзерләнә“,- дигән. Дәресеңдә барлык укучыңа да игътибарың җитеп, аларны эшләтә аласың икән – дәресең уңышлы үтте, димәк. Ә битарафлык - синең һәм дәресеңнең иң явыз дошманың. Дәреснең һәр мизгеле гыйлем һәм тәрбия бирүгә омтылган булырга тиеш.
Укытучы! Алтыннардан коеп
Салган һәйкәл генә аз сиңа.
Кешелеккә иткән игелегең
Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!
Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты