Моё родословное
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 375.13 КБ |
Муниципаль белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе”
IV Төбәкара
фәнни –гамәли конференция
«Шәҗәрәләр – нәсел агачы»
Секция : «Туган ягымда — нәсел шәҗәрәсе»
Эшләде:ТР Кайбыч районы
Олы Кайбыч
урта гомуми белем бирү мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы
Минвалиева Илүзә Загит кызы
Фәнни җитәкче:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Баһавиева Ләйсән Рәшит кызы
2018 ел
Кереш........................................................................................................................
Төп өлеш. Атаклы сөннәтчеләр нәселенең килеп чыгышы турында мәгълүмат.................................................................................................................
Йомгаклау. ...............................................................................................................
“Үткәнең яшәсен дисәң, җиде буыныңны бел”- ди татар халык мәкале.
Татар халкында борынгыдан туган-тумача, кардәш-ыруга карата кайгыртучан мөнәсәбәт, туып-үскән җиренә тирән мәхәббәт яшәгән. Матур тормышта яшәү үрнәген әллә кайдан-читтән эзлисе юк. Ул безнең аяклы тарихыбыз булган әби-бабаларыбызда. Аларның мирасын,тәрбиясен буыннан-буынга тапшыру - безнең төп бурыч, киләчәккә күз төбәп яшәргә кирәк. Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе. Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү тиешле, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә . Мин нәсел җебемнең каян һәм ничек килеп чыгуы белән бик кызыксына идем. Кем белә, нәселебез кая барып тоташыр?
Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер дәүләте. Гаилә, нигездә өч буынны эченә ала: әби-баба, ата-ана, бала-чага. Һәр гаиләнең үз тарихи чыганагы бар, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Гаилә башы итеп иң өлкән, физик һәм психик яктан сәламәт, холкы белән камил, ир затыннан булган гаилә әгъзасы саналган. Гаилә шәҗәрәсен алып бару, шәҗәрәне төзү, тикшерү миндә дә кызыксыну уятты. Халкыбызның бер мәкале бар: ”Җиде буын бабасын белгән, бәхетле булыр,”-дигәннәр. Шуңа күрә яшьтән үк һәрбер кеше үз нәсел-ыруының кимендә 7 буынын белергә тиеш булган. Зурлар 7 бабаның исемнәрен догаларында искә алганнар. Бабаларыбызда нәсел шәҗәрәләре телдә генә түгел, язма рәвештә дә гамәлдә булган. Мин үзем Кайбыч районы Кошман авылы кызы. Мин нәселемдәге 8 буын бабамны эзләп табу бәхетенә ирештем.
Безнең буын атаклы сөннәтчеләр нәселеннән. Әмир бабам 1769 нчы елда туып, тулы сөннәтчеләр гаиләсендә үсә. Ул 32 яшендә үзенә 9 яшьлек Әминәне хатынлыкка ала. Озак тормый аларның балалары Ильяс 1802 елда дөньяга килә. Ул да әтисе белән бергәләшеп буыннарын дәвам итеп сөннәтчелекне дәвам итә. Ильяс бабам үзенә хатынлыкка Шарыра әбиемне ала. Аларның икесенә дә 21 яшь була. Озак вакыт әбием бала таба алмагач, ниһаять, 1826 елда аларның беренче Сәйфетдин исемле уллары дөньяга аваз сала. Ләкин 1840 елда билгесез сәбәпләр аркасында Әмир бабам белән улы Ильяс вафат булалар. Әтисе үлгәнче улы Сәйфетдин сөннәтчелек һөнәрен калдырып сәүдәчелек белән шөгыльләнә башлый. Сәүдә вакытында ул Гөлҗамал әбием белән кавыша. 1868 елда аларның 3 улы дөньяга аваз сала. Аларның берсе - минем бабам Хәялетдин була. Ләкин ул сөннәтчелекне дә калдырмый, сәүдәгәрлеген дә дәвам итә. Шунлыктан аңа Фәрхиҗамал әбиемне димләп кияүгә бирәләр. Өч тапкыр кыз бала туганнан соң, нәсел дәвамчысы булмый диеп бирешкәндә, шуннан соң Аллаһ аларга ир балалар бүләк итә башлый. Шуларның бишенче баласы булып, 1909 елда Мөхәммәдкасыйм бабам туа. Аңа 21 яшь булганда фаҗигале рәвештә әтисе үлеп китә. Әтисез калгач, барлык нәсел байлыгы дүрт ир егет арасында бүленсә дә, бабам, Мөхәммәткасыйм төп нигездә кала. Мөхәммәткасыйм бабам һәм Кәримә әбием икесе дә муллалар нәселеннән булу сәбәпле, аларны теләп никахландыралар . Алар бер –берсен яратып, бер-берсенә тугры булып яшиләр. Кызганычка каршы, беренче балалары туганда ук үлә, анан соң тапкан ике баласы бала чагында ук үләләр. Ләкин, ниһаять, Линар исемле уллары, аннары минем әбием Флюра, аның энесе Фирдүс исемле балалары сугышка киткәнче туып калалар. Кызганычка каршы, иң кечкенә балаларына 3 ай да булмаган килеш аны сугышка алалар. Сугышка китәр алдыннан ул колхоз рәисе булып эшләгән. 1943 елның салкын февраль кичендә авыр яралар алып Мөхәммәткасыйм бабам кайтып керә. Бик күп ирләр сугышта һәлак булу сәбәпле аны райпо председателе итеп куялар. Сугыштан соң аларның тагын ике балалары туа, берсенең исеме- Илдус , икенчесең исеме- Миләүшә була. 1973 елда Мөхәммәткасыйм бабамның сәламәтлеге кискен какшый һәм ул урынга ята, һәм шул сәбәпле эшен дәвам итә алмый. 1974 елда шул чирдән терелә алмыйча бакыйлыкка күчә. Дәү әнием 17 яшеннән Горькига эшкә китү сәбәпле 26 яшендә генә гайләле булу бәхетенә ирешә. Дәү әтиемнең исеме Сәлимгәрәй булган. Алар бер караштан ук бер-берсен яратып яшиләр, 5 бала табалар. Иң беренче булып Рамил абыем дөньяга аваз сала. Өч елдан соң аларның ике игезәк кызлары туа. Аларның берсе минем әнием -Илзирә, ә игезәк соңары Оркыя тугач ук вафат була. Алардан соң туган Рәмис исемле баласы,табиплар хатасы белән үле килеш туа. Дәү әниемнең 40 яшь туган көнендә, төпчекләре Рөстәм абыем туа. Кызганычка каршы, 2007 елда вафат була. Әбием белән бабам бергә балаларын үстереп бәхетле тормышта яшәделәр. Әнием белән әтием бергә кавышканнан соң абыем Ильфир туа. Мин туарга бары тик бер ел кала , 2000 елда дәү әтием фаҗигале рәвештә үлә. Мин туып мина 4 яшь чагында Кәримә әбием дә вафат була. Ләкин мин ул сөйләгән маҗараларның һәр берсен хәтеремдә саклыйм. Шуңа багышлап мин карт әбиемә багышланган шигыремне сезгә тәкъдим итәсем килә.
Онытмады карт әбием
Канлы сугыш елларын.
Бабаем сугышта чакта
Аны уйлап янганын.
Төннәрен куркып уянды
Картлык гомерендә дә.
Ризык кадерен белергә
Өйрәтте ул безгә дә.
Барлык ир – атлар белән бергә
Киткән бабам сугышка.
Ирләр түгел балаларны да
Алганнар бит сугышка.
Ана баласыз, хатынныр ялгыз,
Балалар ятим калган.
Барлык солдатлар белән сугышка
Китеп барган минем бабам.
Шул еллардагы ачлыклар
Бик күп кешене юк иткән.
Черек бәрәңге,кәтер ашап
Бабаемны әбием озак көткән.
Кырык өчнең кышында,
Салкын февраль кичендә,
Бик нык яраланган килеш
Бабаем кайтып керә.
Ул еллардагы михнәтне
Гомере буе сөйләде.
“Сугыш афәтеннән сакла”- дип
Һәрчак теләк теләде.
Итеген дә басты әби,
Коръәнен дә көйләде.
Аяк кулларны “утыртырга”
Яныннан кешеләр китмәде.
Авыр булган ул заманнар,
Ач – ялангач яшәгәннәр.
Ирләре җиңеп кайтсын дип
Төннәрен бәйләү бәйләгәннәр.
Безгә васыяте шул иде:
Без күргәнне күрмәгез – диде.
Җиңүне буләк иткән буынны
Һич оныта күрмәгез – диде.
Әбием инде гүр иясе
Тик ул һәрчак күңлемдә.
Мин дә сиңа дога кылам,
Җәннәтнең бул, дип түрендә.
Мин тулы булмаган гаиләдә устем. Әнием белән әтием бергә яшәмиләр , шуңа абыем, әнием һәм дәу әни тәрбиясендә ислам динендә үстем. Абыемның үз гаиләсе бар. Инде өч күркәм баласы йөгерешеп йөриләр, димәк, нәселемнең дәвамчылары булганда минем куркәм нәселем җебе өзелми. Муллалар нәселендә булганга без барыбызда ислам кануннарын үтәп яшибез, Алхәмдулиллаһ. Алга таба да иманлы нәсел җебем өзелмәсә иде. Мин бик горурланам бабамнар әбиемнәр калдырган нәселем белән.
Миңа бу мәгълүматны казан архивыннан алырга туганнан-туган Альберт абыем ярдәм итте. Ул берничә ел элек нәсел җебен туплау белән кызыксына башлады һәм менә шушы шәҗәрәне тупларга ярдәм итте. Шулай ук кайбер мәгълүматлар карт әбием сүзеннән алынган.
Йомгаклау.
“Үткәнең яшәсен дисәң, җиде буыныңны бел”-дигән шигарь астында мин үземнең нәселемне барладым. Моның өчен хыял, теләк, максат булырга тиеш дип саныйм, ә шул максатны тормышка ашыру өчен ,әлбәттә, тырыш хезмәт.Үткәннәрне барлап, киләчәк өчен зур байлык калдыра алуым белән чиксез горурланам да әле.
Күңелне шунысы сыкрата: бүген яшьләр үзләренең әби –бабаларын, нәсел җепләрен белмиләр һәм белергә дә теләмиләр бугай. Бер сүз белән әйткәндә битарафлык хөкем сөрә. Миңа калса, әлеге мәсьәлә барыбызны да борчырга тиеш. Нәселебезгә, ырыубызга мәхәббәтле караш булмаса, кешелек дөньсы юкка чыгачак. Буыныңны онытмас өчен үзеңнең нәсел агачыңны белергә иде. Узебезнең шәҗәрәләр белән кызыксынуны булдырмасак, аны беркем дә эшләмәс. Моның өчен буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, тарихка үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен башкарса, нәселнең киләчәге ышанычлы кулларда булачак. Әлеге мәхәббәт хисен гаиләдә формалаштыру мөһим. Әгәрдә әтисе-әнисе, әбисе-бабасы нәсел җебен белүне изге итеп санаса, бала һичшиксез тәрбияле, миһербанлы, белемле, кызыксынучан булып үсәр, нәселенең дә кадерен белер иде. Нәсел агачын белү, эзләү, кызыксыну-һәрбарчабызның игелекле бер эше булсын иде. Бу нәселнең Кошман авылында яшәве , дәвам итүе куанычлы. Буыннарны онытмыйк, истә тотыйк, алар белән горурланыйк.
Кулланылган әдәбият.
1. https://www.myheritage.com/site-214106711/Хаялиев?lang=RU
2. Кошман авылында яшәгән 1932 нче елгы Хаялиева Кәримә Фәсхетдин кызы сөйләгәннәрдән.
3.Кошман авылында яшәүче 1939 нчы елгы Газиева Флюра Касыйм кызы сөйләгәннәрдән.
4. Кошман авылында яшәүче 1960 нчы елгы Минвалиева Илзирә Сәлимгәрәй кызы сөйләгәннәрдән.
5.Мәскәүдә яшәүче 1970 нче елгы Хаялиев Альберт Илдүс улы сөйләгәннәрдән.

Какая бывает зима

Спасибо тебе, дедушка!

Пчёлки на разведках

Как я избавился от обидчивости

«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей