Мои видеозаписи

Уразова Гольбану Синхатовна

Фрагмент урока, татарский язык, 3 класс, Уразова Г.С.

Филиал МАОУ "Велижанская СОШ" - "СОШ с.Средние Тарманы"
Дәрескә үзанализ ФГОС таләпләре нигезендә.
Укытучы: Уразова Гольбану Синхатовна.
Татар теле дәресе өченче сыйныфта үткәрелде. Дәресне планлаштырганда мин башлангыч сыйныф балаларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алдым һәм укучыларның реаль мөмкинлекләрен.
Дәреснең максатлары:
1. Белем бирү максаты:
Телдәге капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне таба белү һәм алар белән эшли белү.
2. Үстерү максаты:
Укучыларның сүз байлыгын арттыру, фикер йөртү сәләтен көчәйтү;
3. Тәрбияви максат:
Халык авыз иҗаты аша әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, игътибарлы булырга өйрәтү.
Планлаштырылган эшчәнлек нәтиҗәләре;
Ме т а п р е д м е т - антоним парларны таба белү, сөйләмдә дөрес куллану.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.
Бу дәрес комбинированный.
Дәрес эчендә 5 этап:
I.Оештыру моменты
II.Актуальләштерү
III. Яңа теманы аңлату
IV. Яна теманы ныгыту.
V. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.
Дәрес үткәргәндә ФГОС таләпләренә туры китереп заманча белем бирү технологияләрен кулландым: уен технологиясен, сәламәтлек саклау технологиясен, проблемалы-эзләнү (проблеманы хәл итү), өлешчә-эзләнү (мәгълүмат белән эшләү).
Яңа теманы аңлатканда укучылар әкият аша, рус телендә уткән капма – каршы сузләр турындагы кагыйдәләрне искә төшереп, темага чыктылар, узләре максат куйдылар. “Парыңны тап” уенын уйнаганда уен технологиясе белән сәламәтлекне саклау технологиясе кулланылды. Бу уен танып-белү эшчәнлеген стимуллаштырырга ярдәм итте, укучыларның арыганлыкларын бетерде.
Дәрестә күзләр өчен дә гимнастика уткәрелде, чөнки балаларның сәламәтлеге беренче урында тора.
Дәреснең барлык этаплары үзара логик яктан бәйләнгән. Бөтен дәрес, максатны үтәүгә юнәлтелгән.
Дәрес ахырында тема өстендә эшләүгә йомгак ясалды, рефлексия үткәрелде, шул рәвешле укучыларны кире элемтәгә җибәрде.
Дәрес биремнәре нигезендә дидактик материаллар һәм техник чаралар, күрсәтмә әсбаплар сайлап алынды. Күрсәтмәлелекнең төрле чараларын куллану укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын арттыра һәм шул рәвешле аларның үсешенә ярдәм итә, материалны тагын да ныграк үзләштерүгә ярдәм итә.
Дәрес уңай психологик микроклимат шартларында үткәрелде, укучыларның эмоциональ күтәрелүенә ярдәм итте.
Дәрес, максатка иреште дип саныйм.