"Туган тел" мастер-класс бәйгесенә
Мин ышанам: бай тарихлы, зур үсешкә ирешкән туган телебез бүгенге көндә җәмгыятьтә хасил сынаулардан исән-сау калыр, киләчәктә тагын да зуррак унышларга ирешер, республикабызда, Рәсәй җөмһүриятендә һәм дөнья күләмендә хөрмәткә ия тел булып сакланыр!
Представление на участие
Оценка педагогической деятельности
Портфолио участника
Личное заявление
Заявка
Эссе на тему "Минем педагогик осталыгым"
Фрагмент урока
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 1.67 МБ | |
| 22.32 КБ | |
| 234.72 КБ | |
| 11.32 КБ | |
| 320.15 КБ | |
| 1.3 МБ | |
| 14.54 КБ | |
| 2.26 МБ | |
| 10 КБ |
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре
“Советлар Союзы Каһарманы Михаил Егорович Сергеев исемендәге
Нурлат гимназиясе” гомуми белем автоном муниципаль учреждениесе
Минем педагогик осталыгым
(эссе)
Укытучы:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гайнуллина Эльмира Хәмзә кызы
Нурлат – 2020
Яхшы укучы тәрбияләү өчен
алдынгы укытучы,
заман белән бергә атлаучы мөгаллим бул.
Ризаэддин Фәхреддин
Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең бу сүзләрен мин моннан 22 ел элек, укытучылык эшчәнлегемнең башында ук үземә девиз итеп алдым һәм педагогик кыйбламның дөрес сайлануына елдан-ел инана гына барам. Хәер, бу инану буш җирлектә генә тумады, чөнки минем тамырларымда берничә дистә генә түгел, берничә гасыр буена мөгаллимлек каны ага! Әйе, әйе, мин 389 ел гомерен укучыларга аң-белем бирүгә багышлаган педагогик династиянең бер вәкиле булам. Бабаларым - Гариф, Насыйх муллалар мәдрәсә тотканнар; әнием Саимә, аның сенелләре Наҗия, Хаҗирә гомерләрен математика укытуга багышлаганнар; туганнан-туган Наилә, Нәкыя, Алсу, Ләйсән, Алисә, Фәридә, Зөлфия, Румия апаларым әле хәзер дә хезмәттә, республикабызның төрле мәктәпләрендә төгәл фәннәрдән белем бирәләр.
Мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлагач, төрле якка алып баручы юллар чатында уйланып калдым: укытучы һөнәрен сайларгамы, тәрбияче булыргамы, театр артисты булып китәргәме, әллә башка берәр юнәлештәге һөнәр үзләштерергәме? Минем кызыксынуларым да, Аллаһтан бирелгән сәләтем дә күптөрле иде, тик кем булырга?... Мин, әлбәттә, нәселебез һөнәренә тугрылыклы калдым: Бөгелмә педагогия көллиятенә укырга киттем, аны кызыл дипломга тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башладым. Бу һөнәр минем өчен зур табыш булды һәм үзенең иҗади мөмкинлекләре белән таң калдырды: мине кызыксындырган нәрсәләрнең барын да үзендә туплаган икән ул – укытучы һөнәре! Никадәр мөмкинлекләр ача ул! Һәр яңа дәресем балалар өчен яңа ачыш алып килергә, белем алуга теләк уятырга, аларны иҗатка этәрергә тиеш! Шулай канатланып, берничә ел башлангыч сыйныфта укыттым. Ләкин минем күңелгә нидер җитмәде...
Әбиемнең һәркөнне йоклар алдыннан сөйләгән маҗаралы әкиятләреме, инде 5 яшеннән укырга өйрәнгән кызчыкны сихерләп алып кергән әдәбият дөньясымы – ниндидер тылсымлы көч үзгәртте дә куйды минем язмышымны һәм мин Алабуга педагогия университетының филология факультетына укырга кердем. Бишьеллык әкияти дөнья! Борынгы төрки тел, рун язмалары, Кол Гали, Заһир Бигиев, бөек Тукаебыз, Камаллар, Такташлар, Туфаннар... Нинди матур, җырлап тора икән минем туган телем; нинди бай, нинди күпкырлы, колачлы икән безнең әдәбиятыбыз!
Менә инде ике дистәдән артык ел дәвамында мин шушы матурлыкны, байлыкны түкми-чәчми үземнең укучыларыма – киләчәк буынга тапшырырга тырышам. Ләкин бүгенге глобальләшү заманында, укучыларымны чолгап алган дөньяда бары тик бер телдә – рус телендә генә аралашу канат җәйгән чорда бу бер дә җиңел эш түгел. Ә соңгы вакытта без яши торган дәүләттә туган телебезгә, милләтебезгә карата башланган ачы һәм аянычлы вәзгыять безне - татар теле һәм әдәбияты укытучыларын бермәл аптырашта калдырды, гаҗиз һәм чарасыз итте. Ләкин безгә бу халәттә озак торырга ярамый икәнен мин бик тиз төшендем һәм үз-үземә сорау бирдем: мин соң үзем туган телем, милләтем киләчәктә дә яшәсен, чәчәк атсын өчен бүгенге көндә нишли алам? Буталып киткән вәзгыятьнең уңай якка үзгәрүен көтеп ятсаң, соңга калмабызмы, телебезгә тугры калучыларны да югалтмабызмы? Бу сораулар мине һәм башка хезмәттәшләремне төшенкелектән чыгарып, уй-фикерләребезне юлга салып, җиң сызганып эшкә тотынырга өндәде.
Менә рус телендә гомуми белем бирү мәктәбендә барлык фәннәрне дә рус телендә үзләштерүче, тәнәфесләрдә дә күбрәк русча аралашучы балалар минем туган тел дәресемә килеп керә. Ничек итеп шушы балаларны татарча сөйләштерергә, ничек итеп туган телемә карата кызыксыну уятырга? Ничек итеп үзенең туган теле – татар теленең дә башка телләрдән бер дә ким тел булмавын аңлатырга? Ничек итеп милләте өчен җан атучы, татарлыгы белән горурланучы милләтпәрвар кеше тәрбияләргә?!
Шушы сорауларга җавап табу балалар күңеленә ачкыч яратып, сукмак салудан башлана. Бала күңеле искиткеч сизгер бит ул. Укытучы күңелендә аз гына төшенкелек, я ваемсызлык сиздеме, хәзер күңел йозагын бикләп куя. Бары тик укытучының ана теленә булган олы хөрмәтен, телне, милләтне саклап калу өчен җанын фида кылырга әзер булуын күрү генә бала күңеленең нечкә кылларын тибрәтә һәм укытучыга карата ихтирам хисе уята ала. Укытучының үзен хөрмәт иткән бала аның фәнен дә ярата.
Туган тел дәресләренә яратып килүче укучыларым өчен мин һәр дәрескә тагын да игътибарлырак булып, аларны төрледән-төрле, кызыклы, шул ук вакытта нәтиҗәле итеп үткәрергә тырышам. Яңа алымнар, технологияләр кулланам, дәресләремне яңа эш төрләре белән баетам. Балалар белән өстәмә эшләп, төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда республика җиңүчеләре үстерәм.
Дәрестән тыш чараларда, очрашуларда, бәйгеләрдә катнаштырып, укучыларымның татарча аралашуын арттыру һәм камилләштерү өстендә тынгысыз эш алып барам. Нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүемнең сере – һәрвакыт эзләнүдә, хәрәкәттә, яңалык эзләүдә, эксперементлаштыруда.
Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда бик еш кына проект эше белән шөгыльләнәбез. Бу ысул укучыларның фәнни-гамәли эшчәнлеген үстерүдә югары нәтиҗәләр бирә.
Балалар өчен фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнү бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар, чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Икенчедән, укучының сүзлек, төрле тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта. Торган саен күбәя барган мәгълүмат эзлекле рәвештә эшли белүне таләп итә.
Укучыларым һәрдаим районкүләм, республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә бик актив катнашалар һәм призлы урыннарга лаек булалар.
Лексик байлыкны үстерүдә, грамматик формаларны ныгытуда, укучының актерлык сәләтен үстерүдә театральләштерү ысулы бик отышлы. Бу ысул бигрәк тә рус төркемнәрендә белем алучы укучыларымның игътибарын үзенә җәлеп итә, фәнгә, дәрескә кызыксыну уята, үз-үзләренә ышаныч барлыкка китерә.
Дәрестән тыш чараларда да укучыларның актерлык осталыгын үстерүгә нык игътибар бирәм. Мин җитәкләгән “Театр сөючеләр” труппасы үткән ел “Сәйяр” Республика театр фестиваленнән “Сәхнә асылы” номинациясендә лауреат булып кайтты.
Театральләштерү ысулы укучыларга сәхнәдә, конферансье буларак, әдәби чаралар алып барганда үз-үзләрен тотарга; матур, әдәби телдә чыгыш ясау, сөйләү күнекмәләрен үстерүдә нәтиҗәле ярдәм итә. Укучыларымның “Туган телем – серле тел”, “Әлмәндәр варислары” , “Моңлы сүзем” Республика һәм төбәкара бәйгеләрендә, Г.Тукай исемендәге Халыкара укуларында уңышлы чыгышлары - театральләштерү ысулының зур уңышы.
Укучыларымның уңышлары өчен мин чиксез сөенәм. Аларны туган телебез белән кызыксындыра алуым белән, балаларның кешелекле, әхлаклы, телебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне дәвам итәрлек шәхес булып үсүләрен күреп горурланам.
Билгеле, укучыларын биеклекләргә күтәрү өчен мөгаллим үзе дә һәрвакыт үз өстендә эшләргә, эзләнүдә, өйрәнүдә булырга тиеш. “Гомер буе укы, гомер буе өйрән” девизы астында яшим. Шуңа күрә мин даими рәвештә һөнәри белемемне камилләштерү өстендә эшлим. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, хезмәттәшләрем белән аралашу, семинарларда, бәйгеләрдә, һөнәри конкурсларда, грантларда катнашу – болар барысы да миңа педагогик осталыгымны үстерергә ярдәм итә.
Чыгышымның эпиграфы итеп алынган Р.Фәхретдиннең “Яхшы укучы тәрбияләү өчен алдынгы укытучы, заман белән бергә атлаучы мөгаллим бул!” - дигән фикере белән мин тулысынча килешәм. Укытучы бар яктан да үрнәк булырга тиеш. Бары шундый укытучыга гына балалар тартыла.
Әйе, мин – укытучы, мин – туган тел укытучысы! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу - мин сайлаган язмыш. Тирә-ягымдагы кешеләрдә, укыткан укучыларымда милләт язмышы өчен җаваплылык хисен тудыра алсам, үзем укыткан фәнне балалардан да яраттыра алсам гына мин максатыма ирешкән булам. Бүгенге көндә уңышларым белән канәгатьмен, укучыларым белән горурланам. Милләт сакчысы булуым белән чиксез бәхетлемен!
Максатым бер: барлык балаларга
Иман-әхлак нуры сеңдерү;
Туган телен ихлас яратучы,
Үз милләтем диеп җан атучы,
Татарлыгы белән горурланучы
Милләтпәрвәр кеше үстерү!
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” мастер-класс бәйгесен оештыру комитетына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Р.Т.Борһановка Нурлат шәһәре "М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе" нең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнуллина Эльмира Хәмзә кызыннан
гариза.
Мин, Гайнуллина Эльмира Хәмзә кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә катнашырга ризалык бирәм һәм үзем турындагы персональ мәгълүматны эшкәртергә рөхсәт итәм.
29 нчы февраль, 2020 нче ел.
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Заявка на участие
Всероссийском конкурсе мастер – класса учителей
родного языка и литературы «Туган тел»
Район (город) регион | Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон | ФИО учителя (полностью), контактный телефон | Информация об учителе (должность, квал. категория, общий стаж работы, стаж работы на последнем рабочем месте) | Ссылка на личный сайт |
Нурлатский (г. Нурлат), Республика Татарстан | Республика Татарстан Нурлатский район г. Нурлат ул. Нурлатская 8, 8(84345)2-40-24 | Гайнуллина Эльмира Хамзиевна (89274415958) | Учитель татарского языка и литературы, первая, 22, 12 | https://nsportal.ru/user/1223503/page/tugan-tel-master-klass-bygesen
https://nsportal.ru/gaynullina-elmira-hamzievna
|
