Шакирова Әлфия Мөнировна

"Минем педагогик осталыгым"  

 

Укытучы... Мөгаллим... Остаз… Охшаш мәгънәле сүзләр. Әмма... Һәр укытучы остаз була алмый, ә остаз ул – мөгаллим дә, укытучы да!

Укытучыларны шартлы рәвештә өч төркемгә бүлеп карар идем мин. Беренче төркем – чын Мөгаллимнәр. Алар турында халык “ул укытучы булып туган”, “ул үз эшенең остасы” дип әйтер иде. Үз миссиясен баштан ук аңлап алып, алар гыйлем нурын чәчәргә олы җаваплылык тоеп керешеп китә, шул өлкәдә хезмәт куя башлый. Андый укытучы үз эшеннән ләззәт табып эшли, карьера, акча мәсьәләсе аңа мөһим түгел. Мондый Мөгаллим укытучы булып эшләми – ә яши! Бу төркемгә мин үземнең башлангыч сыйныф укытучысы  Әлфия апаны, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уяткан Минзилә апа белән Дөрия апаны кертер идем.

Бу һөнәргә кемнеңдер киңәше, яисә “грант оту” теләге белән килүчеләр дә юк түгел. Аларда тырышлык, һөнәргә көч кертү – барсы да бар кебек, әмма... йөрәкләрендә ялкын, аяк астыннан ут чыгарырдай дәрт юк. Җанны хәрәкәткә китерә торган дәрт... Мондый укытучырның бер өлеше сайлаган язмышына риза булып, юлын дәвам итә, калганнары исә заман модасына ияреп үзен башка өлкәдә эзли башлый.

Өченче төркемгә Остазлар керә. Бу кешеләр – галәм киңлегендә фикер йөрткән даһилар. Алар дөнья тереклеге өчен бар күңелләре белән борчылып, күп төннәрен йоклый алмыйча үткәргән затлар. Җиһан ут эчендә... Анда аларның мәгънәви балалары, кешелек дөньясы куырылып-куырылып яна... Остазлар үзләрен корбан итәргә, тәннәре белән утны сүндерергә әзер булган кешеләр... Алар дөньяның бәхетле киләчәген укучыларның күзләрендә күрә һәм тәрбияли алган укытучылар.  Пәйгамбәрләр, сәхәбәләр... педагогиканың җәүһәрләре булган Коменский, Амонашвили кебек затлар.

Үземнең студент елларымны искә төшерәм... Университетның дүртенче курсында укыганда якын дустым мине үзе эшли торган мәктәпкә чакырды. Кардәшемнең педагогик осталыгы һәм җанны хәрәкәткә китергән дәресеннән соң укучыларның күзләрендә үз-үзләрен һәм җәмгыятьне яхшыга үзгәртү теләген күрдем мин ул чакта. Шунда аңладым: оста педагоглар кулында мәктәп җәмгыятьне тәрбияләүдә идеаль мәйдан булып тора. Шулай итеп минем алдымда мәгариф дигән дәрья ачылды.  

Мин оста укытучы булырга телимен,

Шул үксез сабыйга җылы бер кочак,

Добавить запись

Защита от спам-роботов