Шакирова Әлфия Мөнировна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Теләсәс кайсы очракта да кеше булып калырга!

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Әдәби китаплар укырга яратам

Увлечения: Табигатькә чыгу

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Тамьян авылы

Место работы: Мөслим муниципаль районы "Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/shakirova-lfiya-monirovna

О себе

 

"Минем педагогик осталыгым"  

 

Укытучы... Мөгаллим... Остаз… Охшаш мәгънәле сүзләр. Әмма... Һәр укытучы остаз була алмый, ә остаз ул – мөгаллим дә, укытучы да!

Укытучыларны шартлы рәвештә өч төркемгә бүлеп карар идем мин. Беренче төркем – чын Мөгаллимнәр. Алар турында халык “ул укытучы булып туган”, “ул үз эшенең остасы” дип әйтер иде. Үз миссиясен баштан ук аңлап алып, алар гыйлем нурын чәчәргә олы җаваплылык тоеп керешеп китә, шул өлкәдә хезмәт куя башлый. Андый укытучы үз эшеннән ләззәт табып эшли, карьера, акча мәсьәләсе аңа мөһим түгел. Мондый Мөгаллим укытучы булып эшләми – ә яши! Бу төркемгә мин үземнең башлангыч сыйныф укытучысы  Әлфия апаны, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уяткан Минзилә апа белән Дөрия апаны кертер идем.

Бу һөнәргә кемнеңдер киңәше, яисә “грант оту” теләге белән килүчеләр дә юк түгел. Аларда тырышлык, һөнәргә көч кертү – барсы да бар кебек, әмма... йөрәкләрендә ялкын, аяк астыннан ут чыгарырдай дәрт юк. Җанны хәрәкәткә китерә торган дәрт... Мондый укытучырның бер өлеше сайлаган язмышына риза булып, юлын дәвам итә, калганнары исә заман модасына ияреп үзен башка өлкәдә эзли башлый.

Өченче төркемгә Остазлар керә. Бу кешеләр – галәм киңлегендә фикер йөрткән даһилар. Алар дөнья тереклеге өчен бар күңелләре белән борчылып, күп төннәрен йоклый алмыйча үткәргән затлар. Җиһан ут эчендә... Анда аларның мәгънәви балалары, кешелек дөньясы куырылып-куырылып яна... Остазлар үзләрен корбан итәргә, тәннәре белән утны сүндерергә әзер булган кешеләр... Алар дөньяның бәхетле киләчәген укучыларның күзләрендә күрә һәм тәрбияли алган укытучылар.  Пәйгамбәрләр, сәхәбәләр... педагогиканың җәүһәрләре булган Коменский, Амонашвили кебек затлар.

Үземнең студент елларымны искә төшерәм... Университетның дүртенче курсында укыганда якын дустым мине үзе эшли торган мәктәпкә чакырды. Кардәшемнең педагогик осталыгы һәм җанны хәрәкәткә китергән дәресеннән соң укучыларның күзләрендә үз-үзләрен һәм җәмгыятьне яхшыга үзгәртү теләген күрдем мин ул чакта. Шунда аңладым: оста педагоглар кулында мәктәп җәмгыятьне тәрбияләүдә идеаль мәйдан булып тора. Шулай итеп минем алдымда мәгариф дигән дәрья ачылды.  

Мин оста укытучы булырга телимен,

Шул үксез сабыйга җылы бер кочак,

Шул ятим балага янган бер учак,

Ярылган туфракка яуган яңгыр,

Кол Шәриф кулында Ватанны саклаган кылыч,

Мин ана, мин ата, мин Олы Мөхәммәд, мин Әбүгалисина,

Мин Габдулла Тукай булырга телимен,

Мин укытучы булмасам, дип әйтәмен,

Кем чәчер орлыкны туфракка?

 

 Балалар белән эшли башлауга әлеге һөнәрнең бөтен асылын, бәлки, аңлап та бетермәгәнмендер әле. Әмма тора-бара мин үземне нәкъ менә шушы һөнәр өчен яратылганлыгыма төшенә башладым. Әйе, аңлау бер, әмма һөнәрне камил дәрәҗәдә башкару, эшнең маһиры булу икенче нәрсә. Мәктәптә эшли башлаганнан бирле  мине бүгенге көн укытучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, укучыларның күңеленә ничек ачкыч табарга,  предметка карата ни рәвешле кызыксыну уятырга кебек сораулар уйландыра, борчый.   

  Ризаэтдин Фәхретдиннең “Адабе тәгълим” китабында “Балаларны үзегезнең заманагыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” дигән гыйбарәсенә игътибар иттем. Чыннан да, кайсы гына чорны алып карасаң да һәр заманның үз йөзе бар бит. Бүгенге көндә дә яшь буынга күз салсак, алар яңа мәгълүматны табу, үзләштерү буенча күпкә алданрак бара. Монда аларга заманча технологияләр ярдәмгә килә. Димәк, аңлашыла ки, укытучы  өчен заманча мәгълүмати технологияләрне үзләштерү һәм куллану зарурият булып тора. Ул үз укучылары белән бер адымда атлап, заман сулышын тоеп яшәргә тиеш

Шул ук вакытта укытучыга хас икенче сыйфат – укучыларда төп компетенцияләр булдырыр өчен аларны иң беренче чиратта үзеңдә формалаштыру шарт. Мин үземдә югары әхлаклы, илнең һәм телен яраткан, халкының гореф-гадәтләрен һәм динен белгән Остаз-Мөгаллим сыйфатын тәрбияләргә телим. Шулай ук үземә тәвәккәл холыклы, мөстәкыйль фикер йөртеп һәр эшкә иҗади якын килә белгән, югары сөйләм культурасына ия булган, сәламәт шәхес сыйфатларын үстерүне бурыч итеп куям. Бу компетенцияләрне булдыру өстендә мин эзлексез рәвештә эш алып барам.

 

“Әгәр мин чын укытучы булмасам”, – дип әйтәмен,

Кем өйрәтер гүзәл Татар телемне

Әле “әннә” дигән сабыйларга?

Кем өйрәтер кешелеклелекне, тойгыны яшь нәселләргә,

Кем өйрәтер бөекләрне хөрмәтләп,

Кечкенәләрне шәфкать илә сөяргә?

Мои достижения

Почетная грамота МОиН РТ-2010г
Почетная грамота ОО-2010г
Грант"Наш лучший учитель"-2011
Почетная грамота МОиН РТ-2012г
Почетная грамота ОО-2012г
Грант"Наш лучший учитель"-2013
Почетная грамота ОО-2013
Почетная грамота МОиН РТ-2016г
Грамота МКУ "Управление образования"-2018
Грамота МКУ "Управление образования"-2019
Грамота МКУ "Управление образования"-2020

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы