Әфганстан-йөрәк ярасы
презентация к уроку

Шакирова Әлфия Мөнировна

Әфганстан-йөрәк ярасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fganstan-york_yarasy.pptx928.84 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Быел 20 20 нче елның 15 нче феврале- соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга – 31 ел.

Слайд 2

Әфганстан, исемең шигъри синең, Җирең сихри, кыя, тау-ташларың! Изге дуслык бурычын үтәр өчен Сиңа китте күпме якташларым... Кыяларның булмый ак таплары, Аларның була тик ак таплары. Шул ташларны каннарына манып, Табутларда кайтты якташларым. ( В.Һадиуллин “Әфганстан”)

Слайд 3

1979-1989 нчы еллар! 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат...

Слайд 4

Әфганстан-гомуми мәйданы 647 кв. км булган ярым феодал дәүләт. Капиталистик мөнәсәбәткә кереп кенә бара. 1982 нче елда автомобиль юллары нибары18 мең чакрым тәшкил иткән. Илдә тимер юллар бөтенләй юк. Халыкның күпчелеге ярым күчмә тормыш алып бара.Төп һөнәре- терлекчелек.Күпчелек халкы- көтүче.

Слайд 5

Татарстан Республикасы әфган сугышында менә дигән 257 егетен югалтты! Безнең районнан бу сугышта 120 гә якын егет катнашып, аларның 6 сына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмады.

Слайд 6

Менә алар: Рядовой Арсланов Владимир Абдулгәрәй улы- (1964-1984.05.03). Мөслим районы Мари-Бүләр авылында җирләнгән. Өлкән лейтенант Байгузин Владислав Мөхәммәт улы- (1952-1981.09.06). Мөслим районы Мари-Бүләр авылында җирләнгән. Капитан Рәшитов Фаис Вагыйз улы- (1955-1985.30.01). Мөслим районы Мөслим авылында җирләнгән. Сержант Фәррәхов Илфар Рәмзи улы- (1960-1980.09.08). Мөслим районы Әмәкәй авылында җирләнгән. Рядовой Шәехмәрдәнов Илмир Зинир улы- (1965-1984.29.06). Мөслим районы Бүләк авылында җирләнгән. Рядовой Солтанов Владимир Миңнебай улы-(1961-1983.12.09). Мөслим районы Усаклы авылында җирләнгән. Иң өлкәненә 30, иң яшенә- 19 яшь!

Слайд 7

Безнең Түбән Табын авыл җирлегеннән (аңа 6 авыл керә) 1980-1988 нче елларда 7 егетебез Әфганстан җирендә интернациональ бурыч үтәде Менә алар: 1.Шакиров Айдар Фатих улы - Тамьян авылы (1986 - 1988) 2.Шәрипов Маис Мулләхмәт улы - Югары Табын авылы (1985 - 1987) 3.Галиев Зиннур Дамир улы – Түбән Табын авылы (1984 – 1986) 4 . Харисов Равил Минсалих улы – Югары Табын авылы (1981 – 1983) 5.Нәсифуллин Илшат Майстр улы – Түбән Табын авылы (1981 – 1983) 6.Галимов Җәүдәт Сабир улы – Тугаш авылы (1981 – 1983) 7.Гыйльметдинов Рәшит Галәлетдин улы – Тегермәнлек авылы (1978 – 1980)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әфганстан - йөрәк ярасы"

Вечер, посвященный ко дню вывода войск из Афганистана....

эзләнү эше - Әфганистан- йөрәк ярасы

     Әфганстан. Күпләр  өчен бу политик картада кечкенә генә дәүләт . Ләкин Әфганстан җиренә интернациональ ярдәм күрсәтү максатыннан  кергән совет солдатлары ...

Класс сәгате "Әфганстан-йөрәк ярасы"

Бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдат­лар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында....

Әфганстан-йөрәк ярасы(презентация)

Класс сәгатенә материал...

Һәр тарафта җиңү шатлыгы, Күңелләрдә сугыш ярасы…»

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау, сугыш     афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗи...

Әфганстан - йөрәк ярасы

Ачык чара эшкәртмәләре...