эзләнү эше - Әфганистан- йөрәк ярасы
проект по истории (8 класс) на тему

Хуснуллин Рамиль Гамирович

     Әфганстан. Күпләр  өчен бу политик картада кечкенә генә дәүләт . Ләкин Әфганстан җиренә интернациональ ярдәм күрсәтү максатыннан  кергән совет солдатлары  өчен бу  пуля сызгырулары, мина һәм снаряд шартлаулары астында яшәп узган  тормыш .

      1979 нчы  елның  27 нче  декабрендә  Советлар   Союзы хөкүмәте  карары  нигезендә  Әфганстан  территориясенә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелде. Безнең республика территориясеннән чакырылган 9000 нән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ezlenu_eshe_afganstan.doc2.38 МБ
Office presentation icon afganstan_dores_slayd.ppt2.73 МБ

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республик асы Мамадыш муниципаль район ы Югары Сон урта гомуми белем бир ү мәктәбе Мамадыш муниципаль район ының гомуми белем бирү учре ж дениеләре укучылары арасындагы « Фәндә минем эзем » фәнни- эзләнү эшләре һәм проектлары конкурсына Тема: Номинация: Эзләнү эшен эшләде: 11нче сыйныф укучысы Хуснуллина АлсуРамилевна. Җитәкче: Хуснуллин Рамиль Гамирович, икенче квалификацион категорияле тормыш иминлеге нигезләре һәм тарих укытучысы. 2012 нче ел Әфганстан- йөрәк ярасы Тарихи туган якны өйрәнү

Слайд 2

Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтен танышу , белешмә туплау; Әфган сугышы афәтенең мәңге онытылмаслык фаҗига булуына төшенү; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган авылдаш егетләрне барлау; сугыш корбаны булган авылдашыбыз хакында истәлекләрне яңарту, тулыландыру; үз фикереңне әйтергә һәм аны дәлилли белергә өйрәнү. Максат һәм бурычлар:

Слайд 3

1979 нчы елның 27 нче декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелде. Татарстан Республикасыннан 9000 нән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. 250 сугышчы орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнде. Әфганстан

Слайд 4

Әфганстан сугышы барышында батырлык күрсәткәннәре өчен 9 якташыбыз “Кызыл Йолдыз”ордены , 25е “Батырлык өчен” һәм “Сугыштагы батырыклары өчен” медальләре белән бүләкләнде. 1989 нчы елның 15 февралендә , ягъни 23 ел элек Әфганстанда совет гаскәрләренең соңгы ату тавышлары яңгырады . 10 елга якын барган сугыш туктатылды.

Слайд 5

10 ел буе дәвам иткән сугыш нәтиҗәсендә совет гаскәрләре контузия , җәрәхәт , авырулар нәтиҗәсендә 14433 кешене югалтты , 287 сугышчы бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнардан санала . Һәлак булганнарның 2/3 сеннән күбрәге бары 18 -20 яшьтә генә булган. Якташларыбызның 9ы туган йортларына кире әйләнеп кайта алмады : хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 7 сугышчының исемнәре мемориаль тактасына уелган. Ул исемнәр арасында авылдашыбыз Шакиров Фәргать Әзеһәр улы да язылган .

Слайд 6

Әфганстан, исемең шигъри синең , Җирең сихри , кыя , таш- тауларың! Изге дуслык бурычын үтәр өчен Сиңа китте бик күп якташларым... В. Һадиуллин Хәтердә сез, мәңге хәтердә!

Слайд 7

Әфган уты аша Мамадыш районыннан 86 якташыбыз узды. Шул исәптән Югары Сон авылыннан да 4 ир – егет : Агмалов Равил Заһит улы, Сәгъдәтҗанов Мөдәрис Мөбаракҗан улы, Сәгъдиев Илгизәр Фазыл улы , Шакиров Фәргать Әзеһәр улы әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты.

Слайд 8

1964 нче елның 15нче июлендә Мамадыш районы Югары Сон авылында туган. 1982 нче елны армия сафларына алына . Хәрби хезмәтен Әфганстанда намус белән үти. Кушкы ,Термиз шәһәрләрендә хезмәт иткән. Яраланган. «За Афганистан», « За боевые заслуги» медальләре белән буләкләнә. 1984 нче елда армия хезмәтен үтәп авылга кайта. Агмалов Равил Заһит улы

Слайд 9

1962 елның 6 апрелендә Мамадыш районы Югары Сон авылында туган . 1978 нче елда армия сафларына алына . Хәрби бурычын Әфганстанда намус белән үти. «Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа» , «За боевые заслуги» медальләре белән буләкләнә. 1980 нче елда армия хезмәтен үтәп авылга кайта. Сәгъдәтҗанов Мөдәрис Мөбәрәкҗан улы.

Слайд 10

1968 нче елның 13 ноябрендә Мамадыш районы Югары Сонда туган. 1987 елны армия сафларына алына. Ү зенең хәрби бурычын намус белән Әфганстанда үти. «За Афганистан», «За боевые заслуги» медальләре һәм мактау грамотасы белән буләкләнә. 1989 нчы армиядән исән- сау әйләнеп кайта. Сәгъдиев Илгизәр Фазыл улы

Слайд 11

Әфганстан, ташлы туфрагыңа Ятып калды тәнем мәңгегә. Мәңгелеккә ятып калганыма Гаепле соң хәзер кем генә? Әнкәемнең ап- ак чәчләренә Гаепле соң хәзер кем генә? Р.Шәймәрданов. “ Кичер, кайта алмавымны...”

Слайд 12

Шакиров Фәргать 1964 нче елның 2 нче мартында Мамадыш районының Югары Сон авылында туган. 18 яше тулгач Фәргать 1982 нче елның 29 нчы мартында хәрби хезмәткә чакырылган . Төрекмәнстанда 2 ай хезмәт итә. Әфганстан җирендә 2 айга якын интерна циональ бурычын үти. 1982 нче елның 30 нчы июль көне - Фәргать өчен ахыргы якты көн була ... Шакиров Фәргать Әзеһәр улы

Слайд 13

Кургаш табут туган Югары Сон авылының зиратында җирләнгән. Мин зиратка керәм, Алда – каберлекләр ... Берәү, икәү, өчәү... егерме... Тукта, Кызыл йолдыз куелганы Солдат каберлеге түгелме? Яш ь агачлар үсә өстендә, Ак чәчәкле венок куелган. Ә исеме җуелмаслык итеп Мәрмәр ташка тирән уелган. Якынрак килеп укыйм, Дулкынлана минем йөрәгем. Мондый тыныч көндә ник үлде икән? – Мин ни уйларга да белмәдем.

Слайд 14

Фәргатьнең үлеме дә минем өчен зур кайгы булды. Ул дөньяга сөяргә, тормышны дәвам итәргә дип килгән меңнәрчә егетләр күк. Үзенең интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булды. Фаргать тормышны, кешеләрне яратты. Мәктәптә , клубта үткәрелгән кичәләрдә , концертларда бик теләп катнаша иде. Совет Армиясе көнендә куелган концертта Фәргать татар халкының милли биюен яратып башкарды. 6 кыз, 6 егет биеделәр. Биюне үзем өйрәттем. Фәргать сабыр, түземле булды. Ул миңа: “Апа , хезмәттән кайткач, тагын өйрәтерсез әле,”- дигән иде. ( Хаева Венера Миңниязовна, мәктәпнең тәрбия эшен оештыручы истәлеге). Мин Фәргатьләр гаиләсе белән бик якын. Гаилә олыны олы итеп , кечене кече итеп яши . Киңәшне олы кешедән -анадан (Хөршидә әби) сорыйлар . Шуңадыр , Фәргать олыларга игътибарлы да, ихтирамлы да иде. Аның туры текәлгән карашы, ачык түгәрәк йөзе һәрчак күз алдында . Салмак атлап, башын аскарак иеп , кулларын бик үк хәрәкәтләндәрмичә чаттан борылып олы юлга чыгуы бүгенгедәй хәтеремдә . Аның: “Исәнме апа , исәнме абый, “ - дип сәламләү тавышы кешеләргә карата яхшы күңелле, изгелекле икәнен сиздерә иде . Тыныч тавышы , матур йөзе, сабыр холык белән һәркемгә үрнәк булырдай олы җан иясе иде ул Фәргать . (Шакиров Фәргат ь исемендәге отрядның класс җитәкчесе Хуснуллина Равия Саетовна истәлегеннән.) Шакиров Фәргать турында истәлекләр. Кеше кайгысы- минем кайгы, Кеше шатлыгы- минем шатлык.

Слайд 15

Фәргат ь яш ь тәш буларак миңа бик якын. Без Фәргать белән 1971нче елның 1нче сентябрендә шушы Югары Сон урта мәктәбенең 1нче классына укырга килдек. Укыганда Фәргать акыллы , тыйнак , әйтергә кирәк – күпләребезгә үрнәк укучы иде. Хезмәтне, физик культура дәресләрен бик яратты. Балта эшләренә әвәслеге, агачтан әйберләр ясарга осталыгы бар иде. Чаңгыда шуарга, хоккей- волейбол уйнарга бик теләп йөрде. 9 классны бетергәч, без комбайнер ярдәмчеләре булып эшләдек, ул әтисе Әзеһәр абый белән эшләде. 10 нчы классны тәмамлагач без авылда калдык, мине көзгә армиягә алдылар. Фәргатьне минем армиягә озату кичәсендә соңгы тапкыр күрүем булган. Әни миңа армиягә язган хатында: Фәргать белән Наилне дә армиягә алдылар “,- дип язган иде. Берничә айдан соң авылдан тагын хат килде .Әни хатта : “ Фәргатьнең гробын алып кайттылар”, - дип язгач, мин ышанмыйча хатны кат – кат укырга утырдым. Һәр елның 23 нче февраль, 9нчы май көннәрендә аның каберенә чәчәкләр, веноклар салабыз. Фотосына карагач, әле ул һаман да үзебезнең арада кебек. Классташым Фәргатьнең якты йөзе, аның Чын Кеше булуы минем күңелемдә сүнми сакланыр. ( Якупов Нургаян Миннегаянович- Фәргатьнең яшьтәше, мәктәпнең физик кул ь тура укытучысы истәлегеннән).

Слайд 16

Фәргать безнең күз алдында үсте. Кечкенәдән шәфкатьле, ярдәмчел булды. Көтү кайткан вакытта малларны урнаштыручы, бәрәннәрне барлап алып кайтышучы да шул Фәргать булды. Бервакыт көчле җил түбәбезне япкан бимитләрне кубарды. Чакырганны да көтмәде, Фәргать үзе килеп керде. Түбәне ремонтлап бирде. Бигрәк игелекле бала иде инде. Аннан соң , шул хәтеремдә калган.Тәпи йөри башлагач , бер дә әнисеннән калмый иде. Әнисе су ташыганда су буена ияреп төшә, ияреп менә иде. Әнисен бигрәк ярата иде шул. Ана җанлы бала иде ул Фәргат ь. (Фәргатьнең күршесе - Шәмсенур әби истәлегеннән.) Фәргатьнең әбисе –Хөршидә әби истәлекләре: Мине ярата , минем белән киңәшләшә торган иде . Берәр җиргә кадак кагасы булса да миңа дәшеп, мине чакыра , минем белән эшләргә ярата торган иде. Бервакыт ,Фәргать 6 нчы класста укыган чакта, өс-башын карарбыз, китап - дәфтәрләр алырбыз дип Тәкәнеш авылына киттек. Атның дилбегәсен улым үзе тотты. Тау иле авылын чыгуга атның түшлеге өзелеп , атыбыз туарылды . Җайлап – көйләштергәндәй итеп китүгә , тәгәрмәчнең чәкүшкәсе төшеп калган. “ Әби , бу юри шулай җәзалый безне , атта бара белүебезне сыный”,- дигән булды. Авылга сәгать өчләргә кайтып җиткәч : “ И ,әби , синең белән әллә кайларга да барып була “,- дип күңелемне зурлавын онытасым юк .

Слайд 17

Фәргатьнең бертуган сеңлесе Резидә истәлегеннән: Минем кадерле туганым Фәргат ь абый 1982 нче елның 29 нчы мартында армиягә китте . Ул хәрби бурычын үтәргә Әфганстанга эләкте . Ләкин Әфганстанда аңа озак хезмәт итәргә туры килмәде . Киткәненә 4 ай булганда үлеп , гроб белән өйгә кайтты . Бу көн- 1982 нче елның 17 нче августы иде. Ул мине дә , әти - әнине дә , әбине дә , барлык туганнарымны да тетрәндерде. Аның үлемен без бик авыр кичердек һәм кичерәбез . Ул газизебез авыл зиратына күмелде. Шул зират ягына карауга абыем күз алдыма килеп баса. Фәргать абый миңа бик якын һәм кадерле иде. Ул шуның өстенә гаиләбездә иң тыйнак , сабыр бала иде әле . Армиягә киткәндә ул болай дип җырлады: Сандугачлар килеп сайрар Өебез артыларына. Яхшы хезмәт итәрмен дип, Язармын хатларыма.

Слайд 18

Күп хатлар язарга туры килмәде шул аңа . Аны кабер - җир бик яшьләй алды. Фәргать абый - син безне калдырып киттең дә , әти - әнине , барыбызны да кайгылы иттең . Әтием һәм әниемнең әйткән сүзләре һичкайчан башымнан чыкмый: ”Әгәр малаең исән, кайта,- дисәләр - сөенечкә лапастан сыерны ,ике мөгезеннән тотып, үз кулларым белән ул кешегә бирер идем .” ( Фәргатьнең әтисе Әзеһәр абый сүзләре) “ Билгесез югалган балам мине бушлыкта калдырды, ләкин уйлаган уем , сулаган һавам шул Фәргать ... Шул бала минем яшәү юлымны, киләчәгемне юк итте... “ ( Фәргатьнең әнисе Мөршидә апа сүзләре)

Слайд 19

Еллар узган саен күңелдә Әфган сугышы хакында хәтирәләр яңара. Йөзләрчә сораулар борчый күңелне. Бу сугыш кирәк идеме?. Әфган сугышының илгә булган матди зыянын исәпләп чыгардылар, ә менә сугыш китергән кайгы- хәсрәтне, мәңге төзәлмәс җан газабын нинди саннарда күрсәтергә дә , нинди бизмәннәргә салып үлчәргә?. Нәрсә отты моның белән җәмгыять?. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетнең гомере нәрсә бәрабәренә өзелде?. Алар да калган үз яшьтәшләре кебек сөеп, сөелеп, гаилә корып , балалар үстереп яшәргә тиеш түгел идеме?. Тормышымда минем терәгем булыр дип үстергән газизен югалткан аналарга ни дип җавап бирергә? ... Йомгаклау.

Слайд 20

Ярдәм сорап килделәр безгә Барысына да бу ил булышты... Тик беләсе иде- без соң тагын Кайсы илгә күпме бурычлы? “ Интернациональ бурыч”, дидек, Әллә нәрсә итеп сөйләдек. Бурычтырмы... - Нигә меңәрләгән Кеше җаны белән түләдек?! Япь –яшь кенә килеш күпме гарип- Аналарның йөрәк түземме? Бурыч түләр өчен егетләрнең Аяк- кулы кирәк идеме?! Тагын кемгә күпме “бурыч”лы без, Нигә белми халык? Бүгенге Яңа буын егетләре үсә- “ Бурыч” түләр өчен түгелме? Харрас Әюпов “ Интернациональ бурыч”

Слайд 21

XX - гасырны төгәлләп, өченче меңъеллыкка күчкәч : “Сугышларсыз гына яшәсәк иде киләсе елларда!” – дигән бер изге теләк уяна. Алдагы гасырларда яу кырында һәлак булган батырлар бөтенләй булмасын иде. Безгә, моңа кадәр булган каһарманнарыбызны данлап һәм хөрмәтләп, сабан тургайлы ямьле тормышта рәхәтләнеп гомер итәргә язсын ! Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган , аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Әфганстан җирендә һәлак булган , хәбәрсез югалган якташларыбыз , армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез! Без , киләчәк буыннар , азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып , буыннардан буыннарга күчсен! Каберләргә , һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз, батырлар!

Слайд 22

Кулланылган әдәбият 1.Батырлар китабы. И.К.Хайруллин, Р.М. Миңнуллин, Р. И. Вәлиева, Казан, 2000 ел. 2. “Хәтер” китабы . Р.Р.Идиатуллин, А.А. Иванов, Казан , 1995 ел. 3. Әфган кызалаклары. В.Имамов, Казан, 2000 ел. 4.Хәерле көн, укытучы. Г. Шәмсетдинов, М.Вәлиуллин, Р. Бикчуров, Казан , 2004 ел . 5. Шигырьләр. Р.Фәйзуллин, Т. Шәрипова,, В.Һадиуллин, М.Шиһапов, Казан, 2003 ел. 6. Гаилә архивы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әфганстан - йөрәк ярасы"

Вечер, посвященный ко дню вывода войск из Афганистана....

Класс сәгате "Әфганстан-йөрәк ярасы"

Бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдат­лар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында....

Әфганстан-йөрәк ярасы(презентация)

Класс сәгатенә материал...

Һәр тарафта җиңү шатлыгы, Күңелләрдә сугыш ярасы…»

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау, сугыш     афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗи...

Әфганстан-йөрәк ярасы

Әфганстан-йөрәк ярасы...

Әфганстан - йөрәк ярасы

Ачык чара эшкәртмәләре...