Һәр тарафта җиңү шатлыгы, Күңелләрдә сугыш ярасы…»
материал на тему

       Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау, сугыш     афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү,  фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән  

батырлыкларны күз алдына китерү, алар белән горурлану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл meropriyatie_v_mae.docx32.49 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 

       Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау, сугыш     афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү,  фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән  

батырлыкларны күз алдына китерү, алар белән горурлану.

Бурычлар:

-буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту;

-сугыш чорын, сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызу авырлыкларын кичергән, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт хисе тәрбияләү;

-гадел, тату, эшчән, шәфкатьле булырга омтылыш уяту.

Кичә үткәрү формасы:

әдәби-музыкаль кичә.

Җиһазлау:

Чара эчтәлеге буенча мультимедиа  слайдлары, плакатлар.

Көтелгән нәтиҗә:

     Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, үз тарихы белән горурлана белүче, туган җирен яратучы толерант шәхес тәрбияләү.

Музыка астында егет белән кыз керә

Егет. Нинди матур таң!

Кыз. Нинди гүзәллек!

Егет. Мәктәптәге бу соңгы көнебезне мин мәңге онытмам.

Кыз. 22нче июнь безнең өчен истәлекле көн булыр.

Егет. 1941 нче ел хәтеребездән мәңге җуелмас…

Кыз. Күр әле, салават күпере сузылды,

Ямь булып авылым күгенә.

Егет. Бер ягы-тугайлы инештә.

Бер ягы-карурман күлендә.

Кыз. Чын дуслык күпере сузылган

Безнең дә күңелдән күңелгә.

Егет. Бер башы- аерылу төнендә.

Бер башы-кавышу көнендә.

(Музыка кинәт туктый. Левитан тавышы. «Священная война» җыры. Халык җыела.)

1Егет.  Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, таң атмады,-

Алды җирне сугыш ялкыны.

2 Егет. Кисәтүсез, бүген иртә таңда

Герман безгә һөҗүм ясаган.

Җитдиләңде  кинәт безнең йөзләр

Илгә килгән шушы хафада.

3 Егет. Өең генә янса, бер хәл иде,

Ут йотарсың аның өчен дә.

Олы кайгы килде безгә бүген:

Ватаныбыз ялкын эчендә!

(Музыка көчәя. Егетләрне озаталар.)

1 кыз. Озатып калдык  аларны

Тузанлы юллар буйлап.

Киттеләр алар сугышка

Көзгә кайтырга уйлап.

2 кыз. Әниләр калды елашып,

Киленнәр калды сулып,

Ап-аяз июнь таңнарын

Каплады кара болыт.

3 кыз. Юк, көзгә кайтмады алар,

Ел артыннан ел үтте.

Бишектә калган сабыйлар

Атасыз-ятим үсте.

 (Хатыннар керә, утыралар,)

1 хатын.  Иртәгә кайда кич утырырбыз икән? Безнең керосин бетә бит.

2 хатын. Безгә килерсез. Өч-дүрт көнлек керосин бар әле.

3 хатын. Мин базардан бер стакан тоз алып кайттым, иртәгә тозда пешкән тәмле бәрәңге алып килермен.

4 хатын. Кайчан җәй җитәр инде?  Ягарга утын бетте. Беркөнне балалар суыкка чыдый алмыйча, чыра яндырып куйганнар һәм чак кына ут чыгармаганнар. Ярый әле Бибисаимә түти күреп калган.

5 хатын. Әле сез ишеттегезме соң? Хәзер ашлыкны һәм атларны гына түгел, бәрәңге белән майны да фронтка җибәрергә ди. Хәтта токмачны да киптереп тапшырасы була, ди.

3 хатын. Җибәрәбез, җибәрмичә, үзебезнең газиз ирләребез, сөекле улларыбыз өчен бит ул.

2 хатын. Тизрәк сугыш кына бетсен иде инде! Җиңү өчен бернәрсә дә жәл түгел. Гитлерны тизрәк тончыктырып, исән-сау гына кайтсыннар иде инде.

Бабай.  Кайтырлар, Алла боерса, кайтырлар бәгырь кисәкләрем.

Малай. Гайшә апа килә, хатлар алып килә.

  (почтальон керә, хатлар өләшә. Хатыннар утырып хат укыйлар.)

1 хат (Айгөл.)  

Тезгә куеп сезгә хатлар язам

Сугыш тынган алсу таңнарда.

Балаларым, сезне үбеп калам,

Сәлам сезгә-сөйгән ярларга.

Саф мәхәббәт белән язган хатың

Йөрәкләргә дәрт һәм көч бирә.

Дошманнарга каршы ут ачарга

Җитмәс иде безнең көч кенә.

Үстеңме әле, кызым Тәслимә,

Төштеңме әле теге бишектән?

Туган яктан искән җилләр аша

«Әтием» дигән сүзне ишетәм.

Күршеләрнең хәлен белешәм,

Хатка язып сәлам җибәрәм.

Без җиңәрбез, кайтып күрешербез,

Аерылу булмас яңадан.

2 хат (Ләйсән)

Йөрәгемдә туган илкәемне

Сөю уты дөрләп кабынган,

Кем бар икән бүтән минем кебек

Өзелеп-өзелеп әнисен сагынган?

Син уйлама минем бөтен көннәр

Ут эчендә генә үтә дип.

Һәрбер минут минем тормышымны

Өзәр өчен үлем көтә дип.

Кайгырма син, әңкәй, сине ташлап,

Чит илләргә улың киткәнгә,

Тар-мар иткәч, явыз дошман явын,

Кайтып килер әле бәбкәң дә.

3 хат (Илүзә) 

Ярсып-ярсып атам һәр пулямны,

Ватан өчен, туган ил өчен.

Балам өчен, атам-анам өчен,

Назлап кына сөйгән бил өчен.

Борчылмагыз мине белгән дуслар,

Шат җырчыгыз сезне онытмас.

Бер кайтыр ул якты кояш сыман,

Дошманнарны җирдә корыткач.

(Әкрен генә җырлыйлар.)

Телегырам баганасы

Олы юлга маяк ул.

Сагынасыңмы дип сорыйлар

Сагынмаган кая ул.

Бабай. Я, ярарыгыз, киленнәр, иртәгә таңнан тагын эшкә бит. Әйдәгез, посылканы тутырыйк та таралышыйк.

(К.Ләйсән) Бияләем, бияләем, сыңар-сыңар бармаклы,

                    Җылыт йөрәк жылым белән яуда батыр солдатны.

(Айгөл) Кич утырып, бияләйләр бәйлим батыр егеткә,

               Арысландай батырына, кыю бөркет кебеккә.

(Илүзә)  Перчаткалар салам сиңа, дустым,

   Тизрәк барып, үзеңә юлыксын.

   Салкын мылтык тотып, постта торган

   Дускаемның кулын җылытсын.

Бабай. ( посылканы кадаклый). Рәхмәт сезгә, солдат аналары

                                                        Рәхмәт сезгә, солдат хатыннары,

                                                        Рәхмәт сезгә, солдатның сөйгән ярлары.

(Бабай посылканы алып әкрен генә чыгып китә. Хатыннар да җыена. Сәхнә артыннан шигырь)

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгә тигәндер  авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

(Радиодан Левитан тавышы)

Бала йөгереп керә. Ура, ура, сугыш беткән, җиңү, җиңү(такмаклый)

Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Дания

Тугызынчы май көнендә җиңелде Германия. Урра (чыгып йөгерә)

(Җиңү маршы. Солдатлар кайта.)

Фәндия Камиловна. Кырык бишнең шаулы язы-

Җиңүчеләр өйгә кайта.

Солдат кайткан һәрбер йортта

Кочак булып ачыла капка.

Күрешүләр, кавышулар

Аз булса да булып тора.

Кемнәрнеңдер капкасына

Бәхет кошы кунып тора.

Шауласын авыллар, калалар,

Шатлансын олылар, балалар,

Шатлансын аналар, аталар,

Ирләр бит сугыштан кайталар.

(Солдат биюе)

(Акрын гына атлап, Ана керә, кырыйга утыра.)

Руфия.  И-и мескенкәй, ире турында кайгылы хәбәр алганына 1 ай узмады, улы-Газизенә дә кичә кара кәгазь килгән.

Гөлнур. Сугыш беткәндә генә бит.

(кызганалар, хатыннар читкәрәк китәләр.  Ана кырыенда бер бала)

Бала. Ә бер көнне, зарыгып хат көткәндә,

Почта авыр хәбәр китерде.

Кош теледәй кара кәгазь

Әнкәйне тол, безне кинәт ятим иттерде.(елый)

(торналар  тавышы. Җыр «Кайту» М.Галиев сүзләре, Л.Батыркаева музыкасы)

Ана. (тора) Торналар  кайта….

Сугыш елларында канлы яу кырына

Озаттым мин күзем нурларын.

Кояш баткан якта, гомерлеккә сакта

Калды ирем, калды улларым…

Торна. Саумы, Бөек Ана, дөньяга курку белмәс батыр уллар бүләк иткән Ана!

Ана. Бүләк иттем дә менә, күрә алмый тилмерәм. Үсәләр дә китеп югалалар, үсәләр дә китеп югалалар…

Торна. Балаларың эзсез югалмады, Ана.

Ана. Кайтмыйлар бит… Алар кайда икән, белмисеңме?

Торна. Алар якты эз калдырып китте…Алар халык күңелендә…

(артта каеннар чыгып тезеләләр, Ана алар арасында йөри)

Сәхнә артыннан        Югалтулар алып килде сугыш

Күпме ирләр кайтмый калдылар.

Шул ирләрнең йокыларын саклап.

Ак каенннар моңсу шаулыйлар.

Ана.   Урманнарда йөрсәм,

Шат балалар күрсәм,

Балаларым сыман тоела.

Әнә шул чагында

Утлар дөрли җанда,

Күзләремнән яшьләр коела…

(әкрен генә музыка)

Ана.    Һаман әле һаман

Өмет өзмим тәмам.

Көн дә карыйм кайтыр юлларга.

Биреп бөтен көчен,

Уңыш яулар өчен,

Кайтырлар күк туган якларга.

(Егет керә).  Әнкәй…

Ана. Улым, Газизем бердәнберем, Кайттыңмы?

Егет. Кайта алмадым шул, әңкәй.

Ана. «Мин бик тиз кайтырмын, әни, дип елмая-елмая чыгып киттең дә-югалдың. Күзләрем исән чакта сине кабат күрермен дип өметләнгән идем. Балам, күз нурым…

Егет.    

             Исеңдәме, әнкәй, мине озатып

Авыл күмелгәнче бардың да

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың да,

Әрнетмәскә теләп, мине шунда

Елавыңнан үзең тын булдың.

Тик шулай да күзең сөртер өчен

Яулык почмагына тотындың.

Ана.   Син яраткан җырларны җырлап,

Күңелемне әзрәк юатам.

Син дә кушылып минем белән

Җырлашасың кебек ерактан.

(«Кичер кайта алмавымны» Л.Батыркаева, Р.Фәйзуллин)

Фәндия. Көтә Ана.

Аның чәчләрендә

Көмеш микән, әллә кар микән?

Батырларгә җирдә һәйкәлләр бар,

Көткәннәргә һәйкәл бар микән?..

(Егет пьедесталга менә. Ана аның янына баса. Халык юл биреп, артка күчә.

Ләйсән

             Авылыбызның иң-иң уртасында.

Иң матур һәм калку урында,

Һәйкәл булып, солдат басып тора,

Винтовкасын тоткан кулына.

Иңенә салган плащ-палаткасы

Кире кага салкын җилләрне.

Кисәтүле караш бөркеп тора

Кырыс, җитди, уйчан күзләре.

Әйтә кебек алар: «Тукта, иптәш!

Тыныч кына үтеп китмә син!

Мин бит гади бер сын гына түгел,-

Мин-көрәшче!

Авылдашың синең, иптәшең!»

Фәндия. Тын кал, иптәш !

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен бер минутлык тынлык.

(Балалар керә)

2 бала. Сугыш уты җирдә кабынмасын,

Гөрләп үссен игеннәр.

Матур тормыш өчен көрәш барсын,

Ишәймәсен гарип-ятимнәр.

1 Бала. Һәр көн алсу таңнар атсын

Күңелне куандырып,

Таңнарда кошлар сайрасын,

Бар җиһанга кушылып.

Фәндия.  Замандашлар! Сезгә мөрәҗәгать итәбез! Сезгә дә мөрәҗәгать итәбез, киләчәк буыннар! Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның  истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыка-күңел шатлыгы, чәчәкләр- тормыш яме

Хатан-кызлар бәйрәменә һәм чәчәкләргә багышланган әдәби-музыкаль монтаж...

Әфганстан - йөрәк ярасы"

Вечер, посвященный ко дню вывода войск из Афганистана....

Презентация. Хезмәтем минем – мәңге олыгаймас шатлыгым чыганагы-2016

Сезнең белән үз  тәҗрибәм белән  уртаклашам.Презентация...

эзләнү эше - Әфганистан- йөрәк ярасы

     Әфганстан. Күпләр  өчен бу политик картада кечкенә генә дәүләт . Ләкин Әфганстан җиренә интернациональ ярдәм күрсәтү максатыннан  кергән совет солдатлары ...

Эссе "Хезмәтем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы"

Хезмәтем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – укытучы. Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшы...

Класс сәгате "Әфганстан-йөрәк ярасы"

Бүгенге кичәбез ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдат­лар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында....